Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 16.

Шрифт
Фон

 Адәм актыгы! Шүрәле булырга синең борын астың кипмәгән әле.

 Ничек кипмәгән? Ничек кипмәгән? Син башта эш аты, хөкүмәт ялчысы, хатын колы, урам эте булып кара. Улларыбыз комсыз дәүләтнең туп ите, кызларыбыз капкорсак түрәләрнең түшәге. Белдеңме?

 Шыңшыма, диде Адәми зат.

 Шыңшырсың да. Әнә үзең дә җылап утырасың ич әле. Әллә мәче, әллә ябалак шикелле Баксаң, сакаллы сабый икәнсең.

 Нәкъ үзе. Сабый. Әле генә яратылдым.

 Әйтәм җирле шәрә. Таладылармыни?

 Таладылар. Җанны.

 Җан нәрсә? Канны суыралар. Алмашка биргәннәре аракыдан артмый.

 Ни ул?

Бу юлы инде Ибрай көлде. Көлгәне, чамасыз авыр йөк тартуга чыдый алмыйча, бар буыннары киерелгән, бугазын камыт кыскан, аркасын ыңгырчак баскан атның көчәнеп кешнәве ише чокырны гына тутырып калмады, ә бәлки тугайга, кырларга таралды, авыл этләрен уятты, имчәк балаларының төшендә әнкәләренең елавы булып яңгырады, әнкәләренең төшенә балаларының үлеме булып керде, зираттагы кабер ташларының нигезен какшатты, инеш астындагы ак ташларны, бөке калкавычлар сыман, югарыга ыргылдырды.

 Аракымы? Ул диңгез. Хәсрәт диңгезе. Ә ул диңгез безгә тубыктан.

 Рәхәт икән.

 Чыдап булмый. Күңелле! дип, Ибрай көлүе аша чәчрәп чыккан күз яше тамчыларын учы белән сөртеп ташлады, тирән итеп сулыш алгач сулкылдап куйды.

Адәми зат яңадан басмага утырды.

 Монда төш әле, диде ул.

 Миңа ни калган анда?

 Җыларсың.

 Җылармын? диде Ибрай.

Аның аяк астыннан бер ташмы, җир кантарымы табып, түбән тондырасы килде. Колхоз рәисеме, баш инженермы, тагын кем шунда ул яратмаган, үз итмәгән берәр эшкә кушкан чагында, аның шулай бер-бер нәрсә белән орасы килә иде. Бәреп кара. Бар, бәреп кара. Шундук милиция килеп җитәр иде дә ябып куярлар иде, ә? Анда ничек түзәр идең? Ибрай чыдамас иде: орып бәрер иде дә калганы аны кеше итеп тоткан кешелек хисе янында чүп кенә иде ул. Кәфенлек кенә табарлар, аңа ярашлы ясинын да укырлар. Коръәнен дә чыгарлар. Өчесен үткәрерләр, җидесен, кырыгын елын Менә шуннан соң ул Ибрай үз өстендәге балчыкны мамык урынына күтәреп ыргытыр иде дә торып басар иде. Тик ул вакытта Ахырзаман җиткән булыр шул инде.

 Җә, монда төш инде, диде Адәми зат.

 Җылап утырыргамы? дип сорады Ибрай.

 Җылап дип Теләсәң җырларсың, Ибрай.

 «Ибрай»! Минем исемемне каян беләсең?

 Мин үзем дә Ибрай ич, Ибрай.

Чокырдагы саташумы, төшме, чын сурәтме булган затның болай әйтүе әллә өлгергән кура җиләгенең бармак тияр-тимәс өзелүеме, әллә су тулы чиләкнең көтмәгән-нитмәгәндә кулдан ычкынуымы, әллә камышлык, таллык асларыннан сөзеп йөргәндә, ятьмәгә эләккән балыкның, яндагы букчага салганда, шуып, суга китүеме ише бер-нәрсә булып алды. Ибрай, аны-моны тоеп алганчы, фәкать бер генә нәрсәне искәртеп калды: әйтерсең лә ул үзе шаркылдап көлде, ә аның бирге ярдан аргы ярга сузылып яткан күләгәсе үксеп-үксеп елады шунда. Карасана, ә? Ибрайны Ибрай чакыра. Болай итеп аны әллә кайчангы гүр ияләре әнкәсе Бибиәсма, атасы Габдрәүф кенә чакыра, дәшә иде. Йә кичке умачка, йә көндезге ашка, йә бәлки, үләргәдер.

Шушы уй-кичерешләренә абынып егыла күрмим тагын дигәндәй, Ибрай җирне чокып ясаган баскычның берсенә төште, бүтәненә аяк атлады. Башта түбәнтен төшкән саен санарга тотынган иде дә, аннары туктады. Санасаң-санамасаң да гармун телләре шикелле инде унике.

Уң аягын әүвәл атлап, сулын шуңа ияртә-ияртә, аска төшеп җитте.

 Су эч, диде аңа «Ибрай».

 Бир, диде Ибрай.

«Ибрай», борылмый-нитми генә, кузгалмыйча да диярлек, озын саплы чишмә чүмеченә, чупылдатып, су алды да аңа сузды. Юк инде, юк: Ибрай су эчмәде, ә бәлки, аракы чөмергәндә, бар хәсрәтен, бар арыганын, бар ачуын, бар шатлыгын, бар көенечен йоткандагыча, теге Адәми зат сузган чүмечтәге суны, үз язмышын суйгандай гына итеп, бер тын белән эчәргә тотынды. Чүмечнең тоткасы әнкәсенең пышылдап әйтә торган, инде онытылган юмарт сүзләре кебек җылы, ә төбе атасының сары тешләре арасыннан кысып чыгарган кырыс сүзләре ише салкын иде. Җылы иде, салкын иде, тик эчеп бетермәслек тансык ни тешкә тимәслек, ни тамакны кырмаслык, ни эчне күпертмәслек. Ул белә: бу чишмә суы көмешле, сабыр, игелекле, изге иде.

Эчә башлаганда, чүмечтәге суны Ай чагылышы тутырып торды. Ул әллә су эчте, әллә тешли-тешли шул айны эчте. Эчте дә эчте. Сәгатьләрне уртлый-уртлый гына түгел, ә бәлки, бөтен гомерен тоташы белән йотып җибәргәндәй, соңгы тамчысына хәтле эчте.

 Булдымы? дип сорады «Ибрай».

 Булды, дип җавап бирде Ибрай. Чүмечтәге соңгы тамчыны селтәп селекте дә: Үзең эчәсеңме соң? диде.

 Аннары, диде теге Ибрай.

 Кайчан?

 Яшәгәч. Берәр каз үскәч. Аның каурыен йолыккач. Аны суга манчыгач. Ул суның соңгы тамчысы калгач. Шул тамчы парга әйләнгәч. Шуннан соң, менә шуннан соң син, шушы чүмечкә чумылдырып, су алырсың да миңа бирерсең.

Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы, хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора, каядыр, нәрсәгәдер, кемгәдер төби, шуннан соң тәтесенә басып атып җибәрә, тик ядрәнең кая барып җиткәнен белми азапланып ята иде. Бакчи аны: белде, күрде, тойды, кичерде беренче дә, соңгы да ядрә хәзер маңгаена бәреп чыккан тир тамчысына тиясе икән лә, әй Ул тирнең дә кипкәч калган тоз касмагына.

Соңгы тамчы чишмә суын селтәп селеккәндә, Ибрай анда әллә Ай, әллә берәр йолдыз чагылышынмы, әллә бу Адәми затның күз алмасы чаткысынмы күреп калган иде. Ачыкларга теләп, ул үзен «Ибрай» дигән Адәми затка карады. Шунда күрде инде: ул бөтенләй үк шәрә түгел икән ләбаса! Төн яктысы зәңгәрләтеп күрсәткән йөзе белән шуннан соңгы әгъзалары арасында муенында инде юан-юан түгәрәкләрдән тезелгән ялтыравыклы тимер чылбыр, ул чылбырга боҗра киертелгән, ул боҗрага әүвәлге партия әгъзалары тагып йөртергә яраткан галстук ише чөй асылынган.

 Бу нәрсә? дип сорады ул.

 Син, диде теге.

 Мин?

 Бу чылбыр синең кендегең. Боҗрасы гомерең. Чөе тәкъдирең.

Күзеңә җен күрендеме, төшеңә шайтан кердеме, өнеңдә албасты бастымы Ибрай иң түгәрәк, мул, лычкылдап торган сүгенү сүзе әйтергә кирәклеген белә иде. Шуңа күрә ул:

 Кит әле моннан, кабер тактаңны!.. диде.

 Такталар булмас инде ул, диде теге тыныч кына. Аннары, суга чумып тыны җиткәнче барганның соңында, калыккач, сулу алгандай тирән, киң итеп: Такталар булмас инде, дип кабатлады.

 Нигә? дип сорады Ибрай.

 Шуңа күрә.

 Нәрсәгә күрә ул?

 Күрәчәккә күрә.

Ибрай сорамады. Чөнки аңлады, белде: соравына җавап алыр өчен, үткән гомере аз иде. Тик киләчәк гомере дә җитмәс идедер инде, күрәсең. Шунлыктан ул:

 Әйдә, диде.

 Кая?

 Минем бүген анауда бер куышым бар.

 Мин куыштан бая гына чыкканыем инде, диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. Ул: «Адәми затлар аналары карынында яралып чыга. Ә мин Адәми зат рәвешендә имән куышлыгыннан пәйда булдырылдым», дип уйлады.

 Бөтенебез чыккан, диде Ибрай. Керәсе дә бар әле.

 Кая керәсе?

Ибрай, бик яхшы белсә дә:

 Белмим, диде. Анда җәяүләп кермиләр.

 Ничек керәләр соң?

 Башта аппаралар. Аннары төшерәләр. Шуннан соң кертәләр дә такта белән каплап куялар.

Аркан әйләнеп карамастан, Ибрай җир баскычтан югарыга юнәлде. Әйтерсең лә Айга менеп барышы иде.

Тугайга чыгып, бакча башыннан ызанга төштеләр дә печән чүмәләсе төбенә барып бастылар.

 Кошлар сайрый, диде Адәми зат.

 Кошлар сиңа. Бакалар кычкыра ич.

Ә бакалар кычкырмады. Алар сайрадылар.

Бераздан Гаҗилә, тышка чыгып, җәяү барасы җиргә җитмәстән, бумази халат итәген күтәреп чүккән генә иде, бакча башыннан башта сак, аннары тыелгысыз төстә җырланган җыр ишетте дә тынсыз калды.

 Туңмыйсыңмы, адаш? дип сорады Ибрай.

 Печән чәнчә, кытыклый.

 Утырып тор әле, җәме? Мин хәзер.

«Анда икән», дип уйлады Гаҗилә. Иренә чакырып дәшәсе килде. Аңа бүген ире кирәк көн иде. Шуңа күрә халаты астыннан һичнәрсә кимәгән иде ич инде. Хәзер нишләсен соң? «Ибрай, йә, ярар. Кер инде» дип дәшсенме? Тотсын әле менәтерә! Аңа тоттырганчы

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3