Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 13.

Шрифт
Фон

Өч ир-ат, аптырашып, бер-берсенә караштылар да тыелгысыз рәвештә тагын көлешеп алдылар. Аларга кушылган сыман, ишегалдында тавык кытакларга тотынды, абзар ягыннан Сабан туенда чалыр өчен симертергә куелган яшь тәкәнең бәэлдәве ишетелде. Тыныч, имин, күнегелгән бу авазлар, алачыктагы эңгер-меңгер, ишек ярыгыннан сузылып торган кояш нуры, тупыллардагы кара каргаларның тынгысыз кычкырынулары, Ильясның ниндидер мәгънә турындагы урынсыз, аңлаешсыз сүзләре аларның аңын курку хисеннән арындырды.

Ильяс тагын:

 Үз ләхетеннән курыккан кеше мәгънәнең төбенә төшеп җитә алмый ул, дип дәвам итмәкче иде дә, Вакыйф аның муенына чабынудан калган коры себерке белән китереп сукты.

 Сал диләр ич сиңа, Дем-мок-рат! диде ул, сүгенгәндәй итеп. Төбенә җитү түгел, башламаган да ич әле.

Ул сугуга, Ильяс кулындагы шешәдән ярты стакан эчемлек чәчрәп чыкты. Ибрай учлап тоткан стаканны авызына якынайтты да:

 Шул хөрмәткә! диде.

 Әйтсәң әйтеп эч, диде Вакыйф. Кайсы хөрмәткә?

 Котылдык, дип, Ибрай стакан читен ирененә тидергән генә иде, алачык тупсалары каерылганчы ачылып китте дә:

 Иб-бы-рай! дигән тавыш яңгырады. Әйтерсең лә Ибрайның үз муенына элмәк салганын күргән дә урындыктан сикерер алдыннан кисәтеп, туктатырга теләп сөрән сала. Тыштан бәреп кергән яктылык бөтенесен сукырайткан, басып торган, утырган җирләрен уелдырган шикелле итте. Кояшка караганның соңында яисә кинәт яшен яшьнәгәч шулай булучан. Тик күкне көтмәгәндә болыт томалагандагыча, эчкә тагын эңгер-меңгер иңде: ишек арасына Гаҗилә килеп басты. Ялтыравыклы яулык япкан, яктыга каршы торганга күрә, зәңгәр юка күлмәге үтәли күренеп, мул тәненең барча борылышлары шәйләнә, шәрә сыйрагындагы төк бөртекләре алтынланып җемелди.

 Нишләвегез бу? дип сорады ул. Юл өсли эләктергән урам себеркесен алга чыгарып, тиз арада һөҗүмгә ташланырга әзер икәнлеген дә сиздерергә өлгерде.

 Ни бит әле монда, карчык диде Ибрай.

 Ни?

 Безне баягынак шүрәлеләр нитте.

 Нитте?

 Кытыклап үтерә язды.

Гаҗилә, билен, ботын мыскыллы төстә үчекләп биетә-биетә:

 Кит әле! Шүрәлеләрме?! Кытыклап үтерә яздылармыни? Көпә-көндезме? дип, юри-марый гына көлгән булды. И-и, бәгырькәччекләрем минем, бичаракайларым

Мондый тәмле телдән башлауның ахыры һәрчак хәтәр бетәсен Ибрай бик яхшы белә иде. Кинәттән чыккан болыт яумаенча туктый димени? Шуңа күрә ул кулындагын бертын белән эчәргә ашыкты. Ә соңгы йотымын гортлап куйганда, аккош канатыдай киң җилпенеп, аның аркасын себерке сыйпап алды инде. Юк, Ибрайның моңа исе китмәде. Эт-мәчедәй талашып торсынмыни? Дуласын соң, ач бүредәй уласын. Ибрайның моннан гына укасы коелмас. Хәзер инде ул Гаҗилә борыч бирсә дә еламый, шикәр салса да төчеми.

Ул арада Гаҗилә, гайрәте судай ташып, ачуы чиктән ашып, башкаларына да өлеш чыгарырга тотынды. Себеркесе алачык эченә сыймады, күк күкрәтердәй булып айкалды.

 Җәт булыйк, җегетләр! дип, Вакыйф ачык ишеккә томырылды. Буталган мунчаладай, бер-берсенә комачаулый-комачаулый, этешә-төртешә, калганнары да иярде. Кергән эзләре суынган иде инде. Ә чыккан эзләре һавага гына төшеп калды кебек.

Ибрай хәстәрле кеше иде. Хатынының тешен кысып, кара янып, иренә ничек бәйләнергә белмичә йөргән, сәбәпсез-нисез ямьсез, затсыз сүзләр әйткәләгән көннәрендә ул йә келәттәге сәкегә кереп куна, йә печәнлеккә үк менеп китә. Ә аңынчы, мәче шикелле тын гына ашап эчкәч, өйдән мыштым гына чыга да, эче пошып, вак-төяк эш белән йөрәгенең януын, җанының борчуын басып, күңелен беркавым юатып алгач, мунча алачыгына сугыла. Андагы ике рәт колгага элеп куелган каен себеркеләренең түрдән өченче киеме арасында ул, «үлемтек»кә дип, йә ачылмаган, йә башлап куелган аракы шешәсе яшереп тотучан. Саруы кайнаганда нишләсен соң инде? Бер стакан чамасы тоташ тын белән салып эчә дә капка төбендәге бүрәнәгә чыгып утыра. Андый чакларында ул, ипләп кенә сигаретын кабызып җибәргәч, үзалдына йолдызлар, Ай, төнге авазлар, Алла, инде вафат ата-анасы, читтәге бала-чагасы, исән туганнары белән сөйләшеп киткәли, хатыны белән бәхәсләшә. Ә кәефе тәмам кырылып, бер тамчы аракы эчәргә теләү генәме соң, хәтта яшисе үк килмәгән кичләрдә келәт сәкесе астында тоткан уналтынчы калибрлы ике көпшәле мылтыгын, иптәш итеп, тезенә җайлап сала, бераздан корган була, әллә кайларга бар дөньягамы, әллә үз күкрәгенә генәме төбәп атарга хыяллана. Күк иксез-чиксез әллә тирән, әллә биек тоела. Кеше җаны да шундый ук чиксез, биек ләбаса. Ә чиксезлекнең теге ягында ни бар икән, дип уйлый ул. Яхшы, нидер бар да ди. Тик аның ни икәнен, нинди икәнен, кайда, кайчан икәнен күрмәгәч, белмәгәч, аңа Ибрайга нигә хаҗәт ул? Әлеге чиксезлекнең теге ягында да безнең хакта шулай уйлыйлардыр инде. Алайса, мин дә әллә бар, әллә юк, дип гаҗәпсенә ул. Бар да, юк та икәнсең, нимә дип яшәп торасың соң әле? Барыбер үләсе ич. Ә бәлки, ул Ибрай күптән үлгәндер инде. Ә бәлки, дөньяга бөтенләй үк килмәгәндер әле!..

Мондый уйлар, фаразлар башта аны куркыта, соңрак юата иде. Күкрәге түрендә ниндидер хәрәкәт башланып, йә авырттыра, йә ләззәт бирә. Дөрес итә. Соң, мең ел элек яшәдең ни дә, хәзер яшәвең ни, мең елдан соң яшәсәң ни? Аермасы юк була түгелме соң? Моңа кайгырсаң да ярый, шатлансаң да таман икән ич. Ашау, эш, йокы, тансыклаганда, якынлык кылу (Гаҗиләсенең кәефе килсә) шушы түгәрәктә әйләнәсең. Бөтенесе шул түгәрәктә туплана инде. Нишләсәң дә, берзаманны киткән җиреңә барып җитәсең. Аны сузып, озагайтып торуның ни мәгънәсе бар? Бер шешә эчәсеңме, мең шешәме барыбер шул аракы булган шикелле

Хатыны абзар себеркесен уңлы-суллы уйнатканда, Ибрай бүген дә җанына тыныч урын табалмасын тойды. Ул, Гаҗиләдән ышыкланган, поскан, качкан атлы булып, колгадагы каен себеркеләренең әлеге түрдән өченче киеме астына башын тыкты да шешәне, бәйләп, асып куйган юкә бауны җен ачуы, җан ярсуы белән чәйнәп өзгәч, күлмәк изүеннән корсагына шудырырга өлгерде. Алланыкын алдан әйтеп булмый аның, хәтәр кирәге чыгуы бар. Хатыны, гадәттәгечә, җикеренергә тотынса, тагын келәттә йә печәнлектә төн чыгарга туры килмәгәе. Шунда пычак калынлыгы гына уртлаштырмыйча нишләмәк кирәк?

Чыннан да, кирәге бик чыкты. Ничек кенә чыкты әле.

Хатыны җилтерәтеп чыгаргач, алар бәрәңге бакчасы буйлап үскән кыргый чиялек арасындагы өч адым әйләнәле аланлыкта иртән башлаган ниятләренең очына чыгып утырдылар.

Олуг Хаким Алтын Мөгез, Шүрәлеләр Корылтаена җыелган тарафдарларын яшькелт тамгалар чуарлаган күз кабакларын ачар-ачмас, ак керфекләренең бер генә бөртеген дә кыймылдатыр-кыймылдатмас күзәтеп чыкты да иренен ачар-ачмас кына сүз башлады:

 Иманым хак. Сүзем хакыйкать. Олуг Шүрәле Гавамы Корылтае алдында әйтәм. Тыңлагыз:

 Obstupui, steteruntque comae, et vox fausi bus haesit3.

Шуннан соң үз авызыннан чыккан һәр сүз, һәр ымлык, һәр авазны көтеп, һәркайсының ни аңлатканын, ни ишарәләвен дүрт күз белән көткән Олуг Корылтай вәкилләренә әйткәненең мәгънәсен белдерергә кирәк тапты:

 Ягъни, диде ул, мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды Алтын Мөгез сыйфатында мең ел чамасы гомер сөрәм. Гакылыма, күңелемә буйсынган хәлдә, сезнең белән идарә итәм. Мин Алтын Мөгез Курку хисенең безгә нинди басым ясаганын, ул басымның никадәр хаҗәтлеген, нихәтле котылгысызлыгын, безнең аңа ни рәвешле тугры булырга тиешлегебезне белеп җиткерми идем әле. Ничек кенә кабул кылсагыз да, безнең аны Курку хисен алыштырыр нәрсәбез юк. Курку хисе әле үкчәләребезгә канат куя, әле аякларыбызны кадаклап куйгандай итә. Бу ошбу хисне иманыбыз кыйбласы рәвешендә кабул кылабыз. Аның белән сугарылсак, кыюлык, батырлык каһарманнары булырбыз. Шуның соңында гына без үз бурычыбызны үти алырбыз, намусыбыз пакьлеген саклап кала алырбыз. Бу Күкләр әманәте. Сез минем Шүрәлеләрем үзегез дә беләсездер, күреп торасыздыр, шуңа тугрысыздыр: ошбу хис кайберәүләрнең күзен ачтыра, бәгъзеләрне сукырайта. Моны кабул кылмаган тәкәббер җаннарны, наданнарны йә күңелләре караларны Курку хисе аларның үлгәннәреннән ары мең елдан соң да каберләреннән торгызып бастыру, торып басканның соңында дөм сукыр калдыру кодрәтенә ия. Мин гакыллары асылташлардай йөз төрле нур чәчеп торучыларны, шуның аркасында мең Кодрәткә ия булырдайларны әйтеп тә тормыйм. Аларның аңнары шул ук Курку хисен аңлауларына, кабул кылуларына, аңа буйсынуларына, тугры калуларына буйсына. Моның хакына алар, кәфеннәрен дә ерткалап, шыр сөякчән ятарга разыйлардыр. Ә Курку хисеннән гаҗизләр, дошманнарга каршы әләм күтәреп бару ышанычы тапшырылуга карамастан, алга барасы урынга артка чигенү, качу ягын гына карыйлар. Чигенмәгән, качмаган шәттә, барып җитәргә тиешле җиргә җитмәсәләр дә, барып җиткән җирдә җиңү ихтималы булуга карамастан, алар йөрәкләре ярылып үлүчән Шулай итеп, Курку хисе берәүләрнең котын үкчәләренә төшерә, бүтәннәрне тиңсез каһарманлыкка әйди, шуңа ирештерә. Ахыр килеп, ул Курку хисе фәкать ярдәм итү куәтенә генә ия. Инде дә кемдер үз холык-фигылен, көн күрмеш рәвешен, кардәш-ыруы алдындагы бурычын бүтәнчә калыпка корырга тели икән, аны ирексезләү минем исәбемә керми. Тик ул бер нәрсәдән аң булсын: аңа безнең арада урын юклыгы Шүрәлеләр кавеменең Олуг Канунына теркәлеп куелган. Аннан тайчынуның ахыры Үлемгә тиң аңа Иң Югары Җәза бирелергә тиешлеге бәхәссез Сүземнең хаклыгын Шүрәлеләрнең Олуг Корылтае Кануны рәисе Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан әйтсен.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3