Бөек яхшылыкның асылы булган, булырга тиеш курку хисе Олуг Кытык Гавамына мәңгелекнең мәңгелегенә дә Яшәү нигезе рәвешендә иңдерелгән икән, аңа тугры булу да һәр җан иясе, тереклек дөньясы өчен ихтыяри-мәҗбүри дип уйлый иде. Курку ул Тормыш патшасы. Ул котылгысыз. Ә аны йомшарта төшү, сизелмәслек итү, читлектәге кош кебек матур итеп күрсәтү, яхшылык кыйбласы рәвешенә кертү тик файдага гына хезмәт итмимени? Инде дә курку йөгеннән азат ителсәләр, аның Шүрәле халкы алдында гына түгел, ә бәлки Адәми затлар каршында да көч-кодрәте юкка чыгар иде. Шуңа күрә Олуг Хаким үзен Адәми затлар өстендә дә торган Хаким дип игълан итте. Чөнки, дип уйлады ул, алдагы фикерләренә кире кайтып, аны җөпләп, Куркуга тиң, аны алмаштырырдай көч берәү генә көлдерү, көлү. Елату, елау куркуны көчсезләндерә, аннан ерагайта, арындыра, оныттыра. Димәк, хакимлекне какшата.
Тик соңгы дәвердә курку хисенең мәрҗән ташы астына су үтә башлады. Ул суның чишмә башы иң әүвәл Адәми затлар арасында борнап чыгып, аннан соң орлыклары таралганнан-таралырга кереште. Алар Адәми затлар тәкәбберлекнең чигенә җитеп, бер-берсеннән аяусыз төстә, алама көлүгә буй бирде. Югыйсә алар фәкать Шүрәле халкы кодрәте белән генә, бары тик үз-үзләреннән генә көләргә бурычлы. Кызганычка каршы, алар моны санламыйча, исләреннән вакытлыча гына чыгарып тормыйча, онытуны максат итеп куйдылар, ахрысы. Шуның аркасында күпме иза чиккәннәрен сизмиләр, күпме хәвеф, афәт, газап сәбәбенең нидә икәнен белмиләр. Инде җирләрен дә тотып селеккәлисең, СПИД та җибәреп карыйсың. Юк, искә-оска алмыйлар курыкмыйлар!
Моның чиге Шүрәле гавамына да йога башлады бугай инде. Ул, әлеге чирнең таралу күләмен ачыкларга теләп, Бөтеншүрәле референдумы үткәрү турында боерык бирергә мәҗбүр булды. Анда «Куркасыңмы?» дигән бер генә сөаль бар иде. Нәтиҗәдә аңа бу хак сөальгә фәкать бер генә Шүрәленең «Курыкмыйм!» дигән җавап бирүен ирештерделәр. Кайсысы диген әле! Ул Кодрәт белән үзеннән соң бердәнбер Ак төк булып яратылган, шунлыктан тәрбияләргә мәшһүр Остазга тапшырылган, инде аны үз варисы итәргә ниятли башлаган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез булып чыкты. Инде менә шул Яшел Мөгезнең Тәгълиматтан тайчыну серен белер өчен, Олуг Гавам Корылтаен җыеп, кирәк калса, аңа тиңсез тәкәббер кыланмышына тигез бизмәндә җәза дәрәҗәсен билгеләргә карар кылыр, шул җәзаны җиренә җиткерер көн килеп җитте
Кытыкланган бармаклар җитезлеге яисә яшен яшьнәү тизлеге белән уйнаклап узган уйларыннан Олуг Хакимне Бирге Ялпы тавы итәгенең төрле тарафыннан яңгыраган тантаналы тавышлар айнытып җибәрде:
Яшәсен Олуг Хаким Алтын Мөгез!
Үлемсез Алтын Мөгез!
Мәңгелектән мәңгелеккә Мөгез!
Ул башта аягүрә басу ымы бирде, аннары, игътибар таләп итеп, уң кулын күтәрде. Аның беренче сүзен көтеп, шөпшә оясыдай гөжләгән Олуг Гавам Корылтае кинәт тынып калды.
Иң әүвәл, дип боерды Алтын Мөгез, бармагын кыймылдатыр-кыймылдатмас түбән ишарәләп, анау Адәми зат саналган имгәкләрне тәннәре утлы күмер булып кызганчы кытыклагыз да килгән төшләренә илтеп ташлагыз! Үзебез аларга күренмәсәк тә, без аларны күрәбез: алар чишмәне хәмер салынган утлы сулары белән нәҗесләде! Чөнки ул бичаралар куркудан мәхрүм.
Корылтай вәкилләре, таптанып, ул төртеп күрсәткән якка борылып бастылар. Бу гайрәтле хәрәкәткә ияреп, Ялпы таулары, Сандугач үзәне көзән җыергандагыча киерелеп торды да сиртмәгә асылган бишек сыман тирбәлеп куйды. Ә Адәми затлар өчен җирнең бу җиңелчә калтыранып алуы шактый зур хәвеф булырдай куркыныч иде. Утырган ташы белән бергә Ибрай кинәт биш-алты сөям кадәрле югарыга очып күтәрелде дә дыңк итеп тагын килеп төште. Авызындагы тагын ике теше чартлап сынганын тоеп, ул аларның берсен ялгыш йотып җибәрде, икенчесен төкереп ташлады. Вакыйф белән Шөһрәт, аркан авып, сөзәклектән чишмә тамагынача шуып төшкәндә, Ильяс, очып китеп, лачкылдап торган пычракка арты белән барып төште. Әмма, ни хикмәт, ачык шешәсен кулыннан ычкындырмады гына түгел, эчемлекнең тамчысын да түкмичә калды.
Һава өркешеп күтәрелгән кош-корт белән тулды; камышлар чәбәләнешеп, сынышып, тузгып җиргә яттылар; җиде-сигез ак каен гөрселдәп ауды; Коры Кызыл чокырның әллә ничә урыныннан яр убылып төште; Кәрәкә күле учакка таганлап эленгән казандагы су урынына быгыр-быгыр кайнады; андагы эреле-ваклы балыклар, кояшта ялтырап, шампан шәрабы бөкеседәй югарыга чәчрәп чыкты; тычканнар чыелдашты, йомраннар, әрләннәр сызгырынды; яшел саз бакалары белән еланнар, йомгак-йомгак булып, бергә әүмәкләште.
Ибрай һушын җуя язды. Йөрәге дөп-дөп типте. Аның урынында кемдер киледә килсап белән тары төямени. Курыкканга күрә, чытырдатып, күзен йомган иде. Керфекләрен селкетергә дә базмыйча, кипкән тамагын чылатырга теләп, ул, кабалана-кабалана, кулын чишмә бурасы эченә сузды, ләкин салкын су урынына куш учына кыштырдап торган ком гына эләкте. Күзен ачса, ни күрсен: ике тонна сыешлы бура буп-буш, ә улагы коп-коры калган икән. Чишмәнең ике күзеннән тыелгысыз ургып торган соңгы су тамчылары комга сеңде. Аһ, хәзер чишмә бурасы мөлдерәмә тулып, анда, һич югы, Гаҗиләсенең генә булса да йөзе чагылса иде ичмасам, дип уйлады ул.
Бүтәннәре дә аңга килде. Басып, бер мизгел сүзсез карашып торгач, алар җан-фәрманга авыл тарафына элдертмәкчеләр генә иде, ниндидер көч аларның дүртесен дә яңадан җиргә сугып екты да аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдерергә тотынды. Култык аслары да, кабыргалары да, табаннары да калмады. Әйтерсең лә аларны мәче уйнаган йон йомгагы иттеләр. Тәгәрәтә-тәгәрәтә, әйләндерә-мәтәлдерә, эчләрен тәмам катырып, сулышлары буыла башлаганда, һәммәсен өереп алып, ни арада тагын сап-салкын су белән тулган чишмә суына манчып чыгардылар. Уттай кызган тәннәре бераз суынсын инде дигәннәрдер, күрәсең. Аннары аяк табаннарын җиргә тидермәстән, тыпырчындыра-тыпырчындыра, әллә кая очырта-йөгертә алып киттеләр. Ни каравыл кычкырырга, ни сөрән салырга гаҗиз хәлдә, алар һаман шырык-шырык көлешә иде әле. Елавыннан туктагач, балалар шулай сулкылдавын тыя алмаучан була. Очкылык тоткандагыча, ютәлләгәндәгечә, фәкать өзек-өзек итеп:
Шү-шү
рәле
Шүрәле! дип үрсәләнүләре генә аларның нинди хикмәткә тарыганнарын аңларлык дәрәҗәдә икәнлекләрен белгертерлек иде.
Йа Ходай! Караңгы күктә йолдыз атылуы шәйле генә мизгел үттеме-юкмы, ни күрсеннәр, Ибрайларның мунча алачыгында утыралар, имеш. Ишек ябык, кечкенә тәрәзәнең чуар пәрдәсе тартып куелган, шуңа күрә эңгер-меңгер. Колганың буеннан-буена кием-кием каен себеркеләре, мәтрүшкәләр эленгән. Аларның хуш исе юатырлык, җанны тынычландырырлык иде. Үзләре дә ышанмаслык, ә бүтәннәргә сөйләсәң, җүләрлектә гаепләп көләрлек, ялганда тотылгандагыча рисвай итәрлек маҗараны кичермәгәннәр дә шикелле. Алай да Вакыйфның каты маңгае сырларын бүрттереп киерелгән. Шөһрәт күлмәгенең изүен ачкан да үҗәтлек белән култык астын капшый, угалый, кашый. Әйтерсең лә шунда урман бете кадалган да, шуны йолкып чыгарырга тырыша. Ильяс үткер каен йомычкасы белән чалбарындагы лайлалы пычракны кырып маташа. Беравык телсез-авызсыз торгач, куркудан җаны чыгар-чыкмас чиккә җиткән Ибрай аңа:
Сал! Җәтрәк! диде.
Чырасын почмакка ташлап, Ильяс шешәнең бугазын Шөһрәт сузган стаканга якынайтты. Тик эчемлекне салыр-салмас тиктомалга сүз башлады:
Һәрнәрсәнең мәгънәсе бар, җәмәгать. Ә һәр мәгънә капка белән бер. Шуны ачып керә алсаң, син инде дөньяның үзәгенә үттең дигән сүз. Җаның әзер икән, анда көн дә юк, төн дә юк. Анда бөтенесе бергә укмашкан. Гомер иткәндә, без бөтенебез шундый мәгънә капкасын ачып керәбез. Ә мәгънәне аңлау мәңгелек бусагасыннан үтү инде ул. Тик ул капканы теләсә кем ача алмый, ачса да керә алмый. Кемнең, үз-үзен кәфенләп, ләхеткә төшереп ятканы бар? Ә? Кемнең дип сорыйм мин сездән!