Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 14.

Шрифт
Фон

Ул Олуг Хаким Алтын Мөгез сүзем әлегә бетеп тора дигән мәгънәдә күзен йомды. Шуны гына көтеп торган Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан, үзе тирәли алмаш-тилмәш бөтен дөньяны күрердәй кыяфәттә берсе анда, икенчесе, өченчесе тегендә-монда каранып торган сакчыларына илтифат итмәгән шикелле кыланып, бер аяк табаны тиклем алга таба атлады да, шул хәрәкәтен һичкемнән курыкмас җан икәнлеген үтә дә куркусызлык галәмәте дигәнне аңлатып, сүзгә кереште:

 Беләм, диде ул, Җирән төк углы Яшел Мөгез торган тарафка өч сөямле имән бармагын төбәп, иртәме-соңмы, син үзеңә тиешле җәзаны алырсың. Тик ул җәзаның ни булып, ничек төгәлләнәсен мин сиңа караганда да ачыграк күз алдына китерәм, барча Корылтай, син үзең дә күз алдына китереп курыкканга караганда да куркыбрак көтәм Кыскасы Ул үзе генә белгән мәгънә белән озын муенында утырган зур башын алга селкеп куйды, шуннан соң, һәр сүзенең дөньяны тетрәндерерлек көчкә ия икәнлеген әллә үзе теләп, әллә аны тыңлап торган Шүрәле кавеменә шул мәгънәнең мәҗбүри кабул кылынырга тиешлеген белгертеп, ярты адым чигенде дә тән сакчылары арасына сыенды. Шуннан соң гына сүзен әйтеп бетерергә кирәк тапты: Бөек Курку хисен танымаганы, Адәми затларны фәкать кытык кодрәте белән генә үз мескенлегендә бәхетле итеп тоюлары ихтималын санга сукмаганы өчен, мин, Олуг Корылтайның Канун рәисе буларак, соңгы карарымны барчагызга җиткерүне кирәк дип таптым. Бөек референдумда меңнәр арасыннан бер ялгызы бөтен Шүрәле кавеменең уртак фикерен инкяр иткәне, бичара Адәми затларны кытыклап, аларның кайгы-хәсрәтләрен таратудан баш тартканы өчен, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезгә Иң Югары Җәза бирүне таләп итәм.

Шүрәлеләрнең хуплау тавышына җир янәдән тетрәп куйды. Инде беркавым тынычлангач, ояларына кунышкан кош-кортны тагын бертапкыр пыр туздыра-туздыра, Әшнә атавының буеннан-буена яңа җен туе бөтерелеп узды. Аның очы баягынак икегә аерылып ауган тракторны янәдән бербөтен итеп укмаштырып, ябыштырып китте.

Олуг Хаким Алтын Мөгез чыбылдыктагы йомшак яшел мүк сарган тармаклы-тармаклы имән төбенә утырды. Шүрәле кызлары, җилпәзәләрен тагын салмак кына җилпеп, аны талгын һава белән эретергә керештеләр. Ул, әлегә фәкать үзе генә ишетелерлек итеп:

 Адәми зат булсын, дип пышылдады.

Ул, күзен йомып, беркавым уй уйлады. Уйларының кайберләре, суга ыргыткан таш кебек, тотнак тапмыйча, шундук юкка чыкты. Кайберләре, көзге җил агач ботакларыннан йолкып-йолкып алган коры яфраклар сыман, кыштыр-кыштыр арлы-бирле талпындылар, тик билгеле бер фикергә оешып бетә, укмаша алмыйча тузгып, чәчелеп беттеләр. Ә кайсылары, караңгы күктә күче-күче белән атылган йолдызлар шикелле, кабынып-кабынып киттеләр; әле ялкынландылар, әле сүрелделәр дә хәтеренең упкынына чумдылар. Дөрес, аның хөкем карары аныгын анык иде инде. Иң Югары Җәзаның ни икәнлеген аның аяк астында сөңгеләрдәй тырпаешып җемелдәгән, ялтыраган, елкылдаган мөгез ияләренең һәркайсы белә. Какшамас Канунда ачык әйтелгән: Иң Югары Җәза Шүрәлене, Адәми зат итеп, кешеләр арасына яшәргә иңдерү. Бу Курку хисенең үзәге, ахыргы әйләнмәсе, соңгы ноктасы иде. Шуннан соң төпсез упкын, билгесезлек, хәтта ул да Олуг Хаким дә дилбегәдә тота алмаслык чиксез буталчыклык, болгавырлык башлана. Хәзер исә ул үз аңы, үз кодрәте дә ирешмәслек әнә шул йөгәнсез билгесезлеккә дә авызлык кидерү хакында уйланды. Канунда әйтелгән: барча шүрәлеләр Курку хисенә хокуклы, диелгән. Ә аның Олуг Хаким Алтын Мөгезнең шул хокукка да хакы юк иде. Анык вазифасы Курку хисен акыл белән сугарудан, аңа юнәлеш биреп торудан, оештырудан, барчасына аңлаешлыдай мәңгелек рәвеш, кыяфәт бирүдән, какшамас каты бердәмлек итүдән гыйбарәт. Шул чагында гына кыргыйлыкны тагын да кыргый итәрдәй ул хис, учтагы алмадай, аның идарәсенә буйсына ала.

Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Адәми зат язмышы көтә. Бу чагында ул, үз әйләнәсеннән ычкынган күк җисеме шикелле, үз-үзенә буйсыну хокукыннан да мәхрүм кала. Тик хәзер Олуг Хаким аның әлеге мәхрүмлеген дә үз ихтыяр кодрәтеннән ычкындырмау әмәлен эзләде.

Ниһаять, яшен яшьнәү белән күк күкрәве арасында була торган бер мизгел тынлык сыман шикләндереп, аннары ташкындай шаулап, убылган җирдәй дөбердәп, аның акылына бая пышылдаган карарның дәвамы ишелеп төште, ургып килеп керде: «Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавеменнән берсе. Язмыштан узмыш юк. Тик бу очракта аны узу кирәк. Асыл Рух шулай куша. Адәми затлар тәкәббер, горур. Шуңа күрә үзләрен азат сизә. Ә совет кавеменнән булганнары андый гына түгел. Моңа өстәп, аларның тәкәбберлеге, горурлыгы төзәтеп булмастай бозык. Үз-үзләрен төзәтәсе урынга, алар Асыл Рухны төзәтүне кулай санап ялгышалар. Бу зур гөнаһ. Ә тәүбә итә белмиләр. Моның өчен алар мәңгелеккә ярлыкаудан мәхрүм, шуңа күрә мәңгелек бәхетсезлеккә дучар».

Уйлап бетерүен белгертеп, Алтын Мөгез ак керфекләрен кыймылдатты. Күз кабакларын ачып, гавамга бакты да хөкемен игълан итте:

 Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавемнең берсе. Ул берсенең дә Ибрай атлысы!

Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калканның йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ул һавада бармакларын уйнаткалады да һәр ымын үтәргә ыргылып торган тән сакчыларына:

 Муенчак китерегез! дип боерды.

Җил басылды. Кошлар сайрарга кереште. Бакалар бакылдарга тотынды. Судагы балыклар җим эзли башлады. Кызгылт-сары кырмыскалар инеш буендагы таллыкта мыеклары белән үсемлек бетләрен гөбләләрне кытыклап, тәмле сутларын эчәргә ябышты. Бирге Ялпыдагы тапталып, изелеп, сытылып беткән үләннәр, чәчәкләр, һични булмагандай, башларын калкытты. Күк йөзендә хәрәкәтсез торган ак болытлар тымызык җил иркенә бирелде.

Шүрәлеләр таралды.

Дөнья рухы, үзенә янау сизенгән керпедәй бөгәрләнгән, энәләрен тырпайткан кебек, нидер көтеп тын калды.

Моны ниндидер кодрәт белән иң әүвәл Ибрай сизенде. Җаны тыныч түгел иде. Ул аның җаны, әле чатнамаган йомырка эчендә үзенең тулы канлы тереклек икәнлеген тойган, таныган кош баласы шикелле, чәч бөртекләре очыннан аяк бармагы тырнакларына тиклем тәненә, гәүдәсенә сыеша алмыйча тыпырчына, ярсый, фани дөньялыктагы бөтенлектән башканы җирси иде.

Эңгер-меңгер төшкәч, зәңгәргә буялган болдыр ишеге төбенә кайтып туктады. Авыл өйләрендә дә, аның өендә дә утлар сүндерелгән иде инде. Аның каравы озын, тын күләгәләр суздырып, күктә тулган Ай яктыра, исәпсез-хисапсыз йолдызлар җемелдәшә. Һичнинди өн-тавыш ишетелми. Этләре дә өрми: хуҗасына күзен елтыратып карады да тагын ятты. Фәкать кайдадыр ялгыз бер керпенең уфтангандай фырылдап куюы гына сагайтып алды. Ә-ә, тагын, тирән-тирән итеп, лапас астындагы сыерлары сулый икән әле. Ул баскычның өске басмасына менеп басты да тоткага үрелде, тартып карады. Ишек бикле иде. Ул үз күләгәсенең баш турысына, бүлә-бүлә, өч тапкыр шакып алды. Шуннан соң гына эчтән Гаҗиләнең йокыдан карлыга төшкән тавышы килеп җитте:

 Синме ул?

 Кем булсын инде. Ач.

 Ач булсаң, туеп кайтыең. Йөрисең тагын. Төн пәриемени.

Карават шыгырдады. Торды бугай, дип уйлаган иде дә, әйләнеп кенә ятты, ахрысы, аяк тавышлары сизелмәде.

 Алайса, су бир әле, дип сорады Ибрай.

 Су тагын! Җук сиңа монда су, диде Гаҗилә.

 Су гына сорыйм лабаса. Чәй дә түгел ич әле.

 Әллә чәй дә сорамакчыеңмы? Аннары мәй, шуннан соң май

 Мәенә тансыклаган җук анысы. Ә мае йөрәк мае Синдә булмады инде ул, Гаҗилә, дип, ул басма тактасына утырды да папирос капты. Чартлатып, шырпы сызды да, әйтер сүз эзләп, беркавым тын торды. Тапты. Йөрәк мае урынына җан җәрәхәтенә карболка гына була белдең ич син. Шуннан ары уза алмадың. Бар күрсәткәнең тузу да тузыну гына булды Туздың, тузындың да менә бөтен гомерем тузаннан гына тора

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3