Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 11.

Шрифт
Фон

Ибрайның шулай итеп күпме озын кышкы төннәре, шомырт чәчәкле таңнары, җиләк исле җәйге челләләре, яңгырлы, моңсу көзләре заяга уза торды. Ай, ул җанның яшертен генә сызланып сыктаулары, тән гайрәтен басарга теләп уфылдаулары; аһ, ул йөрәккәйнең тозакка эләккән кош сыман тыпырчынуы, боегуы, җырлыйсы килгән җырының бугазына басып эндәшми калулары, кулдан эш китүләре; һи, ул горурлыкның аяк астында тыпырчынуы, яхшылыкның керләнүе, игелегеңнең аккан кандай катып төссезләнүе, кадерсезләнүе, ай ул Карын ачыкканга ничек тә түзәрлек тә бит, ә җан ачыгуын ни белән басмак, туендырмак кирәк? Шулай газапланып яшәү язган инде, күрәсең.

Моңа Ибрайның башта әллә ни исе китмәгән иде. Сабыр итте, түзде, чыдады, хатыны бер дә бер аңга килер, төзәлер дип көтте. Әмма көтә-көтә көтек булды. Әйе, көт шайтаннан иман, үгездән сөт дигәндәй Инде бу ярык, яраксызга әйләнгән тракторны хисаптан төшереп булырдыр, ә ярык гомерне ничек итеп көрнәргә ди? Бүген үткәнгә иртәгә көрсенүдән ни мәгънә?

 Нитик без, җегетләр, диде ул.

 Нитик соң, нитик? дип түземсезләнде Вакыйф. Нитәсе җук, ачасы да нитәсе инде аны. Суынганчы. Көн кызу, бозылып куймагае.

Аны Шөһрәт:

 Трактор хөрмәтенә! дип җөпләде.

 Монда бөркү, диде Ибрай сабыр гына. Нитик без анау Бирге Ялпы чишмәсе төбенә төпләнмик микән диюем.

 Тамак та чатнады, дип хуплады Ильяс.

Чокырдан чыккач туктадылар тагын, ул-бу килеп чыкмасын дигәндәй, як-якларына карандылар.

 Мәле, наным, дип, Ибрай шешәне Ильяска сузды. Җә җалгыш төшереп җибәреп нитәрмен харап итәрмен

Ильяс кулын сузган иде, читкә кагып, аракыны Шөһрәт алды:

 Сиңа төс түгел, Демократ абый. Ә менә миңа төс, дип, солдат чалбары кесәсенә тыгып куйды. Галифе ясап ятсын әле.

Шик-шөбһәләнердәй нәрсә шәйләмәгәч, кызу-кызу атлап киттеләр. Үзәннең авыл ягы башына, соры тузан туздырып, машина килеп чыкты.

Ибрай, башын ия төшеп:

 Күзгә-башка чалынмаскае, җегетләр, диде.

 Әче суы да үзебезлек кенә. Тел астын чылатырлык нәрсәне

 Калганы минем эш, диде Вакыйф. Җылы тирес астында бернәрсә мәчтер-мечтер чемердәп ята минем. Атна тулыр-тулмас булды куәте җитешкәндер, боерган булса.

 Җәтрәк, диде Шөһрәт. Тракторга аптырасын-җөдәсеннәр әле.

Әйләнгеч булса да, камышлык белән чиктәш коры җиргә төштеләр. Машина күренмәс булды. Сазлыкны күл буйлата уратып, Аргы Ялпыдан узгач, Бирге Ялпыга аяк бастылар да аның итәге астыннан гайрәте ургып чыккан Ринат чишмәсенә килеп җиттеләр.

Тирәсе хуш. Бурасы яңа, нык имәннән, иркен, суы тирән. Аны былтыргы җәйне теге язучының энесе журналист Ринат ниятенә кушылып, Вакыйф белән икәүләп бурадылар да комташны казып утырттылар. Монда үлән шактый буй җибәргән инде; күз явын алырдай, җанны тынычландырырдай, фикерне аныклардай чәчәклек, астарак су җәелгән төшне җете яшел кыяк, куе җикән камыш баскан. Салкынча иде.

Килеп җитү белән, «гәләфиен» бушатып, Шөһрәт шешәне чишмәгә чумдырды.

Өлкән кеше буларак, Ибрайны чиста ташка утырырга кыстадылар. Ибрай исә йөз җыерчыклары арасына сөрмә булып ягылган куе тузан юлларын, йомшак кына итеп, ә улына, беләгенә сыланган майны ком белән ышкып, улак очында юды да лаеклы урынына үтешли ачык бура эченә караш ташлады. Чишмә пар күзле иде. Комны, чуар вак ташларны кайнатып ургыйлар. Бер генә мизгелгә, әллә ничек, чишмә төбеннән күзен ялт-йолт уйнаткалаган, аның җанын шул комташтай утсыз-сусыз кайнаткан Гаҗиләсенең чагылышын шәйләгәндәй булды ул һәм тизрәк әлеге ташка чүкте. Вакыйф белән Шөһрәт бурадан артып калган бүрәнәгә утырды, Ильяс киндер букчасын улак шарламасы астына урнаштырды да, берочтан стаканын чайкагач, Демократ буларак, җиргә чүкте.

 Җиткәндер, диде Шөһрәт. Җиңе сызганулы, кара төк баскан кулын тыгып, шешәне суырып чыгарды. Шешә йөзе күзгә күренеп «тирләде», аксылланып калды. Шөһрәт аның бөкесен тешләре белән генә җайлап ачты да Демократка сузды: Бүлү синнән, Ильяс абый. Җебемә.

 Ярар соң, диде Ильяс, карышмыйча. Ә менә Мәскәү демократлары белән Казан партократлары җеби. Мунчалага дип, суга батырган юкә кабыклары шикелле, лайлаланып җеби. Шунлыктан су, әйләнә-тирә мохит сасый да инде

Ильяс шешәне, алып, Шөһрәт тотып торган стаканга якынайткан гына иде, әллә нинди акылга сыймаслык, җаннарны тетрәндерерлек гаҗәеп тә, сәер дә шаукымга, мәхшәргә, Кодрәт көченә тарыганнарын сизми дә калдылар

Бирге Ялпы тавы каршына озын буй-сынлы, кырыс йөзле, ефәктәй елкылдап, җилфердәп торган яшел йонлы алты пәһлеван шүрәле сыгылмалы төз ак каен ботакларын юкә кайрысы белән бәйләп ясаган, түбәсе сусыл өрәңге, имән яфраклары белән ябылган чыбылдык күтәреп чыкты. Чыбылдыкның ян-ягыннан ике шүрәле кызы бара. Алар өрәңге яфракларыннан киң итеп бәйләгән җилпәзәләрен талгын гына җилпи иде. Тигез рәт булып тезелешкән бер төркем яшь шүрәле каен тузыннан ясалган барабаннарын кага башлады. Бала шүрәлеләр юкә сыбызгыларын сызгыртты. Курайчыларның тыннары җиткәнче нәфисләп, нечкәләп тә, гыжлатып та, чыжлатып та уйнаулары барабаннар тантанасына сагыш төсмере биреп өстәлде, кушылды.

Чыбылдык эчендә тузганактай ап-ак йонлы, ак озын чәчле, сакал-мыеклы бер карт шүрәле утыра иде. Сыны мәгърур: яшел юка ирене, бөркетнекедәй кәкре, кылычтай кырлы зәңгәр борыны нык, какшамас холык-фигыльле икәнен белгертә, тирән баткан зур кызыл күзе төптән аңын, йөрәген биләгән күрәзәчел акыл белән тулып тора. Тар маңгаендагы җәядәй ыспай бөгелгән алтын мөгезе исә аның Олуг Хаким, чикләнмәгән Кодрәт иясе икәнен искәртә. Бу, чыннан да, шүрәле халкының Олуг Хакиме Шүрәле Алтын Мөгез иде.

Олуг Гавам Корылтаеның Бирге Ялпы тавы иңкүлеген иңләп, кайсы ничек утырышкан, җайлашкан, урнашкан, кырын яткан йөз меңле вәкилләре күмәк кузгалышып, дөбердәшеп, аягүрә бастылар да, Изге Тәңренең үзен күргәндәй, югарыдагы Шүрәле Алтын Мөгезгә башларын бердәм күтәреп, текәлеп бактылар. Бактылар да, аклы-яшелле чыбылдыкта Олуг Хаким Чикләнмәгән Кодрәт иясе утырганына бердәм ышангач, Изге Кояш күзләрен чагылдырган шикелле, башларын иделәр, күзләрен аска текәделәр, сулышларын тыеп, уң тезләренә чүктеләр. Уртак хәрәкәттән яшь шүрәлеләрнең туп-туры, тырпайган, төрледән-төрле төстәге мөгезләре елкылдап алды, өлкән яшьтәгеләренеке ышкылып беткән таштай тонык елтырады. Кыз-кыркынның мөгезләренә ак, сары төнбоеклар кадалган иде, хатын-кызныкын әрекмән, бака яфраклары каплаган. Аяк астындагы үләннәр тапталып, уылып, сытылып бетеп, тау итәге коры туфракка калган иде инде. Шүрәлеләрнең аякка басулары, аннары тезләнүләре җирне тетрәтеп куйды.

Шүрәле Алтын Мөгез үзенең табан астында диярлек чуар паласны хәтерләтеп сибелгән шүрәлеләрне ялкау кысылган, ләкин үткер, очлы күз карашы белән аркылыга-буйга барлап чыкты. Аны тынычландыргыч канәгатьлек хисе биләп алды. Ләкин вәкарьлек, тәкәбберлек, горурлык тойгысы түгел. Вәкарьлеккә, тәкәбберлеккә, горурлыкка ул, озын-озак ялгызлыкта калып, ашамый-эчмичә үзенең Олуг Гавамы, иксез-чиксез Галәм, барча күк җисемнәре, бетмәс-төкәнмәс йолдызлар хакында уйлаганда, уйларының хак икәнлегенә тирәнтен ышангач, ялгышлардан арынганына тәмам инангач, юктан бар булу, бардан юкка чыгу, Яшәү белән Үлем, Үлем белән Үлемсезлек, Мизгел белән Мәңгелек, Ялган (изгесе яисә яманы) белән Хакыйкать (ихласы яисә ясалмасы) турында авыр, саллы фикерләргә, фикерләренең асыл нигезенә ирешкән вакытта гына ия. Мәрткә киткән сыман, шулай уйлануларыннан айнып уянгач, ул ирен чите белән генә елмая иде дә, үз дөньясына әйләнеп кайту вакыйгасын шүрәлеләргә хас, лаек рәвештә билгеләп үтәр өчен, үзенә сөмсере иң күп коелган, иң күңелсез, иң сагышлы, яшәүдән гарык булып, үлемне һәммә бәладән котылу рәвешендә ирекле кабул итәргә әзер берәр Адәми затны китерергә боера, аны, коткаруның, савыктыруның, терелтүнең бердәнбер чарасы рәхимсез кытыклау икәнлеген күрсәтү өчен, үз кавеме каршында коточкыч дәрт белән кытыклый, шаштырганчы көлдерә иде. Адәми зат яхшы күңелле булып, лаек икән терелтә, яман уй-шөгыльле булып, лаек түгел икән яшәүдән мәхрүм итә. Аныңча, Яхшылыкның нигезен курку хисе тәшкил итә, ә Яманлык асылы курку хисеннән тәкәббер төстә ваз кичүдән гыйбарәт. Аңа әлеге илаһи хакыйкатьне, алты йөз яшь тулган вакытта, мәшһүр Остазы Шүрәле Көмеш төк углы Кызыл Мөгез иңдерде. Ул чактагы Олуг Хаким Алтын Мөгез, күкнең өченче катындагы Олуг Кытык Гавамында тугыз йөз ел яшәп, күкнең җиденче катына мәңгелек сәфәргә җыенды. Үзе кебек, биш йөз елга бер Ак төк булып яратылган шүрәле малаен ул варисы итеп сайлады да мәшһүр Остазга тәрбиягә бирде. Инде аның Курку хисе тәгълиматын соң мыскалына кадәр өйрәнгәнен, кабул кылганын белгәч, табибларына үз Алтын Мөгезен Шүрәле Ак төккә күчереп утыртырга боерды. Шулай итеп, менә ике йөз җитмеш җиде ел буена инде ул Олуг Хаким Алтын Мөгез атында, хөрмәтендә, дан-шөһрәтендә, иң мөһиме, курку хисенең Кодрәт иясе вазифасында гомер кичерә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3