Габдулланың, ниһаять, күзе йомылганның соңында кысылып чыккан ике тамчы фирүзә яшьне һичкем күрми инде
1995Романнар
Богау
Беренче бүлек
Бөек хөкем көне килеп җитте.
Әшнә атавын көн чыгышы ягыннан ышыклап торган Бирге Ялпы тавының амфитеатрдай иңкү куенына Шүрәле халкының Олуг Корылтае җыелды.
Кояш күзне чагылдырып яна, кыздыра иде инде. Күк, җир, тереклек, үсемлекләр барчасы аның иркенә буйсынып ята. Кабарынкы Аргы Ялпы тавы астындагы түгәрәк Кәрәкә күле сурәте ышкылып беткән көмеш тәңкәдәй ялтырап, чалт аяз күккә елмаеп ята. Тәкәрлек сазлыгын баскан былтыргы сары чуклы камышлар, көрән җикәннәр әллә нидә бер талгын җил исеп куйганда кыштырдашалар, шау яшел көннәренең кибеп беткән истәлекләрен сагынышып пышылдашалар. Пыяла шикелле тигез Сандугач үзәнен чикләп куйган тирән ярлы инеш, ашыга-ашыга, Чулман елгасына ага да ага, ага да ага. Инешнең аргы ягындагы басуларда көз җиткәндә гуҗ Тайга Катнаш Дәүләтләр империясенең капкорсак амбарларына, төпсез чоңгылларына озатыласы арыш, бодай уҗымнары, наркоманнар кебек миңгерәп, бар тамырлары белән, комсызланып, пестицид имә
Кыскасы, гап-гади бер көн иде.
Сандугач үзәнендәге сөрү җиренә дүрт Адәми зат икешәр чәчкеч таккан тракторда тары чәчә иде. Бервакытны аргы баштан әйләнеп килгәндә, алар Бирге Ялпы иңкүлегеннән шайтан өермәсе күтәрелеп, камышларны бөгә-сындыра, җикән йоннарын ак болыттай туздыра-туздыра, туры килгән кошларның канатларын каера-каера, басуның йомшак кара туфрагын корыч гөрҗидәй күтәреп, үзләренә таба якынаюын күреп алдылар. Коры Кызыл чокыр тирәли утыртылган каенлык буенда тыныч кына утлап йөргән илле биш баш ат көтүе, җәһәт кубып, җан-фәрманга авыл ягына томырылды. Аларның яллары да, койрыклары да чәбәләнеп, үрелеп беткән; шундук шабыр тиргә баттылар, танауларыннан, шарлап, сары күбек ургып чыкты. Ул да булмады, тракторлар күмәк төчкерергә, морҗаларыннан боҗра-боҗра кучкыл төтен ургыта-ургыта йөткерергә тотындылар; ахырда, тыннары буылып кысылгандай, шып туктап калдылар, сүнделәр. Андагы Адәми затлар җиргә сикерешеп төштеләр дә әүвәлге әвен базыннан калган чокырга постылар. Сазлык түмгәкләренә охшап, башлары гына тырпаеп калды. Тәкәрлек сазлыгындагы куе коры камыш дүрт урында дәррәү дөрләп яна башлаган иде дә, Аргы Ялпы ягыннан күтәрелгән тагын бер шайтан өермәсе килеп җиткәч, андагы ут су сипкәндәй басылды, сүрелде, сүнде. Ул арада беренче шайтан өермәсе тракторлар турысына килеп җитте дә, астагы сөңгедәй очы белән бер трактор белән чәчкечне кыл урталай ярып аударгач, ыжгырып шаулый-шаулый, ары узып китте.
Бу хәлгә ни гаҗәпләнергә, ни куркырга өлгермәгән дүрт Адәми зат кайсы башын, кайсы артын кашып алдылар, аннары тәмәке көйрәтеп җибәрделәр. Арадагы иң яшенең кулындагы керле, тузанлы кап эчендәге шырпылар шылтыр-шылтыр килешеп калтыранды.
Шүре җибәргәнсең, ахры, диде өлкәне.
Суң Әллә мондый нәрсәне көн дә күргәнме, Ибрай абый?
Ибрай дигәннәре голдыр-голдыр көлеп җибәрде. Аның өске казналыгында ике, астагысында өч теше юк иде. Йөзен кояш, җил каралтып бетергән. Шуңа күрә учлап-учлап сипкәндәй мул сипкелләре җиз шикелле ялтырап тора. Ул бөкрәеп утырган Ильяска эчкә баткан зәп-зәңгәр күзләрен төбәп карады да, калын иренен турсайтып:
Бумы?! диде. Бераз салсаммы?
Аның каршында утырган солдат киемендәге таза ир тезенә шапылдатып сукты да икегә ярылып ауган тракторга төртеп күрсәтте.
Бусы аның чүп! Ибрай абыйның Гаҗиләсе туздырган җен туйларын күрсәңме? Менә ул шайтан туе дисәң дә шайтан туе ичмасам!
Ибрай каешланып каткан җәлпәк кепкасын җыерчыклы маңгаена шудырып төшерде дә, башын кашый-кашый, рәхәт елмаеп җибәрде. Сигаретын суыргалап эндәшми торгач, ул Ильяска:
Бар, алайса аптөш. Утыргыч астында булыр. Чүпрәккә төрелгән. Кара аны! Теге шайтан өермәсе, әйләнеп кайтып, сине дә урталай ярмасын тагын. Бүрәнә итеп! Ул сине Демократ дип тормас!
Һәр җыелыш-мазарда, гаделлек эзләп, өч-дүрт ир-ат җыелган җирдә агымдагы сәясәт турындамы, икътисад турындамы озын-озак сөйләп гарык иткәнгә күрә, Әшнә авылыннан чыккан, җәен-көзен һәр атнаның ике көнендә Рус Әшнәге урманында каен җиләге, җир, кура җиләге, Имәнкискә урманын бетереп, гөмбәдер җыеп, кайвакытны инештә ятьмә белән балыктыр, кысладыр сөзеп йөргән, кичләрен йә уха пешереп, йә шашлык ясап, дус-ишләрен сыйларга яраткан бер язучы аңа «Демократ» кушаматы таккан иде. Ильяс үзе моңа үпкәләмәде, карышмады, күндәм төстә кабул итте. Ул үзе мәктәп укытучысы, кармакка балык чирттереп утырырга вакытын кызганмас, көчен жәлләмәс. Әле бүген дә, ял көне булганга, әче таңнан инешнең Борым (юкка чыккан, урыны сөрү җиренә әйләнгән урыс авылы) турысында, хәттин ашкан кызылканатлар каптырып кайтышлый, кызык өчен чәчкечкә баскан иде. Чөнки боларның бер чәчүчеләре эшкә чыкмаган. Булышырга ниятләде. Шулай итмәсә, Демократ булыр идеме соң ул? Хәзер ул җәһәт кенә урыныннан кузгалды да, артын сузып, тракторлар тарафына титаклады.
Алла бар икән ул, җегетләр, диде Ибрай.
Адәми затларның моңарчы эндәшми утырганы камырдан әвәләгәндәй көпшәк, симез йөз-гәүдәлесе:
Белмидериеңмени? дип сорады.
Белмидериеңме дип, Шөһрәт Бу хәтле дип кем белгән аны?
Ни хәтле дип?
Бу шайтан туе минем тракторга туры килсә, ә?
Чәчүчеләрнең җыйнак, сыгылма буынлысы, муены, кулы сеңерләнеп торганы:
Суң? дип сорады.
Солдат киемендәге тракторчы аның касыгына төртеп алды:
Бәрәңге баш син, Вакыйф абый! диде ул. Өермә Ибрай абыйның тракторына эләксәме? Аракы шешәсен дә икегә әйләндерәдерие ич, пәрәми! Буйдан-буйга ярып.
Мин дә шуны әйтәм ич, Шөһрәт, диде Ибрай.
Вакыйф, мүкәләп, кузгалак өзгәләргә тотынды.
Ильяс әйләнеп килде. Ышык, эссе чокырга төшеп, бармак арасына кыстырган аракы шешәсен Ибрайга сузды, үлән өзеп, тузан сарган сигез кырлы стаканны сөрткәләде, иренен бөреп, эченә өргәләде.
Бер уч сусыл кузгалак җыеп өлгергән Вакыйф:
Аннары син, Демократ, комиссия чакырып китерерсең, диде.
Нинди комиссия? дип сорады Ильяс.
Тракторны карарга. Югыйсә Гаҗилә апа килгән дә ярып салган дип уйламагайлары. Акт төзеп, Ибрай абый өстенә чәпәрләр дә куярлар. Шуны түләп җаны чыксын дисең мәллә?
Аларның дәррәү көлүеннән өркептер инде, һава сызгыртып, сазлыктан дүрт кыр үрдәге, өч тәкәрлек күтәрелде. Тәкәрлекләр ачыргаланып кычкырышты. Шуларга кушылган шикелле, Ибрайның да йөрәге сулкылдады, кайнар җанына кар ишелеп төшкән сыман булды. Урталай ярылган ул трактор аның үткән гомере ләбаса инде. Аның да гомере шундый урталай ярылган. Әнә башта ягымлы, тымызык, тансык җилдәй тоелган хатыны Гаҗилә тора-бара сиздергәннән-сиздерә, биздергәннән-биздерә башлап, үгетләп тә ярсып, хәтта сүгенеп тә тыя алмастай төстә гаярьләнде, усалланды, кара көйде, суынды. Кайвакытны хатын-кызны хатын җенесе итеп тоткан нәрсәсен дә алтын тутырылган сандык урынына саклап, яшереп, саранланып бирде: теләсә, күгәрек күңел йозагы белән шапылдатып бикләп куйды; теләсә, кирәк булган үз сәгате сукканда гына, комсыз тәнен ачкычы белән ачкалады. Нигъмәт дөньясы анда, аныкы гына диярсең. Инде-е, бөҗәкләрдә дә бар лабаса ул нәрсә! Үз уена бирелгән Ибрай үлән арасында ике «Фатыйма»ны шәйләп алды: артларын артка терәгәннәр дә тәмам изрәгәннәр. Нигә инде, шулар кебек, табигатең кушканча тормаска, яшәмәскә ди? Имеш, иренең әз-мәз дә, кайчагында байтак та эчкәләп кайтуыннан Гаҗилә шулай үч алып маташа. Белми ич ул, тавык мие эчкән нәмәрсә, гаилә тормышын алып бару икәүнең генә эше түгел. Күрше-күлән бар, агай-эненең очрашкан мәлләре бар. Җитмәсә, эш аты рәвешендә алны-ялны белми эшлисең, шуннан соң сарулар кайнаган вакытлар булучан тотмыйча да ярамый ич инде. Алла колы! Хисапласаң, сәбәбе күп инде аның. Санап бетерерлек түгел. Ул Ибрай гына мәллә? Һәммәсе шулай итә. Болай гына туры килгәндә дә, кирәксә, җир тишегеннән эзләп табып та.