Миңа сигез яшь. Авылга беренче тапкыр венский гармун керде. Баслары әллә унсигез, әллә егерме дүрт. Җәй буе авылда «Алмагачлары» көе яшәде. Баслар: «гоңгырт-гоңгырт».
1939 ел. Урманда, май аенда, узган елдан калган юкә чикләвеген черегән яфрак астыннан җыеп ашыйбыз. Ачтан үләсе килми. Унике-ундүрт яшьлек кызлар хикмәтле җырлар җырлыйлар (авылдагы тегү артеленә патефон һәм пластинкалар кайткан иде). Бу җырлар бәгырьне телгәли. Болар: «Тагын килер язлар», «Тын бакчада» (Ә. Ерикәй), «Гөлзада» (Р. Ишморат). Инде дә хикмәтле сүзләре:
Дөрес, дөм ятим, ач Мансур, юкә төбенә сузылып, зәңгәр болытларга карап ята да, бу болытларның һич тә тамак туйдырмаганын белгәч, «Гөлзада» сүзен бер яман сүз, малайлар гына әйтә торган сүз белән алмаштыра, җырның ритмын һич тә бозмый торган итеп алмаштыра, шулай да унике-ундүрт яшьлек кызлар аңа рәнҗиләр.
Сугыш башлануга, авылга өч җыр, өч моң килеп керде. Гомер шулар белән үлчәнде. Сукыр утлы аулак өйләрдә яшь толлар, бәхетсез кызлар җырлыйлар:
Икенче берсе башлый:
«Ялкын» дигән гадәттән тыш моң тулы бер җыр авылга бәреп керде дә кырык бишенче елга кадәр җаннарны тетрәтеп яшәде. Озын, хәсрәтле, күз яшьле җыр.
Моны җырлаганда, аулак өйдә күз яшен чыгармый калган хатын-кыз булмагандыр. Кырык дүртенче елда исә аулак өйгә кинәт кенә «Мәдинәм, гөлкәем» килеп керде. Бу җырдан сугыш, аерылышу, кавыша алмау фаҗигасе ургылып чыга иде.
Миңа уналты яшь. Сугыш беткәнгә бер ел. Яшьлек канатлана, тыныч күктә тургайлар сайрый, басу уртасындагы тасма юлдан трофей велосипедларга атланган, гимнастёркаларына орден-медальләр таккан фронтовиклар очып уза. Кичләрен су буенда түгәрәк уеннар. Илленче елга кадәр авылда өч-дүрт җыр патшалык итә: бу җырларда яшьлек дәрте, тыныч тормыш кадере, колхозларның баеп китүенә, тамак туюга өмет, ышаныч. Җырлар: «Уяна таңы илемнең», «Фазыл чишмәсе» (С. Хәким); «Шомыртым», «Әтнә». «Әтнә» инде бөтенләй саташтырып бетерде: аларда муллык, туклык икән, аларда «җыр белән хезмәтне кушып, шат яши колхозчылар». Җыр бит ул морфий шикелле: без шул җырга алданган, Сталин җитәкчелектә торганда, колхозларның һичшиксез упкынга таба тәгәрәүләрен, чәнечкеле тимерчыбыклы лагерьларның тагы да артачагын без уйлап та карамыйбыз.
«Әтнә» белән «Уяна таңы илемнең» безнең буынны хәрби хезмәткә озатып калды. Хәрби хезмәттә исә мин көннәремне, атна, айларымны куәтле флот җырлары белән билгеләп, санап бардым. Бу җырлар рус җырлары иде. Минем бер генә милләт җырлары белән тәрбияләнгән күңелем тагы да баеп китте. Кичке прогулкаларда, аврал вакытларында, строй белән культпоходларга барганда, безгә «Варяг», «Плещут холодные волны», «Ой, ты Северное море», «Якорь поднят, вымпел алый» кебек җырларны җырлаталар иде.
Краснодар казагы, җиденче елын хезмәт иткән (сугыш чорындагы хезмәт еллары исәпләнми, ә болай биш ел кирәк) главстаршина Филоновны онытасым юк. Туган өен сагынуны ул җыр белән баса иде. Кичләрен кубрикка керә дә:
Ну, салаги, давайте споём, дип, безнең янга утыра. Һәм күзләреннән гадәттән тыш сагыш, моң агызып бас белән башлый:
Моңа тенор белән беренче статьялы старшина Орлов кушыла:
Без дә сыек тавыш белән кушылабыз:
Отделение командиры Орлов моңлы бала. Флотка «комсомол наборы» белән килгән дә инде ничәнче ел хезмәт иткәнен дә оныткан. Аңа хәзер бик күп нәрсә барыбер. Озак хезмәт иткән егетләрнең бер-ике сыйфаты була. Болар бик аз ашыйлар. Орловның, мари егете Уткинның (җиденче елы) иртән ашаулары: троллейбус билеты кадәр ипи өстенә чыпчык борыны кадәр атланмай сөртеп, чәйгә бер шакмак шикәр салалар да шуның яртысын эчеп, торып китәләр. Без моны аңламыйбыз, без бүре. Савытын, кружкасын, кашыгын йотарлык аппетит бар бездә. Икенче сыйфатлары: боларның барысында да калын-калын җыр дәфтәрләре бар, һәм кичләрен алар бер-берсеннән җыр күчерәләр. Боларда сагыш шулкадәр көчле моны аңлатырлык каләм, сүз байлыгы миндә юк. Әнә шуңа күрә Орлов безне кая гына алып бармасын, стройга тезүгә «запевай» дип команда бирә, һәм без тартынып торганда, җырны үзе башлый. Яраткан җыры бу:
1
Немец сүзләрен җыеп, грамматикасын бозып ясалган җыр.
2
1640 елга кадәрге Латвия президенты. Себердә агроном булып хезмәт итә, дип сөйлиләр иде безгә.
3
Баргузин Байкал тирәсендә исә торган җилнең исеме.