Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 23.

Шрифт
Фон

Кич. Туган як, сөйгән ярлар сагындыра. Теге «төрек малае» да күңелне нечкәртеп җибәрә. Менә ятаклар арасында компанияләр төзелә башлый. Безнең татар өчлегенә Пермь пароходчылыгы малайлары җыела. Булачак штурманнар, капитаннар. Кече лейтенант Котан (латыш) гитарасын чиртә. Тын калабыз. Яңа җыр: одесситлар җыры. Елыйсы килә. Котанның да тавышы калтырый.

Безнең ятаклар тирәсенә малайлар җыела. Котанга кушылып, тагын бер-икесе җырлый. Мин шатланып, горурланып бетә алмыйм. Яшь, таза ирләр, матур погонлы таза җилкәләр, яңа кием исе, мунчадан тазарынып чыккан, шампунь белән юынган чиста чәчләр исе Һәм музыка.

(Бу урында Котан гитарасын аеруча дәрт белән чиртә, бас һәм баритон тавышлар кушыла.)

Шинель төймәләрен күз чагылдырырлык итеп чистарткан, шинель өстеннән каеш буган, кобура асып, җиңенә уртасы ак юллы зәңгәр «повязка» бәйләгән часть дежурные өченче ранг капитаны казарма уртасыннан узып бара, күзәтә, эчеп утырмыйлармы, тәртип бозучы юкмы, фәлән-төгән. Җыр беразга өзелеп ала.

 Җырлагыз, җырлагыз, ди дежур офицер, тик карагыз аны, иптәш офицерлар, барысы да тәртиптә булсын

Булмыймы соң инде, булмыймы! Без бит чын хезмәтне узган егетләр, елгачы салагалар бездән узып берни эшли алмыйлар.

Барыбыз да моңаябыз, Котан да соңгы аккордларын бирә.

Команда яңгырый:

 Товарищи офицеры! Приготовиться к вечерней прогулке! Товарищи офицеры!

Анда тагын җыр, дөп-дөп басып, Амур буендагы бушлыкны әйләнеп кайтабыз, Көнчыгышның салкын, чиста, биек айлы төн һавасын күкрәк тутырып сулыйбыз. Бу дөньяда зур бәхет нәрсә? Яшь булу, сәламәт булу. Менә бу ике нәрсәне бер генә патша да, король дә, президент та бер югалткач кире кайтара алмый. Дәүләтләр үзләренең югалткан территорияләрен тарих барышында кайтарып алалар, халыклар югалткан ирекләрен кайчан да булса кайтаралар, ирен ташлап икенче бер иргә качкан хатынны да кайтарып алып була (дөрес, халыкта моны төкергән төкрегеңне алып кабу дип йөртәләр), алачак акчаңны да кайчак кайтарып алып була, ә яшьлекне, югалган сәламәтлекне юк. Юк, вәссәлам.

Төн. Казарма төне. Ике йөзләп яшь тән йоклый. Ике йөзе ике йөз йокы белән. Берәү саташа, урыныннан сикереп торып, ике бармагын авызына тыгып, ачы итеп бер сызгыра да гөрселдәп урынына ава. Икенче берсе үксеп-үксеп елый, тагын берсе теш шыгырдата. Берәү ике-өч тапкыр чиста итеп, җиренә җиткереп сүгенә дә гырлап йоклый башлый. Ә иң куркынычы саташып шаркылдап көлгән кеше. Моның янына казарма дежурные, дневальныйлар җыелмый калмый. Әллә нәрсә булуы мөмкин. Әнә бер төнне Саратов елгачысы Шишков дигән егетне туалеттан тотып алып керделәр дә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, психбольницага озаттылар. Ике каешны бер итеп асылынырга уйлаган. Шимбә иртәсе иде казарма гөж-ж итте. Моның сәбәбе бар: яшь офицерлар арасында әле генә өйләнгәннәр, хатыны белән бер ай, бер атна торып яки ике кич кенә кунып калган егетләр бар иде, Шишковка иптәш егетеннән хат килгән икән: Катюшаң тик тормый, кичә генә паркның караңгы почмагында бер ир белән юкәгә сөялеп кар өстендә басып торалар иде, дигән.

Беләбез без ул сөялеп торуларны

Һәм малайларны кара кайгы басты. Парк бит ул Саратовта да бар, Пензада да, Пермьдә дә. Һәм карт юкәләр дә бар, паркларның тыныч почмаклары да бар. Китте ыгы-зыгы, китте увольнениегә чыгып элемтә бүлегенә йөгерүләр, телефон заказлары. Актаныш егете Атнагулов өйләнгән егет, үз авылын алай телефоннан гына алып булмастаен белә иде, шулай да увольнение сорап шәһәргә чыгып йөгерде һәм төш вакытына кайтып та җитте. Кулында кәгазь төргәк иде:

 Хатынга комбинация алдым, иртәгүк бандероль белән салам, диде.

Буа егете Наил белән безнең эш рәхәт, без буйдаклар. Безнең телефонга да йөгерәсе юк, бандероль дә саласы юк. Без үзебезчә план корган булабыз: өйләнгәч, бер-беребезне туйдан калдырмаска (калдырмассың, пычагым, без морзалармыни, андый вәгъдәле, төгәл тәрбия безгә каян килсен! Бер-береңне эзләп табып туйга чакыру түгел, кемгә, кайчан, нинди шартларда өйләнгәнеңне аңышып калсаң, безгә шул бик җиткән инде! Артыгы белән).

Амурда үткәргән көннәрнең иң бәхетлесе, әлбәттә, шимбә кичләре була иде. Һәр шимбәдә бер яңалык. Без һәр шимбәдә Хабаровск шәһәренә яки үзебезнең база клубына культпоход ясыйбыз. Хәтерлим: берсендә Евгений Самойлов белән очраштык, аның кино йолдызы булган еллары иде, кичә ике сәгатьләр барды. Әйттеләр: залда хатын-кыз булганда, ул әле тагы да шәбрәк сөйли, күзләрен бик нык ялтырата, әле бүген, зал тулы кара болыт һәм алтынлы погоннар күргәч, роленә бик үк кереп бетә алмады, диделәр. Чегән хатын-кызлар хоры ирләр массасына аеруча ошады: фамилияләре генә түгел (Степная, Вольная, Полевая һ. б.), йөзләгән сырдан торган итәкләренең сәхнәдә бөтерелүе (әйтерсең лә күл өстендәге камышларга җәйге тәртипсез җил бәйләнә), гадәттән тыш тавышлары, үзенчәлекле-чакырулы чырайлары залны тынсыз калдырды.

Ә бер шимбәне Ә бер шимбәне Казармада иртүк билет сата башладылар. Бүген Хабаровскның офицерлар йортында Тын океан флотының Җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый икән. Минем хәлме? Минем шатлануыммы? Минем бәхетме?

Менә аңа күп еллар узган инде, хәзер миңа төрле аудиторияләрдә укучылар белән очрашырга туры килә. Алар бик күп сорау яудыралар. Еш кына сорыйлар: «Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?» Минем иҗат елларым торгынлык чорына туры килде (ә без ул чорда кәҗүнни, формаль сөйләшергә ияләнеп беткән идек), бик ансат кына җавап бирәсең: «Әйе, мин бәхетле, чөнки мин ирекле, азат илдә иҗат итәм, әнә капиталистик илләрдә» Күз йомасың, Солженицын, Любимов, Даниэль, Бродскийларны илдән куган, Колымаларга сөргән, психушкаларга япканны, Исхакый, Замятин, Набоковларның иҗаты чикләрне узып Ватанга кайта алмый ятканын бик яхшы беләсең, ләкин «мин бәхетле» дисең.

Иң башта шунысын ачыкларга кирәк: нәрсә соң ул бәхет? Әйтик, җәйнең эссе бер көнендә Бауман урамында коточкыч зур чиратта ике сәгать газап чигеп син дүрт шешә сыра аласың, күреп торасың инде сыра искергән, аның инде тимер бөкеләренә кадәр шешенеп-кабарып беткән, аны шуңа күрә, түрәләр файдаланырга ярамаганга күрә, кибеткә чыгарганнар инде, ләкин эссе көндә дүрт шешә сыра алып кайтуың белән син инде бәхетле. Әле икеләтә үк: чиратта сине суймадылар. Менә сиңа Нәби Дәүлигә җавап: аның «Бәхетлеме кеше дөньяда?» дигән шигыре бар иде. Әйе, бәхетле. Әйтик, син төнлә соңга калып мутлыктан кайтасың, ишектән килеп керүгә, хатыныңа «конференция бик соң бетте» дип төтен җибәрәсең, ә ул конференция кичке сәгать дүрттә үк беткән иде, һәм Казан телевидениесе сәгать җидедәге «Татарстан» программасында конференциянең эшен тәмамлавы турында инде әйткән дә иде, ләкин синең бәхетеңә күрә хатының бу вакытта беренче программадан мультфильм карый иде, шуның аркасында ул синең төнге ялганыңа тиз ышанды. Йә, бәхетлеме кеше дөньяда? Әйе, бәхетле. Яки синең күршең пенсионер Әхмәтҗан абзый бүген ял көне итеп кызы белән кооператор киявен кунакка чакырды, өстәл өстенә ике талонлык эчемлек куйды, кооператор кияү шуларны ялтыратып хәл итте, каенатасына берне дә сыламаган көе саубуллашып кайтып китте. Йә, әйтегез, бәхетлеме пенсионер Әхмәтҗан абзый? Әлбәттә, бәхетле. Әнә Вячеслав Шишков әйтә «Угрюм-река» дигән романында: «Бәхет ул акылга сыярлык теләкләрнең бер чамада булуы һәм шуларның үтәлү мөмкинлеге». Шулайдыр, дөрестер.

Мин үзем гомер буе җыр белән бәхетле булдым. Миңа ул бәхет бик ерактан, балачактан килә. Минем алтмыш еллык гомеремне мәктәп еллары, хәрби хезмәт, институт, аспирантура, укытучылык хезмәте еллары буенча исәплисе түгел, аларны җырлар белән исәплисе. Миңа өч-дүрт яшь. Җәй. Алма, чия бакчасы оҗмах. Умарталар гөж килә. Әти бөтен тәрәзәләрне төбенә кадәр ачкан. Бакчабыз өйгә керәм-керәм дип тора. Әти җырлый:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3