Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 20.

Шрифт
Фон

Иллә дә урысның үзе инде! Мин гомер буе милләтнең чынысын ихтирам иттем. Мондагы лирик геройны да мин күз алдына китерәм. Рус патшасы иксез-чиксез Себерне яулап ала да үзенә ошамаган кешеләрне шунда ук сөргенгә озата, ә тегеләр җае чыкканда качалар, күчеп утырган халык исә аларны ашата, ярдәм итә. Менә бу руслык, урыслык инде.

Ә поезд хәрәкәтен кызулатты, күлне инде узган идек, колак төбендә, рельслар җөен билгеләп, тәгәрмәчләр шаулады: «Тыкы-так, тыкы-так, тыкы-так»

Күлне узгач, җыр да тоныкланды сыман.

Инде бөтен вагон түгел, ә ике-өч кенә «әтчәйәнни» марҗа һәм тәүлек буе, каян алыптыр, гел баш төзәтеп килгән кырык яшьләрдәге бер ир-шахтёр җырлый иде:

Шул мизгелдә мин рус халкының әллә кай сыйфатларын аңлап бетердем кебек. Әйе, бу халык бөек, нәкъ безнең кебек бөек. Бу ике халыкның гасырлар буенча берсен берсе төрткәләшеп яшәвенең сәбәбен мин шунда аңладым кебек.

Шунда мин урыс агайның нинди куәт, нинди акыл, сәясәт белән безнең җирләргә килүе турында уйлап бардым: урыс агай безнең «оҗмах асты җирләренә» («подрайские земли») килә-керә чиркәү салган, сәүдә итәрлек ышанычлы нокталарны билгеләп куйган. XVI гасыр урысы бүгенге XX гасыр урысыннан акыл ягыннан шактый өстен булган. Андый акыл XX гасырның беренче чирегенә кадәр яшәгән әле. Урыс агай икмәк егылып уңа торган төбәкләргә пристань салган. Шунда икмәк складлары салган. Сарык күп асраучы татар халкының иң үзәгенә йон тетү, итек басу фабрикалары салган. «Местная промышленность» акыллы урыс агаеның иң зур казанышы шул булган. Ул, хәзерге кебек, кырык-илле мең кешелек завод салмаган алар «бастовать» итә, начар эшли бит, ул алтмыш-җитмеш кешелек завод, фабрика салган. Икмәк төйи торган пристань янында урыс Щербаков «винокуренный завод» төзегән (Вятка елгасы буенда, Мамадышта), Алабуга, Арчада Стахеевлар, икмәк җыю өчен, амбарлар салганнар. Чиркәү һәм спирт мөселман авылларының уртасына бәгыренә үтеп кергән.

Әнә шулай планлаштыра-уйлый торган урыс хөкүмәте акрынлап Тын океанга килеп чыккан.

Хабаровск вокзалының фронтонында өч уклы сәгать күреп хәйран калдым. Кыскарак булган ике укның берсенә «Московское», икенчесенә «Местное» дип язып куйганнар иде. Боларның «Местное» дигәне иртәнге 8 не, «Московское» дигәне төнге 12 не күрсәтә иде. Алай-й Бүген үк, Амурга барып җитүгә үк, авылга хат язарга кирәк. Бездә элек сөйлиләр иде. Нурислам солдат 1914 елда, сугышка киткәч, беренче хатында болай язган: «Җир читенә» барып җитеп, күн итекләремне салып, яр буена утырып аякларымны суга тыктым. Чолгауларымны үзебезнең кояшка җәеп киптердем».

Амур флотилиясенең базасына мине автобус илтеп куйды. Өч көнгә соңга калган идем, курслар начальнигына рапорт язарга мәҗбүр иттеләр. Хәер, әле укулар башланмаган, Гонконг гриппының беренче тапкыр безнең илгә килеп кергән вакыты 1957 елның октябрь башы иде, медицина кешеләре югалып, каушап калган, безнең курсларга килеп җиткән малайларны Гонконг явызы чүкеп кенә тора икән килгән берсе госпитальдә

Исән йөргән берничә малай белән хәрби формаларны көйләдек, караватлар җайладык, хуҗалык эшләренә йөрдек. Берәр атнадан агарып калган хәлсез малайлар госпитальдән кайттылар, дәресләр башланды. Безнең контингент мондый иде: күпчелек елга техникумын бетергән егетләр, аларга запастагы кече лейтенант дәрәҗәсен биргәннәр, боларның әле винтовка, автомат, казарма күргәннәре юк. Без роталарга, роталар классларга бүленгән. Элек хәрби флот хезмәтен узганнар класс саен (взвод, егерме биш курсант) өч-дүрт кенә. Без командование өчен төп терәк, безнең дәрәҗә зур. Елгачы яшь егетләргә без өстән торып «һи-и, салага» дип кенә дәшәбез, ләкин дус яшибез.

Мин хәзер аңлап бетерә алмыйм, рус дәүләтенең мактанычы, горурлыгы булган флотта да рәт киткән. Бу инде актыгы. Бик кызганыч, безнең дәүләтебез актыгын югалткан флотта да хәзер урлашу, кыйнашу, «дедовщина» башланган. Минем яшьлегемне үтергәннәр хәзер. Минем мактанычымны пычратканнар. Безнең бүтән югалтыр нәрсәбез юктыр да инде.

Хәзерге хәрби флотта хезмәт итеп кайткан улымнан сорыйм:

 Кичләрен кубрикта гитара белән җырлый идегезме?

Ул көлә:

 Һи-и Бигрәк инде син. Кубрикта төнлә икенче тормыш башлана. Кем эссе трубалар арасына пыяла банка белән бал ачытырга куя, өченче елын хезмәт итүче Урта Азия малайлары яшьләрдән аркаларын кашыталар, төнге вахтадан сигарет эзләргә чыгарып җибәрәләр. Тапмыйча кайтып кара ник туганыңа үкенерсең

Боларны тыңлаганда, мин эчке яшьләр белән елыйм. Сез беләсезме, күз яшенең күзгә чыкмый торганы була? Ул яшь йөрәктә. Йөрәктән саркып кан тама аны кеше күрми, үзең генә беләсең. Чыннан да, миңа, демобилизациядән соң утыз еллар үткәч, бер-ике хәрби диңгез базасында булырга туры килде. Җәй иде. Шәһәр тулы хәрбиләр, тротуарларда ак болыт булып ак түбәле мичманкалар (флотта фуражканы шулай атыйлар), бескозыркалар чайпала. Мин шулар арасында йөрим. Ләкин күзгә бер нәрсә ташланмыйча калмый: мичманкаларның ак чехоллары бик үк ак түгел, керле, таплы. Болар бит инде офицерлар, мичманнар. Аларныкы керле булгач, матросларныкы нинди булсын? Безнең замандамы? Керле чехол белән урамда патрульдән тотылып, «увольнительный» кәгазеңә берәр «замечание» алып кайтсаңмы? Алла сакласын! Командир, күзен алартып, бер генә кычкыра иде:

 Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта, вәгъдәсендә тора иде. Хәтерлим: Лиепая хәрби диңгез базасында комендант булып майор Шеин хезмәт итә иде. Ике метрлы урыс. Моның турында легендалар йөри иде. Ул үзе шәһәргә сирәк чыга, бары тик офицерлар тәртип бозганда гына, машинасына утырып, бер төркем патрульләр белән килеп чыга (офицерларны тәртипкә чакыру өчен аерым офицерлардан гына торган патруль группалары була) һәм шәһәрдәге хәрбиләрнең җанын өшетеп күренеп ала иде. Мин аны дүрт ел хезмәт итеп нибары бер генә тапкыр «эш» вакытында күрдем, карчыга борынлы, каратут йөзле, бөркет күзле, ябык гәүдәле бер ир иде урыс булмагандыр ул, йә чегәндер, йә молдавандыр

Гауптвахтага эләгү өчен сәбәпләр бик күп иде безнең «брат»ка: кафега кердеңме беттең; ресторанга кердеңме гауптвахтага әзерлән, унбиш тәүлектән дә ким бирмәячәкләр; чалбар балагыңа «клёш» куеп, аны кырык сантиметрга җиткердеңме (илленче елларда матрослар шулай ике аякка ике юбка кигән сыман йөриләр иде, ә хөкүмәт стандарты 2426 см), патрульләр тотып, лезвие белән синең «клин»еңне кискәләп бетерәләр, ә командир каршы ала:

 Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта.

Майор Шеин турында гауптвахта диварларына әллә нинди догалар, җырлар, афоризмнар язылган, имеш, утырып чыккан малайлар боларны яттан беләләр иде. Миңа гауптвахтаны күрергә туры килмәде, шулай да үземнең дустым, өлкән матрос Колька Филиппов «янгач» командир аның кәгазьләрен миңа тоттырып, аны гауптвахтага озаттырды. Көймәгә утырдык. Лиепая шәһәренә гауптвахтага чыгабыз. Миндә автомат, папка. Кара-каршы утырганбыз. Сөйләшмибез. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез, ә монда ул тоткын, мин конвой. Күңелсез, күңел рәнҗетә торган хәл, төрекчә әйтсәк, вазгыять.

Гауптвахтага аны тапшырганда, бер пачка печенье дә биреп кертмәкче идем кая ул! Ул елларда гауптвахталарны Урта Азиядән килгән малайлардан саклаталар иде эчке эшләр гаскәре кая ул!

 Нэт, нэт, ни палужыны! дип, кара егет «хәрби өтермә» ишеген зыңгырдатып ябып куйды.

 Колька, теге догаларны язып алып кайт! дип, чак әйтә алдым.

Унбиш көн узгач, Колька кайтты. Ябыккан, тартылып калган, күзләре уйчанланган. Авыруларча елмаеп, миңа таушалган бер кәгазь сузды:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3