Дер калтырап утырасың. Тынлык. Менә бервакыт алгы рәтнең икенче кырыеннан мәһабәт гәүдәле берәү чыгып сәхнә алдына баса, котчыккыч чибәрлек, бөеклек, шәплек. Ул сиңа чалбарлар, ул сиңа ялтыравыклы бляха, ул сиңа күзеңнең явын алырлык итеп алтын буяу белән язылган ленталар: «Тихоокеанский флот». Беттем, беттем, мин дә кеше булып залда утырам, «Бас, әйдә, Өммегөлсем»нән башка бер җыр да белмим бит, идриянамайть
Залда чебен булса, аның очканы ишетелер иде. Дирижёр хикмәтле бер хәрәкәт-ым ясады һәм залның тәненә ток йөгерде.
Йа Хода! Кырык-илле таза күкрәк күтәрелеп, таза авыздан залга куәт ташытты без беттек, ноль генә булып калдык.
Мыеклы, мәһабәт матрос исә, беткән көе болар бетсен инде дигәндәй, тагын күкрәген иягенә кадәр күтәрде.
Өч рәт таза күкрәк, залдагы бөтен һава запасын бәреп чыгарырга әзерләнгәндәй, гәүдәләрен бераз гына өскә күтәрделәр һәм крейсер-линкор куәте белән җырны күтәреп алдылар, ул арада хор артында ефәк полотнода бөек юлбашчы портреты җилферди башлады.
Җыр тәмамлангач, акылдан шашып биш минутлар чамасы кул чаптык. Хәтерлим: 1952 ел иде. Зал тынгач, тимер тавышлы фырт егет, уң кулының баш бармагын каеш астына кыстырып, хәрби конферансьеларга гына хас тавыш белән залны ярды:
«Амурские волны». Солист старшина второй статьи Тарас Стояновский
Залда тагын тынлык урнашты. Хәрбиләр залын сезнең күргәнегез бармы? Ул үзе бер дөнья. Анда җиде-сигез йөз солдат-матрос була һәм алдагы ике-өч рәттә хатыннары белән бергә әллә кем булып офицерлар утыра. Офицер да кеше бит: бүген ул сине көне буе тунады, сүкте, тәрбияләде, син аны бүген көне буе каргадың, бөтен әшәке сүзләрне аның исеменә койдың, ә менә кичен ул үзенең «дама»сын култыклап клубка килде, кеше төсле аңа буфеттан мороженое алып бирде. Ленинград яки Мәскәү училищесында, яки Хәрби академиядә укыганда, увольнениегә чыккач, очраклы рәвештә танышканнан соң хатыны булган җиде класс белемле официантка, буфетчица исә панбәрхет күлмәген киеп, битенә дөнья рәхәтлеген чыгарып, алгы рәттә утыра, аның артында егерме-егерме ике рәт солдат-матрос массасы, аның ире шуларга башлык Һи-и-и, наданнар, мужиклар. Менә без кем
Юк-юк, болай читкә китәргә ярамый, җыр тыңлыйк.
Старшина Стояновскийны тыңлыйк. Күкрәк тавышы, Ерак Көнчыгыш тавышы, Кытай чикләре, чиксез океан, туйгысыз рус дәүләтенең гел еракка Новгород, Ярославль, Рязань, Псковтан көнчыгышка ыргылган тарихи тавышы. Зал тагын гипнозлы. Украина малае исә үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә, акрын башлый.
Мин күзләремне йомам. Очасы, биш-ун минут очып, шул гүзәл Амурга барып төшәсе, шул хикмәтле тайганы барып күрәсе килә. Шунда барып, ерак чикләрне, Бөек океанны күрәсе иде. Балтика нәрсә ул? Иптәш Сталин әнә әйткән бит адмирал Кузнецовка:
Балтика ул нәрсә? Ул бака күле, дигән (юлбашчы Ленинградны, Кронштадтны яратмый иде).
Моряклар көләләр иде. Аның исемен әйтмичә генә. Имеш, болай: БФ (Балтийский флот) бывший флот; ЧФ (Черноморский флот) чей-ничей флот; ТФ (Тихоокеанский флот) тоже флот; СФ (Северный флот) современный флот
Сталин шыксыз Кола ярыматавында Североморск дигән хәрби порт салдырды. Үзе яратмаган Англиягә каршы бер эш эшләдем дип шатланды ул.
Һәм менә мин үз теләгем белән, хыялым чакыруы буенча Амурга барам. Хәрбиләрнең туган йорты өченче вагонда. Дөрес, миңа, запастагы офицер буларак, Свердловск вокзалында «купейный» бирергә тиешләр иде, кассир хатын минем «воинское требование» дигән кәгазьне күреп бу турыда кисәткән һәм унике сәгать көтсәм, шундый поезд булачагын, миңа «купе» бирәчәген дә әйткән иде, әмма мине Амур тартты, ашыктым. Ахырдан бераз үкенмәдем түгел, хәрбиләр йөри торган гомуми вагон ул тәртибе буенча әллә кем була алмый (ләкин һич тә хәзерге кебек сугыш, заложниклар алу, көчләү, урлашу дигән нәрсә юк), анда тәмәке тарталар, чәкәштереп, шау итеп эчәләр, теләгәнчә җырлыйлар без шулай Хабаровск шәһәренә кадәр алты тәүлек бардык. Хәтерлим: күршедә генә солдатлар бара, арадан берсе баянист, һәр кичне ашап-эчеп алгач, вагонның икенче бер торыгыннан җиткән бер кызны чегән кызын чакырып алалар да баянга җырлаталар иде. Яшь солдатлар моны рәхәтләнеп тыңлыйлар, мине исә, ике тапкыр тыңлагач, бу җыр туйдырды. Чибәр мут чегән кызының куе калын кашлары, дымлы иреннәре, чакырулы күзләре һәм Бессарабия-Маҗарстан киңлекләрендәге йөзем куаклары арасында акрын искән исерткеч җил кебек мәгънәле, серле тавышы минем әле дә күз алдымда, колагымда. Ул җыр ниндидер бер чегәннең, авылдан узып барганда, бер кызга гашыйк булуы һәм шул авылда тимерче булып калуы турында иде.
«Ехал цыган» дип теге сихерле тавыш башлануга, бөтен вагон халкы безнең «плацкарт» бүлмәсенә ишелеп өелә һәм җырның соңгы сүзләренә кадәр тын да алмыйча тыңлый иде. Ә теге кыз җырны тавышына серлелек, акрынлык биреп тәмамлый:
Һәр кичне шулай, ә теге чал Амур һаман юк әле.
Инде без, плацкарттагы кешеләр, беребездән беребез бик нык туйдык. Инде без, вагондагы кешеләр, бер-беребездән шактый туйдык. Инде без, поезддагы кешеләр, станция саен су, ипи, сөт алырга чыгып очраша-очраша бер-беребездән «пачти» туйдык.
Ә Амур, чал Амур, һаман юк әле.
Минем күңелемдә шигърият үлә башлады. Ә бу хәл, мин үземне беләм, бик хәтәр симптом. Мин шигърият булса гына яши алам, ачмы мин, ялангачмы, ләкин тормышның шәфкатьле бер юаткычы булырга тиеш
Вагон тәрәзәсеннән күренгән нәрсә гел сопкалар. Мин өске шүрлектә ятып, гел шуларга карап барам. Шыксыз да, моңлы да. Россия дәүләте никадәр еракка омтылган. Поездсыз, паровозсыз. Гаҗәпкә калырсың. Менә кемдер хәбәр салды: ярты сәгатьтән Байкал! Баянлы солдатны өстән төшерделәр:
Давай, җырлыйбыз!
Урыс нишләсен инде ул? Үзенең мәшһүр өч җырын җырламаса, ул кеше дә була алмый: «Стенька Разин», «Славное море, священный Байкал» һәм «По диким степям Забайкалья» Шуны белмәгән, шул җырларны яратмаган урыс алдан ук әйтеп куйыйм чын урыс түгел. Аны белмәгәне, яратмаганы синтетик урыс. Вагонда исә (ул елларда әле синтетика юк иде кебек) урысларның чынысы җыелган иде. Баянчы солдат та йокысыннан солдатча айныды һәм аккорд та алды.
Ул арада өлкәннәрдән берәү вәсвәсә ташлады:
Менә илле бишенче елга кадәр моннан узганда поезд акрыная иде, әнә карагыз әле, теге кыя башында граниттан уелып эшләнгән иптәш Сталин һәйкәле бар иде, аны бер политический гаепле скульптор ун ел буе эшләгән, илле сигезенче статья, шуны эшләгәч, өенә кайтарырлар дип ышанган ул. Менә мин моннан алтынчы тапкыр узам инде, элек ул һәйкәлне төнлә прожекторлар яктырта, поезд акрыная, бөтен кеше йокысыннан тора, проводниклар шым кала, купеларда йоклап ятучы юкмы дип тикшереп йөриләр, ә кәкже, аларның да яшисе килә Поезд бик акрын уза иде. Менә хәзер аскы юл салганнар диләр, без каян узарбыз
Без аскы юлдан уздык, яктыда уздык. Байкал суы шпаллардан өч-дүрт метр ераклыкта иде, өскә, кыяларга карап, борыннарны тәрәзәгә терәдек, «халыклар атасы»ның һәйкәле, әлбәттә, юк иде. Иллә дә инде солдатлар бөтен бугазга ярдылар:
Ә мин, авыл баласы, бу якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Ниләр бар иде әле, без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп-тоеп үстек. Ә аңа, баксаң, Казаннан чыгып, алты-җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән.
дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә ачы балны бер җамаяк түнкәреп куйгач. Ә монысы?
Бичара, бәхет эзләп килеп тә, бәхет таба алмаган татар егете авазы инде бу. Бер дә шиксез, шулай инде бу, шулай бу
Мәшһүр Байкал күле буеннан салмак чыгып барганда, күзләренә тарихи-шашкын караш чыгарып, күкрәк тавышы белән чын күңелдән бөтен вагон җырлый иде: