Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 21.

Шрифт
Фон

 Чак алып чыктым, роба (матросларның көндәлек эш киеме) кесәләрен әйләндерә-әйләндерә тентеделәр теге чучмеклар, диде.

Урыс шулай инде, үз милләтеннән булмаган ватандашларын чучмек, чаплашка, чукча, надсмен (монысын Сталин кертте нацмен национальное меньшинство) дип кенә сөйләшә. Нихәл итәсең, Колька да үз халкының малае бит, нишләсен инде ул?

Мин ашыга-ашыга гауптвахта фольклорын укыйм. Арадан берсе дога менә мондый: «О, святая мать демобилизация! Избавь меня от стирки тельняшки, от драйки медяшки: от Шеина беса (комендант. М. М.), от шашуринского (Шашурин капитан, гауптвахтаның хуҗалык мөдире. М. М.) хлеба малого веса, от общего блага, от строевого шага, от химика вонючего, от боцмана шипучего, от лейтенантского воя, от колокола громкого боя (корабльдә зур тревога булганда кагалар. М. М.), от работ физических, от занятий политических, да преврати ж ты, Господи, море Балтийское в пивную бочку. Аминь!» «Во флоте от сна никто не помер». «Аврал равномерное распределение грязи» һ. б.

Бу фольклорда яшьлек наянлыгы да, каты дисциплинага бөгелергә теләмәү дә, протест та бар, әмма явызлык юк иде.

Әнә шуларны сагынып, мин үз теләгем белән яңадан шул дөньяга кайттым, ләкин инде бераз картаеп, искереп.

Ерак Көнчыгышның кырыс октябрь иртәсендә тельняшкадан гына зарядкага чыгабыз да нәкъ өч чакрым йөгерәбез. Аннан унбиш минут зарядка ясыйбыз. Аннан иртәнге аш. Аннан шинель төймәләрен, кокардаларны, ботинкаларны ялтыратып стройга басабыз да, рота-рота булып, урам гөрселдәтеп, «учебный корпус»ка барабыз. Аның ишегалдындагы плацка тыгыз строй булып мең кара шинель, алтынлы ике мең погон! басабыз. Строевая часть начальнигы өченче ранг капитаны плац уртасында тора. Барыбыз да тезелеп беткәч, ул тынын эчкә алып, күкрәген бераз күтәрә төшеп, башын артка ташлап кычкыра:

 Слушай мою команду!

Еракта башлары кызгылт-алтын нурларга күмелгән сопкалар күренә. Япония якларыннандыр инде кояш күтәрелә. Сопкаларга бәрелгән тавыш Кытайга таба тәгәри:

 анду-анду-нду-ду!

 Р-р-равняйсь!

Сопкалар монысын да тотып ала. Иртәнге коры салкын һавада сызгыру ишетелә:

 яйсь-яйсь-яйсь!

 Нале-е-е

 е-е-е!

Строевая часть начальнигының күкрәге тагын күтәрелә, башы тагы да арткарак ташлана:

 Һо!

Монысы, сопкалар арасыннан тәгәри-тәгәри, Кытайга гына түгел, Кореяга ук китте бугай.

Ул арада уку корпусының ишегеннән курслар начальнигы беренче ранг капитаны күренде юан, таза, кызыл битле, саллы атлап, безгә таба килә башлады. Строевая часть начальнигы йөгеренде:

 С-слуш-шай мой-ю к-команду! Р-равняйсь! Һир-ра! Р-равнение на середину! диде дә, кулын чигәсенә куеп, чалт-чолт атлап, начальникның каршысына ашыкты.

Йа Хода, мәһабәтлек, тәртип, рәтлелек!

Тегенең каршына ике метр ара калдырып килеп басты да ата-баба тавышы, авыр тарихыбыз, канлы сугышларда ятып калган газиз туганнар тавышы белән рапорт (флотта рапо`рт) бирде:

 Товарищ капитан первого ранга! Курсанты вверенного вам училища в количестве десяти рот для учебных занятий построены. Докладывает начальник строевой части капитан третьего ранга Самойлов.

Мең кешелек кара, чем-кара стройның тыны кысылды. Курслар начальнигы кулын чигәсеннән алмаган көе ялт итеп безгә каршы борылды һәм иртәнге һаваны карлыккан тавышы белән тутырды:

 Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бер-ике секунд кара стена тын тора. Шуннан шуннан

Мең яшь, таза күкрәк коры, салкын кызгылт күк йөзенә нәгърәләр ора:

 Здравия желаем, товарищ капитан первого ранга!

Сопкалар үкерә, әйтерсең салкын ялангач күкрәкләре белән бер-берсенә бәргәләшәләр. Ләкин начальник риза түгел: әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр, төрлесе төрле вакытта, төрлечә кычкыра. Начальник риза түгел.

 Плохо отвечаете! дип кычкыра ул карлыккан тавышы белән. Монда инде безгә, хәрби хезмәт узган кешеләргә, эш бар. Монда «флотский» юмор эшкә җигелә. Монысында без генә картлар гына кычкырабыз:

 Служим по первому году!

Шеренга буйлап тупас ирләр көлүе тәгәри:

 Го-го-го

Курслар начальнигы да елмайган сыман итә, әмма строевая часть начальнигы кырыс. Беренче ранг капитаны тагын авызын ачты:

 Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бу юлы инде ничек исәнләшәсен беләләр.

Нибары алты тапкыр «һау-һау» киләсе вәссәлам!

Һәм строй нәкъ шулай җавап бирә дә.

 Здра жам таш кан пер раңңа!

Монысын сопкалар аеруча зур канәгатьлек белән эләктереп алды, Амур буйлары зыңгылдап торды. Начальник шат.

 Хорошо отвечаете!

 Ыслуым сому сузу! (Служим Советскому Союзу!) Аннан «вольно» һәм классларга таралу. Анда радиоаппаратура өйрәнү, иң кызыгы флажной семафор. Флажокның авыр киндере җилфердәп битеңә рәхәтлек бирә. Без, БЧ-4 егетләре (боевая часть-четыре, димәк, флот элемтәчеләре), флажок белән сөйләшергә өйрәнәбез, дөресрәге, элек «действительный»да өйрәнгәнебезне тагы да шомартабыз. Онытылган, каһәр. Тапшыруы җиңел, кабул итүе, укуы авыр. Нәкъ беренче класс баласы кебек укыйсың. Инструктор, главстаршина флажок уйната.

 Ко-ман-дир-у подать к-ка-тер к правому б-ор-ту Пр-о-шу отгрузить д-ля хоз-яй-ства Кр-ас-нова сто кг др-ож-жей тчк так же пятьдесят кг га-ле-тов тчк.

 Сез нәрсә, башлангыч класстагы малай кебек укыйсыз, дип, инструктор безгә рәнҗи, аннан коточкыч тизлек белән язып күрсәтә: Менә Кара диңгез флоты почеркы белән тапшырганны укып карагыз, ди.

Без телсез калабыз: инструктор ике флажогын маңгай өстенәрәк күтәрде дә, шөпшә куган шикелле, пыр туздырып җилфердәтеп алды. Без, әлбәттә, берни дә аңламадык.

 Менә мин, иптәш офицерлар, утыз секунд эчендә нәрсә тапшырдым: «Всему рядовому составу форма номер два (бескозырка, форменка, чалбар дигән сүз. М. М.), увольнение на берег с восемнадцати ноль-ноль».

Беркөнне безне, автобусларга төяп, сопкалар арасына алып киттеләр. Барганда, бер-ике совхоз аркылы уздык, шыксыз гына йортлар, шыксыз гына мамыксыз урамнар иде.

 Менә монда переселенецлар, диде рота командиры, бер шыксыз посёлокны күрсәтеп. Аннан безгә таба борылып әйтте (Татарстаннан без өч егет, өчебез өч флоттан Лерон Атнагулов, Буа комсомолының беренче секретаре Наил Зарипов һәм мин): между прочим, диде, монда сезнең якташлар байтак.

Шулай диде дә мине иртәнге кызгылт сопкалар матурлыгыннан мәхрүм итте. Тирга баргач та, үз гомеремдә беренче тапкыр станковый пулемёттан ут чәчеп карау, ПМ пистолетыннан (пистолет Макарова) атып, мишеньнең үзәгенә тидерү шатлыгыннан да мәхрүм итте. Чөнки мине авыр еллар истәлеге басты. Басты, бетерде мине бу истәлек, җилкәне куырып, әллә кем булып алтын погоннар, ак кашнелар тагып-чорнап, борын күтәреп йөргән мин кинәт кенә суга төшкән тавык булдым да калдым. Истәлек болай

1948 елның яз ахыры. Халык ач, халык фәкыйрь. Сугыш бетте, инде көтәсе нәрсә юк кайтасы кеше кайтты, кайтмаганына инде өмет калмады. Апрель аенда кайбер гаиләләр өй астындагы утырту өчен сакланган орлык бәрәңгесен ашап бетерделәр. Димәк, быел бәрәңге утыртып булмый. Ачлык рәхимсез рәвештә, өметсезлек белән фәкыйрь авылга китереп бәрде. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә, иптәш генералиссимус, иптәш корифей, иптәш «халыклар атасы»? Нинди киңәш бирәсең Син? (Халыклар атасына зурлап «сез» дип дәшәргә ярамый иде, чөнки рядовой мәктәп укытучысына да, райком инструкторына да «сез» дип дәшәсең, даһины алар белән тиңләп булмый бит инде!)

Өметсез шайтан, диләр.

Менә бервакыт авылга «оргнабор» дигән оешмадан вәкил килде. Бер метрлы кәгазьгә зәңгәр буяу белән татарча басылган мөрәҗәгатьне клуб чоланына да, колхоз идарәсе тирәсендәге койма-капкаларга кнопка белән беркетеп йөрде. Халык шул кәгазь тирәсенә ябырылды. Ә анда болай язылган иде: «Ерак Көнчыгышта Амур буенда колхозлар, совхозлар төзелә. Язылып китәргә теләүчеләр өчен түбәндәге льготалар бирелә:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3