Мин курсларга килгәндә, остазым үлгән иде инде. Шунда теге «авыллык» акылым миңа болай сөйләде. Беренчедән, син ахмак, мокыт. Икенчедән, син мәгънәсез, идиот. Имтиханыңны бирә алмасаң соң? Аны бирергә тагын кереп булмыймыни? Бу кеше сиңа бер имтиханлык кынамыни? Бәлки әле, менә дигән итеп биреп чыккан булыр идең, остазың белән бер сөйләшеп утырсаң!
Өченчедән, заманасы бик иркен иде бит: 19561958 елларда теләгән вакытыңда Казанның теләгән ресторанына кереп утырырга, борын башына биш-алты тәңкәгә ашап-эчеп утырырга була иде. Әле 1964 еллар тирәсендә дә банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. Синең, ахмак заочникның кесәсендә бит йөз сумлап акча бар иде ул вакытта.
Дүртенчедән, остазың белән очрашкач, шунда Кольцодагы гастрономнан өч сум да фәлән тиенгә бер коньяк (бераздан аның бәясен бик нык күтәрделәр, ул дүрт сум да унике тиенгә менде), бик яхшы папирос алып, ул чорда иң яхшысы «Герцеговина Флор» иде остазыңның портфеленә салырга мөмкин иде. Һәм әйтергә мөмкин иде:
Хәлим ага, мин сезне шулкадәр сагындым, шулкадәр сөйләшеп утырасым килә, ләкин минем иртәгә имтихан, шуннан котылгач, сезнең янга килим, ә?
Бишенчедән, син тагын бер кат ахмак.
Аек акылым миңа әнә шундый лекция укыды. Тукай ничек ди?
X
Хәзер рус теле, татар теле мәсьәләләре төрле җыелышларда, матбугатта еш күтәрелә. Бәхәсләр бара. Бәхәс барганда, хаталар китүе дә бик табигый. Ул хаталарның берсе безгә урыс теле нәрсәгә, төрек телен белү кирәгрәк
Без рус чолганышында яшибез. Йөз тапкыр мөстәкыйльлек алсак та, без моннан беркая да китә алмыйбыз. Дүрт ягыңда да рус кешесе булгач, аның белән сәүдә итешмичә, алыш-биреш итмичә, гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә казанышларны уртаклашмыйча яшәү мөмкин түгел. Әнә шул мәйданда үзеңне паритет тигез хокуклы итеп тоту өчен кирәкле шартларның берсе рус телен рус кешесенең үзе дәрәҗәсендә белү фарыз. Хәлим ага кебек бераз гына алардан артыграк та белсәң тагы да яхшы. Рус кешесе үзеннән аз гына өстен сыйфаты булган кешене ихтирам итә. Түбәнне юк.
Троицк, «Галия» мәдрәсәләрен тәмамлаган кеше буларак, Хәлим ага, һичшиксез, гарәп, төрек телләрен камил белә, дәреслек-хрестоматияләр авторы буларак, татар телен дә бөтен нечкәлекләре белән белә, ә инде рус теленә килгәндә ул аның профессоры иде. Татарның чын зыялысы элек әнә шундый булган: ул иң элек татар, рус телләрен мөкәммәл белгән. Аннан инде гарәп белән гарәпчә, төрек белән төрекчә сөйләшкән. Ф. Кәрими, Һ. Атласи, С. Максуди, Г. Баязитов, Һ. Максуди, С. Сүнчәләй кебекләре француз, немец, инглиз телләрен дә яхшы белгәннәр. Европа илләрендә приискларына машиналар сатып алырга барган Шакир Рәмиев үзенә иптәш, тәрҗемәче итеп Ф. Кәримине алган, һәм алар Европаның теләсә кайсы илендә иркенләп сөйләшеп йөргәннәр. С. Максуди, II Дәүләт Думасының утырышында чит ил делегацияләрен аларның үз телләрендә тәбрикләп, татарның данын күтәрә. Г. Баязитов үзенең хезмәтләрендә Европа телләрендәге чыганакларга таяна. С. Сүнчәләй татар шагыйре русча да шигырьләр яза («Мусульманская газета»да), немец телен камил рәвештә белә, Һ. Һейненың «Әлмансур»ын немецчадан татарчага тәрҗемә итә. Һ. Атласи татар телендә тарих язган галим рус, гарәп, төрек, немец телләрен белә
Остаз Хәлим Искәндәревнең педагогик системасының нигезендә исә татар баласының русның үзе кадәр, мөмкин булганда үзеннән дә уздырыбрак рус телен белү кирәклеге турындагы фикер ята иде. Мәгълүм ки, ул елларда төрек, гарәп телләре мәсьәләсен күтәрә алмый иде ул.
Ул гаҗәеп үзенчәлекле, кырыс, каты өрәкле (дәрестә ул кисәтү ясаганда, студентларның битләре агарып кала иде), шул ук вакытта йомшак күңелле (әдәбият дәресләрендә күзеннән яшь чыгып, тәрәзә янына басып бераз тын тора иде), таләпчән кеше иде. Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү Остаз, рус теле дәресләрендә бүленеп, еш кына Тукай шигырьләреннән өзекләр китерә иде. Мин дә аңа багышланган язмамны Тукай сүзләре белән тәмамлыйм, чөнки ул сүзләрдә Хәлим аганың бөтен гомере биш-алты сүз белән әйтеп бирелгән:
Узган гомер калган хәтер
ДәрдемәндАгарды чәч,Куарды баш,Сары юллар сызылды.Өмидләр, кемӨмидләр, кемДәригъ, бер-бер өзелде!..
Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр күпчелек. Мин исәрләрнең иң алдынгы сафында. Хәзер мин моны исбат итәргә тырышачакмын
1957 елның көзе. Мин буйдак бер егет. Тормыш көйләнмәгән. Туган авылымнан ун чакрым ераклыктагы урта мәктәптә эшлим, берүземә бер йорт, ә тегендә авылда карт әни ялгыз. Мин ике йортны карыйм, гел юлда. Гел велосипед белән. Яңгыр явып киттеме юл бетте. Урман полосалары буйлап ун чакрымны утызга әйләндереп, лабиринт буйлап йөргән кебек, әни янына кайтам. Авылга керергә бер-ике чакрым кала велосипедны барыбер күтәрәсе, бу котылгысыз. Бу машина асфальт өчен, һич тә безнең бәхетсез Казан арты юллары өчен түгел.
Тормышның әнә шундый җайсыз-уңайсыз бер көнендә мине военкоматка чакырдылар. Шатланып куйдым. Яшьлегемә кире кайттым. Бәхетем ташыган көе военкоматка чаптым. Өченче частька (запастагы офицерлар бүлеге) кереп, юләрләрчә елмаеп, кепка кырыена уң кулымны күтәреп шәрран ярдым:
Младший лейтенант запаса по вашему вызову прибыл!
И мин тиле дә инде
Переподготовкага чакыралар икән, өч айга.
Диңгезче офицерлар безнең районда запаста өч кенә кеше, яшегез буенча сез туры киләсез, диде өлкән лейтенант. Ләкин менә бер уңайсыз ягы килеп чыкты: сез бит заочник икән. Сезне җибәреп булмый, менә шул кәгазьгә кулыгызны куегыз, что заочно укыйм дип. Без инде икенче кешегә тукталдык
Юк, юк, барам мин, барам! дип кычкырганымны аңышмый да калдым. Барам! Укуга зыян китермим! Барам!
Бик еракка бит, диде өлкән лейтенант. Әниегез дә ялгыз икән. Амур флотилиясенә бит. Хабаровск шәһәре янында.
Амур! Амур! Яшьлек хыялым!
Мин инде повесткага кул куеп, юл документлары алып ята идем. Әни түзәр әле, ә мәктәп, андагы эшләр, атнасына егерме сигез сәгатьлек нагрузка ник чукынып китмиләр шунда!
Амур
Без, Балтикада хезмәт иткәндә, күңелләребезне төшермәс өчен, политуправление әдәбият-сәнгатьне бик нык эшкә җигә иде. Ул без караган концертлар, спектакльләр! Ул без очрашкан артистлар, геройлар, циркачлар, спорт кешеләре
Хәзер, 1988 елда, улым Төньяк хәрби флотында өч ел хезмәт итеп кайткач сорашам. Сездә дә шулай булдымы, дим. Өч ел буена аларга бер генә тапкыр да концерт күрсәтмәгәннәр, бер генә тапкыр да театрга алып бармаганнар. Юк, безнең заманда безне тәрбияләүче өлкән офицерлар акыллырак иде
Безгә ул елларда кунак булып ике-өч тапкыр Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле килде. Дөньяда күп хорлар тыңладым, ләкин Тын океан флотының хоры кадәр бер генә хор да мин юләргә шулай көчле тәэсир итә алмады.
Кеше үз җирен, үз Ватанын, кешеләрне сөюе белән бәхетле. Җырлары белән бәхетле. Мин, биографиям буенча бик бәхетсез булсам да, рухым белән гомергә бәхетле булдым. Йә инде, шундый халәттә булып карагыз әле.
Сәхнәдә өч рәт булып тезелгән матрослар хоры. Беренче рәттән соңгылары бер башка биек, өченче рәт, күрәсең, урындыкларга баскан. Өч рәт таза бит, җитди йөз, ирләр чырае. Ак чехол киерткән бескозыркалар, үтүкләнгән гюйслар, кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән кара чалбарлар. Ленталарның бер очы алда җилкә аркылы күкрәктә. Таза, киң күкрәк-җилкә. Сиңа арты белән баскан дирижёр бераз гына кыланчык хәрәкәтле офицер.
Беренче рәтнең иң кырындагы мәһабәт гәүдәле матрос алга чыга да, тәнеңнән каз ите бәрдереп крейсер-линкор тавышы белән әйтә:
Выступает ордена Боевого Красного Знамени ансамбль песни и пляски Краснознаменного Тихоокеанского флота «Песня о Родине». Солист матрос Остап Соловьяненко.