Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 15.

Шрифт
Фон

 Ә? Ә?

 Әйе, беренче секретарь иде.

 Фамилиясе?

 Александров.

 Симон Александрович?

 Әйе. Сез аны беләсезмени?

Һәм мин 1947 ел апреленең шыксыз, ач көннәрен, буш калган рус теле дәресләрен сөйли башладым. Укытучы ханым исә тиз генә урыныннан торды.

 Гафу итәсез, мин сезгә бер сюрприз ясыйм, дип чыгып китте.

Мин һаман әле теге фоторәсемне карап, дулкынланып утырам, берничә минуттан ишек янында ыгы-зыгы булып алды, ир кеше тавышы ишетелде, һәм бүлмәгә өйдә кия торган йомшак киемнәргә уралган таза гәүдәле бер карт керде.

 Саумысыз, мин Александров булам, дип, йомшак, зур кулын бирде. Без, диде, кызым белән бер подъездда яшибез. Әнисе үлгәч, менә шулай обмен ясап, кызны үземә якынрак китердем.

Өстәлгә рюмкалар килде, Таня (укытучы ханымның исеме шулай иде) зур нәзакәт белән өстәл уртасына графинлы болгар коньягы «Плиски»ны китереп куйды. Мин, авыл малае, Симон агайга теге күн пальто, аның туклыгы турында сөйләп ташладым. Ә ул көлде:

 Ул пальтоны мин эвакуация белән кайткан ленинградлылардан онга алыштырып алган идем, диде.

Берәр сәгать сөйләшеп утырдык, әмма педучилищеда 1947 ел җәендә булган фаҗига турында мин сорау бирә алмадым. Райкомның беренче секретаре буларак коткара алган булыр идеме ул кешеләрне, әллә юкмы? Юктыр дип уйладым, чөнки НКВД-ОГПУ органнары партия райкомнарыннан өстен торалар иде. Юктыр дип уйлыйм, чөнки Иосиф Сталин үзе баш НКВДчы иде, партия бөтенләе белән әнә шул баш НКВДчыга буйсындырылган иде.

Әйе, 1947 елның шыксыз апреле. Көннәрнең берендә Арчаның кунакханәсе янында рюмкалап сата торган киоск ачтылар. Якында гына сыра эчә торган урын һәм зур, алама такта бәдрәф тә бар иде. Ничектер малайлар шул тирәдә бер көнне Хәлим аганы күргәннәр. Шактый мәлҗерәгән, ди. Бу хәбәрне без бик авыр кабул иттек. Ләкин мондый хәбәрне бервакыт көн саен диярлек ишетә башладык. Тагын яңа хәбәр: имеш, Мәгариф министрлыгыннан инспектор килгән, Арча педучилищесында рус теле укыту эшенең торышын тикшерәчәк икән. Рус теле укытуның айдан бирле бер дә рәте калмаган иде инде. Хәбәр дөрес булып чыкты: өченче дәрес рус әдәбияты дәресе иде, звонок булганчы ук, класска ридикюль тоткан, безгә таныш булмаган бер апа керде дә арткы урынга барып урнашты. Без шым калдык. Менә звонок булды, ишек ачылды, аннан кулына класс журналы тоткан кадерле остазыбыз күренде, дөмбердәшеп басуыбызга матур баритон басы белән әйтте:

 Садитесь, ребятки

Утырдык, китап-дәфтәрләрне ачкаладык. Хәзер ниләр булыр? Артка борылып карадык, кырыс чырайлы теге апа да, кара ялтыравыклы ридикюленнән дәфтәр чыгарып, нидер яза башлады. Хәзер дәрес башланырга тиеш. Тиеш

Ләкин ул башланмады.

Остаз калтыранган куллары белән класс журналына исемлек буенча озаклап нидер билгели иде. Һәр фамилия каршына каләм очы белән тукталып, каләмен калтырата һәм нидер яза иде. Һәр фамилия саен бер үк сүзләр:

 Так. Так. Так. Ладно.

 Так. Миннебаев. Так. Порядок.

 Так. Так. Сабирзянова. Ага Ага

Шулай ярты сәгатьләр. Туктагыз, бу ни бу? Остазга ни булган? Пышылдашып алабыз. Йа Хода! Хәлим Фәттахович Хәлим ага ләх исерек иде. Әйе, ул ләх исерек һәм томан эчендә, бөтенләй икенче дөньяда яшәп утыра иде. Безнең йөрәкләребез кысылды, тыннарыбыз бетте. Бераздан тагын бернәрсә ачыкланды: Хәлим Фәттахович дәрескә кереп утырган инспекторны бөтенләй күрми икән. Тегесе дә хыянәтче! Әдәпсез. Педагогик этиканы белми, этиканы ул Сталин кансызлыгы белән алыштырган. Әдәпле булса, дәрес башланырга, һич югы, ун минут кала ул әйтергә тиеш иде:

 Хәлим Фәттахович, сезнең 3 нче А курсындагы әдәбият дәресенә керим әле.

Ә бу әйтмәгән. Ә тегесе белми. Менә дәрес бетәр вакыт җитеп килә (Нурулла исемле егеттә сәгать бар), укытучыбыз исә һаман әле «так, так» дип каләме белән төрткәләп утыра, безгә күтәрелеп карамый.

Бу ситуациядә иң кабахәт хәлдә кем? Остазыбызмы, инспектор хатынмы? Юк, юк Монда иң зур җинаятьне без эшлибез. Ничекме? Менә болай: юньле, тәрбияле, әдәпле булсак, без аның өстәленә кош теледәй бер кәгазь җибәрер идек: «X. Ф! На уроке в задних рядах сидит инспектор». Бу язу бөтен хәлне үзгәртер иде.

Әмма без аны эшләмәдек, остазыбыз янды. Звонок булды. Ул чыгып китте, аның артыннан инспектор да.

Үзебезнең кыюсызлыгыбыздан, остазыбызны коткара алмавыбыздан бер-беребезнең йөзенә карарга оялышып, тәнәфескә чыктык.

Укытучыбыз тагын бер көн күренмәде. Рус әдәбияты буенча программадан шактый артта калдык. Монысына алай тирәннән кайгыручы бик үк сизелми иде, әмма без белә идек: чыгарышның биш процентына югары уку йортларына керергә рөхсәт ителә иде. Һәм шыпырт кына без Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, мин бу турыда хыялланып та йөри идек.

Шулай да остазыбыз берничә көннән тагын күренде, кәефсез генә дәресләр үткәрде, күп вакыт безгә карамыйча гына, ниндидер бер билгесез чырай белән сөйли иде. Ул арада Арча урамнары кипте, сыра, аракы киосклары янында ат җиккән авыл агайлары күренә башлады. Ә бер көнне кичкә таба безнең класс малайлары шул тирәдән узганда, аларны кемдер чакырып алган (күрәсең, педучилище студентлары икәнен чамалап алгандыр) һәм әйткән:

 Менә бу абзыйны өенә алып кайтыгыз, кеше арасында хур булмасын, дигән. Карасалар, чебен сырган бәдрәф тактасына ябышып калган, аумаска тырышып азапланучы кеше безнең остазыбыз икән. Аны, ике яктан култыклап, училище ишегалдындагы фатирына алып кайтып салганнар.

Шуннан соң ул инде дәрескә бөтенләй кермәде. Училищеда бер ямь калмады. Рухсыз гына дәүләт имтиханнарын бирдек. Тарих укытучысы ВКП(б) тарихының «Кыскача курсы» буенча дәүләт имтиханын биргәндә, мине эт итеп сүкте, чөнки «Профсоюзлар турындагы дискуссия» дигән сорау иде берсе белмәдем. Шулай да имтихан вакытында студентларны сүгәргә ярамаганын белә идем, аңа рәнҗедем. «Өч»ле куйдылар. Ул кешене (Бикчәнтәев Дәүләтша Гәрәйшәевич), гомумән, берәү дә яратмый иде. Күңел сизә бит: кырык елдан соң гына мәгълүм булды 19371938 елларда НКВД-ОГПУда следователь булып эшләгән һәм бик күп татар зыялысының канын коярга документ эшләгән кеше булган икән ул. Димәк, «учредилкачы», «халык дошманы» Г. Ибраһимовның дусты, КУТВда «халык дошманы» Галимҗан Нигъмәтине укыткан, мәдрәсә җимеше, мулла малае Хәлим Искәндәрев белән бер коллективта эшләгәннәр болар. Бүре һәм сарык бер абзарда. Кәҗә һәм кәбестә бер бакчада. Питон белән куян бер читлектә

Рус теленнән имтиханны бөтенләй башка кешеләр алды. Тагын бер-ике имтиханнан соң эш бетеп, бөтенләй бушап калдык. Соңгы имтиханны бирергә ике көн кала ашханә эшләмәде, карточкаларыбызга тиешле ипине бирмәделәр. Котчыккыч ачлыктан унлап малай караватларга егылдык. Тәүлек буе яттык. Өметсезлеккә бирелдек. Нишләргә? Ишегалдына чыгып кергән бер иптәшебез сөйли:

 Завскладом Дәүли абыйны күрдем, аның складында тары ярмасы бар икән, ди.

Дәүли абый аңа болай дигән:

 Егетләр, тәпиегезне сузасыз бит, нәрсә карап торасыз, гариза язып, директор янына керегез, бирсен җан башына ике-өч кило тары ярмасы

Һәм без ачлар дөньясы күтәрелдек. Киттек директорга. Иң алдан озын буйлы, сыек гәүдәле Яхъя Халитов бара, мин аны бервакыт «1947 елның диаграммасы» дип атаган идем, чөнки сугыш беткәч, безгә бөтен киләчәгебезне гел диаграммалар белән чагыштырып күрсәтәләр иде Яхъяның моңа ачуы килә. Атлый түбән карап Гариф Ахунов, директор янына кергәч, сүзне кем башларга икәнлеге турында бәхәс кора. Атлый тәбәнәк таза Габделхәй Миннебаев, ул таза тормышлы Штерә авылыннан, ачлык белән дуслыгы юк, әле беренче очрашуы. Тагын бер-ике малай.

Барышлый ачлар колоннасы карар кабул итә: сүз башлау миңа. Мин моңа риза булам. Миңа да бер егетлек күрсәтеп калырга кирәк бу дөньяда. Директорны (ул әле яңарак кына билгеләнде, элеккеге йомшак күңелле, ипле Шакир ага Гаффаров урынына каты чырайлы Зәки Табаров дигән кешене китергәннәр иде) мин өнәп бетермим. Сәбәбе дә бар: бер дәрестә ул безгә Маяковскийның ни өчен шигырь юлларын теткәләп, бер юлдан өч-дүрт юл ясап язуының сәбәбен болай аңлатты:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3