Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 16.

Шрифт
Фон

 Чөнки аның һәр юлына акча түләнә, шуңа күрә ул юллар санын ишәйтә, диде. Әдәбиятка гашыйк булып яшәүче мине бу аңлату бик рәнҗетте

Әнә шул яратмаган кешемә, кабинетына тыпырдашып кергәч, беренче башлап мин сүз каттым:

 Иртәгә соңгы имтихан, дидем, безнең икенче көн инде ризык капканыбыз юк, безгә ярдәм итеп, бер-ике кило тары ярмасы бирә алмассызмы?

Ач гәүдәләр шым булып, минем артта басып торалар.

Директорның йөзе чырагач кебек кипкән, каткан. Ләкин ул агач елмаю белән елмайды:

 Әнә ишегалдында немецлардан калган иске кое бар (1946 елның октябренә кадәр монда немец әсирләре яшәгән иде. М. М.), шуны чистартыгыз, тирәнәйтеп казыгыз, шуннан соң карарбыз, диде. Ач гәүдәләр шыгырдап аякларын алыштырдылар. Мин исә һич тә әзерлексез әйтеп куйдым:

 Иһ, Табаров абый! Кое казырлык хәлебез булса, без сезгә мондый үтенеч белән керәбезмени

Чырагач битнең бер генә мускулы да селкенмәде.

 Минем сезгә башка әйтер сүзем юк, барыгыз, имтиханыгызга әзерләнегез, Минпростан кеше килә бүген кич, дип, безгә ишек ягын күрсәтте.

Коточкыч хәлдә подвалга төшеп, караватларыбызга сузылып яттык. Кич җитте, алда котчыккыч төн көтә иде. Беркем дә берни дә эшли алмый. Мин саташа башладым. Күз алдыма ипи килә. Юк, без күргәнчә түгәрәк ипи яки кирпеч формасында түгел. Күз алдына килгән ипи авылдагы безнең өебез кадәр. Мин аны пычак белән кисеп ашамыйм, ә бер як стенасыннан баш белән тишеп кереп ашыйм. Рәхәт, рәхәт шулай. Печән кибәненә бит сарыклар, сыерлар шулай тишеп керәләр. Рәхәт, рәхәт Аһ Аһ

Саташып ыңгырашам икән. Гариф уята, һәрвакыттагыча оптимист.

 Тор, малай, мә, берне төреп тарт, дип, миңа тәмәке янчыгын суза. Гәзит кәгазе дә кулында. Тарт берне төреп, ачыкканны баса ул

Һәм мин төреп тарта башлыйм. Карыйм: карават саен ут. Гариф тик ятмаган, каяндыр юнәтеп кайткан. Соңгы тапкыр суырып төпчекне чиләккә ташлаганда, чыннан да, ачыкканлык бетеп китте. Рәхәт булып баш әйләнде. Мин тагын караватка егылдым.

Гаҗәеп бер халәттә уянып киттем: өзелеп-өзелеп эчәсе килә иде. Әйтерсең кичтән тозлы ит салып пешерелгән щи ашалган, әйтерсең бер таба каз бәлеше ашалган. Су бакта гына, барып эчтем. Торыштык, юыныштык, сигез тулганда подвалдан чыгып, агач баскычтан уку классларына күтәрелдек. Кереп билет алганымны хәтерлим (имтихан татар теле һәм әдәбиятыннан иде), шау итеп сөйләгәнемне, өстәл янында таш булып утырган Табаровны, комиссиянең миңа шундук «биш»ле куйганын хәтерлим, коридорга чыкканымны Ә менә калганын юк. Подвалга җитәкләп, тотып алып төштеләр. Караватыма сузып салмакчылар иде күрәм: анда ниндидер таныш кыз утыра. Кулында кечкенә генә төенчек. Үзе елмая.

 Менә әни сиңа күчтәнәч җибәрде, дип, төенчегеннән тәбәнәк, колаклы дюраль савыт белән эремчек чыгара. Бәрәч, бу минем бертуган апам икән. Әни? Анысы кем тагын? Ә, әйе, авылда минем әни бар. Димәк, ул минем бу дөньяда барлыгымны онытмаган Ә мин кичә кичен үземнең кайда туып, кайда яшәгәнемне югалткан, хәтердән чыгарган идем. Эремчекне мин комсызланып йота башладым. Ул арада кемдер подвалга йөгереп кереп кычкырды:

 Егетләр, ике көнлек ипи бирәләр, карточкаларыгызны алып йөгерегез

Беркемгә бер сүз әйтмичә, мин ашханәгә йөгердем. Минем күз алдымда гел әллә ниткән боҗралар йөзә иде. Чират зур түгел иде. Тиз үк бер кило ипи алдым. Авыз су белән тулды. Умырып-умырып чәйнәдем. Үзем подвалга йөгерәм, үзем умырам.

Кайтып кергәндә, апам инде китәргә җыена иде.

 Ипи кабасыңмы? Ашыйсыңмы? дип, тилеләрчә кычкырдым мин.

 Юк-юк, үзең аша, без анда ничек тә түзәрбез, мин ронога киттем әле, диде ул.

Мин әле һаман тилеләрчә ипи чәйни идем. Апа китте, минем тумбочка өстендә теге дюраль савыт белән эремчек тора иде. (Ул савыт туган нигеземдә әле дә исән, аның инде бер колагы да төшкән, ләкин хезмәттә әле: инкубатордан алып кайткан чебиләргә шуңа салып су бирәләр. Телевизордан дөнья музейларындагы әллә ниткән фарфор вазалар, амфораларны күрсәткәндә, минем, яшьлегендә «Ачлык» исемле патша тарафыннан яньчелгән авыл малаеның, исем китми: теге дюраль савыт миңа якынрак кебек.)

Мин шундук эремчек белән бер кило ипине ашап бетердем, аннары рәхәтләнеп бер кружка су эчтем. Дөньялар тигезләнеп китте. Ләкин шул вакытта баш миемдә, йөрәгемдә бер сәер бунт барлыкка килде:

 Моннан соң ачыкмыйм! Ачыкмыйм! Миңа ВКП(б) тарихыннан «өч»ле куйган тимер тавышлы, чуен күңеллеләргә, агач чырайлы директорларга үч итеп ачыкмыйм! Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга, идриянамайтлар! Төкерәм, изәм мин сезне

Һәм форсат та чыкты.

Гариф Ахуновны шундук дирекциягә чакырдылар да матур почеркы белән безгә аттестатлар тутыра башларга куштылар. Гариф керә-чыга йөри, юньлерәк каләм, шәбрәк кара эзли. Әһә, димәк, иртәләргә чыгарылыш кичәсе була. Димәк, туйганчы бер аш ашыйбыз, ипи, рулетлар, прәннекләр белән чәй эчәбез. Бәлки әле, берәр стакан портвейн да куярлар? Ну, бер рәхәт чигәбез икән әле

Ләкин Гариф чыгып әйтә:

 Табаров укытучыларны җыеп әйткән: «Берсекөнгә аттестат тапшырабыз, бөтен укытучыларга шунда булырга. Бернинди чәй мәҗлесе булмый, шулай аерылышабыз»

Миңа мин бит инде көчле бер идея килде: давай, бу директорның өстеннән жалоба белән ВЛКСМ райкомына барабыз. ВКП(б)ныкы ук безне кабул итмәс, Александров бик эре кеше, әмма безгә узган яз гына комсомол билеты биргән кызыл сипкелле Гайнетдинова апа безне тыңламый калмас. Калмас

Һәм өч-дүрт иптәш җыелышып, директор өстеннән «жалу» бирергә дип, райком бинасына киттек. Гайнетдинова апа тиз кабул итте. Рәхмәт аңа! Сүзебезне тыңлап бетергәч болай диде:

 Мин сезне аңлыйм, егетләр. Директорыгыз, чыннан да, сез әйткәнчә, таш күңелле кеше. Ул безнең белән дә килешә алмый кайбер мәсьәләләрдә. Ләкин аңлагыз, мин аңа «выпускникларга аш мәҗлесе ясагыз» дип киңәш бирә алмыйм. Мине дөрес аңлагыз. Шулай да мин Симон Александровичка керә алсам, бу турыда әйтермен. Ләкин аның бик борчулы чагы: район бәрәңге утырту планын үти алмады, өлкәдән бик нык кыздыралар

Көтелгән җыелышка без бүре булып җыелдык. Ни сәбәптәндер аттестатлар әзер түгел иде. Тешләрне шыкырдатып утырдык, чөнки бүген тагын ипи бирмәделәр. Укытучылар арасында Хәлим ага юк иде, аның юклыгы шул дәрәҗәдә сизелә, әйтерсең без өч ел бушка, әрәмгә йөргәнбез. Директор сүз алды. Нидер сөйләде. Колагым ишетмәде. Аттестатларыгызны бер атнадан килеп бухгалтериядән алырсыз, диде бугай. Тик бер җөмләсен ачык ишеттем:

 Менә әле таралышкач, училищены сагынып сөйләрсез

Шул чакта мин ычкындым:

 Сагынырлык булмады инде бу, дидем.

Шунда директор, кулларын селки-селки, нәгърәләр орды инде:

 Ә-ә-ә Әле син шулаймыни? Әле син педколлективка ачу тотасыңмыни? Менә, алайса, мин синең аттестатыңны тотып калыйм әле. Менә нарком Потёмкинның узган елгы приказын беләсеңме? Анда әйтелгән: аттестат, дигән, поведениесеннән бары тик «биш»ле куелган выпускникка гына бирелә, диелгән. Аңладыңмы? Димәк, мин педсовет җыеп синең поведениеңә «дүрт»ле чыгартам да аттестатыңны бирдертмим.

Күңелсез генә таралыштык, шул ук көнне аерылыштык та. Малайлар мине юаттылар, бирми кала алмый ул аны, тик менә «биш процент»ка кертми инде ул сине, диделәр.

Шайтан Ә минем бик тә, бик тә инде Казан педагогия институтының рус бүлегенә керәсем, шуны тәмамлап, Хәлим Искәндәрев кебек, татар балаларына рус теле укытасым килә иде.

Бер атнадан иптәшләр белән очраштык, әлбәттә инде, миңа да аттестат бирделәр, тик теге «биш процент» янган иде. Аның урынына эшкә направление язылган иде: «Направляется в распоряжение Юдинского роно».

Яндым, беттем. Менә сиңа, телеңне тыймасаң Менә сиңа институт.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3