Ашханәдә шуны сөйләгәндә, мин фронтовикларның тыйнаклыгына, батырлыгына шаккатып утырдым. Абыйның иптәше, солдат гимнастёркасына акча тутырган Мостафин әйтә:
И энекәш, ди, акчаны банкка тапшырып чыккач, исән калуыбызга шатланып чалбар кесәсе төбеннән «ТТ»ымны (пистолет) алдым да банк янындагы тополь башына төбәп, бер атып карамакчы булдым. Шундый зур сумманы дәүләткә тапшыргач, мине кем гаеп итә ала? Һәм шаккаттым. Пистолетым бит бөтенләй эшләми икән, чакмасы бәрми икән. Менә без, шуңа ышанып, Чокырча басуында 386 мең акча белән калганбыз, вокзалларда йөргәнбез
Мин ул көнне дәрескә кермәдем, абыйлар иркенләп безнең торган бүлмәне кабат кереп өйрәнделәр, мендәр тышлыгына җыелган «колония»ләрне күзәтеп шаккаттылар.
Мин бит әле Искәндәрев турында яза идем, «Боларның әлеге хәлгә ни катнашы бар?» диеп сорар укучы.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк, диләр керәшеннәр. Моңа, бу хәлләргә Хәлим аганың турыдан-туры катнашы бар.
Ике фронтовик безнең мендәрләрдәге бетләр колониясен күреп киткәннәр дә уйга калганнар: сугыш беткәнгә ел ярым, без шуның өчен сугыштыкмыни, бу яшь буынны бет ашасын өчен, Прагага, Берлингача барып җиттекмени? Фронтта бит бер солдатта бер бет табылса, хәбәр шундук Генштабка барып җитә, һәм приказ чыга иде.
Һәм минем абый Татарстан мәгариф министрына хат язган (архивтан аны эзләп табу минем хыялым). Без әле моны белмибез. Менә беркөнне училищега Татарстан АССР мәгариф министры Таһир Мөэминев (отчествосы Насибуллович дип истә калган, ялгышсам, укучылар гафу итсен) килеп төшә. Училищеда ыгы-зыгы. Ул арада, озын тәнәфестә, министр үзе безнең подвал бүлмәсенә керә. Озата йөрүчеләр байтак.
Йә, ничек яшисез? дип сорый ул. Ишек ачыла да ябыла, чөнки уку класслары өстә генә. Керәбез дә чыгабыз.
Ә менә шулай яшибез, дим мин, кыюланып, һәм тәрәзә кырыендагы караватны күрсәтәм. Аның хуҗасы Шәриф дигән малай, бу шартларга түзә алмыйча, укуны ташлар-ташламас Түбән Кенә (бәлки, Югарыдыр?) белән Арча арасында йөри, дәрестә йә була, йә юк, аңа гаҗәпләнмиләр дә иде. Аның мендәре аеруча чуар. Министр шул мендәр янына килде. Мендәр чуар таплардан тора һәм бераз гына селкенә сыман иде. Министр агарды, «пыф-пыф» итеп авыр сулады.
Моның булуы мөмкин түгел, диде дә борылып чыгып китте. Мендәр тышы исә әле дә селкенә иде.
Сәгать көндезге икедә чаң суктылар. Бөтен училище студентларына икенче катта класслап, шеренгалап тезелергә. Тезелдек. Бик күбебезнең аягында чабата. Без өченче, соңгы курслар алгы шеренгада. Каршыбызда яхшы киемле министр һәм без күрмәгән, без белмәгән кешеләр, әйбәт киемле кешеләр. Училище директоры әйтә:
Студентларның нинди фикере бар, кемнәргә нәрсә җитми, кемнәр нәрсәдән канәгать түгел, хәзер үк чыгып әйтегез, ди. Тынлык. Берәү дә берни дә әйтми, барыбыз да канәгать, имеш. Тынлык. Директор соравын кабатлый. Тагын тынлык.
Шулвакыт шулвакыт безнең 3 нче курслар шеренгасының артыннан акрын атлап Искәндәрев килә дә мине үзенә борып куя. Рәнҗеп, рус телендә әйтә, ялына:
Магдеев! Выступи! Скажи всё! Расскажи обо всём? Ведь ты всё знаешь! Выступи, прошу тебя!
Юк, мин куркак кеше, министр алдында чыгыш ясасам, директор бит мине изәчәк, аттестат бирмәячәк.
Мин куркаклыкта үземне гаепләп, үземә үзем җирәнеп карап, стройда басып тордым. Остаз исә минем янга тагын килде.
Магдеев, очень прошу тебя, выступи, расскажи, ведь это только один раз, диде.
Мин инде тәмам сынып риза булган идем, ул арада Гариф Ахунов чәчрәп алга чыкты да барысын сөйләп тә бетерде. Мин, куркак җан, кызарып басып тордым һәм үземә «аклама» эзләдем. Кирәк бит Һәм таптым. Алгы рәттә басып торучылар җиткән кызлар, җиткән егетләр иде. Ул җиткән кызлар арасында мин яратып йөргән берәү бар иде. Ихтимал, мине яратып йөргәннәрдән дә берәрсе булмый калмагандыр. Шулар каршына чабатадан чыгып басасым килмәде минем. Чабата дигән кием ир кешене иң нык изүче бер әйбер. Чабаталы кеше батыр була алмый, шәхес тә була алмый. Аны кигән кеше кол, батрак, мир көтүен көтүче, ялчы гына була ала. Гарифҗан теге, ерак яклардан кайткан егет, рәссам егет, аның акчасы күп, ул чабатадан йөрми иде Һәм строй алдында ул сөйләде, барысын да әйтеп бетерде
Остаз Искәндәрев исә аңа сокланып, миңа бераз җыерылып карап торды. Мин остазым каршында «гражданин» була алмадым.
Күп тә үтмәде, училищега комиссия килде. Министр Мөэминев, күрәсең, училище педсоветында җитәкчелекне кыздырган, комиссия бик каты эшләде: медицина комиссиясе уздык, өс-баш киемнәренә, урын-җиргә дезинфекция ясадылар, талон белән кием-салым саттылар. Ләкин шушы ыгы-зыгы арасында училищеда бер хәбәр таралды: Хәлим Искәндәревне НКВД-ОГПУга чакырганнар икән һәм инде берничә мәртәбә. Күпмедер вакыттан соң тагын бер хәбәр: аның өстеннән органнарга донос киткән икән. Доносны, имеш, биология укытучысы язган. Остазның бөек трагедиясе якынлашып килә иде
VI
Һәм трагедия озак көттермәде. Бер көнне без рус теле дәресендә буш утырдык. Беркем класска кереп берни әйтмәде. Төштән соң хәбәр таралды: Хәлим аганы иртән «тегендә» чакырганнар икән. Икенче көнне дә рус теле дәресендә буш утырдык. Салкын, җилле апрель көне иде. Урамдагы чокырларда бозлы су җилгә җыерыла. Класс тәрәзәсеннән урамга карап утырабыз. Ашказаны сулкылдап ризык сорый. Ачлык яз көнендә кеше тәнен аеруча нык ашый, бәгырьне аеруча рәхимсез суыра. Күрәбез: кызгылт-чия төсендәге күн пальто кигән таза гәүдәле бер абзый сулы чокырларга басмаска тырышып, койма буйлап узып бара. Тук, таза чырайлы. Бу Арча райкомының беренче секретаре Симон Александрович Александров. Ул көн саен шушы вакытта өенә төшке ашка кайта. Ул узып киткән саен, башка бер генә фикер килә: «Бу кешенең тамагы туктыр инде»
Бүген исә бу фикерне без уртага салып тикшерәбез: класс буш, рус теле укытучысы тагын килмәде
Алга таба узып шуны әйтим: җитмешенче елларда мин Казан мәктәпләренең берсендә чыгыш ясаганда, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бер ханым үзендә Арча допризывникларының 1943 елда төшкән фоторәсеме сакланганын әйтте. Аның әнисе сугыш елларында фронтка китәсе татар егетләренә махсус курсларда рус теле өйрәткән икән. Сөйләшеп, килешеп, бу рәсемне карар өчен күрсәтелгән бер көнне мин шәһәрнең Ленин районына торып чаптым. Ул рәсемдә безнең авыл егетләре булмый калмас! Мин бит алар белән бер колхозда эшләдем, алар мине ат җигәргә, көлтә төяргә, бастырык басарга, күчәр майларга, чыбыркы үрергә өйрәттеләр, һәм менә мин, алдыма куйган чәйгә бөтенләй кагылмыйча, саргайган фоторәсем карап утырам. Күзне томан баса: муеннарына ак йон шарфлар чорнаган, кыска пальтосының якасын чишеп сугышка кадәрге татар егетләренең иң модалы әйберсе юлбарыс койрыгы төсле ефәк (эче куыш шланг) шарфларын ияк астында төенләп куйган көләч йөзле егетләрне карыйм. Менә монысы бик таныш кебек. Ләкин кем? Хәтерли алмыйм. Ә менә монысы? Бәрәч, бу Юк, ул түгел бугай.
Укытучы ханымның күзләрендә яшь:
Менә уртада утырган тётя минем әнием. Ул Арча урта мәктәбендә рус теле укыта иде. Военкоматтан аны гел шундый курсларга чакыртып алалар иде. Әнинең үлгәненә алты ел инде. Әнә ул вакытта ничек яшь булган
Әйе, татар егетләре уртасында модалы пальто кигән мөлаем бер марҗа апа утыра. И бичара татар егетләре! Егерме бишенче елгылар инде сез. Ул 1943 елда сезне гел десантка алдылар. Кыш буе военкомат юлын таптадыгыз, мин сезне хәтерлим. Сугыш кырларыннан сезнең уннан берегез генә кайтты. Ит турагычына кереп шәһит китәр өчен, рус телен белсәң дә була, белмәсәң дә ярый. Их сез, мәзлүмнәр
Ә әтиегез кем иде соң? дип сорыйм укытучы ханымнан.
Әтием Арчада беренче секретарь иде.