Родларны узганда, мин бер хата җибәрдем. Училище коридорында йөргәндә, Хәлим ага мине туктатты да өеннән почтасын алып килергә кушты. Мин торып йөгердем, бер хат, берничә газета алып килдем, шакып бүлмәсенә кердем дә, русча ярып, аңа:
Халим Фаттахович, вот, принесёл, дидем.
Өлкән укытучы буыла-буыла, йөткерә-йөткерә көлде. Мин ут булып яндым, әмма ул мине тынычландырды:
Вот син әйбәт белгәнгә күрә ялгыштың, диде. Син бит бу җөмләне әйтер алдыннан уйлап куйгансың: кыз бала булса «принесла», ә ни өчен әле ир бала әйтелешендә «принесёл» булмасын? Молодец, димәк, син рус телен инде үзләштерә башлагансың (Бу фактны мин «Фронтовиклар» әсәрендә файдаландым.)
Шулай итеп, ул мине хаталанган өчен мактады.
19441945 елның көзе, кышы, язы буе без «татар баласы рус телен өйрәнгәндә нинди урыннарда ялгыша» дигән проблеманы чиштек. Уку елы буе без гел ялгышлар өйрәндек. Мин аның һич тә тактага чыгарып ия, хәбәр, аергыч таптырганын, шуларның астына сыздырганын хәтерләмим. Суффикс (гомер буе шуны яратмадым да, аңламадым да) белән дә башыбызны катырмады. Тормыш итә башлагач, мәктәпләрдә өйрәтелгән бик күп гыйлемнең бөтенләй кирәксез икәнлеген күрдем һәм Хәлим Искәндәревнең чын мәгънәсендә педагог икәнлегенә аның саен тирәнрәк ышана бардым. Суффикс, аффикс, приставка кебек төшенчәләр алдагы тормышын филологиягә багышлаган кешеләргә генә кирәк булып, ә практик сөйләмнең һәр кешегә дә кирәк икәнлегенә тормыш үзе ышандырды.
V
Җәйге каникулга таралыр алдыннан, Хәлим ага мине коридорда туктатты да болай диде:
Җәй көне сезнең якка балык тотарга барып чыгам, сезнең нигезне дә күрермен әле, Сеҗе, Сикертән авылларын күрәсем килә. Кто там у вас преподает русский язык? Вот что интересно: из Сизинской школы у меня на отлично учатся Гульчачак Яхина и Ахмет Асуртдинов. Из Сикертанской школы были Марьям Хасанова и Равия Магдеева. Что за регион там?
Мин рәхәтлектән кызарып басып тордым. Шатландым: алдагы елга Сикертән мәктәбеннән русчаны бик шәп белгән тагын бер малай Мансур Билалов киләчәк һәм Сикертән мәктәбенең данын тагы да күтәрәчәк иде.
Үгез җигеп колхоз басуында иза чигүдән котылыйм дип укырга киткән идем мин. Әмма ялгышканмын: каникулга кайтып, өйдә бер кич кунуга, чолан төбендә колхоз бригадирын күрдем. «Укуың беткән икән, бик шәп, әйдә, анда пар үгез тик тора, сине сагынганнар», диде.
Ач, бик ач, хәлсез җәй иде. Авыр хезмәт, кычыткан ашы, аз йокы. Мин бик нык ябыктым. Әни дә бик бетеште, иртән колхоз эшенә дип уятканда, мине бик кызгана иде. Июнь ахыры әле берни өлгермәгән, июльгә кердек һаман шул кычыткан ашы, алабута яфрагы ашы.
Үгез белән эшләү бик арыта, үгезнең башы каты, ул аны тиз генә бирми.
Менә беркөнне, кичке караңгы төшәр алдыннан гына, арып-талып өйгә кайттым. Искиткеч җылы бер кич иде. Әни ниндидер бер зур кайгы катыш серлелек белән каршы алды:
И бала, бала, синең укытучыларың булды бит әле, диде.
Мин шундук аңладым: Хәлим ага! Тагын кем? Әни сөйли:
Яңа бәрәңге өлгермәдеме икән дип, бәрәңге төпләрен кул белән актарып йөри идем, капкадан ике кеше килеп керде. Кулларында кармак чыбыклары, берсенең калын гына портфеле дә бар. Керделәр, исәнләштеләр, сине сораштылар. Иң авыры шул булды: өйгә узыгыз дип әйтергә бик оялдым. Шундый зур кешеләргә ничекләр итеп кычыткан ашын куйыйм? Эчемнән генә еладым. Аның теге мәһабәт буйлысы син мактаган Искәндәрев булып чыкты. Бар икән затлылык, бар икән Ходай биргән матур калын тавыш. Икенчесе тәбәнәк буйлы, кыска чәчле, гел елмаеп тора торган утыз яшьләр чамасындагы ир. Башы эскерт шикеллерәк
Белдем, белдем: бу физика укытучыбыз Әхәт абый Кариев. Сугышны узган, дөрес булса, әсирлектә дә булган, диләр.
Алар, җәяүләп ун чакрым килгән кешеләр, нәүмиз булып, йорттан чыгып киткәннәр. Әни, үзенә урын таба алмыйча, урамга чыккан, күрше-тирәгә кергәләгән. Бераздан ишеткән: юл чатындагы Хисмәтнекеләргә ике ир кереп, бер дистә йомырка сатып алганнар да Сикертәнгә таба юл тотканнар.
Һай бу ачлыкның күңелсезлеге! Рәссамнар скелет рәвешендә итеп бик дөрес сурәтлиләр аны
Сугыш елларында безнең гаилә шулкадәр бетәшкән иде, без инде тавык та асрарлык хәлдә түгел идек. Остазлар кайда гына кунды икән ул төндә?
Яңа уку елының беренче көнендә мин фәкыйрьлегебезгә оялып, Хәлим аганың күзенә карарга кыенсынып утырдым. Ул исә нәкъ элеккечә дәресен башлады.
Өч ел буе миндә рус теле өйрәнсәгез үкенмәссез, диде.
Ноябрь ахырында, карлар ишәйгәч кенә, безгә хәбәр килде: Арчага, үз урыныбызга күчеп кайтабыз. Мең мәшәкать белән күченеп, педучилище бинасының салкын подвалына караватлар тезеп урнаштык. Укулар башланды. Укытучылар класска бүрек, бияләй киеп керәләр иде. Хәлим ага да каракүл якалы затлы пальтодан, ләкин гел кепкадан йөри, класста да шулай утыра иде. Аның кепкасы «финский» сигез өлгеле, түбәсенең уртасы төймәле иде. Котчыккыч авыр уку елы башланды. Ачлык, салкынлык, бетләү. Авырулар. Адәм баласы эт баласы икән. Чыдыйбыз. Ачлыгын да, салкынын да җиңеп була, әмма беткә каршы бернинди сабырлык була алмый. Бет шулкадәр хәрәкәтчән, үрчемле дип кем уйлаган? Иртән урыныңны җыеп, соры одеялларың өстенә мендәреңне, сөлгеңне формалап куеп дәрескә китәсең. Алты дәрес беткәч кайтсаң бетләр ачыккан һәм алар, туйдыручы хуҗаларын эзләп матрац сырларыннан, одеял асларыннан чыгып, барысы бер колония булып, ак мендәр тышына җыелганнар. Мендәр тышы әйтерсең лә бөрчекле материалдан. Язга таба арабызда ниндидер авыру башланды: әле беребез, әле икенчебез температура белән егыла. Торф ягабыз, подвалыбыз җылынмый. Өйгә кайткач, мине өйгә кертмиләр, салкын өйалдында чишенәм дә кием алыштырам. Ләкин бет чәчтә дә бар. Сөйләгән хәлләргә ышанып та бетмиләр.
Ул елны абый сугышлар узып, тагын бер ел хезмәт итеп кайткан иде. Арча белән Сабадан китеп алып сугыш вакытында ясалган бәләкәй Яңа Чуриле районына саклык кассасына эшкә урнашкан иде. Көннәрдән бер көнне иртә таңда безнең подвал ишеген кактылар. Торып ачсак ярым солдат киеменнән ике егет. Берсе минем абый. Солдат гимнастёркасының җиңнәрен, итәген буып капчык ясаганнар, шул авыр йөкне күтәреп керделәр дә «лас» итеп идәнгә куйдылар. Безгә торыр вакыт җиткән икән, уянышып, ашханәгә кайнар чәй эчәргә киттек. Мин әлеге кунакларга караватка утырып торырга куштым. Абый көлде. «Юк, сез яткан бик җиткән, без сәгать сигезгә кадәр, организацияләр ачылганчы гына утырып торабыз» диде. Иптәше исә гимнастёрка-капчыкны минем карават астына шудырып кертте, ятмады, шулай да караватка утырды. Ул бик йончыган иде.
Сәгать сигезгә дип без дәрескә киттек, алар да капчыкны күтәреп чыгып киттеләр.
«Бер дәрестән соң Арча ашханәсенә төш, туйганчы бер ашарсың», диделәр.
Әлбәттә, икенче дәресне калдырып шунда тайдым. Алар әле ашханәгә кереп кенә киләләр иде. Официантка эшне тиз тотты: берәр тәлинкә кайнар борщ, бер графин портвейн, котлет-мазар китерде. Портвейнны мин дә әйләндереп куйдым (һәм ул мине бик нык харап итте, аны язып кына булмый). Шуннан тегеләр сөйли. Заемның иң әшәке вакыты март, апрель. Аның чыгуы турында карар һәр елның 5 маенда игълан ителә. Гадәттә, Сталин аны 5 млрд сумга чыгара. Заемны шул карар чыккан көннән соң гына җыя башларга тиешләр. Әмма Сталин режимында бөтен эш ялганга корылган. Заемны февраль аенда кыздыра башлап, март-апрельдә инде хезмәт халкының канын эчүгә күчәләр. Халык кан-яшь җылый. Салкын, юеш көннәрдә ач балаларын күлмәкчән генә мәктәпкә озата, итен, сөтен, йомыркасын, йонын, актык онын базарда сатып, заем акчасын түли. Апрель ае тәмуг ае. И, аннан соң, карар чыккан көнне, китә «шатлыклы» митинглар, заем чыгарган өчен, иптәш Сталинга рәхмәтләр Җиденче май газетасында инде заемның карардагы саныннан бер ярым, ике миллиардка артыграк сатылганы турында урыннардан бәхетле рапортлар күренә. Абый һәм иптәше апрельнең салкын бер көнендә заемга җыелган 386 мең сум акчаны агач ящикка шыплап тутырып, районның полуторкасына төяп, Арча банкына тапшырырга дип, юлга чыкканнар. Әмма Чокырча разъездына килеп җитәрәк, машина сазга баткан һәм «капитально» утырган. Буксовать итеп ята торгач, кич җиткән. Өмет киселгән, һәм алар, ике фронтовик, ящиктагы акчаны солдат гимнастёркасына бушатып, караңгы бозлы төндә җәяүләп, Чокырча разъездына килгәннәр. Анда, салкын бүлмәдә (дүрт кеше сыярлык), шул байлыкны саклап, юештә күшегеп, Киров Казан поездын көткәннәр. Ул килгәч, теге капчыкны күтәреп вагонга кергәннәр. Вагон тамбурында басып торганнар, капчыкны күтәреп Арчага менгәннәр һәм арган, туңган көе безнең бетле бүлмәгә кергәннәр. Бүлмә унсигез малай йоклаган бүлмә Чокырча разъездыннан җылырак. Минем караватка ятып йокламаулары беттән курку гына түгел, дәүләт акчасын саклаулары да булган икән фронтовикларның.