Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 стр 12.

Шрифт
Фон

 Ты что смеёшься, Магдеев, а? Что ты смеёшься, я тебя спрашиваю? Эх ты Һәм ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте.

Шул көннән соң мин рус теленнән гел «биш»ле генә алдым. Ләкин теге кара төен һич тә онытылмады

Кырыс, «бас» тавышлы Хәлим Искәндәревкә мине әнә шулар әзерләде, һәм Искәндәрев безне «туный» башлады. Ноябрь аенда аның хатыны үлде, аңа тагын өйләнергә кирәк иде, сугыш чорында, җайсыз-уңайсыз посёлокта берүзең ничек көн итмәк кирәк? Һәм сөйли башладылар: училищеда җыештыручы булып эшләүче яшь бер марҗа апа Хәлим аганың да өенә яга, ашарына пешерә, керләрен юа икән, дип. Без моңа бик шатландык, әйдә, кунып та калсын

IV

Язмам бик озынга китте, максатыма әле җиттем. Максатым Хәлим аганың татар баласына рус телен өйрәтү методикасын тасвирлау иде. Бу бөтенләй бер китапта да очрамаган методика. Шуны тасвирлау өчен генә, мин кулыма каләм алган идем. Искәндәрев үзе татар мәдрәсәсендә укудан башлап, рус телен Мәскәүдә камил өйрәнгән дә татар баласының, бу телне өйрәнгәндә, кайсы урында нинди хата ясаганын анализлаган, һәм шуннан үз методикасын эшләгән. Минемчә, бу методиканы тарихта бары тик ул гына кулланган.

Методика моннан гыйбарәт: татар баласы рус теленең кайсы почмагында, чатында сөртенә? Өйрәтүне дөрес сөйләшүдән түгел, хаталардан башларга. Минем хәтеремдә калган структура менә болай:

1. Татар баласы рус азбукасындагы б белән в ны бутый. Аңа барыбер. Ул, бырач баренье белән чәй эчә, дип сөйли, чөнки теге ике сүзнең берсе дә аныкы түгел. Шуңа күрә беренче атнада ул гел шушы ике аваз белән күнегүләр эшләтте, сүзләр уйлап яздыртты һәм үзенекенә иреште: класс в белән б ны бутамый башлады.

2. Татар баласының а авазы белән русның а авазы икесе ике нәрсә икән. Ул әйтә:

 Сез бик кызык сөйләшәсез. Он пришел дигәндә, сез ан пришел дисез.

Шулай дүрт-биш дәрес урыс а сын татарныкыннан аерырга өйрәндек. Бастырды да укытты, бастырды да әйттерде. Моны да җиңдек бугай.

3. Татарча бөтен төрле җисемне күплек санда әйтеп була: кояшлар, айлар һ. б. Русчада солнце, лунаның күплек саны юк.

4. Татарча чалбар чалбарлар, кайчы кайчылар дип әйтергә ярый. Русча исә бу әйберләр бары тик күплек санда гына була: брюки, ножницы һ. б.

Без шулай атна буе саннар һәм исемнәрне өйрәнәбез. Татар тагын кайда ялгыша?

5. Татар телендә «вид»лар юк дәрәҗәсендә яки ул сизелми. Рус телендә исә «совершенный вид» (сказал) һәм «несовершенный вид» (говорил) арасында аерма бик зур. «Сколько раз можно говорить» «Ничә тапкыр әйтергә мөмкин, күпме әйтергә мөмкин» болар дөрес. Ләкин русча Сколько раз можно сказать дип әйтеп булмый. Чөнки сколько булгач, берничә тапкыр мәгънәсен бирә, димәк, бу «несовершенный вид». Бер атна буе «вид»ларны өйрәнәбез. X. Искәндәревнең иң яраткан алымы өйгә эш һәм алдагы дәрестә шуны анализлау. Өйгә эшнең иң популяр формасы «придумать слова, начинающиеся на букву» Яки: «придумать предложения с деепричастием» һ. б. Анализ вакытында иң яраткан алымы: моның хатасы кайда? Бу вакытта бөтен класс эшкә тартыла, баштан пар чыга. Яки болай: берәү өйдә язып килгән җөмләсен укый, кирәкле сүз дөрес язылган. Сорау:

 Нигә бу сүзне болай яздың? Кем җавап бирә, нигә болай язылган бу?

Көч-хәл белән җавап бирәсең, әмма котылу әле юк:

 Нинди кагыйдәгә нигезләп шулай яздың? Ә? Кем әйтә?

Ник дөрес язганыңа үкенә башлыйсың, әмма ул бөтен классны эшләтә.

6. Татар баласы мәктәп мөдире, склад мөдире дип сөйләшә. Руста исә мөдир заведующий. Татарда «нәрсә мөдире?» дип соралса, руста «нәрсә белән (чем) мөдирлек итүче?» дип сорала. Шуңа күрә завшколы, завсклада түгел, завшколой заведующий школой, завскладом заведующий складом. Моңа бер дәрес китә.

7. Татар баласы өчен иң кыены саннарны килешләрдә төрләндерү. Йә, әйдәгез, бер җөмләне русчага тәрҗемә итеп карыйк әле: «Мин ни эшли алам ул бер йөз сиксән өч сум акча белән?» Кая инде ул безгә аны тәрҗемә итү! Һәм без бер атна буе саннар төрләндерәбез. Өйгә эш тә гел шуннан гыйбарәт. Русчада кушма саннарның барысы да килештә төрләнә икән. Татарда бит соңгы сан гына төрләнә.

Ә менә татарның бу өлкәдә эш ансат. Менә төрләндереп карагыз:

Бары тик соңгы сан гына төрләнә, тегеләре тик тора.

Татар башы моңа ничек җитсен! X. Искәндәрев исә өметен өзми, бер урынлы санны төрләндереп, алга таба ике, өч, дүрт урынлыга күчә, өйдә төрләндереп килер өчен, һәркемгә аерым бер сан яздырта. Тагын баштан пар чыга. Бигрәк тә стоның төрләнешенә зур игътибар бирә. Баксаң, иң мәкерле сан шул икән. Ниндигә генә үзгәреп бетми ул! Сто, двести, триста, пятьсот. Бер килештә генә. Дүрт төрле. Ә чыгыш килешендә саннар нишләп кенә бетмиләр? Менә татар өчен авыр урын кайда! Ә «унбиш» һәм «илле» дигәндә рус телендә нечкәлек билгесе кайда? Ни өчен пятнадцать дигәндә пятьнең йомшаклык билгесе юкка чыга, ә ни өчен пятьдесят дигәндә уртада кала? Боларны без ай буе өйрәндек кебек, һәм мин, почта переводлары алганда, саклык кассасына ордер язганда, бу мәсьәләдә бер хата да җибәрмим, саннарны язганда, минем җилкәм аркылы бөек педагог Хәлим Искәндәрев елмаеп, сынап миңа карап тора сыман.

8. Татарлар хатын-кыз исемнәрен алты килештә дә төрләндерәләр. Зәйнәп, Зәйнәпнең, Зәйнәпкә Руста исә тартыкка беткән хатын-кыз исемнәрен төрләндерергә ярамый. «Мы вместе с Зайнабом» дип сөйләсәң, руслар көләчәкләр. Моны мин гомергә җитәрлек итеп сеңдереп калдым һәм университетның төрле җыелышларында байтак татар галимнәренең хатын-кыз исемнәрен (тартыкка беткәннәрен) рәхәтләнеп төрләндереп сөйләгәннәрен тыңлап, алар өчен оялып, тагы да остазыма рәхмәт укып утыра идем. Тукай ничек ди?

Шөкер, мондый хаталардан мин азат. Әмма рус телен бик яхшы, иркен беләм дип әйтергә һич хакым юк. X. Искәндәрев сөйли: «Татарда «мин Шәриф Камалга кереп чыктым әле» дип сөйлиләр, исем төрләнми, соңгысы гына төрләнә. Руста исә барысы да төрләнә: «Я знаком с Михаилом Александровичем Шолоховым».

Күп еллар узгач, телевизордан карыйм, тыңлыйм һәм остазым искә төшә. Анда, трибунада, Казахстан лидеры Д. Ә. Кунаев сөйли, орып та бирми:

 Мы на днях с Леонид Ильич Брежневым

Димәш агай, димәк, Хәлим Искәндәрев мәктәбен узмаган

9. Татар өчен иң кыен сан ике. Русча моны кулланганда, зур белем кирәк. Мәсәлән, татарда ике ир кеше, ике хатын-кыз дип әйтелә. Руста исә башкача: двое мужчин, две женщины. Әйберләргә карата да эш бик катлаулы, йә, әйтеп карагыз әле русча ике кайчы, ике чалбар дип. Ике стакан, ике кашык ничек булыр? Анекдот сөйли: «Бер татар ашханәгә кергән. Тыңлап утыра: кешеләр две каши, один борщ, одни щи, три стакана чая сорыйлар, моның нибары ике стакан чәй эчәсе бар. Ничек әйтергә?.. «Два стакана»мы, «две стакана»мы? Татар, әгәр телне белмәсә, хәйләгә керешә. Бу электән килгән. Официантка аның янына килгәч, татар агай болай ди:

 Три стакана чая, один унесите обратно»

10. Татар «ул өйдә юк», «анда җиләк юк» дип сөйләшә. Руста нет сүзе бары тик родительный падежны гына сорый. «Он дома нет», «там ягода нет» дисәң бик көлке чыга. Кирәк: его дома нет; там ягоды нет. «Нет»ка өч-дүрт дәрес китә.

11. Ниһаять, тагы бер кыенлык: гвоздь, дождь, кисель барысы да нечкәлек билгесенә бетә. Тень, соль, моль, ночь шулай ук. Ләкин чыгыш килешендә болар башкача төрләнәләр: гвоздём, дождём, киселём; ләкин: тенью, солью, ночью, молью. Боларны ничек бутамаска?

 Боларны родительный падежга куеп карасагыз, алар үзләре үк «мин фәлән родтан» дип кычкырып торалар, ди остаз.

Тегеләре исә «женский род» икән. Чөнки әлеге килештә авазларның үз таләпләре буенча үзеннән-үзе яңгырап тора:

12. Татарның үзендә род төшенчәсе булмавы, әлбәттә, рус телен өйрәнүне кыенлаштыра. «А», «я» авазларына беткән исемнәр женский родка кергәнен аңлый ул татар баласы, монда эш кыен түгел. Ләкин бит дядя, дедушка сүзләре дә «а» белән «я»га тәмамлана. Монда нишләргә? Ике-өч дәрес шуның буенча күнегүләр эшлибез.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3