1927 елда галим һәм язучы Гали Рәхим, Олы Мәңгәр авылына килеп, бу восстаниедә катнашкан сиксән яшьлек бер картны эзләп таба һәм восстаниегә кагылышлы бик күп истәлекләр язып ала. Мәңгәр карты аңа граф Скарятинның татар халкын ничек җәзалавы турында сөйли. Солдатлар авыл картларын, стройга тезеп, сакалларыннан өстерәп егып, камчы белән кыйнаганнар.
Шул указ нигезендә авылларга янгын машиналары насослар кайтарыла. 1897 елгы перепись вакытында бу машиналар да исәпкә алына. Ләкин статистика күрсәткәнчә, зур гына авылларда әле насослар булмаган. Иске Төрнәле, Урта Пошалым, Сарай Чокырча, Иске Йорт, Иске Иябаш, Түбән Әзәк һ. б. авылларда янгынга каршы көрәшү өчен бер генә насос та юк дип күрсәтелгән.
Перепись вакытында теге яки бу авыл халкына ветеринария, медицина, почта хезмәтләре күрсәтү буенча да мәгълүмат тупланган. Мал врачының квартирасына Чөмә-Елга авылыннан 44, Гөберчәктән 50, Казанбаштан 28 чакрым дип күрсәтелгән. Медицина хезмәткәре дә авыллардан бик ерак урнашкан. Медицина врачы Орнашбаштан 18, Югары Атыдан 23 чакрымда дип билгеләнгән. Телефон Иске Кишеттән 25, Иске Ашыттан 35 чакрым ераклыкта булган. Аның каруы полицейский станнар бик куе «утыртылган»: Яңа Чуриле волостеның һәр авылы икешәр полицейский станга бүленгән (Мамадыш өязе) һәм самодержавиенең милли-социаль изү политикасы шулар аша алып барылган.
Статистик мәгълүматлар үҗәт фактлар. 1897 елгы мәгълүматларны райондагы бүгенге мәктәпләр саны, почта челтәре, телефон линияләре, авыллардагы һәм район үзәгендәге больницалар, аптекалар, ветеринария хезмәткәрләре һәм ул кадрларны әзерли торган уку йортлары белән чагыштырып карасаң, искитәрлек аерма күзгә ташлана. Перепись моннан сиксән ел элеккеге картинаны безнең алга китереп бастыра. Ләкин 1917 елда исәпләп карасалар да, мәктәпләр, врачлар, телефон челтәре һ. б. буенча 1897 ел белән чагыштырудан әллә ни аерма булмас иде. Патша хөкүмәте милли окраиналарның экономикасын, культурасын үстерү турында кайгыртып бармакка бармак та какмаган!..
Коммунизмга (Арча). 1977. 11, 13 октябрьСикертән мәктәбенең 4 нче класс укучыларына җавап хат5
Хөрмәтле укучылар!
Сезнең хатыгызны укуга, сугыш еллары, Сикертән мәктәбе искә төште. Ул чорда укучылар да, укытучылар да күп иде. 1941 елның көзендә без 5 нче класска килдек. Гөберчәк авылыннан без җиде малай (ни өчендер бер кыз да юк иде) тәмамлап чыктык. Аларның кайберсе хәзер инде вафат булды, кайберләре исән, колхозда яисә район үзәгендә эшлиләр.
1. Шәвәлиев Мәгъсум.
2. Хисамиев Муллаян (Арчада).
3. Әсхиев Гыйлмулла.
4. Мәҗитов Гарифулла.
5. Низамиев Габдрәкыйп (үлде).
6. Газизов Сәгыйдулла (үлде).
Казаклар авылыннан безнең белән тәмамлап чыктылар:
1. Сибгатова Гамбәр.
2. Фәһлиева Җәмилә.
3. Сабирова Сария.
4. Хәбирова Бәгъдә.
5. Зиннәтова Мәүлиха.
6. Зиннәтов Әнвәр.
Чөмә-Елга авылыннан хәтердә калганнары:
1. Нургалиев Сәфәр.
2. Гарифуллин Гайфи.
3. Сибгатуллин Ислам.
4. Салихов Шаех.
5. Кадыйров Рафаэль.
6. Зиннәтов Муллахмәт.
7. Зиятдинов Сахаб.
8. Мәннанов Мәүлет (тәмамлый алдымы-юкмы, анык хәтерләмим).
Сикертән авылыннан хәтердә калганнар:
1. Хуҗин Мәсгут.
2. Хуҗин Сәлих (үлде).
3. Һидиятова Хәмтүрә (үлде).
4. Сәмигуллин Мәгъсум.
5. Минһаҗев Мөхәммәтхан (исеме, бәлки, башкачарактыр?)
6. Газизова Минзада.
7. Минһаҗева Сания.
8. Хуҗина Нәкыя.
9. Хуҗина Наҗия.
10. Абдуллина Нәкыя.
11. Миңлекәева Зөлхия.
12. Пулатов Хәнәфи.
13. Баязитов Миншәех.
1941 елның көзендә укытучылардан болар хәтердә калган:
1. Мөхәмметшина Фәүзия, татар әдәбияты укытты, директор, хәзер Казанда, пенсиядә.
2. Большов Григорий Герасимович, искиткеч талантлы математик иде, шул көздә сугышка китте6.
«Закладларга салган мал күк»
«Октябрь революциясенә кадәр хатын-кызлар сатлык мал урынына йөргән, аларны сатканнар» дигән сүзләрне күп кеше, ихтимал, образлы тасвир, гипербола буларак кына кабул итәдер.
Документлар исә моның чынлыкта шулай булганын сөйлиләр. Әйдәгез, шул заманның Октябрь революциясе алды елларының тарихи язмаларын актарыйк. Сатылган кызлар, аларны сатучылар, моңа арадаш булган затлар, бу кыргый гадәткә протест белдергән кешеләрнең исемнәрен атыйк. Авылларын, өязләрен күрсәтеп сөйлик
«Безнең Чуриле волостена да хатын-кызлар белән сату итүчеләр әкрен генә рәхим итә башладылар, дип яза 1913 елда Сикертән авылы (хәзерге Арча районы) мөгаллиме Сөнгатулла Бәдретдинов7. Бер ел эчендә дүрт барышник күренде. Узган көз Казан өязе Курса авылыннан бер кеше белән шул ук өяз Чокырча авылыннан бер хатын Ташкент ягыннан кайттылар да, берсе Сикертән авылыннан бер тол хатын, икенчесе Чокырча тирәсеннән унөч яшьләр чамасында бер кыз алып киткәннәр иде.
Менә әле шушы көннәрдә генә Сикертән авылының читтә йөрүчеләреннән Гатаулла Юлдашев дигән кеше белән бер нәмәгълүм кеше кайтып төштеләр дә тиз-тиз генә шундый артык-портык хатыннарны эзли башладылар. Сикертәннән ике кыз баласы белән бер тол хатынны алып китмәкче булып вәгъдә дә куйдылар. Теге бичара хатын аз-маз акчага алданып, анда баргач бик рәхәткә тиенәсең дигәч, барырга тәмам кызган. Мин хатынга бардым да эшнең кая барып чыгачагыннан хәбәр бирдем, хатын да минем сүземне җиргә салмады, алар белән китүдән туктады. Алар әле шушы тирәдән эзлиләр икән. Курса авылыннан бер хатынны иярттеләр, ахры»8.
Татар кызларын Урта Азия байларына сату гадәткә кергән бер хәл булган икән.
«Журабай исемле бер казах татар кызларын Төркстанда сатып йөри. 1906 елда ул Түнтәрдән (хәзерге Балтач районы) өч кыз алып китә, шуларның берсен алтмыш яшьлек бер байга 500 сумга сата. 1907 елда ул Закирҗан исеме белән яңадан Казан артына килеп чыга. Закирҗан Урта Азия байларыннан күп заказлар һәм задаткалар алып килгән. Татар агайлары, фәкыйрьлеккә чыдый алмыйча, моңа кызларын саталар»9.
Газетаның язуына караганда, сатылган кызларның кайберләре хуҗаларыннан качып китәләр, кайберләре фәхешлек юлына керәләр икән.
Тагын бер хәбәр: «Журабай Түнтәр авылына килеп җиткән. Бер кызны никахлап алган, икенчесен атасыннан 25 сумга сатып алган. Тегендә баргач, никахлап алганын талак кылып аера да кыйммәт бәягә сата икән. Сәрдек авылында бу никахның нәрсә икәнен аңлаган агайлар, никах мәҗлесенә барганда, мулланы тотып алып бик нык кыздырганнар. «Сәүдәгәрләр» Арбордан ике, Түнтәрдән тугыз барлыгы унбер кыз алып киткәннәр»10.
Кыз сату очраклары башка губерналарда да булган. Саратов губернасы, Кузнецк өязе Б. авылыннан хәбәр итәләр: бу авылдан өч кызны сатып алып киткәннәр. Мәликә 17 яшьтә, Фатиха 16, Мәргубҗамал 15 тә. Боларны иптәш кызлары озата бара, кочаклашып елашалар
«Никах укыганда, кызларның берсе качмак булды, дип яза газета хәбәрчесе, әмма барып чыкмады. Балаларның бәясе унбишәр сум иде. Боларны гәзит белән генә тәрбияләп булмый. Кеше сатучыларга прокурор кирәк. Кызның ризалыгыннан башка никах укучыларның, «ул риза» дип шәһадәт бирүчеләрнең бер-икесен башлап хөкемгә гарыз итәргә тиешле»11.
Ташкент тимер юлындагы «Аральское море» станциясендә мондый хәл була. «Казан артыннан ике хатын-кызны сатарга китергәннәр» дигән хәбәр тарала. Имеш, инде аларны 360 сумга сатканнар да икән. Оренбург ягыннан сәүдә эше белән килгән Габдрахман Галиев бу хәбәр белән кызыксына. Галиевнең приказчиклары сатылган кызларны эзләп китәләр. Тапсалар йозаклы өй эчендә ике хатын-кыз. Куркышып беткән хатыннар приказчиклар белән башта сөйләшмиләр. Әмма «Казан шивәсен ишеткәч, сөйләп бирәләр». Аларны Казан артыннан бер кеше китергән һәм инде хуҗаларын да күрсәткән икән. Хуҗалар «мал»ны карап, ошатып, килеп алырга вәгъдә итеп өсләреннән бикләп киткәннәр. Приказчиклар властьларны алып килеп ишекне ваталар. Йорттан бер хатын белән бер яшь кыз чыга. Сорашалар. Казан өязе Бәрәзә авылыннан 26 яшьлек хатын, исеме Маһитап. Яшь баласы белән сатылган. Тегесе моның сеңлесе, 18 яшьлек, Шәфига исемле. Болар Бәрәзәнең Бәдретдин исемле кешенең кызлары. Сатучының да кем икәнен ачыклыйлар. Казан белән Урта Азия арасында җиңел кәсеп белән көн күрүче егет Иске Тазлар авылыныкы, исеме Җәләлетдин. Шома егет кесәсеннән бер кәгазь чыгарып күрсәтә: Бәрәзә имамы Габделгалләм Габделбәдигый, үз мөһерен басып, «бу кеше әлеге хатыннарны үзе теләгән җиргә урнаштырырга хаклы» дип кәгазь биргән икән. Габделгалләм хәзрәт сатылган хатыннарга метрикадан «выписка» да биргән. Приказчик егетләрнең таләбе буенча, властьлар бу кәгазьләрнең барысын да алып Уфага Диния нәзарәтенә җибәрәләр. Әмма сатылган хатыннарның хуҗалары килеп гауга чыгаралар. Җәләлетдиннән акча таләп итәләр. Шома егет исә 180 сумын (бер хатын бәясен) инде тотып та өлгергән икән. Ул арада башкалар да җыела: Җәләлетдин тагын берничә байдан задатка алган икән. Спекулянтны ничек ычкындырганнардыр, анысы билгеле түгел, әмма Җәләлетдинне һәм Габделгалләм хәзрәтне фаш иткән Оренбург сәүдәгәре өенә кайткач туп-туры газета редакциясенә килә һәм Диния нәзарәтенең бу эшкә күз-колак салмавына, хәзрәтне әле дә булса җавапка тартмавына ачуын белдерә12.