Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 стр 8.

Шрифт
Фон

Унынчы елларда Астрахань шәһәре хатын-кыз сату базарының үзәгенә әйләнә. Баку һ. б. шәһәрләргә Астрахань базары аркылы фәхешханәләргә бик күп кыз озатыла. «Хәтта Төркия вә Иран хәрәмнәренә дә шуннан җибәрелә. Бу яман эш белән күбрәк Казан татарлары кәсеп итәләр». Шәһәр интеллигенциясе, прогрессив журналистларның таләбе буенча, бу турыда губернатор янында киңәшмә җыела. Киңәшмә карар кабул итә: хатын-кыз сатучыларны, аларны алып китүчеләрне эзәрлекләргә, тотарга. «Алдагы январьда булачак «Хатыннарны химая җәмгыятьләре»нең съездында бу мәсьәләнең каралуын вә съездның хөкүмәттән бу хакта шиддәтлерәк13 тәдбирләр14 кыйлуын үтенүне таләп итәргә карар бирелде»15.

Документлар әнә шулай сөйли. Әмма хатын-кызларны сатлык мал хәленнән бернинди «химая итү җәмгыятьләре», бернинди киңәшмәләр, карарлар, протестлар коткара алмады. «Закладларга салган мал күк, абау, җаныем, безнең хәл» дип йөрәк ачысы белән җырлаган татар кызын бары тик Октябрь революциясе бөек тарихи борылыш кына коллыктан азат итте.

Азат хатын. 1978. 3

Рус ориенталистларының эшчәнлеге һәм татар вакытлы матбугаты

Унынчы еллар татар вакытлы матбугатында даими чагылып килгән бер тема бар: ул рус ориенталистлары мәктәбенең эшчәнлеге, рус ориенталистлары турында информация, рецензия, тәнкыйть һәм алар белән полемика. Бу теманың даими рәвештә матбугат битләрендә алып барылуы һич тә очраклы хәл түгел.

1910 еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реакционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге, нигездә, яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылудан гыйбарәт иде. Реакцион милли политика беренче чиратта татарлар арасында авыр нәтиҗәләр китереп чыгарды, татарның уку йортлары ябылды, доносчылык көчәйде; азмы-күпме демократик фикер уздырган әдипләр яшерен күзәтү астына алынды. Тарих зур хата ясау алдына килеп басты: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудыруы мөмкин иде. Татар вакытлы матбугаты әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен әһәмиятле кампания башлый газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының эшчәнлеген объект итеп ала һәм һәр адымында әйтеп бара: карагыз, ди, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез дәрәҗәдә кеше итеп карыйлар, менә болар безнең ватандашларыбыз, диләр.

Дөрес, унынчы еллардагы ориенталистика мәктәбе әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура-мәгърифәт-фән мәсьәләләрен генә күтәрә. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Катанов һ. б. эшчәнлеге патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе иде. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра иде. Ләкин матбугатта мәктәп, мәдрәсә, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр, фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, алар мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш» кебек газета-журналлар әнә шуңа күрә дә үз карашлары белән ориенталистлар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм, шул караштан чыгып, рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар.

Вакытлы матбугатның ориенталистикага һәм ориенталист галимнәргә мөнәсәбәте бик сак, ориенталист галим аз гына саксыз сүз ычкындырдымы, татарларга карата аз гына кимсетүле бер сүз әйттеме бу турыда инде матбугат шаулый, теге галимгә чакыру ташлый, матбугатта кампания башлана. Әйтик, ориенталист С. Рыбаков 1912 елда Петербургта дамский кружокта татар-башкорт җырлары турында лекция укый, һәм татар җырларының эчтәлеге турында мыскыллырак караш сизелеп ала. Бу хәл рус һәм татар матбугатында зур бәхәскә кадәр барып җитә, һәм Рыбаковның мондый тонына протест белдергән мәкаләләр күренә. Венгр галиме ориенталист Вамбери турында исә 1911 елда бөтен дөнья матбугатын шаулатырлык бәхәс булып ала. Петербург агентлыгы телеграммасына таянып, «Вакыт» газетасы Вамбериның «Будапешти һирлап» газетасында төрки халыкларны мәсхәрә итеп язган мәкаләсе турында хәбәр итә. Бу хәбәр Бөтенроссия мөселманнарының колагын торгыза, һәм газета-журналларның барысында да диярлек протест, гаҗәпләнү күренә. Газета-журнал идарәләре килешмәү авазлары белән тула. Татар матбугатын даими рәвештә карап барган Вамбери Будапешттан «Вакыт» идарәсенә хат җибәрергә мәҗбүр була. «Минем төркиләргә хәерхаһлыгым мәгълүм. Мондый нахак сүз акылга сыймас» дигән сүзләр белән тәмамланган хат Вамбери имзасы белән «Вакыт»та басыла.

Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катановлар эшчәнлегенә бирә. Академик Радлов эшчәнлегенә бәя, аңа мөнәсәбәт мәсьәләсе матбугатта зур күләмдә ике тапкыр күтәрелгән. Беренчесе 1909 елда Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу уңае белән, икенчесе 1916 елның ахыры һәм 1917 елның башында аңа 80 яшь тулу уңае белән.

Татар матбугаты зур галимнең кайсы якларына игътибар итә соң? «Вакыт»ның язуынча, татарның әдәбияты, фикере уянуга К. Насыйри белән Ш. Мәрҗани никадәр зур тәэсир ясаган булсалар, төрки теленә һәм тарихына Радловның иткән хезмәте, тәэсире дә шул дәрәҗәдәдер16. Шуның өстенә Радлов татар теленең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирүе белән дә татар интеллигенциясенең ихтирамын казанган. Үзенең журналистлар белән булган шәхси әңгәмәләрендә ул татар теленең бик бай, сыгылмалы гыйбарәләре булуын, аның мөмкинлекләре зурлыгын күрсәткән17. Радловның эшчәнлеге бигрәк тә «Йолдыз» һәм «Вакыт» тарафыннан игътибар үзәгенә алына. «Вакыт» газетасы Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу уңае белән аның төрки шивәләре сүзлегенә зур бәя бирә: «Иң олугъ тюркологка безнең телемезгә вә кавемебезгә ихлас куйдыгы өчен вә бөтен гомерен шуңа фида итдеге өчен хәлас тәшәккерәтемезне18 гарыз кыйлып кабулыны үтенәбез», дип яза19.

В. В. Радловның укучыларына сүз бирелә. «Вакыт» газетасында алар истәлек белән чыгалар. Радлов Уфадагы Учительская школаны тәмамлаучылар алдында речь сөйләгән икән. «Сез татарлар, дигән ул анда, белемгә шулкадәр сусагансыз, хәтта сусаганлыгыгызны да белмисез. Никадәр сөйләсәм дә, сезнең татар милләтенә иң зарур вә иң лязим нәрсә гыйлем вә мәгърифәт диячәгем»,  дип тәмамлаган ул аны. Мәгърифәтче ориенталистның бу фикерләре, нигездә, «Вакыт» газетасы тоткан юл белән тәңгәл килә, һәм «Вакыт» үзенең фикердәше булган Радловның нәкъ әнә шул ягына һәрвакыт басым ясый. Радловның хезмәт юбилее матбугат битләрендә аның исеменә догалар кылуга кадәр барып җитә.

Радловның юбилее Петербургта уздырыла. Бу юбилей турында Казан һәм Оренбургтагы татар газеталары махсус сәхифәләр бирәләр. Аларда Радловның бөтен гыйлемен татар-башкорт арасында мәгърифәт таратуга гына хезмәт иттергәнлеге, үз белемен явыз ният белән файдаланмавы әйтелә. «Аның, диелә, башка галимнәрдән аермасы шунда: ул һичвакыт үзенең гыйлемен вөҗданына хилаф булган урыннарга сарыф кылмаган». Матбугат аның Казанда торган вакытта Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри белән дус булганлыгына игътибар итә. Ориенталист Самойлович Петербургтагы татар яшьләрен оештырып кичәгә алып килә. Җыелышта татарлар да бар, дигәч, Радлов бабайның йөзләре яктырып, шатланып китте, дип яза газетаның махсус мөхбире Кәбир Бәкер. Юбилей кичәсендә доклад ясаган Ш. Мөхәммәдьяров Казандагы Учительская школаның әһәмияте, татарлар арасында рус һәм Европа мәдәниятен таратуда Радловның роле турында сөйли. Кичәдә катнашучы курсистка татар кызы татарча сөйли. Радловка мөрәҗәгать итеп, ул, татар кызын караңгылыктан чыгару өчен кылган эшегез безгә бик якын, ди. Радлов үзен тәбрикләгән татар курсисткалары белән таныша, алар арасында Чистайның Закир хәзрәт кызын да күргәч, өлкән галим хәйран кала. Чөнки Закир хәзрәт еллар буе рус теле укытуга каршы килгән кеше. Радлов бу вакыйганы берничә елдан соң да хәтерләп сөйли: «Дөньялар үзгәрде, ди ул. Мин Казанда вакытта рус телен укытуга иң каршы килгән кеше Чистайдан Закир хәзрәт иде. Шул гына хәтердә калган. Ә менә шуның кызы юбилейда мине тәбрик итте».

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3