Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 стр 6.

Шрифт
Фон

Татар агае мәйдан таралганда башка авылдан килгән кешеләрдән үзенең дусларын өенә алып киткән. Өенә кунак алып кайту татарлар арасында бик дәрәҗәле, мактаулы эш. Татар агае, моны аңлап, үзен бик эре, вәкарь белән генә тоткан. Ә мәйданнан рус кунагы алып кайту анысы инде бөтенләй югары дәрәҗә исәпләнә. Рус агае белән мәҗлестәш булу ул дөнья күргәнлек, тәҗрибәлелек, тормыш итүнең ибен, җаен белгәнлек билгесе. Әнә шуңа күрә татарның Сабан туен яратып килгән рус агайга ул көнне урын түрдән

Мәйдан таралып берәр сәгать узуга, йортларның тәрәзәләре ачылган, урамга тәмле токмач ашы исе таралган һәм, озак та үтми, татарның әдәп белән генә җырлаганы ишетелә:

Бераздан Иван агайның да тавышы ишетелә:

Әдәплеләр бәйрәме

Әйе, Сабантуй әдәплеләр бәйрәме. Борынгы заманнардан бирле килгән традиция буенча мәйдан уртасына исерек кешене бөтенләй кертмиләр. Көрәшкә керү турында уйлыйсы да юк. Мәйдан уртасына кызмача баштан килеп керү ул халыкны, тәртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмәү дигән сүз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек күренсә, таза егетләр аны тиз генә мәйдан уртасыннан алып чыгып китәләр. Элек-электеннән шулай килгән. Татарларны теләгән кадәр мыскыл итеп язган реакцион «Казанский телеграф» газетасы да хәтта Сабантуйның аракысыз гына узуын күрсәтми кала алмаган. Газета болай дип язган: «Справедливость требует отметить, что несмотря на такое многолюдство, на «Сабан»е редко можно встретить пьяных или вообще хулиганствующих. Порядок образцовый и ревниво оберегается самими гуляющими. И в этом случае татар лишь можно похвалить, что они разумно пользуются своим отдыхом»4.

Татарның кунак сыена аракы дигән нәрсә бөтенләй кермәгән. Хәтта Сабантуйга да аракы алынмаган.

Татар фольклорында эчкечеләр, аракы яратучыларга багышланган бик күп җыр, бәет, мәкаль бар. Ул әсәрләрнең барысында да эчкечелек халык алдындагы бик зур начарлык буларак бәяләнә һәм тәнкыйтьләнә. Сабантуйның әнә шундый аеклар бәйрәме булуы өчен аны рус галимнәре бик яратканнар. Казан университеты профессоры К. Фуксның рус газеталарында Сабантуй бәйрәменең самимилегенә, андагы тәртипкә сокланып язган мәкаләләре басылган. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки Сабантуй гади хезмәт кешесенең дини йолалардан, социаль җәбердән азат булган иң демократик бәйрәме. Ул бәйрәмдә сәламәт рух, крестьянча хөрлек патшалык иткән. Ул халыкның үзенеке булган. Әнә шуңа күрә ул бәйрәм гасырлар буенча яши һәм әле дә булса Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә бәйрәме буларак үткәрелә.

Әгәр сез татар авылындагы Сабантуйга кунак булып килсәгез, игътибар итегез: ул хезмәт кешесе бәйрәме. Анда сез тәртип бозучыларны күрмәссез. Сабантуй дуслык бәйрәме, саф күңеллеләр бәйрәме. Чөнки саф әхлаклылык хезмәт кешесенең төп сыйфаты

Киләсе елга кадәр

Сабантуй атнасы тәмам. Бәйрәмгә кайткан кунаклар да инде китә башлыйлар. Сабантуй рухы кунаклар белән шәһәргә күчә. Андагы җырлар, биюләр шәһәр сарайларының, театрларының сәхнәләрендә әле озак яшәр

Колхозчы-крестьян да инде Сабантуй мәйданындагы озын колгага түгел, еш-еш кына иген басуына карый. Арыш басуы инде кара-кучкылланып дулкынлана, арыш серкә очыра. Арыш басуы инде тигезсез сулый, кичләрен иген басуы өстендә аҗаган уйный. Тиздән-тиздән кыр-болын эшләре башлана.

Картлар тәҗрибәсе буенча, инде шушы атнадан соң озак та үтми русларның Петров день дигән көннәре җитә, татарлар аны «Питрау көне» дип йөртәләр. Ә татар агаеның ышануынча, Питрау көненнән соң «үлән арасына ут керә», ягъни үлән инде үсүдән туктый һәм, арасына чалгы кергәнне көтеп, язмышына буйсына

Авыл җәйге кыр эшләренә әзерләнә. Ә Сабантуй булган мәйданның бер кырыенда әле генә үткән хезмәт бәйрәменең матур истәлеге булып зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә гимн җырлый. Ул колга шулай җәй буе кояшта ялтырап утырыр, иген басуындагы комбайн штурвалындагы егет тә, иртән фермага баручы кыз да аңа карап күңелле хезмәт бәйрәмен хәтергә алырлар, матур хисләр аларны гүзәл хезмәткә рухландырыр.

Җилдә чайкалып утырган ул колгага вакыт-вакыт авылның ак сакаллы карты да күз салыр: ул колга аның типсә тимер өзәрдәй таза вакытын, кызыл башлы сөлгеләрне бөтереп бил алышкан чакларын хәтерләтер

Әнә шулай кадерле, бик кадерле йола ул Сабантуй дигән халык бәйрәме!

Социалистик Татарстан. 1974. 21 июнь

Сиксән ел элек

(Районыбыз тарихыннан)

Россия дәүләтендә гомуми переписьның (1897) уздырылганына быел 80 ел тула.

Сиксән ел элек безнең як нинди хәлдә булган? Нинди авылларда күпме кеше яшәгән, мәктәпләр, медицина, ветеринария, почта-телеграф кайларда булган?

1897 ел переписеның нәтиҗәләрен Казан губернасының Земская Управасы члены К. П. Берстель 1908 елда аерым китап итеп бастырып чыгарган. Бу китапта Казан губернасына кергән өязләр буенча китерелгән мәгълүматлар кызыклы гына. Хәзерге Арча районына кергән авыллар 1897 елда Казан һәм Мамадыш өязенә бүленгән булганнар. Казан өязендәге Арча, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Кармыш (Казанбаш), Мүлмә волостеның Урта Аты, Әрнәш, Сәрдә авыллары, Яңа Кишет волосте, Мамадыш өязендәге Яңа Чуриле волостеның 13 авылы (калганнары хәзерге Саба районында) хәзерге Арча районы территориясен тәшкил иткән.

1897 елгы перепись буенча иң зур авыллар түбәндәгеләр: Олы Әтнә (2986 җан), Яңа Кенәр (1998), Олы Мәңгәр (1775), Яңа Кишет (1326), Иске Кишет (1203), Югары Курса (1197), Иске Ашыт (1138), Утар Аты (1103), Казанбаш (1091). Мамадыш өязеннән кергән авыллар алай зур түгел. Алар арасында халык саны буенча иң зур авыллар Сикертән (956 җан), Чөмә-Елга (824), Яңа Чуриле (798), Сеҗе (ул вакыттагы исеме Мурья Мусич, 541), Гөберчәк (Кечкенә Му 506) исәпләнгән.

Бу тирәдә иң кечкенә авыллар Му Казаклары (184 җан), Вознесение Понигы (127), Күкчә (40) күрсәтелгән. Соңгысы Мөрәле тирәсендә яки Гөберчәк белән Сикертән арасында урнашкан булырга тиеш.

Кармыш волостенда иң кечкенә авыллар Таш заводы (Четыре Двора 55 җан), Талчишмә (60) исәпләнә. Талчишмә хәзерге «Известия» колхозы территориясендәге авыл булган. Бу волостьта зур авыллар: Казиле (669), Күпербаш (656).

Перепись нәтиҗәләрендә мәдрәсәләр яки мулла өендә әлеф-би өйрәнүләр «мәктәп» графасына алынмаган. «Мәктәп», «школа» дигән графаларга бары тик дөньяви фәннәрне уку-язу, арифметика, география һ. б. укыта торган үзәкләр генә кертелгән. Патша хөкүмәтенең хезмәт халкына мөнәсәбәтен бу статистика бик төгәл күрсәтә: Кармыш волостенда 1897 елда бер генә мәктәп тә юк! Яңа Чуриле волостенда нибары 2 мәктәп (Поч. Поник, Ключище) күрсәтелгән. Яңа Кишет волостенда 2, Олы Әтнә волостенда 1, Арча волостенда 11 мәктәп булган (Түбән Бирәзә, Бирәзәбаш, Кәче, Наласа, Яңасала, Божа, Урта Бирәзә һ. б.). Бары тик Олы Мәңгәр волостенда гына картина башкача: монда 16 авыл булып, шуларның барысында да «мәктәп бар» дип куелган. Яңа Кишет волостенда 18 авыл булып, шуларның нибары икесендә генә «мәктәп бар».

Мәгълүм булганча, патша хөкүмәте 1878 елда авылларда янгын сарайлары салу, насослар, янгын вакытында сугу өчен чаңнар булдыру турында махсус указ чыгара. Татар авылларына килеп, бу указны патша түрәләре халык җыеннарында укыйлар. Әмма указда татарлар арасында кабул ителгәнчә «авыл», «мәхәллә» сүзләре булмый, түрәләр ул терминнарны «епархия», «приход», «село» дип укыйлар. Указда авылларга «колокол» куйдыру турында да сүз була. Халык арасында «хөкүмәт көчләп христианлыкка чыгара» дигән хәбәр тарала. Нәтиҗәдә Олы Мәңгәр авылында халык восстаниесе күтәрелә. «Бу восстаниеләр, дип яза Таҗи Гыйззәт, авылларга янгын сарайлары салдырып, чаң куйдыруга каршы дини мотив белән башлансалар да, асылда, милли изүгә, самодержавиенең рәхимсез кысуына, талавына чыдаша алмыйча күтәрелгән крестьян восстаниеләре булалар». Мәгълүм булганча, бу восстаниеләр мотивы буенча Т. Гыйззәт «Ялкын» («Фәрхиназ») исемле драмасын яза.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3