Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 стр 5.

Шрифт
Фон

Әнә шуңа күрә Сабантуй программасының иң кызык өлеше ат чабышы. Моңа ун-унбиш яшьлек малайлар катнаша. Чабыш атларын алдан ук әзерлиләр, аерым ашаталар. Сабантуй көннәре якынлашканда, атның «аягын кыздыралар», спортчылар телендә әйтсәк, «разминка» ясыйлар.

Татар халкының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның берничә әсәрендә ат чабыштыру, чабыш атлар турында языла. «Яшь йөрәкләр», «Алмачуар» кебек әсәрләрне укыганда, ат чабыштыруның халык күңелендә никадәр зур урын алганын күрергә мөмкин. Бу бик борынгыдан килгән гадәт. Чабыш атларын элек-электән халык бик караган, аларның даны еракларга киткән. Чабыштан килгән атларны мәйдан уртасында түгәрәк эчендә әйләндерәләр. Шулвакыт хатын-кыз, уртага чыгып, атларны бүләк белән күмә.

Һәр ярышта кемдер беренче була, кемдер уртадарак, кемдер иң ахырда Ат чабышында да шулай. Беренче килгәнне сырып алалар, мәйдан уртасына атның йөгәненнән саклап кына тотып алып керәләр, әйләнәдә йөртәләр. Ат өстендәге малайның авыз колакка җиткән. Атны инде бүләк белән күмгәннәр, хайван димә, ул да, шушы моментның тантанасын сизгәндәй, башын югары күтәреп, «атлар горурлыгы» белән горурланып атлый. Икенче, өченче Алтынчы килгәннәргә инде игътибар кимрәк. Ләкин кемдер иң соңгысы бит! Аңа да мәйдан эченә керергә кирәк, аңа да әйләнергә кирәк. Бәлки, бөтенләй кереп тормаскадыр? Халык шаулап көлсә, авыз ерып мыскыл итә башласалар нишләрсең?

Башка халыкта андый гадәт бардырмы, әмма Идел буе татарларында бик күркәм бер традиция яши: Сабантуйда иң соңгы булып килгән атка бүләк бирү гадәте ул. Моны өлкән яшьтәге хатыннар, карчыклар эшли. Алар Сабантуйга килгәндә махсус рәвештә бер бүләк алып киләләр: кыз вакытта үзе чиккән сөлге, эскәтер, ашъяулык, баш яулыгы Соңгы килгән атны әнә шулай карчыклар, өлкән яшьтәге хатыннар (күбрәге тол хатыннар) чорнап ала, ул атның башыннан сыйпыйлар, муеныннан кочаклыйлар, йөгәненә бүләк бәйлиләр Татар халкының элек-электән атка иптәш, дус, туйдыручы итеп карап килүеннәндер инде ул гадәт. Бу вакытта мәйдан уртасында ак яулыклар, чуар эскәтерләр белән күмелеп калган атка ул хатыннар һич тә хайван итеп түгел, ә тормышның ниндидер бер гаделсезлеге аркасында кимсетелгән бер адәм баласына карагандай карыйлар. Бәйрәм гомумхалыкныкы, аннан бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел. Аннан соң, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу  ул инде элек-электән хезмәт халкының матур гадәте

Татарча көрәш. Мәйдан батыры

Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә борынгы заманнардан килгән гадәт буенча урын булмаган. Татар фольклорындагы меңнәрчә җырлар, меңнәрчә мәкаль эш сөймәс ялкауларны тәнкыйть итә. Эшсезнең ил өлкәннәре каршында да, егет-кызлар арасында да абруе юк. Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. Моңа халык үзе юл куйган, үзе шулай кушкан. Хәллерәк йорттан булса, ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, сөт-май торган. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган

Ул көрәшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. Картларның бөтен өмете шунда. Кайвакытта батыр егет күрше авыл Сабан туйларына барып та көрәшә, бер елда берничә урында батыр кала. Моның дәрәҗәсе тагы да зуррак. Көрәшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Казан артында татарча көрәшнең бөтен нечкәлеген, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белгән көрәшчеләр авыллары бар. Элек-электән Казан артында Курса авылларының көрәшче буларак даны зур иде.

 Сабантуйга курсалар килгән! дигән хәбәр авылны тетрәтеп куя иде. Колхозлар төзелгәч, ул авылларның исемнәрен дә үзгәрттеләр: «Көрәш Курса», «Батыр Курса» һ. б. Курса исемендәге авыллар өч-дүрт булганлыктан, халык әле дә аларны шулай исемләп йөртә.

Көрәшне күзәтеп торучылар авылның иң могтәбәр картлары. Хәзер инде көрәшкә авырлык категориясе буенча кертәләр, инде Сабантуйда шәһәрдән кайткан тәҗрибәле спорт мастерлары да көрәшә әмма аларның язмышын да әнә шул ил картлары хәл итә Сабантуй мәйданында гаделсезлеккә урын юк. Чөнки ул хезмәт халкының иң демократик йоласы.

Сабантуйда батыр калган егетнең авыл халкы алдында дәрәҗәсе искиткеч. Батырны һавага чөю мәйданның соңгы акты. Батырның алган бүләкләрен, гадәттә, аның туган-тумачасы җыеп ала, батыр аларга кулын да тидерми. Аны уртага алып саклап кына ат янына алып киләләр, атның дугасын аның бүләкләре белән бизиләр, батыр утырган ат кузгалу белән, мәйдан тарала.

Батырга бүләк бирү Сабантуй программасының төп кадагы. Батырга элек-электән тәкә бүләк иткәннәр

Батыр утырган ат шөлдерләр, кыңгыраулар белән авыл урамына кайтып кергәндә, авыл дерт итеп тора: җиңүче кайта! Капка төбе тулы халык, барысы да аңа елмаялар, кул болгыйлар Ул киләсе ел Сабан туена кадәр әнә шундый мактаулы, дәрәҗәле, ул ел буе игътибар үзәгендә була

Сабантуй программасы

Сабантуйның программасы бик зур. Монда иң борынгы уеннардан алып иң яңаларына хәтле була. Иң борынгылары шул: Сабантуй кечкенә малайларның көрәшеннән башлана. Егылган берсе мәйданнан чыга бара. Шулай итә-итә, мәйданда бервакыт таза егетләр генә кала. Алар «Сабантуй батыры» дигән исемне алу өчен көрәш башлыйлар. Халык гадел. Еккан кешегә генә түгел, егылганга да бүләкләр бирелә. Көчен сынап караган өчен. Халыкны ихтирам итеп уртага кергән өчен.

Аннан чүлмәк ватыш. Монысына көч кирәкми, әмма сизгерлек кирәк. Йөгереш. Монысында күбрәк яшүсмерләр катнаша. Капчык сугышта елдамлык та, көч тә, хәйлә дә кирәк. Ә менә колга башына менеп, андагы әтәчне алып төшү бик сирәк кешедән генә булуы мөмкин. Аякка капчык киеп йөгерү, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү дә бик борынгыдан игенчелек белән көн күрүче бабаларыбызның көч, егетлек, елдамлык сынашыннан килә. Бау тартыш хезмәтнең үзеннән килгән уен. Крестьян нинди генә хезмәт башкармасын, элек-электән бау белән эш иткән. Бау көчлеләрне ярата. Йон эрләүдә, су китерүдә ярышу хатын-кыз эше. Мондый уеннарга әбиләр дә бик теләп катнаша. Боларның берсенә дә хәрәм кертеп булмый.

Менә бер почмакта гер күтәрәләр. Икешәр потлы герләрне кем ничә мәртәбә күтәрә ала? Шулай итеп, Сабантуй крестьян хезмәтенең һәр өлкәсендә иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә

Җыр, бию, уеннар, көч сынашу татар Сабан туеның бөтен программасы шуннан гыйбарәт.

«Рус белән тормыш кичердек сайрашып»

Татарның дини бәйрәмнәрен рус агай белмәгән. Белсә дә, ул аның мәгънәсен аңламаган. Рус пасхасының мәгънәсен татар аңламаган кебек.

Ләкин татарның бер бәйрәмен рус яхшы белгән: ул  Сабантуй. Нәкъ татар көткән кебек дәртләнеп көтә ул аны. Чөнки һәрбер тәртипле, әдәпле рус гаиләсенең күрше татар авылында тәртипле, әдәпле бер татар гаиләсе белән дуслыгы була. Шул дусты аны Сабантуйга чакырмыйча калмый. Ә дуслык үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Рус агай татарның чиләген төпли, самавырын төзәтә, су кисмәген кыршаулый, тәрәзә наличнигын буйый. Ә татар агае руска өй бурый, мунча сала, итек баса, такта яра. Хатыны-баласы авырса, рус авылына барып, тозлы кыяр, тозлы кәбестә алып кайта

Татар авылларында элек-электеннән урамда шундый тавышлар ишетелеп торган:

 Самавыр, комганнар ямы-ы-йм!

 Кумган түзятам, кумга-а-ан!

 Чүлмяк сатам, чүлмя-а-ак!

Татар агаеның руслардан булган беренче ветеринарга, земский врачка, почта хезмәткәренә ихтирамы зур булган. Хәер, хезмәт халкы өчен бик табигый сыйфатлар бу. Казан университеты адъюнкт-профессоры М. Рыбушкин бу турыда болай дип язган: «С первого взгляда на здешних жителей должно казаться, что вероисповедания всего более отличают их друг от друга, но сие заключение совершенно будет ошибочное, поелику татара казанские относительно общежития столько сблизились ныне с русскими, что даже самые празднества, увеселение и гульбища тех и других посещаются взаимно, где различие вер становится почти неприметным. Образованные, как более знающие общежитие татара любят посещать театры, маскарады и прочие публичные места, равно как и празднества общественные, где поступают точно так же, как и русские, исключая немногих, противных вере их обычаев, подобным образом и русские с своей стороны, посещая праздники татар, нередко принимают в оных участие». «На Сабане бывает часто большое стечение русских из всех состояний».

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3