Әгәр сез Ык буйларына барып чыксагыз, андагы әрәмәлекләр, андагы су буйларыннан аерылып китә алмассыз. Башка бер җирдә дә сандугачлар андый ук музыкаль тавыш белән сайрамыйлар. Әгәр инде сез Арча, Балтач ягы урманнарына килеп чыксагыз, андагы матурлыкка таң калырсыз. Калын-калын чыршы, имән, нарат, каен урманнарының җиләкле аланнарында йөргәндә, Тукай «Шүрәле»сенең нәкъ менә шунда гына тууы мөмкин булганын аңларсыз. Җил искәндә, ул мәһабәт агачлар шавын тыңлагыз: колагыгызда, һичшиксез, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетындагы музыка яңгырар.
Язгы сабан вакытында кара туфраклы Сарман яки Буа якларына чыгыгыз: андый матурлыкны, андый байлыкны сез тагын кайда күрерсез? Күпереп яткан гөл балчыгыдай җир өстеннән диңгездәге кораблар сыман тракторлар килә. Кара туфраклы басу өстендә рәшә. Җир исе, парлы балчык исе, һавадагы тургайлар җырына тракторларның тигез гөрелтесе кушыла.
Әгәр сез безнең Казан янындагы Ослан тавына килеп чыксагыз Хәер, Татарстанның кайсы почмагына гына барып чыксагыз да, сез ул урынга мәңгегә гашыйк булачаксыз
Сабантуй әнә шул игелекле җирдә мул уңыш үстерүче җир хуҗаларыныкы. Бу бәйрәмдә борынгыдан килгән бик күп күркәм гадәтләрне әле дә саклыйлар. Арадан берсе
Сабантуйга бүләк җыю
Менә, менә иртәгә Сабан туе Урамда гармун тавышы. Көпә-көндез. Элегрәк кичен ишетелгәләгән гармун тавышына да чукмар башлы таягын тотып килеп җиткән, егетләрне тараткан карт хәзрәт тә бүген берни эшли алмый. Тәкъва картлар, куштаннар да бүген беркемне дә уен-җырдан, музыкадан тыя алмыйлар. Чөнки иртәгә Сабан туе, хезмәт туе. Әтисе кушканга гына ара-тирә мәчеткә йөргәләгән крестьян егете бүген, бернигә дә карамый, арбага менеп иптәшләрен кочаклап утырган да урамнан җырлап бара. Ә ат дугасында кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, егетләрнең берсе нәкъ шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргән. Ат бизәлгән тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея, дугада пар кыңгырау, ыңгырчакларда шөлдер, кызыл чуклар асылынган
Урамнан арбага төялгән егетләр төркеме килә. Юк, бу төркем генә түгел, бу игенчелек белән көн күргән татар халкының гасырлар буенча әзерләнгән филармониясе, консерваториясе, фестивале, халык хоры килә
Гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң нык дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урынны аның бүләге, быелгы яшь килен бүләге алырга тиеш. Бүләк уңышлы сайландымы икән? Ошатырлармы икән? Кеше арасында хур итәрлек түгелме? Бит, быелгы яшь киленнең бүләге мәйданда батыр калган кешегә биреләчәк. Әнә шулай дулкынлана-курка, яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта үзе утырып чиккән кызыл башлы ап-ак киндер сөлгесен элә. Бу авылга яшь киленнең ил алдында беренче имтихан тапшыруы. Хәер, икенчеседер. Беренчесе килен булып төшкән көннең иртәгесен чиләк-көянтә күтәреп чишмәгә суга барганда тапшырылган иде. Анда да менә шулай каушады, аяк атлаулары ялгышты. Анда да капка ярыгыннан бөтен урам халкы карап калды, килеш-килбәте ничек? Аяк атлаулары матурмы? Суы чәчрәмиме?
Сөлге колгага бәйләнде. Колга тоткан егет арбага менеп утырды. Гармунчы гармунында аккорд бирде. Ә колга тоткан егет яшь киленгә мутланып күз кысты да сөрән салды:
Яшь киленнең Сабантуй бүләге котлы булсын!
Шуны гына көтеп торган егетләр хоры урам яңгыратты:
Һә-лә-лә-ләү!
Аннан җыр белән кузгалып киттеләр.
Бу элек шулай булган. Ләкин хәзер дә шулай. Сабантуй бүләген бүген дә шулай җыялар. Нигә аны җыярга, колхоз хисабыннан исәпләтеп, кибеттән генә алсаң булмыймыни? Әнә бит колхозлар хәзер ничек бай, культура-сәнгать мәсьәләләренә әллә ничәшәр мең сум акча тоталар. Хәер, Сабантуйга да тота колхоз идарәсе акчаны. Әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт халыкның бу бәйрәмгә үз кулы белән, үз әйбере белән катнашырга теләвендә. Чөнки аның борынгыдан килгән традициясе шулай. Мең еллар элек әнә шулай өйдән өйгә йөргәннәр, колга башына бәйләп сөлге-эскәтер җыйганнар. Бу әле дә шулай
Шәригать кануннарын җимереп
Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш. Безнең үткәнебез турында кайберәүләр шулай язгалыйлар. Имеш, ислам дине изүе астында яшәгән татар хатын-кызлары андый бәйрәмнәрдә катнаша алмаганнар, алар өйләрендә бикләнеп ятканнар Дөрес түгел!
Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш! Яшь-җилкенчәк, хатын-кыз карап тормаганда, көрәшеп, егетлек күрсәтеп буламыни? Кызлар карап тормаганда, йөгерештә узышып, ат чабышында ярышып буламыни? Биек колга башына үрмәләп менүнең ни кызыгы бар, әгәр аста карап торучылар арасында әниең, сеңелләрең һәм, ниһаять, күптәннән күзең төшеп йөргән бер чибәр кыз булмаганда!
Идел буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган
«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган
Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду»3.
Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.
Сабантуй гөрләп узган. Чәчәккә күмелгән болынга кыш буе сандыкта сакланган кадерле киемнәрдән нафталин исе таралган, кыш буе аулак өйләрдә җеп эрләгән, киндер сугып бирнә әзерләгән кызлар беренче тапкыр шулай иркенгә чыкканнар, батыр егетләрне күзәткәннәр. Ә егетләр бил алышканнар, ат чабыштырганнар, колгага менгәннәр, бау тартышканнар, чүлмәк сугыш, капчык сугыш уйнаганнар Гасырлар буе шулай. Ә озын таяклар тоткан аксакаллар авылның могтәбәр картлары мәйдан эчендә тәртип саклап йөргәннәр. Хәзер фән һәм техникада никадәр алга киткәннән соң! Сабантуй комиссиясе кызыл япкан өстәл янында утыра, председательнең кулында микрофон, велосипедчылар ярышы, волейбол, баскетбол ярышы ләкин традицияләр яши. Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картлардан башка бер генә Сабан туе да узмый. Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык сугышсалар әле дә шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр әле дә шулай. Матур гадәтләр шулай сакланалар. Матур гадәтләр дигәннән, шуларның берсе атка бәйле
Ат дигәндә татар халкы нәкъ Дон казагы шикелле. Ат аның гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган. Татар халкы атка бервакытта да хайван дип карамаган. Ат ышанычлы терәк. Караңгы төннәрдә кара урманнарны үтәр өчен татар агаена яхшы ат кирәк булган. Ат белән ул сәфәр йөргән, иген иккән, лашман хезмәтенә чыккан патшага урман кискән. Ат атланып татар агае Пугачёв явына киткән, боярларга каршы көрәшкән