Среди многих качеств, необходимых учителю, есть одно качество, которым мы иногда пренебрегаем. Это интеллигентность, внутренняя культура человека. Когда у Горького спросили о Есенине, то Горький охарактеризовал кратко: очень интеллигентный человек. Интеллигентность человека заключается не в том, чтобы за столом не резать ножом рыбу, как отметил дипломат Чичерин, а в освоении всех прогрессивных традиций культуры и искусства, в умении держать себя в обществе, в манере одеваться и говорить, т. е. в духовном богатстве человека. За последнее время у нас стало очень много деловых, хозяйственных, хороших педагогов, но вот этому качеству интеллигентности у нас не хватает достаточного внимания. Я вспоминаю своих педагогов по училищу и думаю: какие эти были люди культурные, интеллигентные в полном смысле слова и преданные своему делу мастера просвещения!
Большое спасибо им, нашим педагогам, за то, что в чрезвычайно трудных условиях они смогли дать нам комплекс знаний и навыков. Земной поклон им от имени нашего поколения за то, что выпустили они нас честными, преданными Родине людьми. И совершенно не случайно, что ребята из нашего выпуска всегда находятся в передних рядах коммунистического строительства. Среди них писатели и литераторы (Ахунов, Халитов, Исламова, Миннебаев, Гилязов, Галлямова), лучшие учителя районов ТАССР, директора и завучи школ (Яруллин, Гилязов, Сабиров, Галимзянов), партийные работники (Мустафин), председатели колхозов, недавно награждённые правительственными наградами (Файзрахманов, Билалов) и т. д. Я с гордостью могу заявить, что наше поколение «дети 1945 года» не обмануло надежд своих педагогов.
Дорогие коллеги! Вы, наверное, обратили внимание, что лучше всего в памяти запечатлеваются строгие учителя. Однако не только своей строгостью запоминается педагог. Строгость плюс справедливость вот эти качества, вместе взятые, являются ценными качествами педагога.
Разрешите на этом закончить и пожелать педагогическому коллективу училища плодотворной работы в воспитании учительских кадров инженеров человеческих душ.
Да здравствует наше родное училище кузница кадров, наша Alma Mater!
19651967 гг. (?)Сабантуй бизәкләре
Бераз гына тарих
Бу хәл 1920 елның 27 маенда була. Ул көнне Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турында карар кабул итәләр. Бу тарихи декретка В. И. Ленин, М. И. Калинин һәм А. С. Енукидзе кул куялар. Ә 25 июнь көнне Казан Советының Казан губернасы партия, профсоюз, комсомол органнары вәкилләре белән берлектә уздырылган тантаналы утырышында Татарстан АССРның Вакытлы Революция Комитетына власть тапшырыла Республикабызның туган көне татар халкының бик борынгыдан килгән хезмәт бәйрәме белән бер көннәргә туры килә. Ул бәйрәмнең исеме Сабантуй Борынгы дигәннән, аның тамырлары бик еракларга китә
Кешеләр кайчандыр таштан корал, юан агачларны чокып көймә, балык сөягеннән энә ясаганнар, юкәдән чабата үргәннәр, ике тәгәрмәчле арбалар әмәлләп, йөк тартканнар Цивилизациянең үсүе, социаль хәлләрнең үзгәрүе, сыйнфый көрәшләр нәтиҗәсендә бик күп төрле хезмәт ысуллары алмашынган, кирәксезгә чыккан, онытылган. Болар турында инде без тарих китапларында укып кына беләбез. Ләкин урта полосадагы кешелек җәмгыяте өчен бер дә искерми торган бер хезмәт бар, ул игенчелек. Дөрес, җирне эшкәртү, аннан файдалану формалары гасырлар буе үзгәреп торган, әмма хезмәт халкының туклану нигезе тәшкил иткән икмәкне җитештерү кешелек җәмгыятенең төп шөгыльләреннән булып килгән. Игенчелек Идел буенда яшәгән борынгы Болгар халкының төп кәсебе булган. Игенче болгарларның нәселе Идел буе татарларында да ул шулай көнкүрешнең төп тармагы булып килгән. Шунлыктан Идел буе татарларының бөтен әдәбиятында, халыкның авыз иҗатында, гореф-гадәтләрендә игенчелеккә бәйле бик күп йолалар чагылыш тапкан. Бу йолаларның барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар, ул игенчелек эшен изгеләштереп карау, аңа табыну. Татар крестьянының гасырлардан бирле килгән тирән ышануынча, иген иккән кеше начар холыклы, бозык табигатьле булмый. Иген иккән кеше начар юлда йөрми, кан коймый, мәкерле булмый, дустына, иленә хыянәт итми. Иген игү егетлек, булганлык билгесе, саф күңеллелек билгесе. Икмәк үстерү илеңә, халкыңа игелек күрсәтү дип бәяләнгән. Әнә шуңа күрә XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый үзенең «Хикмәт»ләрендә игенчелек хезмәтенә дан җырлаган, аның фикеренчә, «Хак колларына игенчелек иң хуш һөнәр, иген иккән кешенең дөньялыгы вә ахирәтлеге үз кулында»
Дөньяда башка бер генә хезмәтнең дә, ихтимал, шундый хөр, тарихның үзе кебек чал, милли дә, интернациональ дә үз бәйрәме юктыр. Ә игенчелекнең шундый бәйрәме бар. Ул бәйрәмнең туган җире Идел буе болгарлары яшәгән төбәк. Ул бәйрәмнең исеме Сабантуй. Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Хәзер исә Сабантуй язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме.
Сабан эше крестьян өчен иң җаваплы, иң киеренке хезмәт. Крестьян моңа кыштан хәзерләнгән, орлыкларны кат-кат тикшергән, атын көрәйткән, сукасын көйләгән, сбруйларын яңарткан. Сабанда ул кырыкмышны беренче тапкыр тырмага җиккән, ун-унбер яшьлек малаена беренче тапкыр дилбегә тоттырган, тула оек, яңа чабата кигән күк киндер ыштанлы татар малае тырма тагылган ат белән беренче мәртәбә җир өстенә кереп киткәндә, җир башында аның әти-әнисе карап калган: бу аны зур юлга, изге хезмәт юлына озату булган. Яңа тула оекның балтырына чабата киндерәләрен матурлап бәйләгән әти кеше орлык тубалын күтәреп җир өстенә аяк атлаган. Иң беренче адымында ул орлык белән бергә ап-ак эре тавык йомыркаларын җир өстенә сипкән. Яңа орлыклар шулай эре, таза булып өлгерсеннәр, янәсе
Бер адым тубалдан бер уч орлыкны ярым түгәрәк ясап әйләнә-тирәңә сибәсең. Икенче адым икенче учны. Игенченең күзе үткен, ата-бабадан килгән тәҗрибә зур: җирнең икенче башыннан килгән чабата эзеннән нинди ара калдырасы, адымны ничек атлыйсы, кулны нинди хәрәкәт белән селтисе ул барысын да белә. Ә зәңгәр күктә тургай җыры ишетелә, кара җирдән сулышны киңәйтә торган пар күтәрелә, крестьянның күңеле, йөрәге җиргә якын кешедә генә була торган изге теләкләр белән тула: мулрак булсын иде бу җир дигәннәре, азрак булсын иде ул җирдән түли торган имана налогы! Тәүфыйклы булып үссен иде аның бүген тырмага чыккан малае, игенче булсын иде ул! Тигез булып тишелсен иде игеннәр, җылысы да, яңгыры да булсын иде, матур итеп Сабан туен уздырыр идек бер!
Крестьянның миен әнә шундый уйлар били. Хәер, әлеге күк киндер ыштанлы бәләкәй «крестьян»ның уйлары да шул тирәдә. Тиздән Сабантуй! Менә инде егетлекне күрсәтә башларга вакыт. Нәрсә, улмы быел иртә таңнан торып тургайлар җырын тыңлый-тыңлый җир тырмаламаган, улмы сука көйләргә өйрәнмәгән, улмы күз ачып йомганчы ат җигә белми? Ә татар малае өчен ат җигә белү, ихтимал, гасырлар буенча егетләрне үлчи торган бер критерий булып килгәндер Кичке уеннарда кызлар юкка гына җырламыйлар бит:
Ат көйгә генә атлый, аның һәр адымына җавап биргәндәй камыт агачы шыгырдый, аяк астында күпергән кара җир, тырма артында каргалар Тизрәк, тизрәк җитсен иде ул Сабантуй
Кая гына барсаң
Татарстанда бер тапкыр булган кеше безнең як табигатенә гашыйк булмый кала алмый. Сез, Тукай әйткәнчә, «галибанә яктырып» ал таң атканын күзәтегез. Әгәр сез бу вакытта Идел өстендә икәнсез, көймәгезне туктатыгыз да тыңлагыз: мәһабәт Идел сезнең йөрәгегезне бөек туган илебезнең киңлекләре белән тоташтырыр, Идел буендагы нарат урманнары кояшның беренче кызгылт нурларына коеныр, сез әкияттәгедәй серле декорация эчендә калырсыз. Идел агышын тыңлагыз, таң атканда аның агышы бик серле була