Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 16.

Шрифт
Фон

Хисмәттә гангрена башланган иде.

Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен берсе ташламыйлар, димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.

Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете, ботаклар җыеп, носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр, Хисмәтнең күңеле күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.

 Минем, диде ул, Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә.

 Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.

 Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде, мәрхүм. Әни үткен хатын мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була, дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч, һушсыз була язды. Чибәр идем. Мин җырлаганда, карт-коры елый иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда суырып үпте. Егет булса шундый булсын, диде.

Икенче вакыт тагын шулай бәхәсләштек. Безнең авыл егетләре шундый, үзең беләсең. Бездә йорт саен бер шундый ташбаш. Чистай мишәрләреннән бер дә ким түгел. Анысында читтән кайткан алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Анысы революция булгач. Бу юлы да мин җиңдем. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерә, кыз шуңа була, дидек. Бетердем. Алтын тешле кыз кич очрашкач рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну сиңа укырга кирәк, диде. Шуның сүзе белән курсларда йөреп кайттым. Витсанитар булдым. Ул вакытта байтар дип йөртәләр иде.

 Әти, мәрхүм, юаш кеше иде. Табак Камали дип йөрттеләр үзен. Уникенче елны безнең Атҗабарны кызыл әтәч ялап алды. Бөтен кешенең диярлек йорт-җире янды, әтинеке читтәрәк булгач зыян тимәде. Халык күрше-тирә авылларга чыгып китте. Халык ярдәм итә Атҗабарлар урамга килеп керү белән кайсы он, бәрәңге, кайсы балта, пычкы, киез итек чыгарып бирә. Әти мәрхүмнең эче пошып ята. Беркөнне ул да тәртә башларын күмерләндерә дә Кара Чыршыга китә.

 Кайсы авылдан? дип сорыйлар.

 Атҗабар, ди бу, күзләрен сөртеп.

Шуннан тегеңә бер табак биреп кайтаралар. Шул көннән башлап прозванҗә бирделәр. Үлүе дә кызык булды мескеннең. Бездә колхоз оештырырга килгән бер шәһәр егете фатирда торды. Көн саен иртән бәкегә төшеп су коена теге. Әти карт тегеннән сорый: нәрсәгә кирәк бу хикмәт? ди. Егет әйтә, минем, ди, озак яшисем килә, ди, коммунизмны күрәсем килә, ди. Әти үлүдән бик курка иде гомерен озынайтырга теләгән, күрәсең, беркөнне бу да бәкегә төшеп чумган. Йөгереп кайткан, хут белән мич башына менеп яткан. Шул ятудан тормады мәрхүм

 Юк, мин алай яшәмәдем. Колхозда минем кадәр хезмәт көне эшләгән кеше булмады. Бәйрәмдә кунак җыймыйча калмадым. Минем әрдәнәгә өйгән икееллык каен утыным гына калды. Ә син безнекеләрне күр. Минем карт әнине күр. Мин аның яраткан улы идем. Син чыгарсың Чыгарсың

Кояш батар алдыннан, Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.

 Ну, бу Алла да нәрсә карый икән, ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши, революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу Алла, ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге дөньяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап яшәр вакытым бит! Едвали ул исән калыр, миңа эләксә. Едвали Едвали

Сапёр көрәкләре белән юеш комны казып, Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.

Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды

Миңлегалинең Гарәбстанда йөргәне күренә

Кырык беренче елның көзе кар бик иртә яуды да бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдырды. Шомлы көз иде ул. Каз-үрдәкләрнең яшь карда тәпиләре алсуланып, гомер беткәнне сизеп адашып-аңгыраеп йөри башлаган көннәрендә, кисәк кенә җылытты да куйды. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. Иртәгесен, куе авыр томан таралгач, аны карарга халык җыелды. Карт иде инде. Җәйге кичләрдә мөгрәп кайта иде. Хәбирә карчыкның җил капкасы ачык булмаса, өйдәләрме дигән сыман, зур күзләрен тәгәрәтеп, селәгәйле танавын капкага төртеп ыңгырашып тора иде. Ә хәзер Комсыз бүре аның арт санын талаган, бугазын сыткан, хәтта сырт сөяген урталай өзәргә маташкан. Никадәр газаплангандыр сыер

 Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры, ди

Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинаяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.

Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.

 Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа Хода! дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин, сугышсам, дин өчен сугышам, дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә трибүгә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар, ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән, ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пүләвәй почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен дөньясын пүле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура җиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан без дә шулай чыгабыз дип әйткән, ди.

Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Соңгы төннәрдә Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән җирләдем, немец минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез», дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында икәнен сизде, тез буыннарының җегәре китте, ләкин күзенә яшь килмәде. Ул икенче көнне, Миңлегалинең яратып җигә торган бурлы атына башак биргәндә, атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскычка күбрәк сипте. Шуннан соң аның йокысы качты, гел төнлә белән Миңлегали кайтып кергән кебек була: капка-койма шыгырдап алса да, салкыннан өй бүрәнәсе шартласа да, ул күзен ача, ишеккә озак карап тора, кысып куелган бишле лампаның филтәсен күтәрә төшә, ләкин Миңлегали юк, ишек кырыенда, кәтүктән эшләнгән чөйдә, аның пальтосы гына эленеп тора.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3