Рәмзия Гафу ит, җаным. Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам. Хәзер без күрешәбез, таң атканчы, туйганчы сөйләшербез. Ләкин мин озак тора алмыйм, яктырганчы мин синең яныңнан китәм. Хәтереңдәме, син миңа «Сак-Сок» бәетен укыган идең? Син шул вакытта еладың, ә мин көлдем. Менә Сак белән Сокның берсе мин ул Хәзер, җаным, хәзер.
Зират астындагы басмадан Нургали йөгереп чыкты. Текә таудан менгәндә бер егылды, бер тәгәрәде. Ләкин аның бөтен тәненә искиткеч җиңеллек, куәт тулган, анда хәзер әллә нинди тауларга менәрлек көч бар. Менә яшен бөтен дөньяны ап-ак итеп яктыртты, күршедәге берничә авылның тегермәннәре, зиратлары ялт итеп бер секундка күренеп алдылар. Шул ак яктылыкта, зират читендәге кабер өстендә, ап-ак сын күренде. Бу Рәмзия кабере өстендәге ак таш иде. Нургалигә ул Рәмзиянең үзе булып күренде. Кичен Рәмзия нәкъ шул ап-ак күлмәген кияр иде дә аның бүлмәсеннән Нургали чыгып киткәндә толымнарын сүтеп көзге алдында басып калыр иде
Җаным, исәнме Син мине гафу итәсеңме? Туктале, син нигә салкын? Туңдыңмы, җаным! Тукта, мин сине җылытыйм Хәзер, хәзер, җаным, син аракы исен яратмыйсың бит. Нишлим соң? Ләкин мин аны актык мәртәбә эчтем. Сиңа монда күңелсездер, юешләнгәнсең дә. Ник дәшмисең, Рәмзия? Мин бераз гына елыйм инде, күз яше кешене җиңеләйтә. Син мине көт, яме, сугыштан кайткач, мин сиңа чәчәкләр алып килермен. Хуш, җаным, мин яктырганчы китим инде
Нургали зират тавыннан аска таба шуышып төшкәндә, басманы ташу алып киткән иде. Ул ярдан төшкән уңайга су эченә таба атлады. Су өсте тулы ап-ак балык иде. Нәрсә бу, саташумы? Каян килгән балык? Нургали аның берсен тотып кесәсенә салды, аннан икенчесен, өченчесен Туктале, әти-әнине бер сөендерим. Бу арада ит ашаганнары юк. Әти, мескен, ябыгып беткән.
Шулай ди-ди, үзе ярга таба үрмәләде, абынды, су йотты, тончыкты, үзе ике кесәсенә дә балык тутырды. Галифе кесәсенә шактый керә икән бит
Су буе бакчасының капкасыннан пычракка баткан Нургали килеп кергәндә, олы капкадан Шәяхмәт тә күренде. Ата белән ул беравык бер-берсенә гаҗәпләнеп кара-каршы басып тордылар. Яңгыр, давыл басылган, инде яктырган иде. Шәяхмәтнең кара тамырлы куллары шешенгән, сакал бөртекләре баскан бугаз төере зәңгәрләнгән, бите-маңгае буялган. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. Ата да, ул да дәшмәделәр. Бу минутта ата өчен мондый көтелмәгән очрашу инде артыграк иде. Кеше дигәч тә, аның да сабырлыгының чиге була бит Шәяхмәтнең сабыр канаты сынып китте.
Йә, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде.
Нургали, сөрлегеп, абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. Ул, тончыга-тончыга чайкалып, әтисе каршына яңадан килеп басты. Нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин авызын ачып телен әйләндерә алмады. Тавышка Зәйнәб җиңги йөгереп чыкты. Ләкин болар барысы да башы гына икән әле. Шулвакыт капкадан Заһри кода килеп керде.
Ярамый, ярамый, кода, айнысын, тимә малайга, дип, Шәяхмәтнең арык беләгеннән тотты. Шуннан соңгысын карт аңышмады. Аңа хәзер кемнедер тукмарга кирәк иде, менә тукмардай кешеләр аның каршында берьюлы икәү
Һай Алла, чурт! дип, сөякчел кулы белән Заһриның саргылт иреннәренә сугып җибәрде. Син генә кирәгиең монда, авызыңа төкерим, ат карагы! Күзен тондырып килгән Нургалине дә шул уңайдан бугазлап алды һәм яман көч белән селтәде. Нургали, нәкъ баягыча сөрлегеп, шул ук урынга яңагы белән барып төште.
Авыл очыннан көтүченең быргы тавышы ишетелде, кояш чыгар алдыннан исә торган җил яфраклардан тамчылар койды. Хәсрәте һәм шатлыгы белән дәһшәтле елның тагын бер көне туды.
Яңгыр бик каты яуганлыктан, ул көнне көлтәләр сугарлык булмады. Карт-коры давылда кузгалган салам эскертләрен рәтләп йөрде, тик алар янына бүген председатель генә килмәде. Кичкырын аның үзенә беркетелгән туры атны янгын сарае янында сиртмәгә җигеп ятканын күрделәр, әмма төнгә таба кая барырга җыенганлыгын берәү дә белә алмады.
Миңа бит нибары кырык дүрт яшь
Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагеренда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде беркөнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне, землянкада төн утырып, ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егете моны күреп шаккатты. Шуннан соң, хәрби обмундирование алганчы, Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.
Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.
Бар иде дөньяның йөрәкле, таза чибәр бер егете. Аны Атҗабарның Камали Хисмәте дип йөртәләр иде Инде ул җан бирә алмыйча ята.
Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәтнең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы арыш ипиен, бодай күмәчен ашап ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы канда. Кешенең бөтен яхшылыгы канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, каным, мине сакла. Аһ, бу кыйпылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам, бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеңнән ни файда?
Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул белмәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомбёжка, беренче курку, беренче мәет күрү барысын да оныттырган иде. Аларның батальонына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын чәлпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште. Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр, Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч шуышты да шуышты. Сугыш тавышы бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолётлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк, фронт линиясе чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт валуннар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап утыра. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камыш чүпләре арасында йөзләгән фуражкалар, бескозыркалар чайпала иде. Йа Алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар.
Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.
Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош Бу кош Бу козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт, шул козгын кычкырса, бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип, мәчет ишегалдына кереп козгынны куркытып йөри иде. Тукта Бу Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен