Әтисе исә һич тә асфальтка утырырга җыенмады.
Улым, кара әле кесә төбеңне, диде. Анда күпме бакыр калган?
Габделхәмит моны күңелдән белә иде. Тирләп беткән ике тиенлек ике акча аның уч төбендә иде.
Менә, алайса, без болай эшлибез. Әйдә әле телефон янына
Сугыш ветераннары советының җаваплы секретаре Алексей Маресьев кечкенә малай җитәкләгән инвалидны ишек ачып каршы алды, шундук ике стакан чәй китертте, Исламгали агайның кайсы тирәдә сугышканын сорашты, үзе гел нәрсәдер язды, язды, нәзек үкчәле туфли кигән нәзек билле секретарша кыз керде дә чыкты, керде дә чыкты. Шулай ярты сәгатьләр чамасы узды. Габделхәмит телсез калды: Борис Полевой язган очучы Мересьев бит инде бу! У, минме? Авылга кайткачмы? Малайларны күргәчме?
Маресьев исә алай шаккатмады, өстәл тартмасыннан бер китап алды да аның тышлыгын ачып беренче битенә нидер яза башлады.
Исемең ничек? дип сорады ул, телсез калып утырган малайдан, һәм бераздан аның вак, әлегә көчсез, шертләмә бармаклы кулын кысты: Бу китап минем турыда, диде. Әлбәттә инде, Борис Полевой бераз арттырган. Мин андый ук герой түгел. Ләкин бернәрсә факт ике аягым да юк. Менә мин моны сиңа адреслап яздым. Миннән теләк шул: солдат хезмәтен уз. Билләһи! Шуны уз! Шуны узмаган егетләр белән узган егетләр арасындагы аерманы әгәр белеп бетерсәләр иде
Казан вокзалына аларны Маресьевның машинасында секретарь кыз китерде. Купейный билетлар инде кесәдә иде, шуның өстенә вагонга кергәч, теге кызый өстәлгә бер тартма куйды.
Менә монысы сезнең хатыныгызга, Алексей Петровичтан күчтәнәч, диде. Ә менә монысы, кызый конверт чыгарды. Комитеттан. Сезгә бит әле тәүлеккә якын кайтасы.
Конвертта акча иде.
Исламгали әнә шулай асфальтка утырмыйча калды.
Поезд кузгалгач, улына әйтте:
Менә, улым, кешеләр шундый булырга тиеш. Ә теге, кичә төнлә безнең купеда барган адәм кеше түгел. Ул үзенең тормышын барыбер чәнечкеле чыбык эчендә чикләячәк. Аның әнә ике кулы, ике аягы бар иде. Ә безнең Алексей Петрович белән икебездә ике аяк, ике кул җитешми. Недостача! Менә ничек
Халыкка исә, танкист Исламгали сугыш турында бер генә дә чын нәрсә сөйләмәгән кебек, бу очракны да сөйләми калды. Ничә тапкыр аңа төрле газеталардан хәбәрчеләр йөрде, һәр орденының тарихы белән кызыксындылар юньле бер материал ала алмадылар. Сөйләмәде. Сөйләгәне исә гел мәзәк булды. Кичен капка төбендә сугыш турында хикмәтле хәлләрне берәү сөйләп утырса, Исламгали агай үзенең имәндәй таза, яшь килеш ике кулсыз калу фаҗигасен искә төшермәс өчен һәрвакыт көлкеле тема тудыра, эзләп таба, кыскасы, гел ялган сөйли иде.
Танкка кадәр разведротада булдым мин. Мине фашистлардан белмәгән кеше юк иде. Гитлер әйткән, ди, әллә ничә тапкыр: Мәскәүдән Левитанны, Беренче Украина фронтыннан Ягудинны тотып китерегез, һәр икесенең башына йөзәр мең марка акча түлим, дип әйтеп әйткән, ди. Шуларны пирвый усакка асам, дип әйткән, ди.
Хатын-кыз кызыксына:
Ул йөз мең маркага нәрсә алып була? дип сорый.
Аңамы? ди Исламгали агай, бераз уйга калып. Аңамы? Ике центнер арыш (икмәксез ел), аннан килеп бер кибән печән (мал курмысы хәзерләү крестьянның үзәгенә үткән!). Аннан килеп ике пар күн итек. И һәм дә бер тальян гармун. Өстәмәсенә.
Халык аһ итә. Аның саен әңгәмә кыза гына.
Бервакыт Днепрны кичкәндә, «разведка боем» ясадык. Камышлык тегендә. Чаж үләне. Җилдә чажылдап хәтәр шаулый. Ну мин сизәм: шул камышлыкта фашистлар утыра. Миңа нәрсә, мин инде орденлы сугышчы, фашист белән йөзгә-йөз очрашкаладым. Автоматымны кысып тоттым, чакылдатып взводка куйдым, иптәшләремә мине ут белән сакларга кушып, камышлыкка ташландым. Хенди хох, мин әйтәм, такой-такой майтьлар, дим. Ие. Сугышта сүгенергә өйрәндем мин. Менә әле дә бизеп булмый. Хенди хох, фәлән майтьлар, ганслар, фрицлар, куртлар һәм башка сволочьлар, дим. Шуннан ни булды дип уйлыйсыз? Камышлыктан чаштырдап сигез фриц килеп чыкмасынмы?! Ягудин, атма, биреләбез, дип ялвара ыстаршийлары. Атма, Ягудин, ди Ыстаршийны алар үзләре «обер» дип йөртәләр.
Шулвакыт күрше хатын Хәерниса җай белән генә Исламгалине бүлдерә:
Карале, Исламгали, алар да татарча белә диген, ә? Үзе немец бит инде, немецның да бигрәк чие «убыр» дигәне безнеңчә белә диген, ә?
Мәсьәләнең мондый юнәлештә куелуы Исламгалигә ошап бетми, ул өстән генә, мыскыл итеп, Хәернисага карап ала. Ләкин ул кызган инде, кызган
Ә бервакыт, урман аланында чолганышта калгач, сигез йөз фашистны әсирлеккә алдым.
Ирләр елмаешты, хатын-кыз таң калды.
Ул тиклем халыкны нишләттең? диде сугыш темасын аеруча яратучы Хәерниса.
Нишләтим? Эш таптым. Бер колхозга алып бардым да атна буе чөгендер чүбе утаттым. Аннары ике көн буе бәрәңге басуында колоратурный жук чүпләттем. Эшләсеннәр. Талый белделәр ич.
И Ходаем, теге корткыч коңгыз шул вакытта ук булган икән
Булмый ни? Фашист собакаларга ияреп килде дә инде ул безнең илгә.
Габделхәмит үсеп килгән саен, Исламгали агай мондый «капка төбе лекцияләрен» сирәгәйтте. Лекциянең соңгысы менә монысы булды, ахрысы. Авылда сугыш ордены икәү булган кеше бер Исламгали агай гына иде, көннәрдән бер көнне Кызыл Йолдыз орденын кайда, ничек алуын сораша башладылар.
Монысында ул баштарак дөресен сөйләде, ахрысы.
Маршал Жуков үзе бирде, күкрәккә адъютанты такты, диде. Украинаны азат иткәндә. «Тел» алып кайттык шәп күркә эләкте, офицер. Ну да ләкин «тел»гә тилмергән идек инде. Һөҗүм алды Мәскәү фронт командующиен кыса, тегесе дивизия штабын. Давай «тел», диләр. Шуннан башка һөҗүмгә тотынырга ярамый. «Тел» кирәк, «тел», диләр. Ә аларның кысуы, түбәнгә төшә-төшә, миңа килеп терәлде. Миңа һәм дә бер урыс егетенә. Костромадан Фёдор Шарапов. Таза инде менә бер ашаганда дүрт пурсы ботка, бер кирпеч ипине ишеп кенә куя. «Полтора Ивана» дип йөртәләр иде үзен. Шуның белән чыктык теге якка. Шәп «кош» алдык. Кайтканда Фёдорым яраланды, аны тиз генә кыр госпиталенә озаттык. Сөйләделәр: маршал Жуков үзе кереп орденны тегеңә палатасында биреп чыккан. Менә нинди кеше! Ә миңа бөтен рота алдында бирде. Маршал киләсен бер сәгать алдан белдекме-юкмы, аны бит әле әйтергә дә ярамый. Шулай да юындык, кырындык, төймәләрне, итекләрне чистарттык. Бер урман аланы сыман җирдә без. Менә бервакыт капитан рота командиры бөтен бугазына кычкыра:
Рота-а-а! Ул гел шулай сузып әйтә иде. Рота-а-а! Станови-и-и-сь! Шулай сузып: Ста-а-но-о-вись!
Ул арада урман юлында яшел-чуар «газик» та күренде. Комбат каушый калды, сузып торырга вакыт юк, чак-чак әйтте:
Рота, равняйсь, равнение на середину, диде дә машинага каршы торып та йөгерде. Ул арада машина кырт кына туктады, ишеге ачылды да маршал үзе килеп чыкты. Буйга бик биек түгел, ну да ләкин калын гәүдәле. Кызу-кызу атлап, капитан янына килеп тә җитте, докладын тыңламады, кул биреп күреште дә строй каршына килеп басты. Тагын бер машина зур офицерлар килеп туктап читкәрәк коелдылар. Күз кырые белән карыйм, стройдагы солдатларның күзләрендә яшь. Менә солдат нинди нечкә күңелле була. Ул ара да булмады, маршал көр тавыш белән кычкырды:
Сержант Ягудин, выйти из строя!
Менә шунда, билләһи, каушадым. Тез буыннарының хәле китте. Чыга алмыйм и вчу шунда. Комбат та куркып калды, анысы тиктәскә генә йөткеренә башлады. Ул арада маршал күзләре белән бөтен стройны ялап алды ә мин торам.
Сержант Ягудин!
Монысы үзебезнең комбат икән, бу тавыш минем аякларны ычкындырды. Чыктым, бастым. Ул арада командующийның адъютантыдыр инде, яшь кенә майор йөгереп килеп җитте. Калганын мин хәтерләмим. Шунысын гына тойдым: иллә дә мәгәр маршалның кулындагы куәт! Ул учларының зурлыгы, ул минем кулны кыскандагы көч, мин дә бит инде таза (ул үзенең кулын күтәреп куя, әмма кул урынында анда кызганыч җәпләкә генә), шулай да ул миннән куәтлерәк иде. Кеше йөрәгенең зурлыгы йомарлаган йодрыгы кадәр була, диләр. Моның да шулайдыр, йөрәгендә бер хикмәт булгандыр. Ул бит теге сугышта ук Георгий крестының тулы кавалеры Ә андый кеше Россиядә бармак белән генә санарлык. Менә шулай орденны маршал үзе бирде миңа. Бер генә җөмләсе хәтердә калган: