Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 стр 24.

Шрифт
Фон

 Молодец, Ягудин, татар солдатларын мин беләм, алар белән сугышка керергә була, диде. Тагын бер сүзе истә: Син, диде, Шараповның хәлен бел, аны бүген тыл госпиталенә озаталар, диде.

Исламгали агайның бу хикәясен халык рәхәтләнеп тыңлады ирләр монысының чын икәнен аңлыйлар иде. Шулай да, сугышка кагылышлы мәсьәләдә һәрвакыт сорау бирә торган Хәерниса бу юлы да сорау биргәч, Исламгали агай элеккеге «дулкыны»на кире кайтты. Хәерниса ип белән генә сорады:

 Карале, Исламгали, ул маршал дигәнегез ничек киенгән инде? Өстенә-башына, дим.

Ирләр көлештеләр. Шунда Исламгали агай элеккечә сөйләп алды:

 Ничек дип Аларның билгеле инде. Сугышта иң зур кеше бит ул инде яхшы киенергә дә тиеш. Шунсыз нинди ул сиңа автарит? Ничек киенсен? Өстендә чем-кара кәчтүм-чалбар, аягында кап-кара лаклы ботинкалар. Башында яхшы эшләпә

Ирләр читкә борылалар, Хәерниса да ышанган сыман риза була. Әмма Исламгалинең хатыны Рәшидәдән башка берәү дә белми: шулай уен-көлке сөйләшеп утыра да кеше барында Исламгали, аннан, юрган астыннан ике җәпләкәсен чыгарып, төне буе ыңгыраша, сызлана. Бигрәк тә көн болытласа. Анысын кеше белми. Үзенең дә белдертәсе килми.

Исламгали агай, Япония белән сугышта катнашмаган көе, олыгайгач, Ватан сугышында җиңүнең кырык еллыгын билгеләгән, өр-яңа Отечественная война ордены белән бүләкләнгән җәйдә «Япун Ягудин» дигән кушамат алды.

Кайчандыр аны җитәкләп, Сочига йөргән улы, укып югары белем алгач, профсоюз эшенә сайланды. Өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрде, шәһәр кызы авыл малаен гел шәһәрчә яшәргә өйрәтте. Профсоюз малай инде үз хатыны белән көньякка йөрде, әтисенә, Исламгалигә, кардиологлар рөхсәт бирми иде. Профсоюз малай бераздан гади ял итүчедән чит илләргә йөрүче туристка әйләнде. Ул сиңа кирәкме Урта диңгез буенча круиз, ул сиңа кирәкме Төньяк круизы. Йөреп кайткан саен күргәннәрен әти-әнисенә сөйләп таң калдыра малай. Профсоюз эше кызык бит ул анда гел алга барсаң гына яшәп була. Профсоюз малай бераздан чит илләргә баручы туристлар төркеменә үзе җитәкче буларак йөри башлады. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ул, Исламгали агайның күрәчәгенә каршы, Япониягә барып чыккан: туристлар төркеменә җитәкче булып. Менә шуннан малай икенче кеше булып кайтты да инде. Ул анда барганчы Япония турында күп әдәбият укыган (профсоюз малай пединститут тәмамлаган иде), тегендә баргач та гел мәктәп, балалар тәрбиясе мәсьәләләре белән кызыксынган. Кая гына барса да, нинди генә сорау бирсә дә, мәсьәлә гел бер тирәдә әйләнгән: Япониядә балаларны аерым бер методика белән тәрбиялиләр. Кечкенә вакытта бала тулысынча ирекле: нәрсә теләсә, шуны эшли. Нинди генә зарар салса да, кыйныйсы, җәза бирәсе түгел. Бары тик акрын-акрын гына теге-бу эшнең яман яки яхшы икәнен аңлата килергә. Бала тулы ирекле булып үссен.

Профсоюз малай дүрт яшьлек улы Рабисны (малайның исем тарихын Габделхәмит болай аңлатты: «Рабоче-крестьянское искусство» сүзеннән кыскартып ясалган,  диде. Сез, диде, миңа иске исем кушып, биографиямне кыенлаштыргансыз. Һәм визит карточкасын күрсәтте. Анда фәлән-фәлән хезмәт кешесе «Ягудин Хэмид Галеевич» диелгән иде) ата-ана йортына җәй уздырырга кайтарып куйгач, шуларны сөйләде.

 Без инде япон методикасына күчтек, сез дә шуны дәвам итегез, без әнисе белән ике атнага бер кайткалап торырбыз, кирәк-яракны үзебез кайгыртырбыз, диде.

Исламгали агай, тирән сулап, секунд эчендә үзенең сугыш алды һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш мие аркылы уздырды. Балаларга каты куллы булды ул. Шаярышып узынсалар, чыгырдан чыксалар, Исламгали агай биргәләп алырга күп сорамый иде. Профсоюз малай сугышка кадәр үк туган иде әтисе әле сугыш чыгасы елны гына язын тополь башындагы сыерчык оясына кулын тыгып актарынган өчен малайны пешерде. Малай ике-өч сәгать елап, шыңшып, әтисенә рәнҗеп, абзар артында утырды.

Госпитальдә аңына килгәндә, ике кулы да беләзектән киселгәнен күргәч, Исламгали агай ыңгырашып куйды:

 Һай-й, диде ул, күз яшьләренә тыгылып. Һай-й-й Сабыем Габделхәмит рәнҗегәндер. Юкка гына кызып китеп яңакладым бит шул чакта. Ул бит сыерчык оясына зарар салам дип менмәгән. Аның бит оядан яшькелт-зәңгәр кабыклы бер генә йомырка алып өйдәге гөл төбенә куясы килгән. Аңа бит элеккеге язда үзем шулай күрсәткән идем: тополь төбеннән табып алынган ул йомыркага малай никадәр шатланган иде. Сабый Шул рәнҗегәндер

Оныгы Рабисны алып калган көнне аның йөрәге әнә шул истәлекләр белән телгәләнде. Профсоюз малай шәһәренә китеп барды, дәү әти белән дәү әни исә, оныкны японча тәрбияләргә вәгъдә итеп, капка яныннан борылып, лепердәтеп газ биреп шәһәргә таба чапкан «Волга»га карап калдылар.

 Габделхәмит акыллы шул, диде Исламгали агай, карчыгына таба борылып. Бер җәпләкәсен оныгының җылы, йомшак муенына куйган иде шул көе басып тордылар. Акыллы. Әнә мин ни үкендем каты куллы булганым өчен. Дөрес, минем бала әйбәт булып чыкты. Но да ләкин минем тәрбия дөрес корылмаган булган. Әйдә, улым, мультфильм башлангандыр. «Заяц, погоди»ны яратасыңмы? Мин үзем бер дә калдырмыйм аны.

Ләкин «Погоди»ны карарга туры килмәде аларга ул көнне. Өйгә кереп, диванга урнашып рәхәткә чумабыз дип кенә торганда, малай үҗәтләнеп стенадагы герле сәгатьне сорый башлады (ул аны бая әтисе белән ашап-эчеп утырганда ук планына кертеп куйган, сәгатьнең эченнән баш тыгып күкелдәгән кош малайны шаккатырган иде). Сәгатьне стенадан алып бирергә туры килде: моннан ун еллар элек Җиңү бәйрәме көнендә колхоз парткомыннан бүләк иткәннәр иде бу сәгатьне. «Погоди» башланырга ун-унбиш минутлар бар иде әле, малай зур дәрт белән сәгатьнең калай ишеген каерып ачты, бәләкәй куллары белән теге хикмәтле кошны эләктереп җан-фәрманга бугазлый, тарта башлады. Исламгали агай бу бәләкәй варварга бераз гына рәнҗеп, ләкин япон методикасына зур ихтирам саклаганы хәлдә, урыныннан торып ишегалдына чыгып китте.

 Ярар инде, күкесез булса да йөреп торыр әле, берни эшләр хәл юк, дип, чоланга сөялде: сәгатен кызгана иде, ул аңа һич тә сәгать булып түгел, ә гаилә әгъзасы, дус, ышанычлы иптәш, бергәләп картаючы фронтовик булып тоела, шулай уйлап күнегелгән иде.

«Погоди» башланырга бер-ике минут кала, Исламгали агай өенә керде, карчыгы әле тавык-каз белән абзар-кура тирәсендә мәш килә иде. Гадәттәгечә: һай, җүнсезләр, көш, дим, көш, азынып калыгыз, киләсе елга берегезне дә калдырмыйм, чисти үзәкләремә үттегез, гомерләрем әрәм узды Исламгали агай белә, сугыштан кайтканнан бирле ишетеп яши инде ул мондый «чыгыш»ларны, ләкин бу болай гына: хуҗа хатын барыбер ике ана каз, бер ата каз, егермеләп тавык белән тубал кадәр зур әтәч, ике баш үрдәк калдыра кышка. Болай гына инде ул, болай гына. Тукта, ярар, «Погоди» вакыты җиткәндер дип өйгә керсә, бәләкәй варвар, сәгать чылбырының очын учына чорнап, гер селтәп, идән уртасында әйләнеп уйный иде. Исламгали агайның шунда кул бармаклары чымырдап сызлап алды: герне әйләндереп селтәгәннең берсендә тәрәзә төбендәге яран гөл, идәнгә төшеп, чүлмәге-ние белән көл булды, икенче селтәнгәндә гер авыр хут белән өстәлдәге электр чәйнегенә килеп чыкылдап бәрелде, чәйнек, бичара, күз алдында яньчелде, әле аннан соң да чыкыр-чыкыр итеп эчтән ватылып утырды.

 Чү, улым, чү, алай ук ярамас, дип чак әйтә алды Исламгали агай, үзенең һаман кул бармаклары сызлый, ул әле һаман аңлап бетерми иде, андый вакытта ир кеше һәрчакта да хатынына сыена, шуңа күрә ул ишекне этеп кенә ачып чыкты да абзар якка карап кычкырды:

 Син, дим, син Кер әле тиз үк! Кер әле, дим

Өйдә нәрсәдер шартлап ук ватылды һәм чәлпәрәмә килде. Монысы инде чамадан тыш иде һәм Исламгали агай җәһәт кенә ишекне ачып өйгә керим дисә бәрәч!  ишек тоткасын тотарга куллары юк бит аның. Кырык елдан артык инде аның кулсыз калганына. Ни чуртым кычыта соң? Ул, ишек киндеренә аның өчен кагылган каеш элмәкне хәтерләп, җәпләкәсенә кидерде һәм атылып өенә керде. Керсә телевизорның экраны юк, идән тулы аксыл-зәңгәр пыяла, ә малай ике кулы, башы белән телевизор эченә кереп киткән иде. Исламгали агай ыңгырашып ишек бусагасына утырды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3