Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 стр 22.

Шрифт
Фон

 Соңга калдыгыз, егетләр, диде Ахияр, без әле шуннан тарала алмыйбыз.

 Ву-выва, диде Кәшфи дә. Җыбыр көтүе кадәр кияүләр, кызлар, оныкларга ул әллә ничек кенә шунда, шатланмый иде.

 Ничек? диде икенче кияү кандидат кияү. Ничек? Ник, сез безгә бит ял көн дип язган идегез?

 Үзгәртергә туры килде, диде Ахияр, шәһәр кешеләре алдында акланган сыман. Кайбер эшләрне күчереп арканларга туры килде. Иртәгә район буенча комбайнёрлар слёты. Бер группа безнең колхозга килә. Бүген шуңа әзерлек көне.

 Менә сиңа мә, диде кияүнең иң кечесе. Менә бензин ягып йөр инде. Мин бит синең шикелле автол, соляр якмыйм, диде ул, үпкә катыш Кәшфигә карап. Мин АИ-93 ягам. Ун литры дүрт сум да ноль-ноль тиен аның. Ну кызык иттегез

Кәшфи белән Асия кунакларны өйгә алып кереп киттеләр.

 Үл-ләм! Үл-ләм! Бу нинди зат? Верандадан олыдан кече икенче кыз тавышы ишетелде. Кем ямьсезе бу, монда йоклап ята?

Хатын-кыз шунда йөгереште, бераздан Асия җиңгинең үксеп-үксеп елаган тавышы ишетелде.

Кызларның кайсысыдыр берсе аеруча каты кычкыра иде.

 Штубы илтеп биргән булыгыз! Кара син аларны! Әллә нинди килмешәктән туган баланы нигезгә кертергә! Чисти тилергәннәр икәү генә калгач. Чисти котырганнар болар! Штубы!

Асия җиңги кычкырып ук елый башлады. Кәшфи йортка таба йөгерде. Гыйлфан бу мәшәкать, ыгы-зыгыга катнашмыйча гына, Рамил, Тимур янында, үз машиналары тирәсендә торды. Әлеге ыгы-зыгының мәгънәсен аңламый иде ул.

Ул арада теге мут кияү балдызны бәхетсез иткән үткен кияү абзар ишеген ачып, шау кубарды, дөбер-шатыр килеп, юеш борынның муеныннан кочаклады да, абына-сөртенә ишегалдына алып чыкты. Үзе шау килде.

 Егетләр! Егетләр! Менә безнең бабай молодец! Без кайтышка нинди закуска әзерләп куйган! Баҗай! Син шампурларыңны ала кайттыңмы? Давай, живо за дело!

Кәшфи үзенең җыйнак, җиңел гәүдәсе белән поши баласын таза кияүдән аерды.

 Ыввував! дип, яман кычкырды ул, вувывав! Вавву!

Үткен кияү аны аңламады.

 Ничего, ничего, диде ул, юеш борынның арт санын сыпыргалап. Калганын колхоз базарына алып барып сатабыз аның. Нәрсә, килосын биш сумнан эчеңне төртеп тишәме әллә?

Баҗайларның иң яше багажниктан бер бәйләм шампур алып маташа иде.

Кайткан кешеләрдән бу ыгы-зыгыга икесе катнашмады. Моның берсе иң төпчек кыз нәзек торна аяклы, зур авызлы, әлегә матурланып җитмәгән төпчек кыз Тәслимә иде, ул үз янындагы әлегә бер сүз дә әйтмәгән, таныш түгел, юка, сыек бер егет-малайның аркасыннан төрткәләп маташа иде.

 Бар инде, бар инде. Күреш. Әнә монысы әти. Тешләре төшкән, әлегә сөйләшә алмый. Әнә тегесе әни! Бар инде! «Исәнме, Кәшфи абый» диген. «Исәнме, Асия апа» диген. «Мин, диген, әлегә Тәслимәнең танышы», диген. Бар инде, җебеп торма. «Ну, безнең танышлык инде», диген

Юка, сыек малай, җайсыз гына атлап, Кәшфигә таба китте. Өйдә чырыйлап елаган бала тавышы ишетелде: бу  Фәргать иде. Шул тавыш барысын да сискәндерде.

Өйгә, үзен үзе белмәстән, Ахияр атылды. Кинәт кенә айнып киткәндәй, машина яныннан ыргылып, өйгә шулай ук Гыйлфан атылды. Анысы чоланнан узганда абынды, үзе дер-дер килә иде. Рәсимә, верандадан йөгереп чыгып, шампур белән матавыкланган кияү янына килде һәм кияүнең төк баскан яңагына киерелеп сукты. Рамил белән Тимур да ишегалдына йөгереп керделәр һәм юеш борынның аягына бау салып маташкан икенче бер кияүне бәреп үк ектылар. Тимур дер-дер килә иде, ул бакча капкасын ачты да юеш борынны шунда чыгарып ук җибәрде, киртәсез бакча урманга барып тоташа иде.

Ишегалды уртасында күз ачып йомганчы ике төркем барлыкка килде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты зур капкага сөялеп, ишегалдына кияүләр, кызлар һәм алар артына Тәслимә белән сыек егет басты, чолан баскычына Гыйлфан, Кәшфи, Ахияр чыгып, тоташ стена булып бер-берсен кочаклаштылар. Алар артында Рамил белән Тимур һәм әле йокыдан айнып бетмичә, елап шешенгән Фәргатьне кочаклап, Асия җиңги тора иде.

Шулвакыт бакча капкасыннан Рәсимә килеп керде һәм әле бер төркемгә, әле икенче төркемгә карап алды да:

 Әти белән әнигә кагылмагыз! Оятсызлар! Монда хуҗа булмагыз! дип кычкырды һәм шашып елап җибәрде.

 Ву-ву! Ву-ву! диде Кәшфи, Ахияр белән Гыйлфанның нык кочагында килеш. Ву-вы!

Унбер йортлы авылның көтүе чыга икән, урман кырыеннан быргы тавышы ишетелде:

 Вы-вы-ы! Вы-вы-ы-ы!

Асия җиңги, Фәргатьне җитәкләп, сыер саварга абзарга кереп китте. Ул арада «сыек малай» Кәшфи янына килде һәм сөякле-сөялле кулын аңа сузды:

 Исәнме, Кәшфи абый, диде. Мин инде Тәслимәнең танышы. Ну безнең танышлык инде

19801981

Бәхилләшү

(Роман)

«Миңа калса, заманнар узу белән язучылар әдәби әсәр уйлап чыгарудан, гомумән, туктарлар кебек Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып язмаслар, бәлки тормышта үзләре күзәткән әһәмиятле яисә кызыклы нәрсәләр турында гына сөйләрләр».

Л.Н.Толстой

«Бәлки, сез «әхлакка моннан ни файда» диярсез. Гафу итегез кешеләргә татлы әйберләрне җитәрлек ашаттык, моңардан аларның ашказаннары бозылды; ачы дарулар, яндыра торган хакыйкатьләр кирәк».

М.Ю.Лермонтов. «Безнең заман герое»

I

Исламгали колхозның менә дигән тракторчысы  сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде. Казанның ортопедлары могҗиза ясадылар: ике кулының икесен дә урталай ярып, җәпләкә эшләделәр һәм кашык тотарлык, каләм тотарлык уентык әмәлләделәр. Исламгали гомер буе җор булды, гарип калу да аның бу сыйфатына зарар китермәде: аның ике ордены бар, ә медальләрне гел өсти тордылар. Сугыштан да дүрт медаль белән кайткан иде, хәзер исә түгәрәк дата саен өстәп баралар. Исламгали ишетеп яши: шәһәрдә эчүчелек юлына баскан адәмнәр медальләрен саталар икән. Кайберәүләр шуны өч, ун, егерме сумга сатып алалар һәм Тугызынчы май көнне күкрәкләренә тагып урамга чыгалар икән. Исламгали сугыш гарасатын күргән кеше, бу турыда уйларга, сөйләшергә җирәнә. Ут эченә кергән өчен бирелгән медальне берәү дә сатмас; ут эченә үзе кереп, үлем белән күзгә-күз бер генә тапкыр булса да очрашкан кеше беркайчан кеше медален такмас

Исламгали агай сугыш, госпиталь, өйгә кайту моментларын энәсеннән җебенә кадәр хәтерли. Ул кайткан көннәрдә аларның өеннән кеше өзелмәде. Берәүләр аның җәпләкәле кул белән ничек итеп ашаганын карарга, икенчеләр сугыш турындагы хикәяләрен тыңларга киләләр иде. Ләкин үзенең ничек кулсыз калганын сөйләргә яратмый иде ул.

Аңа һәр Ходай бирмеш җәйне район тәэминат бүлегеннән санаторийга бер путёвка җибәрәләр, Сочига тимер юл билетын өенә китереп бирәләр иде. Малае Хәмит, әтисен җитәкләп, Сочи каласына ничә тапкыр барды икән? Ун яшеннән шулай йөрде, юл йөри торгач, русчага да байтак шомарды, моның исә Хәмит биографиясендә роле гадәттән тыш зур булды анысын алдарак күрербез

Берсендә, Тифлис Мәскәү поезды белән кайтканда, әтисенең пиджак кесәсеннән акчасын урладылар. Дөньяда ике кулсыз сугыш инвалидын талаучылар да булыр икән! Исерек бер адәм, төнлә кереп, бер-ике станция арасы гына утырып барган иде. Иртән купеда ул юк иде инде кошелёк та табылмады. Проводницага чәй өчен түләрлек тё акча юк иде. Ә көньяк юлындагы проводницалар шундый биш тиенлек чәй өчен егерме тиен бирәсең икән ярый, ләкин дә инде синең бер тиенең җитмәсә Алла сакласын. «Безнең бригада фәлән-фәләнчә хезмәт күрсәтә, фәлән исемне йөртә» дип язганнарның ул моментта хәрефе дә калмый.

Шулай да кесәләрдән егерме тиенләп акча кырыштырып алдылар анысы метрога кирәк булды. Малае Хәмит шунда эчтән бик нык елады; бер тиен акчасыз, билетсыз Мәскәү хәтле Мәскәүдә калып кара әле син Әтисе нишләр икән? Бер әмәл бар барын. Ул елларда инвалидлар вагон, вокзал тирәләрендә алларына кепка яки калай кружка куеп утыргалыйлар иде. Исламгали агай да аягын бөкләп вокзал идәненә утырса, ике-өч сәгать эчендә кайтырлык акча туплый алыр иде. Халык сугыш инвалидларына карата ихтирамлы. Кемдер әлеге шәхеснең гариплеген күреп кызганып, кемдер сугыштан кайтмый калган туганы әтисе-бабасы өчен сәдака бирә. Күзен түбән каратып, шул хәлгә риза булып утыра алган инвалидлар байтак кына акча җыялар. Малай әтисен шул хәлдә күз алдына китерде. Менә актык тиеннәрен түләп метродан Казан вокзалына килделәр. Нишләргә? Дошман гаскәрләренә каршы танк белән барган, Кызыл Йолдыз, Дан орденының III дәрәҗәсен алган батыр сугышчы хәзер нишләр? Малай ялварулы кызганыч караш белән әтисенең күзләренә текәлде. Нишләргә?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3