Лизаның тавышы көмеш икән. Ул тирән итеп, күкрәк күтәреп сулыш алды да башлап китте:
Аннан, йөзенә кыю елмаю чыгарып, Ахияр каршына килеп җырлады:
Мәҗлес бу җырга да кушылды, күтәреп алды.
Мәҗлес тулысынча җыр карамагында, шуның тәэсирендә иде, керәшен кызын бер җыр белән генә ычкындырмадылар. Мәҗлес күңеле өчен, алкышлардан соң, ул тагы бер көйгә җырлады. Көенең исемен гармунчы әйтеп тормады.
Гөр килеп кул чаптылар, шатландылар, көлештеләр.
Чыклы, салкынча июнь урманында гармун тавышы тынды. Учакларда очкыннар, кисәүләр уйнады. Күрешүләр, кочаклашу-үбешүләр, вәгъдәләр, планнар ашыгыч ноталарда башкарылды, машиналар газ бирде.
Кәшфи инде гадәти киемнәрен кигән кызы янына килеп басты.
Ваува ывва вуву, дип, ул Гыйлфан ягына күрсәтте. Ахияр бер читтәрәк машина янында Байгильдеевны озатып йөри иде. Рәсимә аңлады: Гыйлфан белән төн уздырасы килә әтисенең. Ул арада райком машинасы газ бирде, һәм Ахияр да болар янына килеп басты.
Байгильдеев саубуллашты. Гыйлфан янына килеп:
Йә, иптәш ветеран, сезнең планнар ничек? дип сорады. Киткәнче райкомга бер кереп чыгыгыз. Юньле кешеләр белән сөйләшергә без һәрвакыт әзер, диде.
Гыйлфан вәгъдә бирде.
Рәсимә инициативаны үз кулына алды.
Ахияр абый! Гыйлфан абый! Безнең әни тавык тутырып калды, гөбәдия пешерәм, диде, әйдәгез, безгә киттек, дип, Гыйлфан машинасының ишеген үк ачты. Тимур баранкага тотынган, «Волга» гөрелдәп эшләп утыра, «Маяк»тан концерт бирәләр. Ахияр да тиз риза булды: Кәшфине түргә рульдәге улы Рамил янына кертеп утыртты да үзе артка чумды.
Әйдә, улым, Гәр Хуторга таба дуй, диде.
Инде кошлары уяна башлаган урман артта калды. Машина фаралары, үлән өстеннән күтәрелгән урман туфрагын ялый-ялый, агачлар арасыннан чыгу юлы эзләделәр.
Тәнне, рухны рәхәтлек хисе, бөтенлек баскан һәм шуның өчен кемгәдер, нәрсәгәдер зур рәхмәт әйтәсе, канәгатьлекне белдерәсе килә иде.
Асия җиңгинең гөлт итеп торган зур тәрәзәләрен ерактан ук күреп алдылар. Ут хәтта ишегалды фонаренда да балкып тора иде. Хәер, яктырып та килә икән инде, Гәр Хутор урамында машина эченә чык баскан салкынча тузан исе бәреп керде, авыл читендәге башы корыган каен ботагында, чыр-быр килеп, карга-чәүкә уянышып ята иде.
Өйгә, чыннан да, гөбәдия исе чыккан икән. Йә инде бу ирләрне. Яктыра башлаган, көн туган бер мизгелдә ашарга-эчәргә утырдылар.
Був-ву! Бавву! диде Кәшфи, борчылып. Гыйлфан да, Ахияр да аңа карадылар.
Асия кайнар шулпа китереп йөри иде, Кәшфигә ярдәм итте:
Ие, ие, ник, ди, Байгильдеевны да чакырмадык, аның, ди, безнең өйдә булганы бар, ди.
Ә, юк инде, диде Ахияр, аның иртүк шәһәргә китәсе бар. Аннары райком секретаре булган җирдә туарылып сөйләшеп булмый.
Туарылмакчымыни әле син? Гыйлфан, күзлек киеп, стенадагы грамоталарны укып, өйрәнеп йөри иде. Туарылып нишләмәкче буласың?
Ә менә колхозның ветераны, республиканың алдынгы механизаторы Габделбарыевны кыздырмакчы булам.
Гомере буе тырышып эшләгән өченме?
Юк. Сигез бала үстереп, авыл хуҗалыгына бер кеше дә бирмәгәне өчен ут итәргә кирәк аны. Ачулану гына аз
Ывву! Ывву!
Асия тәрҗемә итә иде.
Ие, ие. Үзеңнеке ничек соң, Ахияр дус, ди Кәшфи. Үзең кемне бирдең соң, гомер буе колхоз өчен чабулап, үз урыныңа кемне калдырасың, ди ул безнең Кәшфи
Мин берне калдырырмын күк, Асия. Менә Рамил авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, шул колхозга кайтам, ди.
Ву! Ву!
Кәшфи әйтә, өрлек кадәр гәүдәң белән, ди, йөз ун килолы гәүдәңне өстерәп йөреп, колхозга нибары бер кеше бирәсеңме, ди. Алайса, ди, мине гаеп итмә, минем авырлыгым нибары илле ике кила, ди, комбинезоным-нием белән, ди. Әле, ди, мине түгел, сине ачуланырга кирәк, ди. Әйдә, шулпа суынганчы утырышыгыз. Кызым! Егетләрне өйгә чакыр.
Вы-вы, ув-ва, дип әтәләнде Кәшфи, өстәлдәге ризыкка кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә. Барысы да аңлаган сыман иттеләр.
Тәрҗемә эшен үз өстенә тагын Асия алды.
Кәшфи шул инде безнең: ашау вакыты җитсә, кара кайгыларга батам, дип әйтә ул сезгә. Тагын ашарга утырасы бар инде, дип, көненә өч тапкыр кайгырам, ди ул, тешләре беткәннән бирле.
Капка төбендә туктап калган ике машина янында гөлдер-гөлдер ике егет серләшә иде.
Рәсимә егетләрне кыю гына тотып өйгә алып керде. Укытучы дисәң, укытучы шул, егетләр белән дә класс җитәкчесе булып сөйләшә:
Менә син монда утыр, әтиең янына. Ә син менә бу якка. Әтиеңнең бу ягына. Әтиләрегезне саклап утырыгыз. Алар бүген берсен берсе кыйнамакчы булалар.
Кәшфи киң елмайды:
Вы-вы-а! Уввы-выва! диде.
Әтисенең телен Рәсимә дә белә икән.
Колхозның иң авыр вакытында ник ташлап киттең, ник аның язмышын безгә генә калдырдың, ди ул, Гыйлфан абый, сезгә.
Гыйлфан авыр сулады, елмаеп, Рәсимәнең җилкәсенә кулын салды:
Их, сеңлем! Минем авылдан ник, нинди шартларда чыгып киткәнне белсәң иде син Һәм минем үз гомеремнең ничә елын җир астында уздырганны белсәң иде
Рамил тәлинкәсен ялтыратып куйды, салфетка белән авызын сөртте.
Рәхмәт, Асия апа, мондый тәмле шулпа ашаганым юк иде, диде. Без бакча яктан бер әйләнеп кайтыйк. Кояш чыкканын карап. Только сез әтигә әйбер әйтмәгез. Мин аны беләм: шушы колхоз өчен, шушы җир, халык өчен үләргә әзер ул. Без әни, сеңел, мин икенче планда. И, по-моему, это правильно. Бөтен кеше дә шулай булсын иде әле: Кәшфи абый, Гыйлфан абый кебек. И минем әти кебек.
Минем малай философиядән бишкә биргән быел экзаменын, диде Ахияр, зур кулын Кәшфинең аркасына салып.
Кәшфи гел авызын ерды.
Ваву! Ваву! дип башта Ахиярның, аннан Гыйлфанның кулын кысты.
Ягез, ягез, ашап-эчеп утырыгыз инде, дип кыстады Асия җиңги. Шешәсен дә күрсәтер өчен куймаган.
Минем бавырда, диде Гыйлфан, түш кесәсеннән чыгарып, бер таблетка йоткач. Менә мәҗлестә кичтән бер рюмка тоткан идем, хәзер үз хәлемне үзем генә белеп утырам.
Ә мин бер рюмка сухойны эчәрмен кебек. Председательнең ашказаны бакырдан була. Тик менә йөрәк кенә сизмәсен. Ул сизсә, мине ега да ташлый инде.
Вуыва! Вуыва! диде Кәшфи, үзенең алдына куелган «Рислинг»ка төртеп. Барысы да аңлаган сыман итеп елмайдылар.
Әнә шулай ул безнең Кәшфи, шулай. Ул хәзер үзен бик саклый. Миңа, ди ул, бөтенләй ярамый, аның өчен, ди ул, минем гастрит. Шуны эчсәм, үлеп китүем бар, ди ул
Увыва, увыва, дип, Кәшфи тәрәзә аша ишегалдына күрсәтте. Вауыва!
Ни ди ул, ни ди
Әнә, ди, абзарга чыгып карагыз, быел урман буенда җир сөргәндә поши баласы табып алып кайтканые ул. Шуны үстерә карап. Көзгә урманга җибәрмәкче була. Кояш чыккан, ди, тегеңә сөт бирер вакыт җиткән, ди.
Кәшфи шат һәм бәхетле иде.
Кузгалыштылар.
Чирек сәгать кенә йөреп керегез инде, самовар яңарттым, диде Асия җиңги.
Башланган «Рислинг» өстәлдә шулай ятим утырып калды. Поши баласын карарга дип, абзарга таба юнәлделәр. Асия җиңги дә верандада таралып йоклап яткан Фәргатьнең өстен рәтләде, бер чебен аның авыз тирәсенә кунып җәфалый икән, тастымал тотып, шактый вакыт шуны ишеккә таба куалап йөрде.
Авыл башында җиңел машиналар тавышы ишетелде. Ирләр әле абзарда, коры такта идәндә басып торган кара ялтыравыклы, ахак күзле, озын торыклы, чиста гәрәбә тояклы, чыгынкы маңгайлы юеш борын янында әйләнгәләп йөриләр, бу мәхлукка якын килергә, муенын сыпырырга тырышалар иде.
Машина тавышлары капка төбенә үк килеп җитте. Асия җиңги йөгереп чыкты. Сыер саварга да вакыт җиткән иде. Ирләр дә капка төбенә чыктылар.
Капка тирәсенә җайлап-җайлап, койма буйлап дүрт машина тезелде. Икесе «Волга», берсе «Жигули», берсе «Москвич». Эчләреннән кызлар, кияүләр коелды. Япон курткаларына төрелеп йокыга изелгән өч-дүрт пычтык баланы чирәмгә бастырдылар.
Кара, кара боларны, диде олы кияү, таксида эшләүчесе. Зәңгәр яңа «Москвич» шуныкы икән. Нишләп төн йокламыйсыз? Колхоз бәйрәме кайчан башлана? Без әле бер-ике сәгать йоклап ала алырбызмы?