Ю-ю-к, диде ул, яшьләрен сөртеп. Анда типсәләр үләсең ис!
Ник, син аны каян беләсең? Малай елаудан туктады.
Беләм. Кара диңгезгә китәр алдыннан әти белән әни сугысканнарые.
Ничек итеп?
Әни әйтте, ах син, тәре, әле син сөйрәлсекләр яныннан кайттыңмы, мин әле сине нитәм диде дә әтигә китереп типте. Ослы баслы туфли белән.
Шуннан?
Әти бөгелеп төсте.
Шуннан?
Суннан бер атна пиджәген дә кия алмыйса бөгелеп йөрде. Аннан Кара диңгезгә баргас үлде.
Әтиең-әниең кайда эшлиләр иде соң? дип сорады Асия җиңги, баланың йөрәген җәрәхәтләүдән куркып кына. Әмма Фәргать үзен тыныч тотты.
Әни пиво сатты. Колхоз базары янында. Әти база дигән кибеттә эшләде.
Оля һаман җырлый икән.
Кәшфи игътибар итте: Катерина күзләрен кулъяулык белән сөрткәләп утыра иде.
Быел җәй, әллә ничек кенә шунда, моңлы, сагышлы булды. Кәшфи кызык хәзер: келт иттеме, күзенә яшь килә. Яз көне Ахияр белән төчкерешеп алдылар. Язгы сабанга чыкканда, Кәшфигә трактор бирмәделәр.
Сәламәтлегең шәп түгел, язгы кыраулы төннәрне төнге сменада ничек эшләрсең? диде Ахияр. Шул мастерскойда эшләп ятсаң җитмәгәнмени?
Кәшфи каршы сүз әйтмәде, тамак төбенә яшь тыгылды да, идарәдән үпкәләп кайтып китте.
Ә авыл басуына гөрләп ике трактор килеп кергән иртәне Кәшфи, абзар артына чыгып, чын күңелдән үкси-үкси елады.
Аның өчен чөнки диде ул, юан Асиянең алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп, и һәм дә яшьләр үсеп җитте. Мин олыгайганмын. Бирсеннәр миңа трактор, бирсеннәр миңа мең гектар җир, әйтсеннәр миңа, иптәш Габделбарыев, дисеннәр, менә шушы мең гектарны бер атнада эшкәртеп чык, дисеннәр Мин төн йокламыйм, көн йокламыйм и һәм дә шуны сөреп чыгам, гөл балчыгы ясыйм.
Ул көнне Кәшфи үзенә урын тапмады.
Мастерскойга узышлый гына кергән Ахияр да хәлне аңлады. Кәшфигә икенче көнне үк трактор бирделәр. Мастерскойда һәрвакыт аның урынына кала торган яшь егет егерь Минһаҗ малае бар иде.
Менә концертның чираттагы номерын әйттеләр. Рәсимә Габделбарыева җырлый, диделәр. Күрше колхоз председателенең тәбрикләвеннән соң ашык-пошык ризык капкалаган вакыт иде. Чирәм уртасына баянист белән Рәсимә чыгып басты. Культура сараеның реквизитыннан озын, каюлы атлас күлмәк кигән, башына килешле калфак утырткан, буйлы, сагышлы күзле мөлаем бер кыз. Кәшфи тын да ала алмады. Янындагы Гыйлфанга төртте, елмайды.
Вуву, ыввы
Гыйлфан фамилиясеннән үк кем икәнен чамалаган иде, шулай ук елмайды.
Молодец, яшьти, чибәр кыз үстергәнсең, диде.
Выввы, ваввы
Рәсимә дә үзенекен җырлады. Ука белән чиккән кызыл саржа жилетлы баянчыга карап, ул бөтен урманны яңгыратып, ачы тавыш белән җырлады:
Халык барысын да аңлады. Бу сылу кыз егерь Минһаҗ теле белән әйткәндә подранок. Бу укыган, зифа буй үстергән, рухи яктан үзен бай итеп хәзерләгән, хәзер ул, чыннан да, үзенә тиң таба алмый. Ансат кына язалар, имеш, бер-береңне яратсаң, белем аермасы сизелми, дип. Рәсимә, мәсәлән, Лев Толстойны, Бернард Шоуны, Эрнест Хемингуэйны, Кобо Абэны укыган. Ул Штраусның «Зәңгәр Дунае»н, Глинканың «Арагонская хота»сын аңлый, Равельнең «Болеро»сын ярата. Ә авылның Рәсимә тирәсендә чуалган токарь егет телевизордан хоккей һәм футбол гына карый. Шәһәргә баргач, ул егет иң беренче эш итеп циркка билет ала, ә Рәсимәнең, Качалов театрына кереп, Островский, Чехов яки Гоголь әсәрен карыйсы килә. Бу егет белән менә дигән тормыш корып булыр иде, әмма рухи уртаклык? Гаилә кору турында ансат кына язган кешеләр әнә шунысын исәпкә алмыйлар. Рәсимә ялгыз, аның буе-сыны, зифалыгы әрәм була. Әнә сеңелләре ун класс, СПТУ, ГПТУ тәмамладылар да менә дигән егетләргә кияүгә чыктылар. Кайсы кандидат, кайсы цех начальнигы, дөньяны җимереп яшиләр Ә бит сеңелләре Глинканы да, Штраусны да белмиләр, мәҗлескә җыелсалар, авыз күтәреп рәхәтләнеп җыенысы бергә шәрран ярып җырлыйлар.
Ә Рәсимә алай булдыра алмый. Егерь Минһаҗ малае да әйбәт кеше. Тик уртак тел генә табып булмый. Шуның өстенә юаш. Мәктәп коллективындагы тәҗрибәле хатыннар Рәсимәгә әйттеләр:
Егет кеше артыңнан йөргәндә усал булсын, ир булгач юаш булсын, диделәр. Моны алар кат-кат әйттеләр, күрәсең, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр.
Имеш, яратсаң, уртак тел табып була. Ә Рәсимә әйтә: уртак тел тапсаң, яратып була, ди. Теге, Тавис көнләшкән хезмәт укытучысы да начар егет түгел. Берәр тапкыр озатып та куйды ул Рәсимәне. Эшләр ярыйсы гына бара иде кебек. Ләкин беркөнне хезмәт укытучысы әйтеп куйды:
Поледельник иң авыр көн минем, алты сәгать, диде.
Ничек? дип кычкырды Рәсимә, үзен үзе белмичә. Нәрсә дидең?
Егет аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлады:
Ие, ие, диде ул, поледельниктә алты сәгать минем. Завуч шулай куйган
Рәсимә ул көнне кич мендәренә капланып елады. Филолог кызга ул көнне зур җәрәхәт ясалды. Алар башкача инде очрашмадылар
Иптәшләр, мәҗлесне дәвам итәбез. Бүгенге мәҗлестә урнашкан матур традиция буенча, сүз әйткән кешегә бер нагрузка да өстәлә. Ахияр, хәйләкәр елмаеп, Гыйлфанга карап алды. Ул кеше бер һөнәр күрсәтә. Җырмы, биюме дело хозяйское. Хәзер мин сүзне колхозның ветераны, безнең якташыбыз, шөһрәтле шахтёр, бик күп орденнар кавалеры, яшьтәш Гыйлфан Хәйбиевкә бирәм.
Гыйлфан уртага чыгарга ашыкмады. Башта өстәл почмагындагы баянистны каеннар арасына чакырып алды һәм алар ниндидер көйне табарга азапландылар. Гыйлфан шуннан соң гына уртага чыкты.
Якын дуслар, туганнар ул тамагын кырды, минем бу авылдан киткәнемә утыз дүрт елдан артык. Это немалый срок. Татарча бик әйбәт сөйләмәсәм, извините. Утыз дүрт ел эчендә не только телеңне, но и адресыңны да онытырга можно. Менә бүген торжественный җыелышта сез миңа почётная грамота бирдегез. Я этому очень рад. Мактанып әйтмим, мин үз гомеремдә берничә мәртәбә дәүләт орденнары алдым, Мәскәүнең Георгиевский залында да миңа орден биргәннәре булды. Сез биргән почёт грамотасы минем өчен әнә шулай ук зур событие. Бу грамотадан мин үзем туып үскән басулардагы бодай башагы, бәрәңге сабагы исен сиздем, һәм минем күңелем тулды. И мин горурлык белән әйтә алам: бу колхозга минем дә өлеш керде. И тагын бер яңалык әйтәм: пенсиягә чыгуга, мин семьям белән шушы колхозга кайтып төпләнәм Мәҗлес шау итеп кул чапты.
Җырларга!
Биеп күрсәт! дип кычкырындылар.
Гыйлфан тамагын кырды.
Конечно, колхоз идарәсе миңа монда кайтып урнашырга рөхсәт бирсә.
Ахияр урыннан сикереп торды, уртага чыкты һәм Гыйлфанны кочаклап алды. Чирәм өстендә ике таза ир, кочаклашып, таза куллары белән бер-берсенең аркасын сөеп торалар иде. Бу инде идарәнең карары иде.
Баянист чыгып баскан икән.
Гыйлфан, учын йомарлап, тамагын кырды һәм, чайкала-чайкала, җыр башлады. Халык тып-тын калды.
Җырны яшьләр почмагы күтәреп алды. Гыйлфан да канатланып китте. Мәҗлес түреннән аңа сокланып, елмаеп, Байгильдеев, Кәшфи, Ахияр карап торалар иде, ул арада Гыйлфанның ике ягына ике кыз килеп басты, аларның кулларында зур-зур букетлар. Алар Гыйлфанны култыклап алдылар да җырга кушылдылар. Гыйлфанның беләкләре калтырый иде.
Гыйлфанны чәчәккә күмеп, яңакларыннан үбеп алган ике кыз Рәсимә белән Оля икән
Мәҗлес кызды, кичке караңгылык төшкәндә генә, учаклар өстеннән алып, чәйнекләр китерделәр. Уртага тәңкәле күлмәк, тәңкәле баш киеме кигән бер чибәр кыз чыгып басты.
Гыйлфан, борылып, Кәшфидән сорады:
Бу кем кызы була?
Кәшфи, балаларча елмаеп, аңа аңлатты:
Вуву, ыввы, диде.
Татар теленә тәрҗемә иткәндә, бу «мәктәптә химия укытучы керәшен кызы Лиза» дигән мәгънәне бирергә тиеш иде, Гыйлфан «аңладым, рәхмәт» дигән сыман ияк какты.
Керәшен кызы чибәр генә. Гармунчысы да башка егет. Егет, күрәсең, шулай ук Культура сарае хезмәткәре, уртада үзен кыю тотты.
Колхозыбызның хезмәт ветераннары, кунаклары хөрмәтенә без Лиза Евдокимова белән бер җыр әзерләдек. Лиза җырлый, ә мин бүгенге көндә кешеләр арасында бик сирәк очрый торган Михаил Вараксин гармунында аның җырлавына ярдәм итәм, русча әйтсәк, «сопровождаю».