Ысылдаган, выжылдаган тавыштан башка гына дәвалау ысуллары бар икән дип уйлап алды Кәшфи һәм авылча кызыксынып сикереп торды да ширма артына башын тыкты. Тыкты Һәм телсез калды. Күпмедер секундка теш сызлавы онытылып торды. Тәрәзәгә каршы ак халатлы, таза төз гәүдәле күзлекле профессор, ә аңа ян белән утырганы күзеңнең явын алырлык чибәр яшь кыз иде. Яшь кыз билгә кадәр бөтенләй чишенгән һәм профессор аның авызын ачтырып тешләрен карый, әйләндерә, аркасына, җилкәсенә баса, матур күкрәкләренә астан кулын куеп, ниндидер авыру эзли иде.
Кәшфинең баш тыкканын алар күрмәделәр.
Ширма артыннан чыккан профессор кулын юды, озаклап сөлгегә сөртенде, үзе дулкынланып сөйләде:
Сезнең анда бер генә чокыр бар. Иртәгә шушы сәгатькә килерсез. Металл пломба куярбыз, курыкмагыз, берни дә сизмәссез. Ә, вообще, тешләрне карап торырга кирәк. Теш начарланса, иң беренче чиратта ашказаны, аннан йөрәк эштән чыгуы мөмкин. Хатын-кыз өчен тешләрне тикшертеп тору бигрәк тә әһәмиятле. Килеп дөрес эшләгәнсез
Профессор Кәшфине өстәл янына чакырды, ширма артында теге кыз киенә, шерт-шерт китереп нәрсәләрдер эләктерә, каптыра иде. Өстәл янына утырганчы, Кәшфи эш тәртибен белгән кыяфәттә пиджагын салды, күлмәк сәдәфләрен ычкындыра башлады.
Профессор елмайды. Аның кәефе шәп иде.
Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез, диде ул, Кәшфинең карточкасын карап. Тракторист? Механизатор! Почётлы профессия. Безне интеллигенцияне икмәк, сөт-май белән тәэмин итүче кеше. А как же? Сезгә безнең бөтен осталык. Так. Менә болай утырыгыз. Аһа. Киңрәк ачыгыз. Так, так. Ничего. Куркыныч берни дә юк. Берсен суыртырбыз. Юк, авыртканын белми калырсыз. Бу сезнең дошманга әйләнгән. Шуны алдыргач яңадан туган күк булырсыз. Нигә алай бик каты кырылды? На нервной почве шулай ук кырыла. Борчу күп күрдегезме? Балалар белән? Всё может быть. Ә протез куярга кирәк. Давай без болай килешик: сез иртәгә дә миңа килә аласызмы? Килештек. Димәк, иртәгә үлчәү алабыз. Хуш, туганкай!
Кәшфи чыкканда, ак халатлы теге егетләр кандидат кияүгә нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр иде. Ахрысы, анекдот.
Юк, сез уйлап карагыз әле. Таныш булмаган чибәр хатын бара. Теге әйтә иптәшенә, вәт, ди, тегеләй-болай иткән булып кына, моны эләктерергә, ди. Шул арада теге хатын ишетеп бара икән боларга таба борыла да әйтә:
Тегеләй-болайга гына минем үз ирем дә бар инде, ди.
Бәхетле көлешү, төтенгә бәхетле тончыгып, бәхетле ютәлләү
Кәшфине шундук киендерделәр һәм әйтә куйдылар:
Абзыйның кәеф яхшымы? Пациентлар матур кешеләр бүген, дип мәгънәле елмайдылар.
«Пациент» сүзенең мәгънәсен аңламаса да, бу чибәр егетләргә кушылып, Кәшфи дә елмайды. Егетләр игътибар иттеләр: механизатор абзыйның авызында им өчен бер теш күренмәде.
Профессор вәгъдәсендә торды, үлчәүләр алды, протез куярга сроклар билгеләде.
Ташлытау поездына Кәшфине озатырга биш кыз, дүрт кияү килгән иде.
XV
Ахияр беренче сүзне райком секретаре Байгильдеевка бирде.
Хөрмәтле иптәшләр, диде беренче секретарь Байгильдеев, бераз гына дулкынланып, хөрмәтле дуслар, ерактан кайткан ветераннар, туганнар! Бүген без гаҗәп кызыклы бер тантананың шаһитлары булдык. Ихтимал, республикада мондый тантананың беренчесен сез оештыргансыздыр. Бүген мин президиумда уйлап утырдым. Сезнең Культура сараегызда шыплап тулган авыл хезмәт ияләренең шатлыклы чыраена карап утырдым. Илле ел эчендә нинди авыр, мәшәкатьле, данлы юл үткәнсез сез. Гаҗәп бит! Күпме язмыш сездә, күпме тарих! Иптәш Гарәфиевнең докладын бүген ал да берәр толковый язучыга бир! Колхоз турында бер роман бит бу, иптәшләр! Бу бит бөтен районның язмышы! Бөтен колхозчының тарихы! Мин уйлап утырдым. Иптәшләр, сез мине беләсез, сезнең коллективта инде унберенче елымны эшлим. Бу якларга килгәндә, монда мине кабул итмәсләр, эшләве, уртак тел табуы авыр булыр дигән идем. Мин бит бөтенләй икенче яктан, Тау ягыннан. Сезнең халыкның гореф-гадәтен, рухын, сөйләшү манерасын бөтенләй белмәгән көе килеп төштем сезгә. Сезнең бүгенге илле еллык юбилеегыз минем дә бәйрәмем. Минем дә юбилеем. Бүген көндез сәгать уникедә бу районда эшли башлавыма нәкъ ун ел тулып, унберенчегә китте. Әйе, нәкъ ун ел элек шушы көнне партия райкомының пленумы булып, ул оештыру мәсьәләләрен дә карады. Мин чит яктан идем, озак тора алмас кебек идем. Әмма сезне яраттым. Инде сез бүген хезмәт ветераннары, колхозның җитәкче иптәшләре, алдынгы эшчеләре бәйрәм табынына җыелдыгыз. Бу өстәл янындагы кешеләрнең күңеле көр булсын, тәннәрендә сихәт артсын, колхозыгыз киләчәктә дә эзмә-эз алга барсын, иптәшләр
Урман итәгендәге инеш буена яңа такта өстәлләр, эскәмияләргә әзерләнгән аш мәҗлесе шулай башланып китте. «П» хәрефе итеп куелган өстәлнең түрендә район кунаклары арасында ялгыз-ялгыз Кәшфи, Гыйлфан утыралар иде. Асия җиңги, кияүләр-кызлар кайтыр дип, мәҗлескә килмәде, Гыйлфан шулай ук ялгыз кайткан иде. Гыйлфан, кайтышлый Казанга туктап, университет тулай торагыннан малаен эзләп тапты да, аны рульгә утыртып, үзе ял итмәкче булды. Малай мәҗлескә катнашмады, алар ике студент Тимур белән Рамил яр буендагы учакта шашлык кыздырган җирдә кайнашалар иде Гыйлфан күзәтеп утырды.
Ахиярның хатыны Сольма да бу тантанага катнашмады. Никадәр катнашасы килсә дә, булдыра алмады. Чөнки белә: авылда Культура сараенда культмассовик булып Фәхразый кызы Резеда Сольма имезеп үстергән, беренче класска кадәр үз кызым дип яратып, бөтен йөрәк җылысын биргән кыз эшли иде, концертны ул алып барачак иде. Ничекләр итеп аңа карарсың, ничекләр итеп йөрәк җәрәхәтенә түзеп утырырсың анда?
Берничә тосттан соң мәҗлес җанлана төште, колхозның үзешчән сәнгать көчләре чирәмле квадратка чыгып бастылар. Июньнең иң кояшлы, баллы куәт, мәтрүшкә чәчәге, бөтнек үләненең кайнар исе борынга бәрелгән бер сәгате төштән соңгы дүртләр иде. Колхозның Поник бригадасыннан килгән кунакларның руслар булуын исәпкә алып, концертны ике телдә алып бардылар. Һәркем эчендәгесен сөйләгән, җырлаган сыман иде. Ахияр, зур гәүдәсенә ниндидер җиңеллек биреп, яр буендагы казаннардан кызлар белән бергә ризык ташыды: тыйнак кына утырган Катерина алдына тәлинкә белән кайнар ит китерде, аннан, йөгереп килеп, Байгильдеев каршындагы «Боржоми»ның бөкесен ачты, Гыйлфан белән Кәшфинең ризыкларын тикшереп чыкты. Кәшфи елмаеп утыра, ризыгы суынган иде.
Ва-ва, ывву, диде ул, елмаеп, эченә төртеп күрсәтеп. Ахияр аңлады. Кәшфи шушы көннәрдә генә теш казнасы куйдырырга тиеш һәм ул бөтен булганын алдырып бетергән, ә инде «вавва-ывву» дигәне «ашказанымда гастрит, миңа күп ашарга ярамый», һәм дә «миңа сүз биреп маташмагыз тагын» дигән сүзе иде.
Катеринаның кызы шушы авыл мәктәбендә укытучы, бодай саламы төсле калын ике толымлы, зур, зәңгәр тирән су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән Рәсимә кебек үк ялгыз олаеп бара иде.
Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде.
Кәшфи моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, ашаганда Асия аны сораштырып утырган иде.
Кай төшеңә суктылар, улым? дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап, алдына сөт куйганда.
Фәргать эчен тотып елый иде.
Ят җиреңә типмәгәннәрдер бит? Асия җиңги, куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде.