Өйгә кергәч, Кәшфи аш янына утырды һәм тәмләп санаторий хәлләрен сөйли башлады. Тик сизделәр, Кәшфинең сөйләшүе хәзер көннән-көн авырая бара иде. Санаторийда да аның ике урт теше төшкән икән.
Күңеле йомшап китеп, ул урыныннан торды да өстәлнең теге ягына утырган Рәсимә янына чыкты һәм аркасыннан сөйде.
Тегендә палатадагы иптәшләргә гел сине мактадым, кызым, диде. Әйттем: өч телдән укыта ала, үзе чибәр, үзе эшкә булган, дидем. Кызым, чыннан да, бик бәхетле син, әти-әниең исән, йортыбыз болын кадәр, байлыгыбыз зур, колхозда минем дәрәҗәм бар, мәктәптә сине яраталар. Шуларны сөйләдем.
Рәсимә әдәп белән генә кашыгын куйды, авыз-иреннәрен кәгазь салфетка белән сөртте дә, тирән итеп, сагыш белән бер сулыш алды:
И, әти, ни шатлыгы бар соң миңа аларның? диде.
Кәшфи дә, Асия дә, аңламыйча, аңа карап куйдылар. Рәсимә тагын авыр сулады да әйтте:
Ярар инде, биш туй ясап бирдем, тагын төпчек кызыбызга да ясап бирсәм, дөнья түгәрәкләнә, диде.
Юк, кызым, алай димә. Аның өчен Аның өчен чөнки Чөнки
Кәшфи ни әйтергә икәнен үзе дә белми иде. Әйе, бу беркем дә юата, шатландыра алмый торган бер халәт һәм моның нинди халәт икәнен утызга якынлашкан кыз бала үзе генә белә иде.
XIV
Дөньяда кеше ике төрле авырудан врачка кермичә кала алмый: шуның берсе теш авыруы. Аның ишеге төбендә утырганда кеше дер-дер килә. Теге куркыныч ак машиналар тезелеп киткән кабинеттан җаныңны өшетә торган мәкерле тавыш ишетелә. Юк, монда үз теләгең белән ничек кермәк кирәк? Качарга моннан, хәзер үк поездга утырып кайтып китәргә, аннан, беренче очраган трактор арбасына утырып, авыл басуы аша туган колхозыңа кайтырга, баллы куәт исен ишеп-ишеп йөрткән җәйге җилгә күкрәкне ачып, киң итеп суларга, үзеңнең туган җиреңнең бөтен каткагын, чокырын, ташын, ызанын тәгәрмәчләр аша сизеп кайтырга, кайтырга да, үз авылыңның чирәмле тыкрыгыннан яланаяк атлап, инешкә төшәргә, шунда бер юынып алырга Нигә бу ысылдавык машина? Кемгә кирәк бу? Качарга!
Әмма Юк, качып булмый. Ак машина котылгысыз. «Теш сызлый» дигән булып сөйләшәләр. Наданнар. Теш сөяк бит ул! Ул ничек сызласын? Юк, теш сызламый, бөтен яңак, күз төбе, баш сөяге, ми сызлый. Алай гына да түгел. Эссе яки салкын ризык тиеп алса, бөтен кешелек җәмгыяте, Җир шары сызлый, ыңгыраша. Дөньяда моннан да котылгысыз хәл булырмы? Кәшфи коридорда карап утырды: каның катарлык итеп озын, майлы чәч үстергән, баш бармагыннан пычрак озын тырнак тырпаеп торган, ямаулы зәңгәр киндер чалбар, тишек ботинка кигән алтын йөзекле бер егет. Ишек янында утыра. Кәшфи күреп тора тунеядец бу. Ике кул аркасына татуировка белән язган: «Они, бедные, устали», «Им нужен отдых». Кәшфи шул вакытта уйлап куйды: ну, кер әле син теге ак машинага. Өшкерәләр әле сине, «отдых» бирәләр әле сиңа. Ак машина янында Кәшфи аның белән күрше туры килде. Пычрак тырнаклы егетне ысылдап торган ак машина бөгеп салды, тәмам изде. Кәшфи әле уколдан яңагы кабарган көе берни тоймыйча утыра иде, тегене күзәтте. Вәт бит, дип уйлады ул, бу эшлексез гидайны ата-анасы кеше итә алмаган. Мәктәп җиңә алмаган. Бу «сыек» производствода да эшләми күренеп тора производствода эшләгән кешенең бармагында озын тырнак була алмый. Бу егет студент та түгел. Студентның чәче андый алама булмый. Рәсимә сөйләве буенча, Кәшфи аны гына белә: студентларга «военка» дигән бөек фән керә, бу фән андыйларны, күпмедер дәрәҗәдә тәртипкә салып, чәчләрен рәтләп, стройга бастыра. Атнасына бер көн.
Озын тырнак ыңгырашты, кан төкерде, тагын ыңгырашты. Моны әти-әнисе, мәктәп буйсындыра алмаган. Моның белән милиция җәфаланган, ах иткән. Ә менә ак халатлы, үтә күренмәле аксыл-алсу куллы яшь кыз әлеге «сыек»ны бөгеп салды, «сыек»ның маңгаеннан борчак-борчак тир бәреп чыкты. «Яшәсен теш врачлары!» дип уйлап куйды Кәшфи һәм Тависны исенә төшерде, тешләре ягыннан, мәрхүм, әнисенә тарткан, һәрберсе ак таза ахак иде шул. Тавис стоматологның кем икәнен белмичә дөньядан китте. Бәлки, аңа менә бу ак машина астына кереп утырып, орчык эрләгәнен бераз гына карап утырырга кирәк булгандыр. Тәрбия өстәледер бу! Бәлки, ул исән калган булыр иде, шушы машина астына кергәләп йөрсә?
Кәшфинең бу юлы врачтан бәхете булмады. Ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр. Таксист кияү әйтте, бер көн сабыр ит, минем бүген эш көне, минем бер белгән малай бар, больницада завгаром эшли, шуның аркылы үзем доцентка күрсәттерәм, диде. Кәшфи риза булмады.
Сәламәтлек мәсьәләсенә танышлык катнашырга тиеш түгел, диде.
Кандидат кияү әйтте:
Бу атнада учёный советта минем отчёт, бик тыгыз вакытым, алдагы атна башында кил, үзем профессорга күрсәтәм, диде.
Кәшфи каршы килде:
Теш суыртырга профессор кирәк түгел, аңа оста мастер гына кирәк, диде.
Менә хәзер генә, ак урындыкка кереп чытырдатып ябышып утыргач кына уйлап алды: ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр. Врачны күрүгә үк ошатмады Кәшфи. Иң беренче эш итеп, врач аның авызына бармагын тыкты. Бармактан тәмәке төпчеге исе килә иде. Кырык бишләр чамасындагы врачның башы уртадан ялтырап тора, озын хәлсез чәчләр башны ян-яктан гына әйләндереп алган. Урындык тирәсендә әйләнгәләп йөргәндә йомшак корсагы белән юка, җиңел Кәшфине берөзлексез эткәләп, әвеш-түеш китерде. Бөгелеп, авыз эченә караганда, җитмәсә, Кәшфи борынына кичәге аракы исе бәрелде. Әмма авыз ачтырылган, берни әйтеп булырлык түгел иде. Аның каруы врач сөйләште:
Һу-у-у, синең монда! диде ул, корыч орчыгын көйли-көйли. Монда хәлләр бар. Йә, йә, нәрсәгә калтырыйсың, мин бит әле бораулап кына карамакчы булам. Әле бик начар чыкса, менә бу икесен суыртып алырга туры килер. Ул металл таягы белән рәхимсез рәвештә Кәшфинең теш төпләренә сукты, Кәшфинең күз алдыннан миләүшә төсендәге ялкын көлтәсе узды, һәм ул, ыңгырашып, урындыкка ябышты. Әллә каян, әллә кем сөйли иде, ул моны аңламады.
Урындыкны ватма, авыл мужигы! Бу сиңа сыерга башак бирә торган тагарак түгел. Моны бормашина дип йөртәләр, надан. Моны безгә дуслар бирә, Венгрия Халык Республикасы эшли мондый нечкә техниканы. Шул арада нәрсәдер эселди, выжылдый башлады, кемдер нәрсә беләндер Кәшфинең баш миенә керде һәм шуны нечкә көпшәдән суырта башлады, тик ара-тирә кемдер һаман сөйләде: Нәрсә син, әле бу чебен тешләгән кебек кенә, әле менә тегесен суыртканда күрерсең. Беркөнне синең шикелле бер гыйбадны «скорая помощь» алып китте нәкъ менә шушы урындыктан
Кәшфине врач урындыгыннан күтәреп, җитәкләп чыгардылар. Коридорда куркынган Рәсимә басып тора иде. Ул, такси алып, әтисен кандидат кияү квартирасына алып кайтты да, үзе поездга әзерләнә башлады. Аның иртәгесен дәресләре бар иде. Кәшфи, шулай итеп, «алдагы атна башланганчы» калды. Хәер, бүген җомга, тагын ике генә көн көтәсе иде.
Дүшәмбе көнне кандидат кияү телефоннан белеште: Фәлән Фәләневич бүген поликлиникада буламы, әллә кафедрадамы, дип сорады. Ыхым-ыхым килеп, озак сөйләште, елмаюлар, көлүләр, ярым-йорты мәгънәле җөмләләр булды. Шулай да, Кәшфине машинасына утыртып, каядыр алып китте. Кәшфи өчен кафедра, поликлиника дигән сүзләрнең аермасы юк, ул яңадан ак урындыкка утырасын гына күз алдына китерде. Ак халат кигән ике егет кандидат кияү белән коридорда бик җылы күрештеләр, сигарет кабыздылар.
Абзыйның кәефе юк соңгы атнада, диде берсе. Менә көйләп йөрибез инде. Холостякның холостяк инде, өендә бернинди уют юк.
Ул арада егетләрнең берсе Кәшфине ак ишекле бүлмәгә алып кереп тә китте. Ишек янындагы ак урындыкка утыртты да, башланган әңгәмәне дәвам итәргә дип, бәхетле чырай белән коридорга чыгып китте. Кәшфи кабинетны карады. Берәү дә юк, язу өстәле, телефон, ак машина.
Ширма артында профессор тавышы.
Так, так. Ә менә болай иткәч авыртамы? Юк. Ә менә болай? Яхшы, ярый. Ә болай? Бу тешләр сызламыймы? Ә бу тешләр?