Җырның менә монысын кем җырлый икән? Пластинканың кәгазе бөтенләй майланып капланган. Монысын Кәшфи буран көннәрдә кичен уйната. Һәм күңеле тулып утыра. Нигәдер җырчының фамилиясе әллә Хәбиров, әллә Галимов дип хәтергә кереп калган. Ах, бу җыр, бу җыр Яшьлек, борчусыз, бәхетле яшьлек.
Җыр шулай күтәренке тавыш белән тәмамлана. Әмма пластинка инде гыжылдый. Күпме мөмкин? Әйе, күпмегә кадәр чыдарга мөмкин бу дөньяда? Пластинка ни, кеше ни, күпме җырларга, күпмегә кадәр түзәргә мөмкин?
Кыш буе эшкә йөрде Кәшфи, кыш буе ремонтчылар янында кайнашты. Трактор астыннан, үрмәләп, кем чыга дисәң ул, кара майга баткан кем дисәң ул. Тик көлгәндә, элеккеге кебек, аның тешләре генә агарып ялтырамый инде, чөнки алар юк. Протез куйдырыр өчен үлчәүләр алдырырга дип, шулай да районга барып кайтты бер мәртәбә. Әмма йөрәге урыныннан кузгалып кайтты. Атасыз-анасыз балаларны тәрбияли торган йорт барын ул күптән ишетеп йөри иде, бу юлы тәки шунда кергән. Кергән, сорашкан. Олы яшьтәге тешсез бу абыйны балалар чорнап алган. Шунда Кәшфи алты яшьлек бер малайның йомшак муенына үзенең автол-солидолга бүртеп каткан кулын куйган. Тегесе дә әйбер әйтмәгән.
Исемең ничек? дип сораган Кәшфи.
Фәлгать, дигән сакау малай, түбән карап. Тәрбияче апа озата чыккач сөйләгән: Фәргатьнең әти-әнисе, үз машиналарына утырып, Кара диңгезгә киткәннәр икән. Авариягә очрап һәлак булганнар. Бу хәсрәттән дәү әнисе дә китеп барган. Малай дөм ятим калган.
Кәшфи ул көнне кич үзенә урын тапмады. Берөзлексез сөйләнде.
Исемең ничек? дип сорыйм. Аның өчен чөнки, танышканда шулай кирәк. «Фәлгать» ди бит бу йомшак колак. «Фәлгать», ди. Белдеңме шуны? Ул әйтми бит, ышту «белмим» дип, ул әйтми бит, ышту «Тәлгать» или «Рәфкать» дип. Ул бит дөп-дөресен әйтә, «Фәлгать» ди ул, җаныкаем
Асия җиңги инде барысын да аңлаган иде. Кәшфи, теш куйдырам инде, болай булмый дигән сыман ыңгыр-шыңгыр килеп йөрде дә яңадан район үзәгенә барып кайтты. Анысында бераз басылыбрак кайтты. Кичке аш вакытында сөйләп утырды.
Барып кердем. Аңарчы продмагка кереп бер кила печенье алдым. Аның өчен чөнки, бала янына кергәндә и һәм дә олылар янына күчтәнәчсез ярамый. Фәргать бик сөенде. Йөгереп килеп, тез башымны кабып уйный. Чү, ди, тәрбиячесе, чү, ди, авызыңа инфекция керә, ди. Тегесе һаман каба. Мин әйтәм, трактористта инфекция була алмый, дим, аның өчен, дим, чөнки керосин барысын да үтерә, дим. И рәхәтләнде Фәргать, и рәхәтләнде. Тәрбиячеләре әйтә, дүкәминтләреңне тутыр, ди, үзең бик заслуженный кеше икәнсең, Минздравка җибәрәбез, ди, бөтен дүкәминтне. Ул тегеләй, килдең дә алдың гына түгел икән. Адәм баласы бит ул. Безнең илдә адәм баласыннан да кадерле ни бар. Шаярма син Июнь айларына кадәр хәл итәрбез, ди. Анда синең дә подпись кирәк икән. Менә мин санаторийда вакытта нишләр инде ул бала? Сиңа анда баргалап йөрергә туры килер
Март ахырында Кәшфине Львов өлкәсендәге санаторийга җибәрделәр.
Мин баруын барам, диде ул Ахиярга. Әмма ләкин бер шарт белән: сабанга чыкканда, мине тракторга утыртасың. Кышын яңадан кайтырмын мастерскойга.
Ахияр риза булган сыман итте, көлде.
Асия җиңги аның кесәсенә егерме унлык санап салды. Колхоз идарәсе биргән ун унлыкны Кәшфи Асиягә кайтарып бирде.
Аның өчен чөнки Миңа акча нәрсәгә? Хатын-кыз белән чуалмаган кешегә акча нәрсәгә аңа? Миңа бит, син булгач, бу дөньяда бүтән беркем дә кирәкми. Һәм ул иелеп чемодан тутырып маташкан хатынының артына шаяртып сугып алды.
Бер «отделение» бала үстергән Асия җиңги йортта шулай ялгыз калды.
Аннан көн санау, сәгать санау китте. Асиянең бөтен баш ватканы шул булды: улмы тырышмады җир йөзендә кеше тәрбияләп үстерергә? Аңамы бирмәделәр «Ана Даны» дигән орденны? Алармы шатланмадылар һәр бала туган саен? Бу олы йорт кемнәр өчен соң? Һәм Кәшфи белән Асия үзләре кемнәр өчен? Бу ни бу? Дөньяда нинди үзгәреш булды, ниләр бара, нәрсә эшләнә? Нигә Асия ялгыз бу якты язгы кояшлы көннәрдә?
Өйдән чыгып китеп, нәкъ егерме алты көн дигәндә, Асия санавынча, алты йөз дә егерме дүрт сәгать узгач, Кәшфи кайтып төште. Рәсимәнең дә ялга кайткан киче иде. Кәшфи, апрель баткагын ертып, ашлама ташучы трактор чанасына утырып кайтты. Бер кулында иске чемоданы, икенче кулында агач рәшәткәле ящик иде.
Үл-ләм, җаным, бу нәрсә? диде Асия җиңги, сискәнеп. Әллә тере инде?
Кәшфинең авыз колакка җиткән иде:
Бу белдеңме? Бакча башындагы суга җибәрәбез. Яшәсеннәр, үрчесеннәр. Мондагы суга! Мондагы урман күлләренә!
Үл-ләм! Бет-тәм! Әллә күсе инде?
Кәшфи аның саен бәхетле була барды.
Әй-йе! Күсе! Ну ләкин и һәм дә фән теле белән әйткәндә Аның өчен чөнки, һәр чәчәкне, һәр җиләкне биологиядә латинча исемләп йөртәләр. И һәм дә боларны да. Болар чөнки ондатра дип атала. Ирле-хатынлы. Бер украинецтан сатып алдым. Бәясе пүчтәк. Икесе нибары йөз илле тәңкә. Менә хәзер үк ит ашатабыз да иртәгесен күлгә җибәрәбез. Аннан алар үзләре, үрмәләп, урманга кереп китәләр. Андагы күлләр. Торна бала чыгара торган күлгә барып җитсәләр, болар рәхәткә тиенә инде. Мин хәзер егерь Минһаҗга йөгерәм Үрчесеннәр! Мин һәрнәрсәнең, һәр файдалы җан иясенең үрчегәнен яратам.
Кәшфине тотып торырлык түгел иде, ул йөгерде. Рәсимә көтелмәгән бу мәшәкатькә бераз гына ризасызлык белдереп, ит турый башлады. Бераздан, Кәшфигә ияреп, егерь Минһаҗ да килеп җитте. Минһаҗ, ни арададыр, ондатра үстерү, үрчетү буенча бер китапчык та табып алган һәм аны өй уртасындагы өстәлгә шапылдатып салды.
Аннан ящикны саклык белән генә каерып ачтылар. Ондатра дигән елкылдавык тиреле ике җәнлек кыю рәвештә өстәлгә чыкты һәм ятьмәле тәпиләре белән бит-мыекларын сыпыргалап алдылар да, таш тәлинкәне үткен тырнак очлары белән тырный-тырный тавыш чыгарып, вак туралган ит кисәкләрен әдәп белән генә, әфсен-төфсен китергән сыман ашый башладылар.
Болар яшәр, диде Минһаҗ. Биргән булса, болар ияләнер. Тик менә китаптан карарга иде.
«Урта полосада ондатра үрчетү» дигән китап өстенә теге елкылдавыкларның берсе менеп үк утырган иде инде, күрәсең, өстәлгә җәелгән клеёнканың җансыз салкынын яратмаган.
Тик менә документы юк, диде Минһаҗ. Аңа бит документ кирәк.
Нинди документ? Кәшфи гаҗәпләнеп аңа карады.
Нинди булсын? Товарный чек. Сиңа ничек итеп 150 тәңкәне түләргә хәзер?
Кәшфи буыла-буыла көлә башлады.
Ышту син, Минһаҗ! Аның өчен чөнки Миңа акча нәрсәгә? Минем збиркнижкедә күпме акча бар, беләсеңме? Бу авылда миннән дә бай кем бар? Нишләп дәүләт кесәсенә керим мин? И һәм дә акча алыйм?
Бераздан алар бу елкылдавыкларны бакча башындагы вак таллы күлгә җибәрделәр. Тегеләр, саубуллашкандай итеп, кара мәрҗән күзләрен елтыратып, Кәшфигә карап алдылар һәм тал ботаклары арасындагы бозлы суны чачтыр-почтыр китереп кереп югалдылар. Кәшфи дә, Минһаҗ да бик бәхетле иде бу минутта. Кайткач, Минһаҗ өйгә кереп тормады, ишегалдыннан гына саубуллашты.
Рәхмәт инде, туган, сиңа, диде. Ярый әле авылда син бар.
Аның өчен, иптәш, ярамый ул чөнки
Тик менә тагын бер мәсьәлә бар.
Тагын нәрсә? И һәм дә?
Шушы көннәрдә бүген-иртәгә торналар киләчәк бит.
Кәшфинең чырае сытылып китте.
Шулай шул. Ул күккә карап авыр сулады.
Миндә бер план бар.
Кәшфи җанланды:
Нинди план ул, туган?
Менә болай инде, турысын гына әйткәндә. Үзең беләсең, ничә ел буе инде елына ике мәртәбә бөтен авыл халкының йөрәге елый. Узганында минем әни карчык, бөтен балаларым елады. Хәер, әйтәм бит, шул вакытта бөтен кеше яшенә тыгылып елый. Моңа чик куярга кирәк.
Ә ничек итеп?
Мин үзебезнең Общество белән сөйләштем инде. Рөхсәт алдым.
Нәрсәгә, нинди рөхсәт?
Теге ялгыз торнаны атам мин. Ул ата торна. Ул үзенә пар таба алмаячак икән. Теге көтүгә ияреп кенә йөри икән инде ул. Торналар, сыңарын югалткач, бүтәнчә таба алмыйлар икән. Менә мин генә ул, хатын үлеп ике атна дигәндә, икенче хатынны эһ тә итмичә алып кайттым. Эзләп тә йөрмәдем. Ә аларда булмый икән ул. Тилмереп яшәмәсен. Кешегә дә газап китермәсен, үзенә дә