Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 стр 16.

Шрифт
Фон

Йортта бәхет, мичтә шулпа өстәгән өчпочмак чыжлый, кияүләр, ыгы-зыгы килеп, рюмкалар тезә, телевизор шаулап сөйли иде. Тик Тавис кына кайтып җитмәде. Әти-әнисенең моңа эче пошты, әмма ап-ак майкалы, таза беләк-күкрәкле баҗайлар, ашап-эчеп утырганда, Тавис юклыгын сизмәделәр.

Кәшфи шыпырт кына урамга чыкты. Авыл авыр эштән соң тынып калган, урман артындагы таш юлдан узган йөк машиналарының гына үкереп үргә менгәне ишетелеп ала иде.

Бераздан арыган кияүләр, кызлар веранда, олы як, кече як, кухня якларга таралып йокыга талдылар.

Тик Кәшфи белән Асия генә, өсләренә җылы киемнәр киеп, капка төбендә төн уздырдылар.

Иртәгесен аларның капкасын егерь Минһаҗ какты. Кәшфиләр болай да йокламый иде инде.

 Анда, диде Минһаҗ, туры карамыйча гына, теге каен төбендәге билчәнлектә синең мотоцикл ята. Торна каены янында, дим. Мин янына бармадым, кешесе дә шунда ята төсле.

Тавис, бичара, күтәрелгән олы юлдан торна каенына таба кисәгрәк борылган икән. Башы белән каткакка туры килгән. Гәүдәсе мотоциклыннан дүрт-биш метр ераклыкта ята. Милиция, врачлар килмичә, кагылмаска булдылар. Ашыгудан барыбер файда юк иде.

Аның гәүдәсен район больницасына алып киттеләр. Организмында байтак алкоголь табылуы турындагы справканы Кәшфи берәүгә дә күрсәтмәде. Йөк машинасы кузовына Тависның мәетен салып кайтып төшкәндә, баҗайлар, тирән кабер казып, мул итеп ләхет алып куйганнар иде.

 Нигә ашыктыгыз? диде Кәшфи караңгы, авыр чырай белән. Бер көн булса да кунсын инде өйдә. Каберне аны күмәсе көнне генә казыйлар. Аның өчен чөнки

Әмма баҗайларның дүшәмбе иртән эш урыннарында буласы бар иде.

XIII

Көзге эшләр тәмамлануга, Кәшфине яңадан мастерской хуҗасы итеп куйдылар. Кәшфи, ат җигеп, яңадан колхоз үзәгенә йөри башлады. Асия өйдә ялгыз иде.

Узган ел кыш ул җигеп йөргән җирән яшь айгырны, әллә нәрсәсенә генә үҗәтләнеп, ветфельдшер печеп ташлаган. Баштарак, фельдшерның бу планын белеп, Кәшфи сүз катып караган иде, фельдшер аны үзенең галимлеге белән әйләндереп салды:

 Синең тракторыңа мин катышмыйм бит, ник тыгыласың? диде. Үз нәселе белән буталгач, нәрсә буласын беләсеңме? Хайван бит ул, синең белән мин түгел, диде. Җитмәсә, Кәшфинең йөрәген бозып (ат печүчеләр, гомумән, шәфкатьсез, рәхимсезрәк булалар), болай дип калды:

 Син үз семьяңны гына бел. Әнә бит, ни хикмәт буталып беттеләр. Ул бала үскәч, кемгә нәрсә дип эндәшә инде. Җизнәсе әти. Анасының апасы үги әни. Фу! Ат печәргә ярамый, имеш. Әнә син үз өеңне кара.

Кәшфи, рәнҗеп, аңа бер карап алды да сүзсез кайтып китте. Теге явыз исә нәкъ Тависны күмгән көнне абзарга килгән дә язмышын хәл итеп тә куйган.

Кәшфигә борчу өстенә борчу булды бу. Кичен эштән кайта, атны капкасына бәйли дә өенә керә. Асия белеп тора: ат илтергә барганда, Кәшфи көн саен үзенең әлегә «больничный»да яткан Җирәненә кайнар ризык алып бара. Йә була ул кайнар кысыр аш, йә кайнар ипи, йә төелгән бәрәңге боламыгы. Арбасына шуны утырта да ат абзарына китә, һәр көнне кич Җирән, хәлсез кешнәп, аны каршы ала. Кәшфи җигеп йөри торган яшь ала бия моны аңламый, дулый: җиккәндә аны, ашатасы булганда Җирәнне, шуңа күрә ул, арбадагы ризык исенә борыны кытыкланып, ачу белән пошкыра, Кәшфигә ямьсез итеп карап ала.

Шулай атна-унбиш көн диетада утыргач, Җирәннең тагын тавышы көрәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде.

Кәшфи дә бераз терелеп китте, хәсрәте җиңеләйгәндәй хис итте. Ничектер бөтен күңелен шушы Җирәнгә бәйләде, шул терелсә, хәсрәте таралыр сыман тоелды.

Ә беркөнне ул, кулына ипи телемнәре салган сумка тотып, ала бияне җитәкләп, ат абзары эченнән коридор буйлап узганда, Җирәннең башыннан сөйим дип тукталган иде, аптырап калды: Җирән аны бөтенләй күрмәде һәм җир җимерелгәндәй кешнәде, ала бия дә чинап куйды, ә Җирән, тулы хокуклы сыман, арата аркылы башын алга сузды, өске иренен җыерып, кып-кызыл теш казнасын һәм эре сары тешләрен күрсәтеп, борын тишекләрен ямьсез киңәйтеп катып калды һәм авыр, тирән мышнады.

Ала бияне бүлмәсенә керткәч, тагарагына ипи салырга дип Кәшфи килгәндә дә, Җирән шул хәлдә тора иде. Кәшфине ул, ахрысы, күрмәде дә, сизмәде дә.

Кәшфи өенә йөгерде. Шатлыгына чик-чама юк иде.

 Кара әле, Асия, диде ул, кабаланып. Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки, Җирән кешнәде бүген ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вот сиңа шатлык! Исерек дигәннәрие аны! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит, харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме! Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме! Кирәк булса, тагын алып кайтырмын.

Асия җиңги үзе көлә, үзе елый иде.

Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды. Кышлыкка сыер суйганнар иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде; Кәшфинең тешләре коелып бетте. Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да, шәһәргә бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буена ялгыз торды. Кәшфи иртән китә, кич кайта иде, ял көне дигәнне дә онытты, кышкы ремонт, ул мастерскойга бармаса, туктап калачак сыман сөйләште. Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сандыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почёт грамоталарын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бүрәнәле зур стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда ук алынган икән. Хатынының бу шөгыленә Кәшфи әйбер әйтмәде, көн саен киңәя, зурая барган бу күргәзмә янына кичләрен үзе дә килеп басып тора һәм гомерен хәтерли иде.

Күңеле бик йомшаган вакытларда, ул шкаф өстеннән иске патефон ала (кияүләре-кызлары күпме генә көлмәсен, Кәшфи моны саклады), сандык төбеннән бик кадерле, бик иске, йөрәккә бик якын ике-өч пластинка чыгара һәм шуларны уйната. Менә алар әтисе, әнисе исән вакыт Кәшфинең бик кадерле, бер генә малай булып үскән, тракторга укыган еллары. Менә пластинка уртасындагы кәгазь печать. Ногинский завод. Яшьтән таныш, якын сүз бу. Җырлары ни тора, Галия Кайбицкая җырлый. Мансур Мозаффаров музыкасы, Муса Җәлил сүзләре. «Җиләк җыйганда». Кәшфи кеше исемнәреннән һәрвакыт зур мәгънә эзли: Гәр Хуторда Галия, Мозаффар, Җәлил, Муса кебек исемнәр бөтенләй юк. Кешенең исеме аның киләчәк юлын, гомеренең мәгънәсен билгели, дип уйлый иде Кәшфи. Беренче бала тугач, Асия үзенең сугышта үлгән абыйсы хөрмәтенә Хәйрулла куймакчы булган иде. Кәшфи теше-тырнагы белән каршы торды ул вакытта: Хәйрулла исемле кешене пластинкага ничек язасың? Әнә бит сәнгатьне, әдәбиятны нинди исемле кешеләр тудыра, һәм Кәшфи, үзсүзләнеп, малайга Тавис исеме куштырды ул вакытта. Тавис ниндидер серлелеккә, эчке мәгънәгә ия. Гәр Хуторда гына түгел, бөтен районында башка андый исем юк. Бу малай берәр хикмәт чыгарыр, дип горурланып йөргән иде Кәшфи

Пластинкаларның күбесендә кәгазь инде тузып, уч төбе белән майланып беткән. Ләкин Кәшфи аларны барыбер таный. Менә монысы «Кәләү Гайшә». Аны Фәйзулла Туишев уйный. Ә монысы Кәшфинең әтисе яраткан җыр «Бригадир җыры». Әтисе, тәрәзә ачып, урамга гел шуны яңгырата иде:

Ә менә монысын кем җырлый икән? Бу утыз сигезенче елгы пластинка. Бәрхет тавыш, ирләр тавышы. Кәгазе тузган.

Кәшфи яшүсмер вакытта бу җырны күп тыңлады. Бу җырдан ул ике нәрсәне аңлый алмады: сандугачның оясы пыяладан була алмый. Пыяла ояда булгач ул, димәк, тоткынлыкта. Ә тоткынлыкта сандугач сайрамый. Мәгънәсез сүзләр бу. Аннан соң Кәшфи үз гомерендә сандугачтай сайрашып яши алмады. Ул гел эштә, гел кырда тракторда булды. Яраткан хатыны Асия белән дә сайраша алмады бугай ул. Заманы ул түгел иде. Кәшфи ашыгып эштән кайтты, Асия пешергән токмачлы ашны тирләгәнче ашады, ятты да йоклады, ятты да йоклады. Ярты гомере төнге сменада узды, сайрашырга вакыт калмый иде. Тик Асия генә моннан зарланмады, салмак кына, билгеле бер ритм белән генә, зарланусыз гына, ике елга бер тапкыр бала табып торды. Бала тапкан саен юаная, калыная барды, аның саен холкы әйбәтләнә, мөлаемлана барды. Ул яктан Кәшфи бик тә бәхетле булды. Оялары пыяла, имеш

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3