Ну синең калганнары әйбәт булды инде. Күпчелек дип әйтәм.
Күпчелек Күпчелек Менә сигез балаң йөз процент дип исәплик. Алар төрлесе төрле хәлдә: белемнәре, эшләгән, укыган урыннары төрлечә. Семья бәхетләре төрлечә. Шуңа күрә мин уртача кеше нормасын алам, аның өчен чөнки, йомшакка сөрү нормасына күчереп исәплибез бит җирне. Сигез балаң йөз процент. Бер балаң 12,5 процентны тәшкил итә. Алабыз Тависны минус.
Ну, әйтәм бит инде, шул бер минус синең.
Юк шул. Ә өченче кызны кая куясың?
Ник, нәрсә булган? Мехкомбинатта эшли, дип үзең сөйләп тордың бит әле кыш көне генә.
Эшләвен эшли ул. Әйбәт эшли. Премияләр ала.
Соң, шулай булгач?
Ә син аның ирсез бала тапканын беләсеңме соң әле?
Беренче ишетәм. Ну кыз балада була инде ул. Димәк, кемнедер яраткан, ә тегесе яратмаган алдалаган. Элекке заман түгел бит, яслесе, бакчасы бар.
Әтисе кем диген?
Кыз бала үзе беләдер инде.
Кәшфи авыр сулап куйды.
Икенче кызның кияве. Игезәк апасының кияве. Җизнәсе. Белдеңме?
Ахияр сызгырып куйды.
Ой-йой-йой Ә тегеләр ничек яши соң?
Ничек яшәсен? Ике бертуган сөйләшмиләр, йөрешмиләр. Берсе кайтканда икенчесе кайтмый хәзер.
Юк, кызыңны ачуланма. Яраткандыр. Ярату берни белән дә исәпләшми. Җизнәсеме, кодасымы.
Ә шулай да, мин аны да унике бөтен уннан биш процент белән чигерәм. Аның өчен чөнки, безне кан-яшь елатты ул.
Йә, синең аннары да байтак кала әле.
Юк шул, мин нольгә чыгам.
Нигә алай?
Аның өчен чөнки, алты бала очырдым. Тагын икесе очарга тора. Бу җирдә кем кала? Нигә берсе дә иген икми? Нигә барысы да шәһәргә китү ягын карый? Мин аларны Һиндстан сыерлары дип атыйм.
Ахияр сигарет кабызды.
Анысы ни тагын?
Ә менә миңа Мәскәүдә гостиницада кунганда бер иптәш сөйләде. Ул селекционер, Һиндстанда эшләп кайткан. Сыерны савалар, савалар да, ди, картаеп, сөте беткәч, чыгарып җибәрәләр, ди. Дүрт ягың кыйбла. Аның өчен чөнки, сыер ите ашау тыела икән, диннәре буенча. Шуннан сыер нишли? Юл буеннан утлап, акрын гына алга бара. Ни өчен юл буеннан? Аның өчен чөнки, урманда юлбарыслар, арысланнар бар. Ә бу, знай, атлый бирә юл буйлап. Олы юлга чыга. Чүтки, анда кеше, машина. Кешегә ияләнелгән. Шуларга юанып бара да бара бу. Олы юл кая алып килә? Зур бер шәһәргә. И һәм дә сыер шунда яшәп кала. Чирәмсез, ризыксыз җиргә килеп яши.
Ахияр көлде.
Минеке дә шулай инде, диде ул. Әнә кызым шәһәрдә утырып калачак. Тик малай гына механик булып колхозга төпләнәм дип хыяллана. Но мин әлегә ышанмыйм.
Менә, менә! Синең икеме?! Димәк, илле процент уңай нәтиҗә бирәсең син! Ә мин нольдә. Аның өчен чөнки
Кәшфи сүзен тәмамлый алмады. Зәңгәр биек күк түбәсеннән, йөрәкне селкетеп, тарихның, Җир шарының үзе кебек борынгы, серле тын аваз ишетелде. Ахияр да, Кәшфи дә күккә текәлделәр. Өч җирдән өч туры сызык булып, көньяктан торналар оча иде.
Кинәт күңел тулып китте. Ахиярның да, Кәшфинең дә тамак төпләренә нидер утыргандай итте. Күзләргә беренче язгы җил кагылды, һәм күзләр дымланды. Торналар нәкъ Гәр Хутор өстеннән очалар иде. Ачык күккә озак карап торудан күзләр арыды, талчыкты. Хәрәкәт гел бертөрле, тавыш бик тонык иде. Әмма шул вакытта кырыйдагы сызыкның берсе кителде, һәм аерым соры бер нокта сызыктан аерылды. Мондый хәлне, гомумән, үз гомерләрендә бик күп торналар, кыр казлары каршы алган, озатып җибәргән Кәшфинең дә, Ахиярның да беренче күрүе иде. Соры нокта зурайды, аңа канатлар, муен чыкты, ул, әйләнә ясый-ясый, Гәр Хутор өстенә төшә башлады. Менә бервакыт аның озын нәзек аяклары, аш кашыгы кебек саплы башы аермачык күренде, бөтен авыл өстен дерелдәтеп, моңлы музыкаль авазы ишетелде:
Тор-тор-тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!
Торна зурайды, зурайды, менә ул авыл читендәге башы көйгән каен турысында әйләнә башлады, ә иптәшләре, берни булмагандай, көньякка таба биектән юлны дәвам иттеләр, бу торна исә һаман шул урында әйләнде, ул шулкадәр түбән төште, урыннарыннан сикереп торган Кәшфи белән Ахиярга аның колач кагуыннан чыккан һава тавышы ишетелде, хәзер инде аның тавышы да ничектеркуркыныч, дәһшәтле һәм рәнҗүле булып яңгырады:
Тор-рыл-лыйк! Тор-рыл-лыйк!
Урам тулы кеше, бары да шул якка карый. Көйгән башлы каен турысында байтак әйләнгәч, торна, кыек озын сызык ясап, күккә күтәрелде һәм бик биеккә менгәч, авыл өстеннән бер әйләнә сызды да инде күздән югалган өч сызыкка таба юл алды.
Ата торна бу, диде Кәшфи, тамагын калтыратып. Ата торна. Тавышыннан таныйм. Менә нинди турылык, агайне. Узган ел нәкъ шушы урында бер торна төшеп үлгән иде. Димәк, ул аның тормыш иптәше булган. Менә бит ничек. Нәкъ шул турыда төшеп үлде ул.
Кәшфи боларны читкә карап әйтте. Чөнки үз гомерендә беренче тапкыр ялган сөйли иде ул.
Йә ярар, диде Ахияр, сүзне читкә борып. Әйдә, утыр әле машинага. Алдагы дүшәмбедә нәкъ өч көннән Сельхозтехникадан киләләр безгә. Әйдә, синең хуҗалыкны карыйк әле
Алар машина янына килгәндә, күк түбәсеннән ялгыз торна тавышы ишетелеп калды.
Зәңгәр тыгыз күк җиле, ашыга-ашыга, Гәр Хутор өстенә язны куа иде.
XII
Бу җәй әллә нинди афәтле, мәшәкатьле булды. Сабантуйлар узуга, беркөнне кинәт кенә Кәшфине паралич сукты. Аяк-кул, тел-авыз, күз исән, әмма колаклар дөм томаланган иде. Ахияр, килеп җитеп, эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә төшенеп, Кәшфине туп-туры шәһәргә алып китте һәм республика больницасында калдырып та кайтты.
Бу вакыйга алдыннан гына Кәшфи көтелмәгән өстәмә бер борчу кичергән иде.
Майның унбише көнне авыл көтүе әле чыкмаган, мәшәкатьле, колхоз кырында бик киеренке эш барган бер көндә, Кәшфинең арып-талып мастерскойдан кайтып, диванга ятып гәзит-журнал укырга исәпләп кайткан бер көнендә, елый-елый шешенеп беткән хатыны Асия аны капка төбендә каршы алды.
Кәшфи җаным, бакча башында арканлаган җирдән сыер югалды, диде. Эзләмәгән җир калмады. Җир йоткандай булды.
Сыер менә-менә бозауларга тиеш иде.
Кәшфи телсез калды.
Кәшфи җаным Бүреләр йөри, диләр
Кәшфи мотоциклын кабызды. Бөтен басуны әйләнеп, елга, чокыр буйларын, урман буйларын карап кайтканда, төн уртасы җиткән иде. Арып-талып йокыга ятты. Әмма йокы кермәде. Сыер өчен кайгырудан да түгел, болай йокы алмады. Кәшфинең саклык кассасында сыерлык кына акчасы бар ул яктан кайгырасы түгел. Әмма моңарчы Гәр Хутор авылында беркайчан да, беркемнең дә сыеры югалганы юк иде әле. Кәшфи бу хәлнең гадәттән тыш булуына һәм, башка бик күп гадәттән тыш хәлләр кебек, нәкъ болар йортына кагылышлы булуына борчылды. Ул кояш чыкканчы ук торды, тагын мотоциклын кабызды. Иртәнге урманга керде. Урман кош авазына яңгырап тора, салкынча май иртәсен һәр кош үзенчә сәламли иде. Менә гаҗәп! Сыеры югалмаса, Кәшфи урманның шул музыкасын ишетмәгән көе дөньядан ук китәсе булган икән. Иртәнге урман аның башын сафландырып җибәрде. Кайсыдыр куак төбеннән, көр-р! көр-р! килеп, урман тавыгы аваз сала, карт юкә башындагы күке дөнья ямьләндереп гомер саный, ниндидер кош, көмеш трубалардан гына торган бөтен бер оркестр сыман эфирны калтыратып, музыка яңгырата иде. Шулай йөри торгач, Кәшфи тынычланып китте һәм өенә борылды.
Тыныч күңел белән эшкә китте. Дөнья матур! Табигать гүзәл! Кәшфине механизаторлар көтеп тора иде, дөньяга ул кирәк!
Сыер булдымы бер кайгы! Дөрес, көне буе мастерскойга килгән-киткән кеше Кәшфидән сорашып торды: кая киткән булыр?
Өч-дүрт көн шулай сораштылар да диагноз куйдылар: олы юлга чыккан булыр, узучы юньсез кешеләр бугазлап суеп, машинага салып киткән булырлар; шәһәр базарында итнең килосы биш сум; уртача ике йөз сиксән кило чыкса да, мең дүрт йөз сум саф акча; тиресе, башы-аягы, үпкә-бавыры йөз сум һәм башкалар. Иске бәя белән
Тагын өч-дүрт көн шулай акча исәпләделәр.
Ә беркөнне иртүк Кәшфиләрнең капкасын Катерина какты. Катерина инде олайган, пенсиягә чыккан, тик ара-тирә ул фермага «прорыв»ка гына килгәли иде. Бу юлы исә Катеринаның кулында бау, ә бауның теге очында бура кадәр «швец» нәселле савым сыер иде.