Председатель иң тәмле сөтлесен сайлап алырга кушты, сөтсез утыралар икән дип ишеттем, ди, идарәнең карары булган икән
Кәшфи шатланды, каушады, йөгерде, Асия гына бауның очын кулына алмыйча торды. Кәшфи һаман йөгерде, сөйләнде:
Аның өчен чөнки Чөнки болай ул. Алдагы базардан Мари ягыннан сыер алып кайтканчы гына. И һәм дә
Аны Катерина бүлдерде:
Юк, идарәнең карары булган: бу сыер сезгә бөтенләйгә, дип китеп тә барды.
Кәшфиләргә килеп чәйгә утырмыйча китүчеләрдән Катерина тарихта беренче кеше иде. Катерина инде күздән югалгач кына, бу хата Кәшфи белән Асиянең хәтеренә килде. «Швец» исә алай тәкәллефләнеп тормады, озын кытыршы телен чыгарып, Кәшфинең йонлы беләген шоштырдатып ялап алды.
Өм-м-м, дип дәшеп тә куйды.
Кәшфи әтәләнде:
Асия! Асия! Кая, апара ясап бир әле! Кая, ипи алып чык әле! Риза була, риза бездә калып торырга. Аның өчен чөнки
Йортка яңадан шатлык кайтты.
Ә бер айдан, Сабантуйлар узгач, бер иртәне, кояш чыкканда ук, Кәшфинең капкасын егерь Минһаҗ какты.
Кәшфи абый, анда Торна аланы кырыенда бер кара сыер йөри, янында бозавы да бар, чисти зверьгә әйләнгән, якын да җибәрми, диде.
Ә? диде Кәшфи, чалбар каешын эләктерә-эләктерә. Ә? Нинди кара сыер? Нинди зверь?
Мин әйтәм, памаему, сезнең «Дучка» ул. Маңгаенда җондызы да бар. Памаему, шул үзе ул
Ә? Нинди «Дучка»? Ә?
Нәкъ шул вакытта Кәшфинең яңак төпләре тартылып китте дә, нәрсәдер өзелгәндәй итте. Һәм шул минутта егерь Минһаҗ аның каршында авызын кыймылдатып тора башлады. Кыймылдата, әмма бер аваз да чыгармый
Егерь Минһаҗ бөтен Гәр Хутор халкын урманга Торна аланына алып кереп китте. Асия җиңги генә халык белән керә алмады: Кәшфи авызын ачып тик тора иде. Кемдер, нәрсәгәдер утырып, каядыр чапты. Каяндыр, нәрсәгә утырыптыр, фельдшер кыз килде. Каян ишетептер, ни арададыр, Ахияр килеп җитте. Кем әмере беләндер, Кәшфи шәһәргә дә чыгып китте.
Ә кешеләр Торна аланына якынлашып киләләр иде. Озак та үтмәде, күрделәр: алан куенында, карт юкә астындагы куакларга ышыкланып, елтыр кара тиреле сыер басып тора, койрыгын болгап матур, шома тәненнән чебен-черки куа. Юкәнең теге ягындагы бушлыкта арт санын кисәк күтәреп, үгез бозауларча иләмсез-җайсыз хәрәкәтләр ясап, ахмак маңгайлы бер мәхлук сикергәләп йөри. Ул әле көйшәп торган әнисе янына килеп, арт сикертеп китеп бара, әле юкә артына чыгып ямьсез бер әйләнә ясый да кычкырмакчы була, әмма ни сыерча, ни бозауча бернинди тоташ аваз бирә алмый, ә өзек-төтек кенә:
Өм-мөрт! Өм-м-мөрт! килеп куя иде. Әнисе исә шомарган, түгәрәкләнгән һәм, Минһаҗ әйткәнчә, тәмам «зверь»гә әйләнгән иде. Кешеләрне ул якын да китермәде: акырды, боргаланды, күзләрен алартып, кызартып, танау тишекләрен киңәйтеп тибенде, сөзәргә килде. Аны күреп, ак кашкалы кара елтыр малае да арт санын күтәреп, иләмсез хәрәкәт белән сикерә һәм әнисеннән алда кешеләргә һөҗүм итәргә җыена иде. Чак-чак кына сыер мөгезенә аркан ыргыттылар һәм, үҗәт, юеш, киң танавын урман печәненә төрткән килеш, «Дучка» Гәр Хуторга таба атлады. Ахмак малаеның исә кешеләрне беренче күрүе иде, һәм ул мондый шау-шулы, төрле аваз чыгара һәм ике аякта йөри ала торган хикмәтле туганнарын күрүгә чиксез шатланып, төркемне уза-уза, арт санын сикертеп, әле алга, әле артка чаба иде
Кәшфи бер атнадан кайтты: үзе елмая, үзе дөм чукрак иде. Кайтты, урамны җыеп, речь сөйләде:
Аның өчен чөнки, әлегә иртә, диделәр. Өч айсыз да операция ясамыйлар. И һәм дә
Һәр чукрак кешегә хас булганча, Кәшфи гадәттән тыш кычкырып, шәрран ярып сөйли иде.
Ну да ләкин инде, мин эшкә бармыйча ятучы түгел, диде Кәшфи. Менә уйлап ятам: нәкъ бер атна йөрдем мин тегендә кабинеттан кабинетка. Колхозга күпмегә төште ул? Беләсезме? Миннән башка ничекләр итеп яши ала ул колхоз? Мастерскойда кем ярдәм күрсәтә ала механизаторга? Белдегезме шуны? Аның өчен чөнки, мин бу колхозның иң галауный врачы. Машиналарга көненә бер обход ясамасам, мин йоклый да алмыйм. Өч айдан операциягә генә барып кайтам да
Тик аңа операция кирәк булмады.
Август аенда илгә афәт килде: ай буена яңгыр төшмәде, дөньяны эссе тузан басты, күк йөзе агарды, агач яфраклары көеп-саргаеп коелды, бәрәңге сабаклары тузаннан каралып, куырылып калды. Чәчкән арыш тишелмәде, болыннарда, урман аланнарында чикерткә тавышы тынды, кош-корт урман күләгәсенә кереп юк булды. Кешеләр үз эчләренә бикләнделәр урылган, сугылган икмәкнең шатлыгы да ничектер тузан катыш кипкән шатлык булып тоелды.
Халык карасына батты.
Нәкъ шул көннәрнең берсендә идарә яныннан мастерскойга таба бер бензовоз кузгалды. Кәшфи, кайтырга җыенып, мотоциклын җайлап маташа иде. Тузан болытын ишеп килгән бензовоз туктагач та әле күренми торды. Эре коры тузан мастерскойның шифер түбәсенә сыланып ятты. Шул вакытта гына Кәшфи күреп алды: бензовоз ишеген чыкырдатып ачып, улы Тавис килеп чыкты һәм, кулындагы күн сумкасын мастерской янындагы иске машина рамасына куеп, әтисе белән күреште. Бензовоз китеп барды. Баласы бит, Кәшфи дә шатланды. Тависның нәрсә әйткәнен ишетмәгән көе генә сөйләнде:
Бик корыга китте, улым. Колхозчының бер дә кәефе юк. Бөтенләйгә кайттыңмы? Ул мотоциклын кабызды. Әйдә, бик әйбәт булган. Тотынып утыр. Кая, сумкаңны минем алга куйыйк.
Һәм Кәшфи, күн сумканы кулына алып, мотоциклына атланды. Газ биреп кузгалып китим дигәндә генә, сәерсенеп, ачык сумканың эченә күз салды, һәм сумка эчендәге ак чүпрәккә төрелгән озынча бернәрсә күреп сискәнеп китте.
Улым, бу нәрсә, ватыла торган әйбер түгелме? дип сорады ул, газны киметә төшеп.
Тавис мотоциклдан шуып төште дә сумканы кулына алды. Сумка төбендәге ак чүпрәкне сүтте. Сүтте һәм зиһене килеп әтисен тотып алды. Шулай итмәсә, әтисе егылып китәсе иде. Кәшфи берничә секунд аңсыз торды: сумка төбендә кеп-кечкенә бала адәм баласының мәете иде.
Ә? дип кычкырды Кәшфи, куркудан газ биреп. Мотоцикл дөнья җимереп дерелди иде. Ә, ә?
Нәкъ шулвакыт нәрсәдер Кәшфинең баш артына сукты. Тавис бер читтә елмаеп тора иде. Кәшфинең башы селкенеп китте, һәм кинәт диңгез шавыдай мәһабәт шау аның колагына килеп керде. Ул, ашыгып, мотоциклын сүндерде. Дөнья һаман шаулый иде. Менә күптәнге тавыш Тавис тавышы килеп керде:
Мин нишләп анда калдырыйм аны. Чит җирләрдә. Ике атна яшәде дә үлде бичара. Әнисе елап калды, шунда гына күмик дип. Мин аны ничек калдырыйм? Мин демократик илнең ирекле гражданины. Минем моңа тулы хокукым бар. Безнең ил нәрсә өчен кан койды? Егерме миллион корбан биреп. Күпме-күпме милитаристларга демаркационный линияләр уздырып, аларның девальвацияләр, инфляцияләр белән мораль яктан череп таркалган стройларын
Кәшфи авыр сулады да мотоциклын кабызды. Юл буе аның колагы шаулап кайтты. Иртәгесен сабыйны җиренә җиткереп күмделәр. Тавис, әтисе янына мастерскойга килеп, кабер өстенә куярга металл пластинка эшләтеп алды. Аңа баланың исеме, фамилиясе язылды, туган-үлгән көннәре күрсәтелде. Бичара, нибары унөч көн яшәгән, исеме дә матур Гөләфтәр булган икән.
Шул көннән соң Тавис әтисе белән мастерскойга эшкә йөри башлады, ата-ана да тынычланып калды. Тависның чит җир дигәне моннан егерме биш чакрымнар гына ераклыкта булган Шәмәрдән заготзерносы икән, һәм ул анда өйләнеп яши, эшли икән.
Бер унбиш көн сиңа хуҗалыкта булышам да китеп барам мин, диде Тавис әтисенә. Анда мине директор дүрт күз белән көтеп тора. Әле монысына да чак-чак рөхсәт итте. Син, ди, иптәш Габделбарыев, ди, озак йөрмә, ди, ату, ди, бөтен производство туктала монда. Ә халыкара хәл катлаулы Сине, ди, партиягә алып, партком секретаре итик без, ди. Мин әлегә риза булмадым.
Бераздан ачыкланды: Тавис заготзернода балта эшендә эшли икән.
Кәшфинең исә бу көннәрдә мастерскойга килгән бөтен механизаторга сөйләгәне шул булды: