Чулак Абдул үз гомерендә беркемгә дә зарар салмады. Ул тынычлап үлә ала иде. Чулак Абдулдан беркем дә зарар күрмәде. Теге вакытта Тавис кына рәнҗетте аны, фин сугышыннан качар өчен кулыңны чулаклатып, диде. Дөрес түгел. Абдулның кулы утызынчы елны ук имгәнгән иде. Урманнан утын алып кайтканда, ат, таудан дулап китеп, аны йөк төялгән чана астына кысты. Кулы шунда шартлап сынган иде. Ул вакытта узды да китте, ә менә утыз тугызынчы елгы кампаниядә комиссия торып йөргәндә хәбәр таралды: Абдул чулак икән, бер кулы мылтык тотарга ярамый икән, диделәр. Шуннан «Абдул» исеме янына аергыч сыйфат өстәлде: Чулак Абдул. Шулай, бер гаепсез яшәп дөньядан китә Абдул. Әмма җир йөзендә аның бер үкенече бар: нәселе калмый. Балалары булмады. Икесе дә сәламәт кебек иде бала үстерә алмадылар. Чулак Абдул районда бердәнбер аерым хуҗалык иде. Ташлытау районының статистик мәгълүматларына һәрвакыт цифра мәшәкате өстәгән кеше Чулак Абдул булды. Башка районнарда эш ансат: районда күмәкләштерелгән хуҗалыклар саны процентларда 100 процент; районда аерым хуҗалыклар саны процентларда 0 процент. Ташлытауда исә гомернең гомер буе күмәкләшкән хуҗалыкларның саны процентларда 99,99 процент булып килде. Ит, бәрәңге заданиеләрен аерым хуҗалыклар күбрәк түли иде. Башкалар итне кырык килограмм түләгәндә, Чулак Абдул алтмышны түләп килде. Гомере буе бакча сукалату, утын-печән китертү өчен транспорт, ат эзләде колхоз, әлбәттә, беренче чиратта колхозчыны карый иде. Олыгайгач, Чулак Абдул колхоз идарәсенә тегене-моны сорап баргалый башлады. Ахияр гел әйтә килде:
Абдулла абый, яз гариза, кер колхозга. Беренче утырышта ук кабул итәбез, җыелышка да куеп тормыйбыз.
Абдул сәбәп тапты:
Мин бит инде картайган, колхозга миннән нинди файда?
Безгә синнән файда кирәкми. Файдаң тияр вакытта керә белмәгәнсең, колхоз хәзер сиңа терәлеп калмаган.
Соң, шулай булгач?
Шулай булгачмы? Үзең өчен кирәк. Минем өчен, кешеләр өчен кирәк. Ничек инде син шулай берүзең шүрәле булып яшисең? Менә син миннән өй түбәсенә ябу өчен шифер сорыйсың, йөз табак шифер бирү колхоз өчен диңгездән бер тамчы. Мин аны бирә алам. Әмма нинди кул белән резолюция салыйм? Колхоз байлыгын ничек итеп читкә чыгарыйм? Син бит чит кеше. Шул ук вакытта, кеше буларак, минем сиңа ярдәм дә итәсем килә. Караучың юк, түбәгез тузган.
Ие, ие, йорт тузды.
Менә, алайса, син миңа ярдәм ит. Син хәзер утырып, колхозга алуны сорап гариза яз, ә бер-ике көннән мин синең шифер сораган гаризаңа рәхәтләнеп резолюция салам, «Яңа юл» колхозы члены Фәлән Фәләневкә йөз табак шифер бирергә» дип язам да рәхәтләнеп кулымны куям.
Чулак Абдул нәрсәдер уйлагандай итә, уйлап карамакчы булып кайтып китә, әмма гариза язмый.
Бераздан ул утын китертергә трактор сорап килә Ахияр белән ике арада тагын шундыйрак сүз булып ала. Ахияр аңа тагын шул ук киңәшне бирә, тегесе тагын кайтып китә. Бераздан Ахияр аңа, кызганып, барыбер ярдәм кулы суза. Ара-тирә Кәшфи дә трактор белән ярдәм итә, Ахияр моны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, кайбер очракларда колхозчылар кычкырынгалап куялар:
Аерым хуҗалыкка нигә колхоз техникасын бирәсез?
Колхозның иң авыр вакытында кайда булган ул? Сугыш вакытында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда, Чулак Абдул тире иләп акча сугып ятты. Ул вакытта ник безнең белән булмаган ул?
Ахияр барысын да аңлый. Әйе, шулай, нигә хәзер генә идарәгә килә ул? Адәм баласының һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә эгоизм бар. Яхшы кеше кем? Үзендәге әнә шул эгоизмны җиңгән, буйсындыра алган кеше. Чулак Абдул үзендәге эгоизмны җиңә алмаган. Ул кызганыч кеше. Ул безнең җәмгыять мораленә кадәр күтәрелергә үзендә көч тапмаган. Бәлки, ул гомере буе үзенең шул сыйфатыннан рухи газап кичереп, сыкранып, җәфаланып яшәгәндер?
Ахияр бала вакыттан ук дөньяның көтелмәгән сюрпризларын күп күргән кеше, Чулак Абдулны кызганды, идарәдән, парткомнан яшергәләп, гел аңа вак-төяк ярдәм күрсәтеп яшәде.
Апрельнең каткак, кояшлы бер көне башланганда, идарәгә ат атланган Кәшфи килеп туктады. Кәшфинең үз гомерендә, ихтимал, атка беренче атлануыдыр. Ахияр, сәерсенеп, аның каршына чыкты.
Ни өчен дисәң, дип сүз башлады Кәшфи, аттан төшеп җитәр-җитмәс, аның өчен чөнки, бүген төнлә Абдулла абзыйны борып куйдык. Асия белән төне буе шунда утырдык. И һәм дә мин бүген эшкә чыга алмыйм, миңа рөхсәт кирәк
Анысы вак мәсьәлә, диде Ахияр, авыр сулап. Үз авылының, болай да кеше саны бик чикләнгән бер авылның, яхшымы-начармы бер кешесе җир куенына керүе бер дә әйбәт хәл түгел иде. Кәшфичә әйтсәң, ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, авылда бер нигез кимү дигән сүз бу. Гәр Хутор ничә дистә еллар буенча инде унике хуҗалык булып тотынып тора, унөченче хуҗалык Тависныкы иде, ул тиз бетте, әмма унике бик төпле сан булып озак утырды. Авылның кителә башлавы инде бу.
Кәшфи, бүреген салып, маңгай тирен учы белән сөртте.
Ни өчен дисәң, авылдан кабер казырга бер кеше дә табып булмый. Берәү дә килми. Кем эштә, кем кайда. Ә дөресен генә әйткәндә теләмиләр. Юк! Без Асия белән зиратка барып карадык, җирнең туңы утыз сантиметрга гына бетмәс. Алты-җиде таза ир кирәк. Ә үзебезнең авылныкылар килми. Һәркемнең эше бар. Авыл тарихында беренче случай бу
Ахияр идарәгә кереп китте. Селектор буенча тегене чакырды, моны чакырды. Бухгалтер да, экономист та, тагын әллә кемнәр идарәгә килеп җиттеләр.
Бераздан Ахияр партком секретаре бүлмәсенә кереп китте һәм ишекне япты. Секретарь яшь, шушы авылда туып үсеп, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет иде.
Без болай итик, диде Ахияр, аңа карап. Мин рәтен-юлын табармын, бухгалтер белән сөйләштем. Кассадан йөз сум акча алырга мөмкин. Кеше-карага шауламагыз. Күмүне оештыр. Адәм баласы бит ул. Сугыш кырында батырны да, дезертирны да күмәләр. Урыннары гына аерым була. Кеше гәүдәсе җирдә озак ята алмый. Син, әйдә, механизаторларны оештыр. Кәшфиләр өенә аш хәзерләрләр, мин кладовщикка әйтеп продукты җибәртермен. Тик син бу эшкә Колан Кыр кешеләрен оештыр. Гәр Хутордан кеше табып булмас.
Кәшфиләрдә төшке ашны ашап, Колан Кырга кайтырга дип трактор чанасына төялгәндә генә, партком секретаре куеныннан ун данә кызыл акча чыгарды.
Болары хезмәт хакы, дип өләшмәкче булды.
Әмма егетләр баш тарттылар:
Акча алып, кеше күмеп йөрергә син безне әллә шәһәр зиратындагы кабер казучылар дип белдеңме?
Йөз сум акча идарә кассасына шулай кире кайтты. Трактор чанасында тәмәке көйрәтеп кайткан егетләрнең кәефе әйбәттән түгел иде: уен-көлке булмады, гадәттәгечә, берсен берсе ирештермәделәр. Чөнки каткак боздан мәет күтәреп барышлый зират янындагы инешне чыкканда, егетләрнең берсе таеп китте дә, калганнары да сөрлегеп, тигезлекне югалтып, мәетне бозлы балчыкка төшерделәр: бичара Абдулның корышкан гәүдәсе боз катыш каткакка тәгәрәп төшеп чырк итте. Һәркемнең күз алдында шул ямьсез күренеш, һәркемнең колагында шул чирканыч тавыш иде
Төштән соң көн кинәт кенә җылынып китте, көньяктан тыгыз җил исә башлады, каурый болытлар күк гөмбәзенә үк күтәрелделәр дә каядыр киттеләр чын яз килде. Бозлы суларны актарып, үзенең «газиг»ы белән урам гөрләвекләрен вата-җимерә, Ахияр килеп туктады. Кәшфи, язгы кояшка рәхәтләнеп, капкасына сөялеп тора иде Ахияр килгәнгә балаларча сөенде. Икәүләп койма кырыендагы эскәмиягә утырдылар, эскәмия тактасы җылы бәреп тора иде.
Нихәл, картаеп буламы? диде Ахияр.
Кәшфи җанланып китте.
Була, кордаш, була, диде ул, алдагы ике көмеш тешен күрсәтеп. Була. Аның өчен чөнки, балалар ярдәм итә. Менә мин сигез бала үстердем. Илебезгә сигез кадр. Бала безнең тормышның нәтиҗәсе. Мин үземне, гомер буе эшләгәч, әйбәт кеше чутына кертеп йөри идем. Мин бер генә показательне алганмын. Тагын берсе бар икән адәм баласы өчен. Эш кенә түгел и һәм дә балалар кем булып чыгалар, менә ул да кирәк икән.