Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 стр 8.

Шрифт
Фон

Прототип дигәннән без язучы башлангыч импульс алган беренчел образны аңлыйбыз. Прототип ул иҗат старты. Аннан соң инде язучы иҗат процессында аннан ераклаша да ала. Әмма беренчел образның эзе барыбер кала, һәм язучы аны берничек тә бөтенләйгә яшереп бетерә алмый. Шуңа күрә моны ачу әдәбият галиме өстенә төшә.

Дөрес, аерым очракларда прототиплар әдәбият галименең катнашуыннан тыш та ачылалар. Кайбер сатирик әсәрләрдәге персонажларның прототибы бик ачык «укыла». Мондый әсәрнең тормышка мөнәсәбәте шактый катлаулы. Бу, бер яктан, язучыны кыен хәлгә куя, икенче яктан, әсәрнең популярлыгын арттыра. Дөнья әдәбиятында мәгълүм: француз язучысы Альфонс Доденың «Тарасконлы Тартарен» («Тартарен из Тараскона») дигән әсәре бар. Моны укыганда, Тараскон (көньяк Франциянең провинциаль бер шәһәрчеге) халкы көлә алмый, чөнки күп кеше үзен таный. Доде адресына янаулы, сүгенүле хатлар килә. Ләкин халык белми: Тартарен Тарасконнан түгел, шулай ук фантазия җимеше дә түгел. Бу шәхес белән Доде Африкада арыслан аулаганда таныша. Тартарен аның якташы булып чыга, алар икесе дә Ним шәһәреннән икән, туган шәһәренә ихтирам йөзеннән Доде үз героен Тараскон шәһәренә күчерә.

Романның беренче бүлекләре матбугатта күренүгә, Доде геройның исемен үзгәртергә мәҗбүр була: беренче вариантта ул аны Барбарен дип исемләгән икән, әмма Тараскон шәһәрендә нәкъ шул фамилиядә бер гаилә табыла. Ул гаилә исә, авторны судка бирергә янап, «Фигаро» газетасына хат җибәрә. Тартарен исеме шуннан соң туа. Ачуы килгән тарасконлылар Додены Рона елгасына батырып үтерәчәкләрен әйтәләр (Литературная Россия, 1976, 49). Нәкъ татар әдәбиятындагыча: Г. Тукай «Печән базары» поэмасын клубта халык алдында укый. Ләкин алдан күрүчән егетләр клуб ишегендә сакта торалар: Карахмәт килеп керүе, үч алуы бар, Гайнан ишан да үзенең мөритләрен җибәрергә мөмкин Г. Камалга да «Безнең шәһәрнең серләре»ннән соң янаулар булган. Ә «Беренче театр» комедиясендә прототиплар бер дә инде ерактан түгел. Мәсәлән, Вәли Г.Камалның үзеннән алынган. «Безнең әти чабата киеп, бәхет эзләп Казанга килгән», ди европача киенгән, бай кызына өйләнгән укымышлы егет Вәли. Монда драматург үз әтисен Сикертән авылы крестьяны Галиәкбәр абзыйны телгә алып, бай кызына өйләнгән үзен Вәли образына керткән. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е дә Яңа бистәнең Йосыф хәзрәт. Әсәрдә мондый юллар бар: «Әти: «Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең», дип башыма кыямәтләр куптара»34. Истәлекләрдән билгеле: Йосыф хәзрәт, үзенә булган мондый тәнкыйди (иронияле) мөнәсәбәтне сизеп, яшь язучыдан үч алырга җыена. Һәм рамазан аенда, Фатихның ураза тотамы-тотмыймы икәнен тикшереп, аның тәрәзәсе яныннан көндез кат-кат уза. Бәхете баса: көннәрдән бер көнне Зариф хәзрәт малае Фатихның көпә-көндез сыр ашап утырганын күреп ала, һәм үзенең наданлыгы аркасында, моны сабын дип белеп, мәхәллә мәҗлесендә сүз кузгата. Янәсе, рамазан шәрифтә көндез сабын ашау дөресме, түгелме? Шуның белән мәхәллә алдында көлкегә кала. Г. Тукай исә моннан менә дигән үткен фельетон ясый («Сабын ашаганнар»).

Рус әдәбиятында прототипның үз-үзен тануына бик күп мисаллар бар. Болар ике-өч төрле: берәүләр үзенең әдәбиятка керүенә горурланып яши; икенчеләр рәнҗиләр, җәмгыятьтән качалар; өченчеләр үзләрен яшермиләр, ләкин «алай түгел иде» дип, коррективалар кертәләр.

А. С. Грибоедовның мәшһүр «Акыллылык бәласе» әсәрендә мәҗлесләрдә гауга чыгарып йөрүче Репетилов образы бар. Автор аңа «төн карагы, дуэльче, Камчаткага сөрелгән иде, кулы пычрак» дигән характеристика бирә. «Кулы пычрак» «ришвәт ала» дигән сүз ул чор өчен характерлы хәлне аңлата. Бу персонаж аркылы А. С. Грибоедов ул заманның мәгълүм авантюристы, сәяхәтче Ф. И. Толстой шәхесен биргән. Әсәрне Малый театрда куйганда, бу кеше беренче рәттә утырган. Репетиловны уйнаучы артист: «Әмма Россиядә безнең баш кадәр бүтән юк», дип әйткәч, залдагы бөтен халык Ф. И. Толстойга карый. Репетилов монологын тәмамлый, кул чабулар, һәм шул моментта Ф. И. Толстой урыныннан торып халыкка борыла да болай ди: «Әфәнделәр! Мин карта уенында алдаштым, кешеләр үтергәләдем, әмма, билләһи менә, ришвәт алганым булмады, чөнки бер җирдә дә хезмәттә тормадым» (Литературная Россия, 1978, 98).

Прототип булып теге яки бу сыйфатлары, эш-гамәлләре гадәттән тыш калкурак чагылган һәм тирәлектә аерылып торган шәхесләр хезмәт итә. Аның ул гадәттән тыш сыйфатлары йә уңай, йә тискәре булуы мөмкин.

Кызганычка каршы, егерменче йөз башы татар җәмгыятеннән әдәбият әле уңай типларны алып эшкәртергә, гомумиләштерергә өлгерә алмый. «Эшкәртәсе» булганда, ул, нигездә, тискәре типларны ала, һәм алар мәгълүм: Гайнан ишан, Чыгтай мулла, Йосыф хәзрәт һ. б. Шуңа күрә ул чор татар әдәбияты, аерым шәхесләрне типиклаштырудан бигрәк, гомуми фон белән эш итә.

1908 елның мартында «Әлислах» газетасында «Китаплар хакында мөхакәмә» циклында Ф. Әмирханның бер мәкаләсе басыла. Бу С. Рәмиевнең «Китап» нәшриятында чыккан «Низамлы мәдрәсә» исемле комедиясенә рецензия. Ф. Әмирхан бу мәкаләсендә кыю рәвештә болай ди: «Сәгыйть әфәнде бу әсәрнең сюжетын, «Мәдрәсәи Хөсәения»дән (Оренбург. М. М.) алып, хәтта геройларын да шундагы хәлфәләр вә мөдирләрдән, ягъни натурадан алып язгандыр «Мәдрәсәи Хөсәения» хәлфә вә мөдирләренә дә, бу әсәрдән үз сурәтләрен карап, әгәр авызлары чалыш күренсә, көзгегә ачуланмаска, бәлки авызларын турайтыбрак тотарга тырышырга тәүсыя35 итәм»36. Моннан күренгәнчә, прототипларны эзләү, ачыклау тәнкыйтьтә бүген генә күтәрелгән мәсьәлә түгел. Безнең татар әдәбияты белемендә исә прототипларны ачу мәсьәләсе бөтенләй куелмаган. Г. Ибраһимов иҗаты буенча «Безнең көннәр» һәм «Кызыл чәчәкләр»дәге ике геройның прототипларын ачуга багышланган бер мәкаләдән тыш (Казан утлары, 1977, 1), бу юнәлештә башка хезмәтләр күренми. Рус совет әдәбиятында исә моңа гаять зур әһәмият бирелә. М. С. Альтман, мәсәлән, рус әдәбиятындагы дүрт мең чамасы персонажның прототиплары таблицасын төзегән һәм прототиплар ачуның якынча методикасын эшләгән. Аның хезмәтендә прототиплар а) замандашларының истәлекләре, сөйләүләре, б) фамилия, исемнәрендәге охшашлык аркылы ачыла37.

М. С. Альтман тәкъдим иткән методның башка пунктлары да бар. Ләкин аларга татар әдәбиятында мисаллар әлегә табылмаган. Безнең бу юнәлештәге тикшеренү татар филологиясендәге беренче тәҗрибә.

Рус әдәбият-сәнгать фәнендә кино, сәхнә геройларының да прототиплары өйрәнелә. Бу өлкәдә М. И. Андроникованың тикшеренүе кызыклы38. Аның әйтүе буенча, художество образы булган кешедә чынбарлык белән уйлап чыгарылганлыкның мөнәсәбәте образ белән прообразның конкрет сыйфатларын, язучының иҗат үзенчәлекләрен искә алып бәяләнергә тиеш.

Әдәби әсәрләрнең прототиплары турында сүз барганда, нигез итеп, ихтимал, А. М Горький сүзләрен алырга кирәктер. Ә ул болай дигән: «Әдәбиятта типлар ничек төзелә? Билгеле инде, портретлап алынмый, нәкъ менә фәлән кешене алмыйлар, ә бер линиядәге, бер рәттәге, бер табигатьтәге утыз, илле кешене алып, шулардан Обломов, Онегин, Фауст, Гамлет, Отелло һәм башкаларны ясыйлар. Алар барысы да гомумиләштерелгән типлар»39.

Художество әсәрләре, мәгълүм булганча, чынбарлыктагы тормыш кешеләрен һәм күренешләрен тасвирлыйлар. Тормыштагы һәрбер факт үзенә охшаш булган, үз рәтендә торган башка фактларның ниндидер бер өлешен үзендә чагылдыра. Аерым вакыйгалар һәм аерым күренешләрнең барысы өчен дә уртак булган сыйфатлар бар. Кешеләрдә дә бу шулай.

Кайбер кешеләрдә үз даирәләренә уртак булган характерлы сыйфатлар калкурак, ачыграк чагылалар. Андый реаль кешеләр, гадәттә, әдәби әсәргә прототип булып хезмәт итәләр. Ләкин алар да әдәбиятка шул көенчә генә барып кермиләр. Алар әсәргә язучы тарафыннан иҗади эшкәртелеп, баетылып, үзгәртелеп кертеләләр. Әдәби образ белән чынбарлыктагы прототипны бер дип исәпләү иҗат процессында натурализмга гына алып барыр иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3