Аноним әсәрләр китаплар чыгару татарларда шулкадәр киң таралган ки, бу традиция хәтта яңа чорда да дәвам иткән. Ә. Кәримуллинның «Татар матур әдәбияты библиографиясе (19171960)» дигән белешмәлегендә татар телендә авторлары күрсәтелмичә чыгарылган китапларның исемлеге бирелә. Алар арасында хәтта аноним пьеса китаплары да бар.
Геронимнар. Язучы үз әсәрендәге персонажның исемен яки мифик геройның исемен псевдоним итеп йөртә. Мәсәлән, Тукай «Шүрәле». (Соңгы заманда: «Мокамай», «Мокамайның якын кардәше» Такташ псевдонимнары.)
Койнонимнар. XX йөз башы әдәбиятында очрамый диярлек. Койноним берничә авторны эченә алган гомуми псевдоним. Русларда, мәсәлән, Козьма Прутков. Бездә, революция көннәрендә «Әүлия һәм компаниясе» (Г. Камал һәм В. Шәфигуллин), «Канәзагель» (Кави Нәҗми, Закир Гали).
Әдәби фамилияләр. Болары әдипнең чын фамилиясен бөтенләй кысрыклап чыгарганнар. Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы), Дәрдемәнд (Закир Садикъ улы), Гумир Толымбайский (Габделхак Шәяхметов), Шамун Фидаи (Касыйм Шакирҗанов), Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева) һ. б.
Күмәклек исемгә (имя нарицательное) корылган псевдонимнар. Болары авторның профессиясенә ишарә ясый. Мәсәлән, «Карт эшче», «Каләм» Ф. Кәрими, «Кызыл», «Сул» революционер Х. Ямашев псевдонимнары.
Палиноним авторның исемен яки фамилиясен кире яктан укып ясала. «Ирдас» Садри (Җәләл), «Феакут» Тукаев, «Йәкәнеч» Ченәкәй.
Пароним авторның исеменә яки фамилиясенә якын авазлардан ясалган псевдоним. «Сәләй» Сәлах Атнагулов, «Җәләй» Җ. Вәлиди.
Преноним бер генә исемнән торган әдәби имза. XX йөз башы әдәбиятында бу хәл бары тик Дәрдемәнд исемендә генә күренә. Соңгы елларда совет әдәбиятында урын алып бара. Җамбул, Зөлфия, Зөлфәт һ. б.
Френоним әдип иҗатындагы яки характерындагы төп сыйфатны билгели. Татар әдәбиятында сирәк очрый. «Сәмави» Төхфәт Гыйззәтуллинның псевдонимы.
Цифроним цифралар белән бирелгән псевдоним. Революциягә кадәрге татар әдәбиятында очрамый. Революциядән соң сыйнфый көрәш елларында дошманнар эшче һәм авыл хәбәрчеләренә террор куллана башлагач, «Татарстан» газетасы битләрендә күренеп ала. Редакциядә бу шифрның «ачкычы» саклана, ә хәбәрче имза урынына үзенә һәм редакциягә генә билгеле бер цифр куя. Цифронимнар популярлашып китә алмаганнар («Шагыйрь 1» Такташта очрый).
Шаяртулы псевдоним. Тукайда, Ш. Мөхәммәдевтә, Ф. Әмирханда күп очрый. Максаты комик эффект тудыру. Мәсәлән, татар кадим мәдрәсәләрендәге уку тәртипләрен сатира уты белән көйдергән Ф. Әмирхан үзенең имзасын «Дамелла» дип куя. Дамелла (Дамелля) зур укымышлы, дәрес бирүче кеше дигән сүз. Яки «Ташмөхәммәт». Ислам диненең кануннары буенча Мөхәммәт исемен әйткәч яки ишеткәч, салават әйтергә тиешсең. Балага Мөхәммәт исемен кушарга ярамый, аны бары тик төп исемнең башына яки азагына гына кушарга мөмкин. Мәсәлән, Мөхәммәтзакир, Шәмсемөхәммәт һ. б. Ә сатирик Ф. Әмирхан, ислам кануннарына чакыру ташлагандай, үзенә «Ташмөхәммәт» дигән псевдоним ала, изге Мөхәммәт исемен ташка әверелдерә. Монда, әлбәттә, эчке мәгънә бар. Шаяртулы псевдоним Тукайның сатирик әсәрләрендә дә киң кулланылган һәм Тукай моңа зур әһәмият белән караган. «Бу мәкаләләрне дөрес басарга иҗтиһат итегез, ди ул «Ялт-йолт» редакторы Әхмәт Урманчиевка язган бер хатында. Әлбәттә, бик шәп чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифе куймавымнан да аңларга мөмкин» (курсив безнеке. М. М.).
Этнонимнар. Авторның милләтен күрсәткән псевдонимнар. Мәсәлән, «Татар хатыны» Заһидә Байчурина.
Псевдогинимнар ир язучыларның хатын-кыз фамилиясен яки хатын-кыз язучыларның ирләр фамилиясен йөртүе. Әдәбият тарихы мондый мисалларга бик бай. Татар әдәбиятында сирәк очрый. Мисаллар: Ф. Сәйфи-Казанлы «Ф. Камалова», Г. Камал «Г. Камалетдинова», «Зәйнәб Камалетдинова», Һ. Такташ «Һәдия Хәйрулла кызы».
Югарыда күренгәнчә, псевдонимнар татар әдәбиятында шактый зур кулланыш тапканнар. Октябрь революциясеннән соң псевдоним куллануның практик хаҗәте калмаса да, татар әдипләре арасында псевдоним сәхнәдән төшмәгән. Шуңа күрә псевдонимнарны махсус өйрәнү һәм алар буенча бер белешмәлек төзү киләчәкнең бурычы булып кала. Татар әдәбиятында гына түгел, рус газеталарында татар әдәбияты турында язып чыккан авторларның да (мәсәлән, «Камско-Волжская речь»тә «Мусульманка», «День» газетасында Тукай турында «Татарский Пушкин» дигән мәкалә урнаштырган Н. Поволжанин һ. б.) псевдонимнарын ачарга кирәк. Ә моның өчен укырга, шул чорның газета-журналларын өйрәнергә, бик күп белешмәләрне актарырга кирәк.
Псевдонимнарны гыйльми дәрәҗәгә куеп өйрәнмәү әдәби мирасны бастырып чыгарганда адашуларга юл куя. Язучыга чама белән псевдоним ябыштыру, имзасыз әсәрне фәлән-фәлән язучыга дәлилсез генә тагып кую әдәбият тарихын бутый. Әйтик, Тукай «Ялт-йолт»та эшләгән икән, бу әле журналдагы барлык имзасыз әсәрләрне Тукай язган дип уйларга хокук бирми. Әдәби мирасны дөньяга чыгаручылар исә күренекле язучылар, журналистлар эшләгән матбугат органнарындагы имзасыз әсәрләрне, бернинди дәлилсез, бу язучыларның әсәрләре дип укучыга тәкъдим иткәлиләр.
Марксизм-ленинизм классикларын бастырып чыгарганда, мәсәлән, алай итмиләр. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институты В. И. Ленин әсәрләрен чыгарганда киләчәк эзләнүләр һәм тикшеренүләр өчен юл калдырып, Ленин тарафыннан язылу ихтималы булган әсәрләрне аерым күрсәтеп бирә. Шунда ук редакцияләвендә Ленин катнашкан әсәрләрнең исемлеге бирелә. Бу ысулны әдәбият тарихында да куллану файдалы булыр иде. X. Госман, мәсәлән, 1960 елда Г. Кандалый җыентыгын нәкъ әнә шул принциптан чыгып төзегән иде. Кандалый шигырьләренең бик нык халыклашкан һәм шагыйрьнең үзенең дә халыктан бик күп алганлыгын истә тотып, X. Госман бу китапта үзе авторын аныклый алмаган шигырьләрне «Г. Кандалыйныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән бүлеккә туплап бирде. Моны хәзер Тукайга карата да кулланалар.
Әдәбият тарихын тикшергәндә, безгә рус совет галимнәреннән өйрәнү җитеп бетми кебек. Алар әле дә булса Пушкин, Лермонтовларның әсәрләренә, биографияләренә кагылышлы документлар табалар, аларны өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Аерым әдипләрнең мирасын бастырганда җибәрелгән бер хәреф хатасын төзәтү мәсьәләсенә зур гына галимнәрнең катнашып полемика алып барган очраклары бар. С. Есенинның бер поэмасында нибары бер хәрефне ялгыштыру да полемикага сәбәп булды һәм Есенин текстының дөрес укылуына ирешелде31. Безнең әдәби мирасыбызны өйрәнгәндә дә шундый таләпләр куелса, әйбәт булыр иде. Чөнки XX йөз башы татар әдәбияты безнең әдәбият тарихыбызның иң катлаулы чоры. Бу чорның демократ карашлы язучылары күптөрле матбугат органнарында авыр шартларда, бер яктан, самодержавиегә, икенче яктан, татар милләтчеләренә, татар буржуаларына каршы көрәш алып барганнар.
Псевдономастиканы әдәбият тарихын өйрәнүнең әһәмиятле тармагы итеп танырга вакыт җитте.
XX йөз башы татар демократик язучыларының барлык әсәрләренә тулы библиография, шул чор әдәбияты һәм публицистикасында очраган барлык псевдонимнарның сүзлеген төзү әдәбият тарихын теоретик яктан өйрәнүнең материаль базасын тәшкил итәр иде.
Казан утлары. 1973. 12ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте32
Китап укучылар конференциясендә теге яки бу әсәрнең геройлары турында сүз алып барганда, еш кына геройларның прототибы мәсьәләсен күтәрәләр. Язучы белән очрашкан вакытта укучылардан килгән сорауларның 2530 проценты прототип белән кызыксыну формасында була. Димәк, әдәби әсәрне аңлау өчен, күпмедер дәрәҗәдә моның әһәмияте бар. Гёте болай дигән: «Әгәр китапның мәгънәсенә төшенергә теләсәң, эчтәлеге белән танышудан тыш, аның ничек тууын күздән кичерергә кирәк» (Литературная Россия, 1978, 9). Чыннан да, прототипларны ачу безне язучының лабораториясенә алып керә, иҗат эшенең психологиясен, язучының иҗат алымнарын танып белергә ярдәм итә33.