Әдәби образ реаль фактның копиясе була алмый, ул бервакытта да аның белән туры килми. Аларны тигез итеп карау әдәбиятта ялгышлыклар китереп чыгара. Әдәби процесста прототипларның роле әһәмиятле, ләкин бу хәлиткеч мәсьәлә түгел.
Иң беренче мөһим һәм принципиаль мәсьәлә һәрбер әдәби образны нинди дә булса прототип белән бәйләргә тырышырга кирәкми. Әдәбиятта бик күп очракларда андый реаль прототиплар булмый. А. Н. Толстой, мәсәлән, үз әсәрләрендәге геройларның барысы да фантазия җимеше икәнлеген әйткән. А. Твардовскийның мәшһүр «Василий Тёркин» әсәрендә дә Тёркин иҗади образ. Шагыйрь бу турыда үзе болай ди: «Китапта тасвирланганча, Василий Тёркин башыннан ахырына кадәр уйлап тудырылган фантазия җимеше»40. Француз галимнәре озак еллар буена Г. Флоберның «Госпожа Бовари» әсәрендәге Эмма Бовариның прототибы кем икән дип баш ваталар. Моңа җавап Флоберның бер хатында күренә: «Эмма мин ул!» дип язган анда Флобер41.
Прототиплардан төрле язучы төрлечә файдалана: И. С. Тургенев әсәрләрендә, мәсәлән, күп кенә вакыйгалар, персонажлар аның әйләнә тирәсендәге чынбарлыктан алынганнар. Тургенев үзе бу турыда болай ди: «Баштарак минем хыялымда әдәби әсәрнең бер персонажы күренә, ә мондый персонажларның нигезендә һәрвакыт берәр реаль шәхес ята». Һәм ул беркемнән дә яшермичә әйтә: Базаров аның белән бергә Петербургтан Мәскәүгә бер купеда килүче өяз врачыннан язылган; Рудинны ул Кропоткиннан «ясаган»; ә «Беренче мәхәббәт» әсәре турында ул болай ди: «Башкаларында әле бераз уйлап чыгарам. Монысында исә, берни дә кушмыйча, тормышта булганны яздым Гомумән, мин бик аз уйлап чыгарам» (Литературная Россия, 1977, 6).
Л. Н. Толстойда да шулай: «Яңадан туу» романында Нехлюдовның прототиплары автор үзе һәм аның абзыйсы Н. Чертков. Мондый прообразлар «Сугыш һәм дөнья» романында бик күп. А. М. Горькийның, «Ана» романын язганда, чынбарлыкта булган вакыйгаларны һәм шәхесләрне файдаланганлыгы мәгълүм. Пелагея Ниловна образына прототип итеп, Горький үзенә таныш булган революционерларның әниләрен, бигрәк тә Анна Кирилловна Заломованы алган. Анна Кирилловна, нәкъ романдагыча, заводка прокламацияләр китергән, Сормово восстаниесен оештыручыларга, күлмәк астына яшереп, флаг алып килгән. Романга болар тулысынча кертелгәннәр. Артамоновлар, Гордеев, Булычовлар да конкрет шәхесләрдән алынган. Боларның һәрберсенең артында, ди Горький, мин күзәткән һәм өйрәнгән «меңәр ярым купец» тора.
Прототиплардан чыгып иҗат итү әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә очрый. Скульптура, рәсем сәнгатендә прототип (натура) зур роль уйный. Леонардо да Винчи, үзенең мәшһүр «Яшерен кичә» («Тайная вечеря») картинасын язганда, һәр апостолга прототип эзләп, озак гомер уздыра. Бигрәк тә хаин Иудага прототип таба алмыйча җәфа чигә. Бу турыда ул болай дип сөйләгән: «Менә елдан артык инде башкаланың бөтен кабахәтләре җыела торган Боргеттога көн саен йөрим; мин анда һәр иртәне һәм һәр кичне булам, ләкин төрле әшәке затлар арасында үзем уйлаганга тулысынча туры килерлек бер генә кыяфәтне әле таба алганым юк». Ниһаять, бер көнне ул үзе уйлаганга туры килерлек берәүне күрә һәм шунда ук эскиз ясый. Бу материалга ул үзенең элекке күзәтүләрен дә өсти һәм, шулай итеп, хыянәтче, сатлык җан Иуданың портреты барлыкка килә42.
Шулай итеп, реаль прототип һичшиксез «эшкәртелә», тулыландырыла. Кайвакытта язучы бер образны ике конкрет шәхестән ясый. Л. Н. Толстой «Сугыш һәм дөнья» романында Наташа образын Софья Толстая һәм Татьяна Берстан алып иҗат иткән. Бу турыда ахырдан ул болай дип язган: «Мин Соняны алдым да, аны Таня белән катнаштырып төйдем, Наташа килеп чыкты»43. Әдәби образ әнә шулай туа. Әгәр да авторда шул үзе күргән кешеләрне, күренешләрне гомумиләштерү сәләте булмаса, ул, димәк, әдәби образ тудыра алмый.
«Әгәр дә язучы, ди М. Горький, егерме-илле кешедән, йөзләрчә кибетчеләрдән, чиновниклардан, эшчеләрдән һәрберсеннән иң характерлы сыйнфый билгеләрен, гадәтләрен, зәвыкларын, кыланышларын, инануларын, сөйләү рәвешләрен һ. б. җыеп ала белсә, җыеп, аларны бер кибетчедә, чиновникта, эшчедә берләштерә белсә, моның белән язучы «типны» барлыкка китерә, бу инде сәнгать була»44.
Татар әдәбиятында критик реализм иҗат методына нигез салган язучылар Г. Камал, Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи барысы да рус әдәбиятының файдалы тәэсирен үзләренә сеңдергән кешеләр. Унынчы еллар матбугатында аларның әдәби әсәрләре генә түгел, тәнкыйди хезмәтләре, публицистик мәкаләләре дә дөнья күрә. Әнә шул мәкаләләрендә алар бик еш кына теге яки бу әсәрдәге типларның тормыштанмы, түгелме икәнлеге турында сүз алып баралар. Һәм әсәргә, анда алынган тип никадәр тормышчан булса, шулкадәр югары бәя бирәләр. Рус классик әдәбиятындагы бер сыйфатны алар интуитив рәвештә тотып алалар: мондагы типлар тормыштан. Тормыштан икән, димәк, аларның прототиплары бар. Шулай икән, димәк, татар әдәбияты да бу мөмкинлекне файдалана ала. Шунысы кызык: татар әдәбияты рус әдәбиятының бу алымына табигый рәвештә килеп чыга.
Түбәндә татар әдәбиятындагы прототипларны ачуның берничә алымы һәм шуңа мисаллар китереләчәк. Беренче алым: образ аша эзләгән шәхесне тарихи хезмәтләрне, публицистик мәгълүматны һәм башка истәлек чыганакларны кисештереп карау юлы белән ачу. Радиопоискта моны «пеленг алу» диләр. Ике версия алабыз. Беренчесе: әдәби әсәрдәге иң тулы канлы образның, уңаймы ул, тискәреме, гадәттә, прототибы була. Икенчесе: тулы канлы бу образ, гадәттә, автор өчен таныш шәхес. Татар әдәбияты өчен бу табигый, чөнки язучылар яшәгән мохит XX гасыр башында бик тар. Ул Казан, Уфа, Оренбург, Уральск төбәкләре генә.
1913 елда Г. Ибраһимов бишенче ел революциясе һәм реакция еллары вакыйгаларына багышланган зур полотнолы әсәр яза башлый. Әлбәттә, романга үзе күргән хәлләрне кертә, үстерә, баета. Митинглар, яшерен җыелышлар, сөю-мәхәббәт, арест, сорау алу, камерага ябылу барысы да тормыштан. Типлар күп, алар бөтен бер галерея. Арадан иң катлаулысы кем? Әлбәттә, Баязит кари. Роман ике вариантлы.
Романның ике вариантын да укыган кешеләр хәтерлиләрдер: беренче вариантта Баязит кари, гомумән, укучылар алдында ачылмый кала, аның социаль җирлеге, партиячел асылы аңлашылмый. Әмма Г. Ибраһимов революциядән соң «Безнең көннәр» романына кабат әйләнеп кайта. Икенче вариантка керешкәнче, язучы охранканың яшерен документларын җентекләп өйрәнә, аның күп нәрсәгә күзе ачыла. Документлар аны царизмга каршы көрәшеп йөргән ялкынлы яшьлегенә кире кайтаргандай була. Һәм романда, башка үзгәрешләр белән беррәттән, зур, катлаулы образ эсер Баязит кари образы барлыкка килә.
Язучыга нинди танышын хәтерләткән соң бу документлар? Баязит кари образын тулыландырырга кемнең биографиясе ярдәм иткән? Шул заманның матбугатын укыганда, әдәби образ Баязит кари белән татар журналисты Исхак Бикчурин арасында ниндидер бер аналогия туа. Кем соң ул Бикчурин? Әдәбият фәнендә аның турында бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә (Совет әдәбияты, 1936, 5) И. Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Г. Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» дип шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән (1960 һәм 1976 елгы басмаларда).
Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз»ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары»ның соңгы басмасында төзәтелде. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесен башка чыганаклар буенча күзәтеп узу кызыксыз булмас.