XX йөз башы татар әдипләреннән яңа революцион күтәрелеш елларында Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Коләхметов, Г. Камал, Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, Ф. Кәрими һ. б. жандармерия күзәтүе астында булганнар. Псевдонимнарны актив кулланучылар да шулар. Псевдоним куллану газета-журнал полосасын цензор укыганда цензорны әсәртмәс өчен кирәк булган. Чөнки цензура эчтәлеккә караганчы башта авторның шәхесенә игътибар иткән. Ышанычсызлар исемлегендә түгелме? Ә патша чиновниклары өчен һәр язучының, журналистның матбугат битләрендә күтәрә торган тематикасы якынча мәгълүм. Шуңа күрә авторына карап цензураның игътибар дәрәҗәсе дә төрлечә булган.
Цензурадан узарга тырышу, аның игътибарын автордан читкә юнәлдерергә омтылуның рус публицистикасында бай тарихы бар. Рус телендә чыккан «Современник», «Отечественные записки», «Дело» журналлары һәм Герценның «Колоколы» псевдонимны матбугатның әһәмиятле элементына әверелдерәләр27. Маркс, Энгельс, Ленинның псевдонимнардан киң файдалануы революцияләр тарихына барып тоташа. В. И. Ленинның йөздән артык псевдонимы булган. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ул үзенең чын фамилиясен куя башлаган, ләкин җәяләр эчендә төп псевдонимын саклаган: В. И. Ульянов (Ленин)28.
Псевдонимнар алуның татар әдәбиятында үзенчәлеге дә бар. Мондый үзенчәлек бигрәк тә мөлкәтле катлаудан чыккан авторларда күзгә ташлана. Аларның мохите өчен язучылык эше дәрәҗәле эш түгел. Г. Камалның әтисе, мәсәлән, улының язучы булып китүенә риза булмаган. Ф. Әмирхан болай дип искә ала: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара». Г. Газизнең атасы Казанның атаклы купецы Салих Гобәйдуллин. Аның белән шәһәр управасы да, губернатор да исәпләшә. Халык арасында да исеме зур. Ләкин аның улы, башка бай балалары кебек, кибет, контора, банк эше белән түгел, бәлки дәрәҗәсез булган «язу-сызу» эше белән шөгыльләнә. Казанның зур сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габдрәхимовның улы да, әтисе теләгенә каршы килеп, кибет-сәүдә эшенә кул селти һәм язучылык эшенә керешә. Әнә шулай итеп, мөлкәтле катлаудан чыккан каләм әһелләре псевдоним куллануга барганнар.
Татар демократ язучылары, журналистлары арасында, дин хезмәтчеләре семьясыннан чыгып, ислам динен, шәригатьне тәнкыйть итә башлаучылар бар. Ата-анасын рәнҗетмәү, туган-тумача арасында аларны кыен хәлгә калдырмау максаты белән алар, үз исемнәрен яшереп, кадими мәдрәсәләрдән, корсак колы булган муллалардан, халык җилкәсендәге ишаннардан, дини журналлардан ачы рәвештә көлгәннәр. Ф. Әмирханның «Дин вә мәгыйшәтчеләр», ишмиләрдән көлеп язган фельетоннары «Ташмөхәммәт», «Зәмзәметдинов» псевдонимнары белән басылганнар. Ләкин шул ук чорда педагогика, әдәбият мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләренә ул «Ф. Әмирхан» дип имза куеп барган. Моның да традициясе әдәбиятта бик тирәннән: католикларны фаш иткән памфлетларын Д. Дефо, Вольтер һ. б. аноним рәвештә бастырып килгәннәр. Шуннан Г. Газиз, Г. Сәлман (Газиз Гобәйдуллин), Ташмөхәммәт, Зәмзәметдинов, Дамелла (Фатих Әмирхан), Бикчәнтәй угылы (Гали Рәхим) кебек псевдонимнар туган
Язучы яки публицистның күтәргән темасы белән аның социаль хәле арасында аерма зур булганда да псевдоним кулланыла. Моның мисалы Дәрдемәнд. Бу исем шагыйрь характерының төп сыйфатын күрсәтә, фарсыча кайгылы, бичара, гаҗиз дигән сүз. Псевдономастикада мондый исемне «френоним» дип атыйлар (русларда Горький, Скорбный һ. б.).
Ни өчен әдәбиятта Закир Рәмиев исеме түгел, ә Дәрдемәнд исеме йөри? «Дәрдемәнд» сүзе бит фактта шагыйрьнең үз фамилиясен бөтенләйгә кысрыклаган һәм әдәби фамилиягә әйләнгән. Моңа җавапны шагыйрьнең социаль хәленнән чыгып эзләргә кирәк. З. Рәмиев татарлар арасында танылган бай. Хәзер шушы байның татар матбугатында чыккан беренче шигыренә игътибар итик:
Ягъни, үзенең фаэтоннары, конторалары, миллионнары булган бай җир йөзен болай күрә: анда җәберләнгән, кыерсытылганнарның күз яше, җәберләүчеләрнең корбаннары Бу шигырьгә ничек инде «Закир Рәмиев» дип кул куясың? Шагыйрь монда хәтта «Дәрдемәнд» дип тә түгел, ә «Д» хәрефе белән генә имза куйган. Ләкин «Вакыт»та басылган аз сандагы рәсми мәкаләләренә ул «З. Рәмиев» дип кул куйган (мәсәлән, 1906, 24; 1917, 2286). Әдәбиятка аяк баскан, сәнгать дөньясына зур дәрт белән омтылган яшь язучыны, шагыйрьне үзенең иң гади исем-фамилиясе канәгатьләндерми башлый. Ниндидер күркәм, кешедә булмаган, поэтик яңгырашлы исем аласы килә. Мәсәлән, Тукай «Габдулла Мөхәммәтгариф улы» яки, һич югында, «Габдулла Гарипов» булырга тиеш иде. Ләкин ул үзенең иң беренче публикациясенә үк «Габдулла Тукаев» дип имза куя.
Кыскасы, көнкүрештә ияләнелгән, таушалган фамилиядән качарга тырышу псевдонимнар тууга шулай ук бер сәбәп булган.
Псевдонимнар алуда берәр закончалык бармы, аларның эчтәлеге язучының шәхесенә мөнәсәбәтлеме? Безнең уебызча, бу принципиаль мәсьәлә түгел. Чөнки язучының иҗат манерасы, шәхесенә бернинди мөнәсәбәттә булмаган псевдонимнар шактый гына. Әйтик, тәнкыйтьче Г. Кәрәм кайвакытта «Әкмәли» дип кул куйгалаган икән, авторның иҗат юнәлешенә моның бернинди бәйләнеше юк. Ләкин инде Тукай үзенең сатирик әсәрләренә «Шүрәле», «Бичура» дип кул куйган икән, моның, әлбәттә, эчке мәгънәсе бар. Ул шагыйрьне әдәбиятка алып килгән инешләрнең башлангычына ишарә. Ягъни ул халыкча көлә, халыкча чеметә, авторхалыктан. Г. Сәгъди дә «Зәүкый», «Фикри», «Рухи» кебек исемнәр белән үзенең эчке дөньясын, әдәбиятка мөнәсәбәтен белдерергә омтылган. С. Рәмиев үзенә «Себектәгин» псевдонимын алган икән, бу да очраклы булмаса кирәк, Себектәгин төрки ханнарның берсе, Һиндстанда, Әфганстанда яу башлыгы булып дөнья шаулаткан кеше. Татарның тыныч вәзенле, салмак эчтәлекле поэзиясенә шаулап җил-давыл булып килеп кергән С. Рәмиев, бәлки, әдәбиятта үзен яу башлыгыдай хис иткәндер? Ф. Кәрими дә, гомере буе «Вакыт»ка баш мәкаләләр яза-яза талгач, «Карт эшче» яки «Каләм» дигән псевдоним алырга үзен хаклы санагандыр?
Кыскасы, псевдонимнарның мәгънәсе принципиаль әһәмияткә ия булмаса да, кайбер язучының шәхесен, әдәбиятка мөнәсәбәтен азмы-күпме билгели ала.
XX йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган әдәби исемнәрне түбәндәге группаларга бүлеп карап булыр иде.
Анограммалар. Үз фамилиясендәге хәрефләрнең урынын алмаштырып язу. Мәсәлән, «Йолдыз»ның 1912 ел, 383 нче санында «Курайчы» дигән бер лирик хикәя басылган. Хикәя үзенең әдәби эшләнеше ягыннан уртакул әсәрләрдән саналырлык. Авторы «Мөстәмыйг» дип күрсәтелгән. Әгәр моны анограмма дип кабул итсәк, бу псевдоним журналист, әдәбиятчы Гыйсмәти фамилиясе үзгәртеп ясалган дигән нәтиҗәгә киләбез. Ләкин «Мөстәмигъ» гарәпчә «тыңлаучы», «колак салучы» дигән сүз дә әле.
Аноним әсәрләр. Болары аерым мәкаләләр, әсәрләр формасында гына түгел, хәтта аерым китаплар формасында да шактый. Мәгърифәтчелек тенденциясе белән сугарылган хикәя, кечкенә романнар, үгет-нәсыйхәт белән тулы шигырь китаплары китапханәләрдә әнә шундый аноним байлык тулып ята. Бу әсәрләрнең кайберләре Ф.Кәриминеке дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, 1914 елда Оренбургта Кәримев-Хөсәенов матбагасында «Фәлан» псевдонимы астында басылып чыккан «Күңелсез көннәр» исемле хикәя китабы бар. Хикәя әхлак нормаларын пропагандалауны максат итеп куйган. Анда Хафиз исемле бер егетнең Салихә исемле кызны бәхетсез итүе турында сөйләнә. Геройлар икесе дә һәлак булалар. Әсәрдә укыту, мәгърифәт мәсьәләләре күтәрелә. Образлар төссез, алар авторның әйтергә теләгән фикерләренә иллюстрация булып кына хезмәт итәләр. Стиле дә Ф. Кәриминекенә бик ошаган. Әлбәттә, башка чыганаклар буенча тикшермичә моны раславы кыен. «Фәлан» имзасы белән «Шура» журналында да матур гына бер-ике хикәя, юлъязма басылган. Мәсәлән, «Истә юк чакта очрашу» (1914, 17) дигән лирик хикәя тел-стиль чаралары буенча да, куелган проблемасы буенча да (эчкечелекнең саф мәхәббәтне харап итүе) уңай геройларын мәгърифәтчелеккә хезмәт иттерү ягыннан да (мәгърифәтле, Европа белеме алган студентлар тормышын тасвирлау) алда тикшерелгән хикәягә аваздаш. Бәлки, безнең алдыбызда Ф. Кәрими әсәрләредер?