Хәлбуки С. Сүнчәләйнең Чар өязе Яңа Шашы авылына бернинди мөнәсәбәте юк. Ул анда тумаган, анда яшәмәгән. Тукайның «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле мәкаләсе С. Сүнчәләйгә адресланган дигән фикер дә шикле. Мәгълүм булганча, Г. Тукай белән С. Сүнчәләй арасындагы дуслык 1911 елның көзендә башлана. Бу турыда С. Сүнчәләй үзе әйтә22. Тукай аңа уникеләп хат җибәргән. Арадан берсендә Тукай аңа болай дип яза: «Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (1911, 15 ноябрь). С. Сүнчәләйнең истәлекләренә кайтыйк: «Ул көзне мин (1911 елның көзе. М. М.) Казанда күп тора алмадым. Әмма Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне гомеремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән таныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек»23. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонында, мәгълүм булганча, Тукай әлеге авторны шактый кыен хәлгә куя, аның «такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк»не аера алмавыннан көлә. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонга исә «1911, 18 ноябрь» датасы куелган. Ягъни ике шагыйрь арасындагы дуслыкның эч сереңне чишеп сөйләшүләр, самими-җылы хат язышулар, төннәр буе утырып сөйләшүләр белән бер вакытта бу. Шулай итеп, «Сәгъды Ваккас»ның С. Сүнчәләй генә икәнлегенә шик туа. Бу псевдоним белән XX йөз башы татар матбугатында берничә кеше язган булырга тиеш.
Архив материаллары нигезендә дә псевдонимнарны ачарга мөмкин. Яшерен күзәтү астында булган язучыларның псевдонимнары, мәсәлән, жандармерия документларында чагылыш тапкан. Кайбер язучыларның шәхси архивларында сакланган кулъязмалар (псевдоним белән басылган әсәрнең төп нөсхәсе) да псевдоним ачарга ярдәм итәләр. Мәсәлән, унынчы елларда «Вакыт»та, «Шура»да күп кенә әдәби парчалар, шигырьләр «Рухи» псевдонимы белән басылганнар. Кем ул «Рухи»? Безгә Ленинградтагы М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә Г. Сәгъдинең тюрколог А. Н. Самойловичка җибәргән бер кулъязмасы очрады. Г. Сәгъди анда үзенең «Вакыт» һәм «Шура»дагы лирик әсәрләрен «Рухи» псевдонимы белән бастырганын күрсәтә.
Кайбер очракларда газета-журнал битләрендәге бәхәс, полемика аркылы да псевдонимнар ачыла. Мәсәлән, псевдоним белән басылган бер әсәр турында матбугатта тискәре бәя яки фельетон күренә. Автор исә моңа җавап бирергә мәҗбүр була. Җавабында инде ул псевдоним түгел, ә чын исем-фамилиясен куя. Чөнки автор үзенең абруен сакларга кирәк булганда инде оппонентына чын исем-фамилиясен куеп җавап бирүне отышлы саный.
Ләкин газета-журналлар үз авторларының псевдонимнарын бик сирәк ачкан. Баштарак кайбер «саксызлыклар» очраса да (мәсәлән, «Йолдыз» газетасы, 1906 елгы 70 нче санында бер авторны ача, газетаның язышучыларын «Җим-нун»ның Җарулла Насиб икәнлеген әйтә), ахырга таба авторларын сак астына ала. «Йолдыз» үзенең меңенче санын бәйрәм иткәндә әсәрләре, мәкаләләре, хатлары басылган авторларның исемлеген бирә. Ләкин исемлектә Г. Ибраһимов аерым, Габди аерым, Һ. Максуди белән Хәерби дә аерым биреләләр Бу авторларның хокукын саклауга бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 ел, 706 нчы санында М. Укмасыйның «Интикад» исемле мәкаләсе басылган. Анда болай диелгән: «татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар «Имгәк» имзалы Галиәсгар Камал җәнаплары» Редакция исә мәкаләнең ахырына болай дип өсти: «Имгәк» Г. Камал имзасы түгел». Ләкин псевдонимның кемнеке булуын ачмый.
«Йолдыз»да «Тимербай» псевдонимы белән «Сәйранга чыгу» исемендә бер фельетон басылган. Анда «Фәтхулла хәзрәт» повесте тәнкыйть ителә һәм Ташмөхәммәтнең «Яңа бистәдә, Малый Симбирский урамда» яшәүче автор икәнлеге әйтелә24. Ташмөхәммәт исә, «Йолдыз» идарәсенә хат язып, псевдонимга расшифровка ясауга протест белдерә: «Псевдонимнарга ияләрен танытырлык тәгърифләр гыйлавә итү матбугат әдәбеннән хариҗ; Тимербай әфәнде булса, Ташмөхәммәтнең адресын да укучыларга гарыз итә»25.
Псевдонимнарны ачуда мемуар әдәбиятыннан файдалы мәгълүмат алып була. М. Гали үзенең бер истәлегендә татар әдәбиятына кагылышлы ике псевдонимны ача. Редакциягә килеп кергәч, аны Г. Камал болай дип каршы алган:
« Мәшһүр Әүхәди шушымыни инде ул? Кил, алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр «Ишан Гали» булам, дип көлеп кулын бирде»26.
Язучының псевдоним алуы нәрсәгә нигезләнгән? Моның татар әдәбияты һәм публицистикасы өчен характерлы үзенчәлекләре бармы? Хәзер шул сорауга җавап биреп карыйк.
Җитди матбугат органнарында баштарак псевдоним сирәк күренә. Кем нәрсә язса, үз исемен куеп бастыра. Ләкин тора-бара матбугат органнары авторларга карата талымчанлык күрсәтә башлыйлар. Газета-журналларның соңгы полосаларында җаваплар бүлеге ачыла. Анда «язган нәрсәгез басылырлык түгел» яки «шигырь язуыгызны ташлагыз» дип тә җавап урнаштыралар. Редакцияләр белән корреспондентлар арасында полемика башлана. Язучы-хәбәрчеләр челтәре киңәйгән саен редакциягә яраксыз материал да күбрәк килә. Конкурентлар арасында югалып калмас өчен стабильләшкән газета-журналлар үз тирәләренә әдипләрне тартырга тырышалар. Шулай итеп, һәр газета-журнал тирәсендә ныклап эшли, көндәлек-айлык санны әзерләп бара торган җиде-сигез язучы туплана. «Вакыт»та Ш. Камал, Б. Шәрәф, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими; «Йолдыз»да Г. Камал, К. Бәкер, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. С.-Казанлы, С. Рахманколый, Г. Кәрәм; «Идел»дә С. Рәмиев, С. Сүнчәләй; «Шура»да Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими, Г. Ибраһимов, З. Бәшири; «Кояш»та Ф. Әмирхан Болар бик күп һәм бик еш язалар. Кайвакытта атналар буена төрле темага һәр көн саен мәкалә биреп баралар. Бер үк исем белән укучыларны ялыктырмас өчен, бу сәләтле журналистлар һәм язучылар үзләренең әсәрләренә псевдонимнар тагалар. Ләкин кайвакытта көн саен бер мәкалә биреп бару гына да редакцияне кытлыктан коткара алмый. Язучы-журналист газета-журналның бер үк санында икешәр мәкалә бастыра башлый. Нәтиҗәдә автор үзенә берничә псевдоним алырга мәҗбүр була. Кыска гына әдиплек һәм журналистлык гомерендә гаҗәп күп шигырь, мәкалә, фельетон язган Тукайда псевдонимнар күп булуның сәбәбе әнә шул; Октябрь революциясеннән соң «Татарстан хәбәрләре» һәм башка матбугат органнарында көненә икешәр-өчәр мәкалә бастырган язучы-журналист Ф. Бурнашта псевдонимнар күп булуның сәбәбе дә шуның белән аңлатыла. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими һ. б. бик күп әдипләрнең берничә псевдоним кулланулары күп язу, матбугатта көн саен диярлек катнашып баруларыннан туган хәл.
Псевдонимнарның зур күпчелеге юмористик-сатирик әдәбиятка хас. Г. Тукайның җитди әсәрләренә, нигездә, имза ачык куелган. Бу хәл инде жанр үзенчәлегеннән килеп чыга. Ни өчен халыкны «Шүрәле» булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә «Гөмберт» итеп китереп сукмаска?
Әдәбият дөньясында язылмаган бер закон, ниндидер бер сәер күренеш бар: язучы, тәнкыйтьче, драматургларның күп өлеше башта әдәбиятта шигырь белән күренәләр, Ш. Камал, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди шигырь язганнар. Озак та үтми, болар үзләренең төп юлларын табалар һәм шигырь язудан баш тарталар. Ләкин барысы да түгел. Мәсәлән, Г. Сәгъди әдәбият теориясе буенча гыйльми хезмәтләр яза. Бер яктан, ул башка шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ ясаган, тәнкыйтьләгән, икенче яктан, «Шура»да үзе бик еш кына урта кул шигырьләр бастырган. Әдәбият теориясе белән шөгыльләнгән (димәк, башкаларны өйрәткән) галим үзенең урта кул шигырьләренә «Г. Сәгъди» дип имза куярга җөрьәт итмәгән һәм «Рухи», «Зәүкый», «Фикри» кебек псевдонимнар алып, галим Габдрахман Сәгъдинең абруен саклаган.
Патша хөкүмәтен тәнкыйть иткән, ачыктан-ачык социаль мәсьәләләр күтәргән әсәрләрне реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында либераль матбугатта псевдоним белән бастырганнар. Бу хәл цензураның, администрациянең эзәрлекләвеннән качарга омтылу белән аңлатыла.