Соңгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин бу әле беренче адым гына. Шуның өстенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларын «Сәгыйть» дигән сүзеннән чыгып кына Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.
Мәгълүм булганча, гарәптән кереп татарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем астында бик күп язучы-журналист язган (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов; Харис Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ. б.). Хәтта исем-фамилияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар: Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б., һ. б.
Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди Галимҗан Ибраһимовның псевдонимы дигән караш фәндә ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибраһимов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә16. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?
Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Аларны ачу иҗади эш. Һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Түбәндә ХХ йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайннун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? Гайнуллинмы? Алфавитны хәтерлик: «гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н.». Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним белән дә шул ук хәл. Моның нигезендә «Җ. А.» дигән инициал алынган. Димәк, болар икеләтә авырлаштырып яшерелгән фамилияләр булалар.
Ләкин псевдонимнарның бик нык катлауландырганнары очрый. «Йолдыз» газетасында, мәсәлән, «Йыгъбд» яки «Ягъбд» дигән псевдоним еш күренә. Моны ничек укырга? Ихтимал, монда инде кабул ителгән, укучылар массасы өчен ачылган псевдонимны тагы да ныграк яшергәннәрдер? «Габди»нең бер варианты түгелме бу? Әллә «Гыйбди»нең катлаулы бер формасымы? Гарәп шрифты белән язганда «Габди», «Гыйбди» сүзләрендә бер үк тартыклар кулланыла.
Псевдоним шулай шиккә калдырган очракларда стиль һәм тема ягыннан ачу мөмкинлеге кала. Мәсәлән, мәктәп-мәдрәсә темасына язган кайбер мәкаләләрнең яки бик гади информациянең астына «Габди» дип имза куелган. Сорау туа: Г. Ибраһимов мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләрен күтәргәнме? Күтәргән. Бу органда Г. Ибраһимов мәкаләләр бастырганмы? Бастырган. Димәк, тема, псевдоним, файдаланган матбугат органы барысы да Г. Ибраһимовка туры киләләр. Ләкин тикшеренүче филолог шикләнә. Чөнки, тема бер булса да, мәкаләнең стиле шикләндерә. Филолог өчен мәгълүм: Г. Ибраһимовның тыныч кан белән, салмак стильдә язган мәкаләсен очратуы кыен. Публицистикасында һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул гаҗәп югары, чакыручан, һөҗүмчән стильдә яза, үзе дөреслегенә инанган фикерне ул логика көче белән, куәтле сүзләр белән укучыга җиткерә. «Һәр милләтнең һәр эше мөхәррире, шагыйре, мөдәррисе, мәдрәсәсе, мәктәбе бары да әхваль мәдәнияте илә мөтәнасиб була. Без башка һәрнәрсәне инкяр итә алырбыз, «Хөсәения»гә башка булган һәрбер мәдрәсәнең берничә фидаи затларның тырышлыгы белән генә барганлыгын инкяр итү сукырлык булыр.
Кайда дәүләтебез? Кайда хәзинәбез? Кайда вәкыфларымыз? Кайда мәдрәсәләрнең мадди ягын тәэмин итә торган җәмгыятемез? Кайда мөгаллимнәргә чын мөгаллим булып чыгарга хәзерлек бирәчәк җиремез?»17 Менә бу Г. Ибраһимов стиле, һәм мәкаләнең ахырына таба эчтәлекнең эмоциональ куәте арта бару Г. Ибраһимов мәкаләләрендәге төп сыйфат. Псевдонимнарны ачканда мондый үзенчәлек белән исәпләшү, әлбәттә, ярдәм итә. Кайбер очракларда аерым мәкаләләрдә кулланылган лексик фонд та авторның кемлегенә ишарә ясый. «Хәзер шундый заман килде ки, дөньядагы бөтен милләтләр, хәтта бер-берсенә дошман булган кавемнәр, бәйле бер-берсен танырга, бер-берсенә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берничәшәр балаларын алмаштырып торалар (укыталар. М. М.). Бу Ф. Кәрими мәкаләсе, салмак, үгет-нәсыйхәтле, вәгазьле тон. Хәзер шул ук елларда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр шулай ук Г. Ибраһимовныкы.
Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки, «Хәерби»не башка газеталар телгә аладыр? «Кояш»ны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде», дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында18. «Йолдыз»ның мөхәррире Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды. Рус газеталарында татар әдәбияты, татарлар турында мәкаләләр бастырган бер кеше үзенең имзасын «Татарин» дип куеп килгән. Әдәбият дөньясын шактый буталчык фикерләр белән тутырган бу кешенең кем икәнлеген, мәсәлән, бер төркем мөселманнар 1911 елда рус матбугатында ачалар19. Ул мәгълүм авантюрист, провокатор Хаҗи Тәлашиның псевдонимы. Шунда ук аның тагын дүрт-биш псевдонимын атыйлар.
Псевдонимнарны башка чыганаклар буенча тикшереп карау кайвакытта бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. «Сәгъды Ваккас» Сүнчәләй псевдонимы дигәнгә без инде ияләнеп беткәнбез. Моңа шикләнерлек урын да юк кебек. 1919 елда шагыйрьнең бер җыентыгы Ваккас Сүнчәләй исеме белән чыга. Аннан соң С. Сүнчәләйнең Пермь губернасы, Уса өязендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. «Йолдыз»ның бер санында «Пермь губернасында инородецлар» дигән мәкалә бар20. Имзасы Сәгъды Ваккас. Шулай итеп, бу псевдоним С. Сүнчәләйнеке булган дип уйларга тулы нигезебез бар. Ләкин «Мусульманская газета»да татар әдәбиятына багышланган бер мәкаләгә күз салыйк. Авторы Ваккас. Анда татар әдәбиятының шул чорына күзәтү ясала. Автор Тукайдан соң күренекле шагыйрьләр калмавына ачынып яза. Бу кадәресен әле С. Сүнчәләй дә язарга мөмкин. Ләкин алга таба автор С. Сүнчәләй иҗатына туктала һәм шагыйрь буларак аның турында әлегә фикер әйтергә иртә дигән нәтиҗә чыгара21. Үз шәхесең турында чит исем астында язу әдәбият дөньясы өчен сәеррәк хәл бит. Димәк, Ваккас башка кешенең псевдонимы. Менә тагын бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 елгы бер санында мондый белдерү укыйбыз: «Ошбуның 4 нче рамазан шәрифтә, 15 августта әткәмез дарелфәнадан дарелбәкага рихләт әйләде». Имзасы Сәгъды Ваккас Әүхәди угылы. Чар өязе Яңа Шашы авылыннан.