Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 стр 3.

Шрифт
Фон

Псевдонимнар турындагы фәнне рус совет галимнәре исемнәр турындагы фән ономастика белән рәттән куеп псевдономастика (уйлап чыгарылган яки ялган исемнәр турындагы фән) дип атыйлар7. Псевдономастика теләсә кайсы телдәге әдәбиятның мөһим бер тармагы булып исәпләнә. Псевдонимнарны өйрәнү дөнья әдәбиятында бик күптәннән ХVII гасырдан ук башланган. 1674 елда немец юристы Винцент Плакций латыйн телендә авторы күрсәтелмичә яки псевдоним белән бастырылган әсәрләрнең исемлеген төзи. Совет галиме В. Дмитриев бу өлкәдә беренче хезмәт итеп 1690 елда Парижда чыккан Адриен Байе китабын күрсәтә. Соңрак бу мәсьәлә белән кызыксынучы илләр арта. Наполеон I нең китапханәчесе А. Барбье 18061809 елларда дүрттомлык бер сүзлек бастыра. Бу сүзлеккә француз телендә псевдоним белән чыккан әсәрләрнең исемлеге тупланган. Казан галиме П. Васильев псевдонимнар буенча зур чыганак итеп 1867 елда Лейпцигта басылган Эмиль Веллер сүзлеген күрсәтә8. Хәзерге заман инглиз псевдонимнары сүзлегенә 60 мең, немецча псевдонимнар сүзлегенә 83 мең, датчаннарныкына 10 мең уйлап чыгарылган фамилия тупланган9.

Рус псевдономастика фәненең традицияләре шулай ук бик бай. Псевдонимнар белән чыккан әсәрләрне барлау, аларның сүзлеген төзү өлкәсендә ХIХ гасыр галимнәре Г. Н. Геннади, Н. Н. Голицин, В. С. Карцов, М. Н. Мазаевлар актив эшлиләр. Бу эш Казан галимнәре арасында да башланган булган. 1868 елда Казанда «П. Библиограф» псевдонимы белән «Показатель псевдонимов» дигән бер китап басылып чыга. Автор псевдонимнар белешмәлегенең кирәклеген Көнбатыш Европа тәҗрибәсенә таянып дәлилли. Бу китапка, ди ул, мин бары тик инде ачылган, әдәбият өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә сер булмаган псевдонимнарны гына тупладым. «Шулай булмаганда, мондый исемлекне бастырып чыгарырга минем хакым да булмас иде, чөнки авторының рөхсәтеннән башка мәгълүм псевдонимны ачу бер дә мактаулы эш түгел һәм бер әдәбиятта да кабул ителмәгән күренеш». Авторның төзегән исемлеге зур түгел. Ләкин автор үзе кем соң? Псевдонимнар турындагы китап псевдоним астында чыга. Моны ачыкларга безгә китапның автографы ярдәм итә. Аның титул битендә мондый сүзләр бар: «Осип Фёдорович Готвальд җәнапларына ихлас күңелдән ихтирам билгесе итеп бу китапны төзүче П. Васильевтан». Китап шулай итеп, Готвальд фонды белән университет китапханәсенә килеп керә. Ахырдан бу фондның каталогын төзегән профессор Н. Ф. Катанов «Показатель псевдонимов» дигән китапның авторы П. Васильев дип күрсәткән. П. Васильевның бу китабы ахырдан берничә басма күргән. Ләкин псевдономастика фәненә чын гыйльми нигезгә корылган җирлекне 80 меңнән артык псевдоним туплаган сүзлекне совет библиографы И. Ф. Масанов хәзерли. Күренекле галим бу өлкәдә кырык ел чамасы эшли, аның сүзлекләре өч тапкыр басыла. Соңгы басмасы дүрттомлык булып 19561960 елларда дөнья күрә10.

Псевдонимнар сүзлеге әле псевдономастика фәненә җирлек кенә. Бер генә сүзлек тә псевдонимнарның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның мәгънәви үзенчәлекләрен, ачу юлларын аңлатып бирми. Совет галиме В. Дмитриевның тикшеренүләрендә исә әнә нәкъ шул мәсьәлә атрибуция (псевдонимнарны ачу, аноним әсәрләрнең авторларын билгеләү) мәсьәләсе карала. Псевдонимнарны язучының үзе исән вакытта аның рөхсәтеннән башка ачу әдәби этика кагыйдәләренә сыймаганлыктан, В. Дмитриев үзенең фәнни хезмәтенә нигез итеп элек ачылган псевдонимнарны ала һәм шулар мисалында атрибуция кагыйдәләренең кайберләренә өйрәтә.

Псевдономастика татар филологиясендә әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колый исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме «Мелләгол» булу ихтималын күрсәтте11. Г. Саттаров исә, шагыйрьнең исеме Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтеп, Ш. Абилов белән бәхәскә керде12.

М. Бурнашева татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 нче санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, ди автор, тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурнашева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним алу тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны язган әсәрләренең характерына карата кулланалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бервакытта да хикәяләренә «Габди» дип имза куйма-ган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә «Ташмөхәммәд», «Т-д», әдәби-тәнкыйди мәкаләләренә «Дамелла», Октябрь революциясеннән соң язган политик мәкаләләренә «Марксист» дип имза куйган. Әлбәттә, мәкаләдә әле бәхәсләшерлек урыннар да бар. Автор, мәсәлән, безнең әдәбиятта псевдонимнар куллану 1905 елдан соң башланды дигән фикер уздыра. Хәлбуки, XVIIIXIX йөз әдипләрен һәм галимнәрен алып карасак, барысының да диярлек псевдоним кулланганын күрербез: Утыз Имәни, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Гафил бине Габдулла Г. Камал да гасыр башында ук инде псевдоним кулланган: аның беренче пьесалары «Г. Казаный» псевдонимы белән дөньяга чыкканнар.

Псевдонимнарны ачуның әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә никадәр әһәмиятле урын алып торганлыгын профессор Р. Нафигов та әйтә. «Тукайның, ди ул, шушы көнгә кадәр кайбер псевдонимнары бөтенләй ачыкланмаган, ачыкланган дигәннәрнең дә кайберләре бәхәсле13. Чыннан да, Г. Тукайның дүрттомлык басмасына кертелгән берничә фельетон һәм мәкалә бернинди дәлилсез рәвештә шагыйрь тарафыннан язылган итеп күрсәтелә.

М. Мөхәррәмов һәм А. Әхмәдуллин, «Эш» газетасы битләрендә басылган әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тикшереп, шулай ук татар әдәбияты публицистикасын өйрәнүдә псевдономастиканың әһәмиятле урын алып торганын әйтәләр. Галимнәр бу газета битләрендә очраган күп кенә псевдонимнарның авторларын ачалар һәм авторлары мәгълүм булмаган псевдонимнарның исемлеген бирәләр14.

М. Һади «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсендә XX йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына кагылышлы кайбер әдәби исемнәрне ачып бирә. Татар әдәбиятындагы псевдонимнарны ачу методикасына карата ул бик әһәмиятле бер фикер әйтә. «Псевдонимнарны ачканда, ди ул, кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди сүз-тәгъбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны» искә алырга кирәк. Аның язуынча, псевдономастикага Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал зур әһәмият биргәннәр15.

Татар әдәбиятында псевдонимнарны ачуның никадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау өчен мисаллар күп: әдәби-политик-фәлсәфи журнал булган «Шура»да әлегә ачылмаган сиксәнгә якын псевдоним бар. Болар аерым сүзләрдән (Гарип, Гасаби, Татар, Тугры һ. б.), инициаллардан (Г. М; М. М. һ. б.), аерым хәрефләрдән (Б., Н., Ә.), аерым атау җөмләләрдән («Дөньяга килүе өчен мәхзүн бер адәм») һ. б. бик күп төрле шартлы исемнәрдән гыйбарәт. Мондый имзалар белән басылган әсәрләр арасында, әлбәттә, әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булмаган чүп-чарлар да, реакцион эчтәлеклеләре дә бар. Әмма гаҗәп матур лирик хикәя, нәсер, үткен телле прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3