Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 стр 2.

Шрифт
Фон

ХIХ гасырның немец публицисты, сатирик-тәнкыйтьче Г. Лихтенберг болай дигән: «Аерым күренешләр турында кыю рәвештә язар өчен аларны бераз гына булса да белү зарури». Әдәби фактлар белән эшләүдә таләп ителә торган төгәллек һәрвакыт көн тәртибендә тора. Филолог Я. Гордин әдәбият тарихындагы төгәлсезлекләрне ике төрлегә бүлеп карый: фактның ялгыш булуы һәм фикер ялгышлыгы. Шуның өстенә болар да характерлары буенча икегә бүленәләр: фәнгә авыр зарар салучы төгәлсезлекләр һәм «гөнаһсыз» ялгышулар. Әлбәттә, боларның барысы да җавапсызлык нәтиҗәсе. Әйтик, язучы М. Галәү үзенең истәлекләрендә Тукайның «Катиле нәфескә» шигыре журналист И. Бикчуринның үзен үзе үтерү уңае белән язылган дип раслый икән, бу гөнаһсыз ялгышу. Аны хәтере адаштырган. Ләкин инде шушы истәлек журналда, әдәби җыентыкларда басылып еллар буе буталып йөри икән, бу әдәбият галимнәренең фактлар белән эш итүдә җавапсызлыгын күрсәтә. Югыйсә И. Бикчуринның үлеме турында газеталарда унлаган мәкаләләр, некрологлар бар. Әйтик, Тукайның «Тәмсил» шигыренә аңлатма биргәндә «1912 елгы Италия-Төркия сугышы уңае белән язылган» дип, хронологик хата җибәргәннәр икән (сугыш 1911 елда була, 19041914 еллар эчендә вакыйгалар шулкадәр тыгыз ки, монда бер вакыйганы бер елга урыныннан күчерү зур хаталарга китереп чыгарыр иде), бу әле әдәбият галимнәренең тарихи фактка җавапсыз караулары; ләкин инде «Йолдыз», «Вакыт» кебек газеталар пантюркизмга хезмәт иттеләр дип тамга сугыла икән, монысы авыр нәтиҗәле фальсификация. Моны әйтү өчен бу газеталардагы Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Камалларның демократик әсәрләрен, бу газеталарда бөек рус культурасына симпатия тәрбияләнгәнлекне сызып ташларга кирәк. Я. Гордин болай ди: фактлар белән эш итүдә төгәллек, бу, димәк, аерым шәхесләргә бирелә торган характеристикада төгәллек дигән сүз. Шулардан теоретик фикер төгәллеге туа. Боларга ирешү үз предметыңа ихтирам белән карау дигән сүз. Төгәллек исә күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуның нәтиҗәсе4.

Әдәбият тарихын язганда белешмәлекләр белән эш итү сорала. Белешмә әдәбият белән эш итә белү әдәби культураның дәрәҗәсен күрсәтә. Бу хезмәтне язган вакытта берничә төрле белешмә, мемуар әдәбият нигез итеп алынды. Кызганычка каршы, безнең филологиядә белешмә әдәбият бармак белән генә санарлык. Болар: И. Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» дигән альбомы, аның ук «Татарча басма сүз» дигән китабы, З. Бәширинең «Замандашларым белән очрашулар» дигән мемуары, Г. Тукай, Г. Ибраһимов турында истәлекләр җыентыклары, «Татар поэзиясе антологиясе» һәм «Татар язучылары» дигән биобиблиографик белешмәлек. Боларның күбесе төгәлсезлекләрдән азат түгел.

Кыскасы, әдәбиятчыларга теориянең материаль базасын ныгыту буенча шактый эшлисе бар әле. Бу хезмәт татар либераль-буржуаз матбугатындагы, Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы, ХХ йөз башы рус вакытлы матбугатындагы яңа чыганакларга таянып язылды. Аерым бүлекләрдә рус һәм татар әдипләре арасындагы әдәби-публицистик багланышлар, татар әдәбияты һәм публицистикасының гражданлык мотивлары белән баюы, татар әдәбияты һәм публицистикасында милләтләр дуслыгы идеясе мәсьәләләре каралды. Яңа революцион күтәрелеш һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасы татар хезмәт ияләре өчен рухи хәзерлек мәктәбе булганлыгы исбат итәргә тырышылды. Шул мәсьәләләр барлыгы биш бүлекчәдә бирелде. Төп мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче баштагы ике бүлектә әдәби чыганаклардагы псевдонимнар белән, һәм шул чорның либераль-буржуаз матбугаттагы әдәби чыганаклар белән эш итү методикасы бирелде. Либераль-буржуаз матбугаттан әдәби чыганаклар итеп, нигездә, түбәндәге матбугат органнары алынды: «Аң» журналы, Казанда, редакторы һәм нашире Әхмәтгәрәй Хәсәни; «Шура» журналы, Оренбургта, наширләре Рәмиевләр, редакторы Р. Фәхретдинов; «Йолдыз» газетасы, Казанда, нашире һәм редакторы Әхмәтһади Максуди; «Вакыт» газетасы, Оренбургта, наширләре Рәмиевләр, редакторы Ф. Кәрими; «Идел» газетасы, Әстерханда, редакторы һәм соңыннан нашире Г. Гомәрев; «Кояш» газетасы, Казанда, редакторы һәм соңыннан нашире дә З. Садретдинов.

Хезмәтнең нигезенә нәкъ менә шул газета-журналлардагы чыганакларны алуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бу матбугат органнары шул чордагы башка газета-журналлар арасында иң системалы, стабиль органнар; икенчедән, бу газета-журнал битләрен татар демократ әдипләренең иң танылганнары әдәби процессны үстерү, алга җибәрүдә актив файдаланганнар; өченчедән, бу органнарның редакция, редколлегия составларында шул заманның иң күренекле әдипләре эшләгән. Әдәби атмосфера, нигездә, шул югарыда саналган редакцияләрдә, шул органнарның битләрендә тудырылган. Башка матбугат органнары да әдәби процессны алга җибәрүгә өлеш керткәннәр, ләкин аларның әдәби процесста үзләренә генә хас юлларын аерып алу кыен5.

Хезмәтнең хронологик рамкасы 19101917 еллар. Ләкин кайбер очракларда тарихка таба эчкәрәк тә керелде. Бу чыгарма бигрәк тә либераль матбугат битләрендә демократ язучыларның самодержавиене тәнкыйть итү традицияләрен тикшергәндә («Бәянелхак» мисалында) һәм татар публицистикасының сәнгать мәсьәләләрен күтәрү тарихына кагылышлы материаллар да чагылыш тапты. Ләкин һәр ике очракта болар тарихи экскурс формасында гына бирелде.

Әдәби процесска кагылышлы һәрбер күренеш иҗтимагый-әдәби процесстагы прогрессив һәм реакцион лагерь вәкилләренең бу күренешкә мөнәсәбәтен чагыштырып тикшерелде. Чөнки чыганакларны бер генә яклап тикшерү, бер генә яклап бәяләү авторны фактлар әсирлегендә калдыру куркынычын тудыра

Авторның бу хезмәтенең аерым фрагментлары кайбер матбугат органнарында 1964 елдан бирле басылып килде. Болар профессор М. Гайнуллинның «Татарская литература и публицистика начала XX века» дигән хезмәтенә рецензия (соавтор белән), аның «Дуслык көче» дигән гыйльми җыентыгына сүз башы, «Профессор М. Гайнуллин һәм татар филологиясе» дигән мәкалә, профессор И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» һәм «Путь к зрелости» дигән хезмәтләренә рецензияләр; филология фәннәре докторы Х. Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән хезмәтенә, С. Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап» дигән әдәби-тарихи мемуар хезмәтенә рецензия; «Солтан Рахманколыйның иҗат портреты», «Буби мәдрәсәсе», «Габдрахман Сәгъди», «Татар педагогикасында Рахманкуловлар», «Таип Яхин» исемендәге мәкаләләр; Г. Шәрәф, К. Тинчурин, Ш. Әхмәдиев, Г. Коләхметов турында рус һәм татар матбугатындагы мәкаләләр; урта мәктәпнең VIIVIII класслары өчен булган дәреслекләрдә Г. Тукай, Ш. Камал, Г. Камал, М. Гафури, К. Тинчурин турындагы бүлекләр; «Татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләре» дигән мәкалә һ. б., һ. б.

Куелган һәм тикшерелә торган мәсьәләләре буенча бу хезмәт әдәбият галимнәре М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Г. Халит, М. Хәсәнов, тарихчы Р. Нафигов, философ К. Фасеевларның алда телгә алынган хезмәтләрендәге кайбер бүлекләре белән органик рәвештә бәйләнгән.

Август, 1973

ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар6

ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңарчы махсус өйрәнелмәгән өлкәләрнең берсе псевдонимнар мәсьәләсе. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясе тәэсирендә төрле төбәкләрдә бик күп санда газета-журналлар ачылган. Берьюлы күпләп дөньяга килгән матбугат органнарына татар укымышлыларының, бигрәк тә мәдрәсә хәлфәләренең, шәкертләренең меңләгән армиясеннән әдәби әсәрләр яуган. Әдәбият теориясенең эшләнмәгән, журналистикада мәгълүм бер кануннарның урнашмаган булуы аркасында әдәбият-матбугат битләрендә бүгенге көндә ачыклавы читен булган кайбер мәсьәләләр калган. Арадан берсе газета-журналларда зур-зур гына әдәби тәнкыйть мәкаләләренең еш кына имзасыз басылган булуы. Кайбер матбугат органнарында еллар буе инициалдан (бер-ике хәрефтән) торган псевдоним белән мәкаләләр бастырып килгән авторлар бар. Казан, Оренбург нәшриятларында бу чорда авторлары күрсәтелмәгән әллә никадәр әдәби әсәрләр аерым китап булып чыккан. Кыскасы, аерым әсәрләрнең авторларын табу, күп кенә псевдонимнарны ачу, ә кайбер «ачылган» псевдонимнарга төзәтмәләр кертү әдәбият галимнәренең алдагы бурычы булып кала.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3