Анысы чибәрдер, Артык кадәр Артык килде-киттегә өйләнмәс, бер баласы да булгач.
Малае балигъ ич инде, йөзбаш, хан оныгы Хансөяр бәендә.
Димәк, күрәселәр бар икән әле, күрше.
Нигә алай дисең?
Соң, ата белән орышачак ич. Ташбай атлы ул егетнең атасы Сүбәдәй диләр ич.
Килешми, килешми, күрше. Яудагы ата ата түгел, баккан ата ата. Ә Артык баһадир аны укыта, кеше итә.
Илһам хан аларга таба кузгалды, нигәдер ике ир-атның әңгәмәсенә кереп китәсе килде, әмма тегеләр, аның кузгалуын күреп:
Киттек, әйдә, кеше игътибар итә башлады. Беләсең килсә, монгол түгел безнең дошман, башкасы, шул җанга тия безнең. Менә кемгә каршы сугышасы иде.
Син хаклы, күрше, ләкин бит үч үчкә илтәчәк, ә Болгар бүген урыс белән солыхта. Күрмисеңмени, базар тулы урыс сәүдәгәрләре. Аннары Илһам ханның ханбикәсе дә Владимирдан.
Шулай шул, әйтерсең ханга Болгарда мөслимәләр беткән иде. Әйдә, тугарылып ташлагандай торма, дирһәмең калдыр да
Илһам хан кузгалган җиреннән туктады, күтәрелеп килгән кояшка күз төшереп алды һәм хансарайга таба борылды. Ошбу ике кешенең сөйләшүе ошамады аңа, әмма сүзләрендә хаклык та бар иде. Бәхәссез, урыслар белән солых төзү ике арадагы килешмәүчәнлекне туктатып торыр, мәгәр күп тә үтмәс, урыслар янә Болгарга яу чаба башларлар. Борын-борын заманда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Нигә тынышмый бу ике халык, ни бүлмәгәннәр? Билгеле инде сәүдә юлы Идел, базар-калалар. Андрей Боголюб углан вакытында Ибраһим каласын алдылар бит инде, тагын нидер җитми үзләренә. Мәгәр Болгарга урыслар белән солых кирәк иде, чөнки монголлар яныйлар. Ә инде ике якка сугыш алып бару Болгарга бик кыенга туры киләчәк иде. Аллага шөкер, солых төзелде. Һәм бу бик вакытлы эшләнде.
* * *
Мәҗлескә абасы һәм кятип Хафиз гына чакырылган иде, әмма Илһам хан вәзиренә ялдагы Камай вәзирне дә дәшәргә кушты.
Урта бер җирдә әйбәтләп иләнгән кәҗә тиресенә төшерелгән карта. Илһам хан игътибар итте: табынга утырганнарның күзләре картада. Сүбәдәй баһадирның төмәне Җаек аръягында җәйли, монголларның калган төмәннәре Болгарга таба хәрәкәт итә. Һәммә нәрсәне дә аңлаешлы, төгәл итеп сөйләргә яраткан кятип Хафиз картага Сәлахетдин алып кайткан яңа хәбәрләрне төшергән. Балчыктан ясалган, яндырылган шәкелләрне Болгар чигенә үк китереп куйган. Болгарның Саксин юнәлешендә каты орыш бара икән инде. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын барысын да шул сорау борчый иде.
Туганкайлар, диде Илһам хан, карта янына утыра-утыра. Без кечкенә мәҗлескә җыелдык. Иң кадерле кешеләрем дәштем. Яшермим, яшерәсем дә килми, без бик тә зур сынау алдында торабыз. Шәкелләрне күрәсез, монгол ягында бик күпләр, бездә исә ике-өч тапкырга кимдер. Шуның өчен без абам белән киңәштек тә калаларда бикләнеп сугышырга булдык. Ир терәге илдә, ил терәге ирдә, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, ә дәүләтебез терәге сездер. Киңәшик, бәлкем, абам белән мин ялгышабыздыр, башка бер-бер тәкъдимегез бардыр. Сәлахетдин агай, картага якынрак утыр әле. Шулай. Монголлар хәрәкәте турында сөйләп бир әле, ничек хәрәкәт итәләр, килеп җиткәч, ни кылырга исәпләре?..
Сәлахетдин кыяр-кыймас кына карта янына утырды, аңа шундук йомышчы малай очлы таяк китереп бирде.
Хан хәзрәтләре, мөхтәрәм кан кардәшләр. Кулым күтәрелми ил чикләрен күрсәтергә. Чыңгыз хан угланы Үгәдәй хан моңа кадәр дөнья халыклары биләмәгән күләмдә җир-суларга, болын-тугайларга, иксез-чиксез далаларга, бай калаларгаия булды. Каган атын йөрткән Үгәдәй хан үзенә Каракорым дигән кала бина иттерде, шуннан торып ил-дәүләте белән идарә итмәкче. Чыңгызилар тарафыннан яуланган халыкларның яртысыннан артыгы төркиләрдер, безнең кардәшләребез. Иллә нишләмәк кирәк, алар да Үгәдәй хан кул астына азамат егетләрен хезмәткә бирергә мәҗбүрләрдер. Шуның өчен бар төмәннәр дә монголлардан гына тормый, арада төрки бәкләре җитәкләгән төмәннәр дә бар. Тик аларның да табынганнары Чыңгыз ханның «Яса» сыдыр. «Яса» алар өчен зур нәрсә, туганнар. Сүбәдәй тирмәсендә утыручы Биккол мине ашыктырды, чөнки монгол төмәннәре килеп яталар инде. Төмәннәр белән Җучи угланы Батый хан җитәкчелек итәчәк, Сүбәдәй баһадир аның уң кулы, сул кулында Мәнгү хан, дип әйтте. Бүген Саксин каласын Күнбай белән Сүбәдәй камауда тоталар. Каланы ала алганнары юк әле, күрәсең, төп көчләренең килеп җитүен көтәләрдер. Саксинны таптап үтсәләр, барасы җирләре Болгар кала. Бүген Үгәдәй кулында мәгълүмат бар. Безнең гаскәр саны да, тупларыбыз да, яулыйсы калаларыбыз саны да. Былтырларны баһадир Сүбәдәй, төмәнен Күнбай бәккә калдырып, Каракорымга корылтай уздырырга кайтып киткәч, Ташбай углан Күнбайны Җаек аръягына куалап чыгарган, күп кенә мал, әсирләр алып кайткан иде. Бүген бу ике төмән Саксинны камауда тоталар һәм без чарасыздыр.
Саксин камауда, чапкыным бүген генә кайтты, диде Илһам хан. Бачман баһадирның бирешергә исәбе юк икән.
Бирсен Ходай, диде Хаҗи әмир.
Хан хәзрәтләре, монголлар, далага аркылы төшеп, очкан кошларны да туктатырга сәләтле. Безгә бер чара кала: гаскәр туплау, корал камилләштерү.
Ипләбрәк, ипләбрәк, кем, Сәлахетдин, дип сүзгә кушылды Артык баһадир. Без монголларны бер тапкыр гына кыйнамадык, иншалла, бусында да югалып калмабыз. Бачман баһадир бирмәс каласын, биргән хәлдә дә, бил бөкмәс, соңгы тамчы канына хәтле сугышыр.
Илһам хан Артык баһадирга тынычланырга кушты, Сәлахетдингә, дәвам ит дип, ияк какты.
Бөтен хикмәт шунда, хан хәзрәтләре: монголлар үзләре белән Тангут, Чин-Кытай белгечләрен алып киләләр. Ә бу халыкта кальга диварларын җимерә торган галәмәт зур ташаткычлар бар. Әйткәнемчә, дин алар өчен юк та юк, бар табынганнары «Яса». Шуннан нәтиҗә ясагыз, җәмәгать
Яуланган ил халкына алтын өләшмиләрдер бит, Сәлахетдин, диде Артык баһадир. Курыкмасаң иде, дим
Йә, сәрвәзир[7] Камай агай, ни әйтәсең? диде Илһам хан.
Минем чарам шул булыр, Илһам углан. Монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлкем, аларга Идел аша урыслар тарафына чыгарга ярдәм итәргәдер. Исән кеше ис тояр, хастаны җир җыяр, ди. Кыл шуны, Илһам углан: котырт монголларны урыс җиренә. Сүбәдәй баһадирның тирмәсендә киңәшче йөзендә утырган Биккол белән Мәүлә Хуҗага чапкын җибәр. Ничек тә Биккол монголларга шул фикерне җиткерсен иде.
Хыянәт бу, куркаклык, хурлык! дип кузгалды ар морзасы Тактай. Болгарда менә дигән корал, гаскәр.
Тынычланыйк әле, җәмәгать, диде Илһам хан. Сәлахетдин, әйт әле, монголларның гаскәр саны ачыкмы?
Миңа ирешкәне, хан хәзрәтләре, йөз алтмыш мең яугир, күп санлы ташаткычлар, грек уты, таран арбалар, сәрдар уклар. Ләкин монгол яугирләре тәннәрен бик йомшак саклыйлар. Калкан дигәне булганында бар, булмаганында юк та, анысы да үгез тиресеннән генә тартылган. Ләкин атлары кечкенә, төлке кебек юырталар, ә бу инде барыр җайдан ук төбәүне җиңеләйтә. Тагын бер аерма: һәр монгол яугирендә кимендә ике-өч ат, берсе арый, барыр җайда ук икенчесенә күчеп атлана, әнә шуңа күрә монгол яугире тәүлегенә безгә караганда күп тапкыр күбрәк юл үтә ала. Җәяүле гаскәриләре юк, гомумән, җәяү сугыша белмиләр. Шуның өчен урманнарга керергә куркалар, нигездә, далада орышырга яраталар. Дошманнан качып киткән кебек югалу, яңадан әйләнеп килеп, дошманны тулганага алу[8] монголлар өчен иң кулай орыш ысулыдыр. Уклары авыррак, шактый ерак оча, уктан төз алалар. Яуга ашык-пошык йөрмиләр, яу чабасы илне алдан бик нык өйрәнәләр, мәгълүматлар җыялар, яуланасы илгә багучылар, сәүдәгәрләр йөзендә шымчылар җибәрәләр, хәтта чит ил мосафирларын ялларга да күп сорамыйлар. Монголлар, яуга кузгалганчы, яуланасы илнең һәр тавын, елгасын, күлен, каласын, хәтта авылын картага төшертәләр. Моны аларга Чин, Җирсөн белгечләре эшли. Кыскасы, монголлар орды-бәрде генә яу кузгалмыйлар. Шуны гына әйтәсем килгән иде сезгә, кардәшләр.