Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 стр 8.

Шрифт
Фон

 Мәңге тузасы түгел, үзең белән бергә тузасы, хәтта угланнарыңа, оныгыңа калачак, хәтта ул гына да туздыра алмас, балаларыңның балаларына җитәчәк.

Хәйран, бар җирдә дә шулай мактый микән кеше үз товарын, юк, болай ук түгелдер, бер Болгарда гынадыр бу хәл.

 Җәмәгать, халаяк, күрче, күрче күне нинди, телисең йөзек аша уздырам. Ә итекнең асты җиде яшьлек үгез тиресеннән эшләнгән; күнен кара син, күнен, җиде көн кояшта, җиде көн тозда, җиде көн базда, җиде көн балык маенда тотып, җиде кат маен алгач кына эшкәртелгән.

 Җиде кат тиресен алгач, ни калды соң, кордаш, бу тире вә күннән?  дип шаяртып ала берсе.

Итек сатучыга җитә кала,  ичмасам, берсе игътибар итте.

 Ә син, кордаш, әүвәл тотып кара. Күн түгел, хатын-кыз тәне бит, тоткан саен тотасы, кыскан саен кысасы килә, аннары иснәп кара, иснә, иснә, яван хушбуең бер якта торсын

Итек сатучы товарын шулхәтле мактагач, Илһам хан да шул тирәгә якынрак килде һәм итек кунычын тотып карады. Бәхәссез, итек кунычы, чынлап та, хатын-кыз тәне кебек йомшак иде, хәтта күңеленнән генә ханбикәсе тәне белән чагыштырып карады Илһам хан һәм үзалдына көлемсерәп куйды, мәгәр соң иде инде, итек сатучы аның кулыннан эләктереп алды.

 Ал, кордаш, бикәңә итекне, гомеренә шөкрана кылып туймас. Ал, кинәндер үзен бер, менә кара күнен, аннары астын.  Итек сатучы итек төбенә, так-так итеп, бармак буыны белән суккалап алды.  Гомер туздыра алмас күгәрченкәең. Рәхмәтләр укудан башы чыкмас, сөймәс сөякләреңне сөя башлар. Итек кигән саен, ыспай кәҗә кебек керт-керт йөрер. Шыгырдасын өчен, кордаш, мин олтан белән аскы тире арасына каен тузы куям, ә ул гел җырлата инде, гармуның да кирәкми, кубызың да, сыбызгың да

 Йә, ярый, бәһасе күпме соң?

 Чүп бәһа, синең кебекләргә чүп. Ике көмеш дирһәм, кордаш, бары тик ике көмеш. Ни ул сиңа ике көмеш дирһәм, таптап йөрисеңдер әле, әйе, мунча ташыдыр ул сиңа. Ә бичәңне кинәндерерсең, тәүлек буе кочагыннан чыгармас.

 Алма, кордаш, хатын-кыз кочагында тәүлек буе яткан ирдән ни калыр, алма,  диде берәү әллә юри, әллә чын.

 Соң, кочагында торасың килмәсә, Бәкер ясаган богау йозагы түгелдер ич хатының. Чыгарсың. Анысы ир-ат иркендә, Аллага шөкер. Муенга асып йөрисе түгел, өйдә калдырсаң, өйдә кала, инде калдырмыйсың икән, тагып йөре урыс тәресе кебек муеныңа йә иңеңә атландыр. Атландырсаң атлана ул хатын-кыз. Ярый әле, атланып кына калса, муеныңнан башың борып ташламаса

 Кара әле, агай-эне, әле генә хатын-кызны күккә күтәреп мактаган идең, хәзер эттән алып, эткә салып хурлый башладың, диде икенче бер ир-ат.

Ләкин ул арада Илһам ханнан алган ике көмеш дирһәмне янчыгына яшергән итек тегүче капчыгыннан икенче ишне чыгарган иде инде.

 Итек кемгә, итек?  Тукталып, икенче ир-ат янына килде.  Син, агай-эне, хатын-кызның Иблистән яралганын белмисеңмени?! Аллаһы Тәгалә аларны Адәмне һәм Һаваны бергә яраткан, әмма кич бик якынлашкач, Һаваны Иблискә ясап бетерергә биргән. Ә теге Һаваны үзе ничек тели, шулай итеп әүмәләгән. Шуннан хатын-кызның ярты гәүдәсе Аллаһыныкы, яртысы Иблиснеке булып калган. Яртысы изгелеккә тарта хатын-кызның, аскы ярты гәүдәсе

 Ир-атны котырта, яман эш кылырга өнди,  диде теге адәм.

 Менә шул-шул,  диде итек сатучы.  Тукта әле, тукта, син нигә минем итеккә игътибар итмисең? Менә кара, кара, кордаш, чынлап әйтәм, балаларыңа калачак, үзең генә туздыра ала торган товар түгел. Ал, үкенмәссең, хатының кочагыңнан чыкмас.

 Мин сиңа әйттем бит инде, кордаш. Минем тәүлек буена хатын кочагында ятасым килми

 Һәй, синмени әле бу?! Барыбер ал. Әйтте диярсең, рәхмәтләр укып туймассың

 Кемгә?

 Бәй, миңа. Итек минеке ич әле. Бир ике дирһәмең. Бир, бир, акча сиңа ни ул, мунча ташы, ефәк, мөгаен, мунчаладыр әле.

 Ярый, бир әнә теге кызыл итегең, кинәндерим хатынны,  диде, ниһаять, итек сатучыга килеп капкан ир-ат.

Илһам хан, итек сатучы тагын бериш итеген сыламасын дип, тизрәк китү ягын карады.

Бермәлне базар халкы икегә аерылды. Сырлап ясаган таягына таяна-таяна, башына яшел ефәк чалма ураган, тубыгына кадәр җиткән хөллә кигән имам хәзрәтләре килеп чыкты. Хәзрәткә мөридләре, муллалары ияргән, намаз вакыты җитеп килә, өйлә намазына юнәлүләре. Тын гына баралар, як-якларына карау юк, чын мәгънәсендә изге җаннар, гүя күктән төшкән әүлиялар. Алар үтеп китүгә, базарда тагын шау-шу купты, һәркайсы үз товарын мактарга кереште. Илһам хан, алган итеген култык астына кыстырган килеш, тимерчеләр тыкрыгына юнәлде. Биредә тавыш башка, чаң-чаң сандал сугалар. Сандал чыңына, чүкеч зыңына кычкырып сөйләшкән авазлар кушылып китә. Илһам хан бер алачык каршына туктады, сандалда яткан кып-кызыл тимергә игътибар итте. Менә тимерче аны суккалый башлады, алып гәүдәле егет сирәк кенә дак-док сукса, тимерче чүкече көйләп, тагын-тагын дигән кебек зеңләп ала. Тимерче кылыч суктыра, тимер сүрелә төшкәч, күрек басучы малайга ым гына кагып алды да тимерне кайнар күмергә тыкты, шуннан соң гына Илһам ханга күз ташлады.

 Корал кирәкме, кордаш? Кылычмы, сөңгеме, уклармы?..

 Миннән соң аңа, миннән соң. Башта минекен ясап бетер,  дип, өстәл янында утырган ир-ат килеп җитте.

 Хикмәт,  диде тимерче.  Гади халык корал ясата башлады.

 Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән, тимерче. Беләсең килсә, монголлар Кандырча кальгаларын туздырганнар, ди инде. Димәк, тиздән Болгарда булырлар. Коры кул белән дошманга каршы торып булмый, тимерче. Бер генә килүләре түгел дә, хан гаскәренә генә ышанып булмый. Халык җиңә хан мактала. Шулай булган һәм булачак. Халыкка таянсын иде дә бит ханыбыз, бер дә мөнәҗәсен ишеткәнем булмады әле.

 Ханга тел тидермә, кордаш,  диде тимерче, күмер эчендәге тимерне боргалап куйды.  Хан монголларны өч тапкыр кыйнады инде. Бусында да кыйнар, иншалла.

 Бирсен Ходай, бирсен Ходай,  диде сөңге-кылыч эшләтүче.  Ханга тел тидерүем түгел бу, тимерче. Башта туган исәп, ике туып бер үлмиләр, монголда гаскәр бик көчле икән бит. Ә минем балигъ булган өч угланым бар, үзем. Хәл бик мөшкелгә китә икән, каланы кем яклар?.. Ир-ат без, тимерче без

Чак кына арырак өстәл янында ике кеше утыра, алларында сыра булса кирәк, агач кружкалар тотканнар. Чуваш кардәшләр, сыра эчәргә яраталар. Илһам хан алар күршесендәге өстәлгә барып таянды, сырачы аңа шундук бер кружка күбекләнеп торган сыра китерде. Илһам хан бер динарны өстәлгә куйды да сыраны авыз итте. Тәмле һәм әчкелтем иде сыра. Күрше өстәлдәге ир-ат кипкән чабакны шак-шок өстәл читенә суккалап алды.

 Бу юлы Илһам ханга кыенгарак туры килмәгәе, Хисаметдин,  диде, балыкны тазарта-тазарта, сыра эчәргә килгән адәм.  Монгол өере санап бетергесез, дип әйтәләр.

 Кем әйтте?

 Күрше Мөхәммәтҗанга Садрый хатыны сөйләгән. Ә ул хатын хансарайда бавырчы диме, идән юучымы шунда. Ә аңа Сәлахетдин сәүдәгәр сөйләгән, имеш. Сәлахетдин: «Монголлар көн күрсәтмәс инде»,  дип зарлана икән.

 Илһам хан ни карый икән, ханыбыз, дим?

 Нишләргә тиеш соң ул? Монголларга каршы чыксынмы?.. Бихисап күп гаскәр белән киләләр икән бит, мөртәтләр.

 Килделәр ич инде, кыйнады Илһам хан, тагын кыйнар.

 Бердәнбер өмет дип әйтеп әйткән Сәлахетдин, монгол гаскәренең яртысыннан күбрәге төркиләр икән, кардәш халык.

 Төркинең дә төрлесе була, күрше. Бәгъзесе потка, бәгъзесе утка, бәгьзесе ай-кояшка табына. Мөселманнар бар микән соң араларында?

 Бар, диделәр. Монголлар дин тотудан тыймыйлар, имеш.

 Хикмәт, бар җирдә сугыш турында сөйлиләр. Әллә бик куәтле буласы инде.

 Булмас димә, монголлар бик күп илләрне яулаганнар, ди ич.

 Гаскәр башларында кем килә икән соң?

 Сүбәдәй атлы баһадир бугай.

 Беләсең килсә, күрше, Сүбәдәй баһадирга Болгар кирәкми. Ул, мөртәт, Артык баһадирдагы хатыны артыннан йөри икән. Бар каныгуы шуннан, ди.

 Сөйләмә тузга язмаганны, кеше көлдермә, күрше.

 Билләһи менә. Хатын угылы белән яше тулыр-тулмас әсир ителә бит. Ул хатынга Артык баһадир өйләнә. Чибәр диләр үзен

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3