Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 стр 10.

Шрифт
Фон

 Кызганыч, кан кардәшләребез төркиләр монголларга хезмәт итәләр,  диде Хаҗи әмир.

 Мин аксакал Камай белән килешәм, хан хәзрәтләре. Чынлап та, әүвәл монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Безгә кермичә, туры урысларга йөрсәләр

 Аксакал, сиңа хөрмәтем зурдыр, илдә күрше хакы бар бит әле, начармы, яхшымы без урыслар белән мең еллар буена күрше яшибез, һәрчак дустанә тереклек итмәсәк тә, тыныч сәүдә иткән елларыбыз да шактый булды. Иншалла, килешер Юрий кенәз, берләшеп карасак, дим, монголлар Җаекны да кичә алмаслар иде,  диде Хаҗи әмир.

 Хәерле киңәш, хәерле киңәш, хак сүз әйтә Хаҗи әмир,  диештеләр бериш инсан.

 Тагын кем сүз әйтә? Кятип Хафиз агай, сез ни киңәш бирер идегез?  диде хан.

 Ат-затыбыз бәгер-болгар булса да, без төркиләрдер, кардәшләр. Угызмы ул, кыргызмы, кыпчакмы, башкортмы, маҗар-бортасмы, чувашмы, ар-чирмешме без барыбыз да ошбу җир-суларга кендекләребез белән береккән халыктыр. Мәгәр урыслар безгә борын-борыннан дошман булдылар, һәрчак баскынчылыкка йөз тоттылар, калаларыбыз яндырдылар, халкыбызны таладылар, хатын-кызларыбыз әсир итеп алып киттеләр. Болгар гомер буена урыслардан җәбер-золым күрде. Үз диннәрен барча диннәрдән дә өстен күреп, мөселманнарны, тәре яулары ясый-ясый, туган туфракларыннан куган, көчләп чукындырган халык башлыгына кул сузып, ярдәм сорап баруны мин хупламыйм, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә урыс кенәзләре мукшы, эрҗә халыкларына яу артыннан яу чабалар, безгә йөз тоткан халыкны көчләп чукындыралар, чукынмаганнарын бәкеләргә ташлыйлар. Узынган һәм, һичкем йөзендә дошман тапмыйча, һаман Болгар чигенә якынайган урысларны кем тыяр?.. Аксакал Камай белән мин килешәм, безгә монголлар белән уртак тел табарга тырышып карарга кирәк, хан хәзрәтләре.

 Яхшы, яхшы, кятип, яхшы. Тик бит Болгарның бер ярында ут, бер ярында туфан калыккан. Кай тарафка юнәлсәк тә, җиңеллек килмәс. Монголларның да безгә ачулары зәһәрдер, өч тапкыр кыйнадык, урыслар да безне колач җәеп көтмиләр. Ләкин, кардәшләрем, Болгар халкы чарасыз калды дип уйламасагыз иде. Без монголлар белән орышырга булдык. Һәм без аларны җиңәрбез. Менә шуннан соң урыслар белән аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек туар. Борынгы бабаларыбыз, күрше хакы Тәңре хакы, дигәннәр, тагын бер тапкыр Ходай Тәгалә биргән күршеләребез белән дуслашып карыйк йөзебез белән борылыйк. Кенәз үзе киләме, дружинасын җибәрәме аның эше, без ятып калганчы атып калыйк, Раббыбыз рәхмәте белән кенәз Юрийның дә килешеп куюы бар.

 Хан хәзрәтләре, тик аңлармы ул кенәз, ни чарасыз калуыбыздан файдаланып, үзе Болгарга яу кузгалмасмы?  диде кятип Хафиз.

 Иншалла, кузгалмас, без әлегә урыслар белән солыхта. Кабат әйтәм, кардәшләрем, без Владимир кенәзенә баш иеп бармыйбыз, күрше хакы дип ярдәм итсә итсен, итми икән бигайбә. Аны да, безне дә Ходай үзе хөкем итәр.

Шулай дисә дә сизде, тойды Илһам хан: мәҗлестәге халык аны бигүк аңлап бетермәде, ә бәлкем, аңлап, кятип Хафиз тәкъдимен кулайрак дип тапкандыр. Илдә хан ич ул!

Шулай да, шулай да акыллы да соң бу кятип Хафиз. Илһам хан картаеп өйдә яткан, сирәк-мирәк булса да мәдрәсәләргә килеп сабак биргән сәркәтибенә, соклануын яшермичә, күз төшереп алды. Ул аның белән килешкән дә булыр иде, әмма хан ич ул, үз сүзен сүз итәсе килде. Аннары нигә монголлардан куркырга, кыйнады бит инде ул аларны, кыйнады. Тагын кыйнар. Менә шуннан соң кенәз Юрий белән сөйләшеп карар, мукшы-эрҗә халыкларының җирләреннән чыгарга кушар, чыкмаган хәлдә, сугыш игълан итәр. Мәгәр монголларга беркайчан да барып баш имәс. Һичшиксез, уйланырлык иде кәтип Хафизның тәкъдиме. Акыллы, акыллы кятип Хафиз. Атасы Сәлим хан сараена зыялы кешеләр җыя белгән, рәхмәт аңа, изге кеше иде, урыны оҗмахтадыр. Хак, тагын бер тапкыр хак кятип Хафиз. Урыс кенәзенең, болгарларның монголларга каршы кузгалуын күреп, солыхны бозып, илнең көнбатыш калаларына яу чабуы да бар, һич булмас димә.

 Кятип Хафиз, тагын ни әйтер идегез? Фикерегез уйланырлык, уйланырлык, тик дәлилләре күңелгә ятышлырак булсын иде.

 Әле менә тарих юлларын хәтеремә төшереп утырдым, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә дин-телләребез аерылса да, без бит Дунай болгарлары белән кан кардәш халык идек. Дунай буенда тереклек иткән кардәшләребезгә Византия императоры Никифор ул вакытта тәхеттә утырган Кырым атлы болгар ханын буйсындырырга килә. Коралы камил, гаскәре тәртипле, әйбәт өйрәтелгән. Сан ягыннан да Болгар кардәшләрнекенә караганда күп артык. Әлбәттә инде, император Никифор Дунай Болгарын яулый. Әмма Кырым атлы хан, башкаласын ташлап, бериш гаскәриләре белән тауларга кача. Анда ул император гаскәре тарафыннан куылган гади халыкны җыя һәм кайту юлына чыккан император гаскәрен тозакка эләктерергә тели. Гаскәр талаган әйберләрен тарттырып, ике тау арасыннан таркау рәвештә үткәндә, кардәш болгарларыбыз гаскәрне ике яктан да бүлеп алалар: чыга алмасыннар өчен таш тәгәрәтә, агач аударалар. Һәм китә кырыш. Никифорның бер генә сугышчысы да, хәтта үзе дә котыла алмый, дүрт-биш тапкыр артык гаскәре, ә бәлкем, ундыр, ике тау арасында ятып кала. Кырым хан тагын бәйсез һәм мөстәкыйль рәвештә тереклек итә башлый: каласын тергезә, сараен яңабаштан бина итә. Хак, Сарык елында без дә монголларны шушы ысул белән кыйнадык. Юл өстендә генә Болгарга кереп, кала-авылларны яндырып, баеп, бауга әсирләр тезеп алып китәргә җыенган Җәбәй нойон белән Сүбәдәй баһадир өч-дүрт мең яугире белән үзләре көчкә котылалар. Бу орышта Сүбәдәй бер күзен югалта, аңын җуя, Җәбәй нойон исә шушы бәрелештән соң мәңгегә яу чабудан баш тарта. Ә менә Сүбәдәй баһадир белән эшләр башкарак, баһадирга гүя Иблис оялаган, Болгар чикләре тирәсендә җәйли, мәгълүматлар җыя, димәк, илебезгә яу чабу турында хыяллана. Гәрчә болгарлар тарафыннан янә ике-өч тапкыр кыйналса да, ошбу кеше Болгарга яу килер. Һәм бусында инде берүзе генә түгел, өерләре белән ябырылырлар. Болгар чарасыз калыр. Чөнки Тангут һәм Җирсөн дәүләтләре бер дә Идел буе Болгарыннан ким дәүләтләр түгел иде. Моның өстенә җирсөннәрдә бездәге кебек туплар да була. Ә ул илләр, ишетеп беләсез, икесе дә күптән монголлар кул астында инде. Хан хәзрәтләре, минем сезгә киңәшем шулдыр: урыс кенәзе каршына барып егылганчы, Үгәдәй хан каршына барып баш июегез кулайрак булыр. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәр халыкка да үзе җир-ил бүлеп биргән, әгәр дә мәгәр теге йә бу халык, нәфесе кузгалып, башка халык иленә баскынчылык итеп, анда калырга тели икән, ул халык барыбер бу төбәктә бәхетле булмас, еллар үтә-үтә булса да, яуланган халыкның телен-динен кабул итәргә мәҗбүр булыр. Һәр халык бары тик үз ил-анасында, үз ватанында гына бәхетен табар, дигән Аллаһы Тәгалә. Кенәз Юрий исә, хан хәзрәтләре, безнең максатны үзенчә аңлар. Аның Болгар йөзендә көчсезлек сыйфаты күрү ихтималы бар.

 Кятип Хафиз, сезнең тәкъдимегез нидән гыйбарәт соң?

 Кенәз Юрий алдына барганчы, Үгәдәй хан алдына барып баш оруың артыграк булыр, хан хәзрәтләре. Шулдыр минем тәкъдимем, хан хәзрәтләре.

 Кятип хаклы, хан хәзрәтләре, без бармасак, бездән алда Үгәдәй ханга кенәз Юрийның баруы бар,  диде аксакал Камай.

Бер мәлгә тынлык урнашты, берәү дә сүз әйтергә кыймады, хәтта тамак кыручы да булмады. Илһам хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Ул аңлый иде: мәҗлестәге халыкның яртысы кятип Хафизны яклый, әмма барыбер кемдер сүз башларга тиеш иде. Хан вәзиренә карады.

 Вәзирем, нигәдер мәҗлестә шәех Кол Гали күренми,  диде.

 Аңа Багдадтан сабак алып кайткан Габдулла Хуҗа туктаган, башкорт ягыннан Байморза мулла килгән. Түбән оч мәхәлләсенең мәчетендә мөнәҗәт әйтәләр, хан хәзрәтләре.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3