Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 стр 7.

Шрифт
Фон

Рәхмәт аңа, хан оныгы Хансөяр Сөмбел каласын бина итте. Дөрес, аңа атасы да, Илһам хан да, әмир Хаҗи да ярдәм итте, әмма кала бар иде инде. Хан оныгы Хансөярнең, Саксинны кире алып әйләнеп кайтканнан соң, шунда калмак иде исәбе, Илһам хан аны Болгарга чакыртып алды һәм тупчылар меңбашы итеп куйды. Һәм әйтте: «Тынычлан, углан, урысларны куеп тор, безгә бүген урыслар түгел, монголлар яу килергә тора, ил язмышы синең кебек батырларда бүген»,  диде.

Хан оныгы дәшмәде, ахыр Илһам хан белән килеште, чөнки эшнең асылын ханнан да ким белми иде. Шунда хан оныгы: «Олуг хан, алай булгач, хатыным белән угланыма атам-анам янына Казанга күчәргә рөхсәт бирегез»,  диде. Илһам хан аны ярты сүздән дә аңлады, чөнки монголлар көннән-көн якынлашалар, ә хан оныгы Хансөярнең хатынын монголлар бер тапкыр урлаганнар иде инде. Ул дуамал егет һаман исән дигән сүз йөри, әлбәттә, гүзәл Сөмбеләне дә онытмагандыр, хан оныгының шуннан куркуы булса кирәктер. Аннары сеңлесе Назлыгөл дә аңа бу хакта хат язган иде, ул вакытта сәбәбен аңламаган иде Илһам хан, вәзире белән киңәшергә туры килде. Сөмбеләнең тәүге маҗарасын белгән вәзир барысын да тәфсилләп сөйләп биргән иде. Ил буенча Эт елы атлый, монголлар Саксинга килеп төртелгәннәр. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын? Илһам хан белми иде. Әмма булдыра алган кадәр ярдәм итте, өстәмә туплар җибәртте, алае[6] белән башкорт баһадиры Иштирәкне җибәрде.

 Кымызчыңны дәштем әле,  дип килеп керде әмир Хаҗи.  Әллә нигә тамак кибеп тора.

 Әйдә, алайса, өстәл янына күчик,  дип, Илһам хан, каткан сөякләрен яза-яза, кечкенә өстәл янына узды.

 Хәйран хәл, кичә төшемдә эрҗә илтабары Пургасны күрдем,  диде Илһам хан, кымыз коя-коя.

 Синнән ярдәм көтә ул, туганый. Тәмам басты бичараны кенәз Юрий, тын алырга бирми, халкы бире таба күчеп килә башлады.

Абасы әйткән вә куәтләгән хәбәр Илһам ханның йөрәгенә яра булып төште. Чынлап та, ярдәм итәсе иде, туктатасы иде узынып киткән Юрийны, юк, чабуга монголлар килеп ябышкан. Бит кенәз Юрий белән борынгы бабаларыча: «Кайчан колмак суга бата, таш судан калка, шунда ошбу солых бозылыр»,  дип мөһерләрен суктылар. Тик үкенү тоя Илһам хан «Шулчакта күрше халыкларны рәнҗетмәскә» дигән сүзләрне өстәргә булган, юк, өсти алмады, ул хәл гел онытылып киткән, әйтерсең лә үзеннән-үзе хәл ителәсе иде. Ә бит кемнең кемгә йөз тотуы көн кебек ачык иде. Чирмеш морзасы Тимбайны вәзир итеп алып, ничек уңды. Әйе, тату яши белә иде Илһам хан күрше халыклары белән. Болгар белән тату яшәгәч, урыслар да ошбу халыкларга бик теш кайрамадылар. Ярый, калганын Аллаһы Тәгалә хөкем итсен, безнең монголлар белән очрашасыбыз бар. Башта монголларны туздырыйк, аннан күз күрер. Теге вакыттагы кебек кенәз Юрий үзе үк баш иеп килер.

 Абам, хан оныгы Хансөяргә син дә әйт әле, кенәз Святославтан Ашлы әмире Җаббар өчен үч алам дип, шапырынып йөрмәсен.

 Ашлы һәм Җаббар өчен генә булса икән, туганый. Бит аның Энҗебикә сеңлесе дә анда була. Үтерәләр.

 Хәтерлим, хәтерлим, тамгачы Асылгәрәй кызын да алып китәләр, шул ук кенәз Святослав бугай. Ул да, бичара, мин ул кенәздән үч алачакмын дип әтәчләнә. Ләкин, абам, вакыты улмы, урыс белән килешүдә торабыз. Бер яктан урыс, бер яктан монгол кысса Болгар белән саубуллашып куюың да бар.

 Калаларга бикләнеп орышырга исәбең. Олуг Мөхәммәд көненә калмабызмы?.. Ул бит шулай калаларында бикләнеп, соңыннан каласы артыннан каласын югалтты. Туран дөньясында иң олуг хаким иде түгелме?! Бу яктан да уйлап карарга кирәк безгә, туганый

Абасы әмир Хаҗи хаклы иде. Мәгәр ул инде монголлар белән буласы орышны йөзләрчә тапкыр күздән кичерде. Монголлар бихисап күп гаскәр туплап яталар, Биккол хәбәр итеп тора. Каракорымдагы корылтай шулай хәл иткән: Болгар тарафына яу чыгарга. Һәм аз-маз гаскәр белән генә түгел, Болгарныкыннан өч-дүрт тапкыр артык чирү белән. Ә Илһам хан монголларның далада ничек орышуларын белә: орышны күпчелек хәл итәчәк. Аннары далада тупларны куллану да чикле булачак, ә Болгарның төп коралы туплар.

 Монголлар кузгалганнар инде, абам. Түли, Бүчек, Кадан, Бүри, Байдар, Батый, Урда, Шәйбан, Тангут, Гүйәк ханнар вә угланнар һәммәсе үз төмәннәре белән безнең чикләрдә җәйләгән Сүбәдәй баһадир белән Күнбай бәк төмәннәренә килеп кушылырга тиеш икән. Тиздән дала монгол яугирләре белән тулыр. Җыя алырбызмы ул хәтле гаскәрне, абам? Юк, шуның өчен иң кулай чара калада орышу, калаларны саклау, каладан торып, монголларның гаскәр санын юк итү.

 Алар да буш кул белән килмиләрдер шул. Үткән ел гына тангутларны, җирсөннәрне буйсындырдылар. Безнең кебек, җирсөннәр дә туплар белән эш итәләр иде. Шуның өчен, әллә мәйтәм, күрше хакы Тәңре хакы дип, кенәз Юрийга мөрәҗәгать итеп карыйбызмы?.. Бит монголлар, безне алган хәлдә, аларны да читләтеп үтмәсләр. Дала орышының бер өлешен урыслар үзләренә алсалар, кем белә, монголларны чынлап кырып бетереп тә булыр иде.

 Бу фикер мине дә бик борчый, абам. Кенәз Юрий килешсә, мин моңа барыр идем. Үзе ярдәмгә киләме кенәз, гаскәр җибәрәме хәленнән килгәнчә ярдәм итсен.

 Алтын-көмеш бәрабәренә гаскәрен бирсә дә килешергә кирәк булыр, туганый.

 Һичшиксез, һичшиксез, абам. Тик бу мәсьәләне диван-мәҗлескә куябызмы, үзебез генә хәл итәбезме? Миңа калса, үзебезгә генә хәл итәргә кирәк. Вакыты да тар, аннары төрле сүз китәр. Кяфер каршына кул сузып баруны ошатып бетермәүчеләр булуы ихтимал.

 Җик Мәргән белән нишлим, туганый? Казанда калдырыйммы, бире җибәримме?.. Ә илчеләр җибәрү хакында берәүгә дә әйтмә, үзең хәл ит. Кем белә: Юрий кенәзнең килешеп куюы бар.

 Җик Мәргән алае белән Казанда калыр, абам. Мондагы бөтен көчне мин Артык баһадирга тапшырырга булдым. Биккол агайның хәбәре хак булса, монголлар гаскәре башына Чыңгыз хан оныгы Батый ханны билгеләгәннәр икән. Сүбәдәй аның уң кулы булачак, Мәнгү хан сул кулы

 Мин сиңа бары бернәрсә әйтә алам, туганый. Мин олыгаеп киләм инде, исәнлек тә китеп тора, җиңгәчәң дә сызлана, сиңа ышаныч. Син сакла, син коткар Болгарны монголлардан. Кирәк икән, кенәз Юрийга дә илчеләрең җибәр, ятып калганчы атып кал, дигәннәр бабаларыбыз. Мин китим инде, җиңгәчәң дә борчыладыр. Иртә кичтән хәерлерәк, ди, иртәгә тагын киңәшеп алырбыз әле. Иртәгә кятип Хафизны да дәшсәң иде. Ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аяклы тарих дияргә була. Әйе, борынгы бабаларыбыз тарихына да күз салырбыз. Тормыштан тәҗрибә, тарихтан сабак ал, дигәннәр борынгылар. Хуш, туганый.

 Хуш, хуш, абам,  диде Илһам хан һәм торып Хаҗи әмирне ишеккә хәтле озата барды. Чынлап та, абасы картаеп киткән икән шул. Хәзер Зөләйха бикәсен бер дә үзеннән калдырмый, ансыз барыр юлын, кичәр суын саташтырыр кебек.

3

Атна-ун көнгә бер Илһам хан, гап-гади сәүдәгәр йә мосафир киемнәре киеп, Ага Базарга чыкты. Халык белән аралашты, сатулашты, тыңлап утырды. Әмма берәү дә аның кем икәнен белмәде. Күп очракта ул дәшми генә сыра, кымыз эчеп утыра, үз тирәсендәге кешеләрнең әңгәмәләренә колак сала һәм бар ишеткәнен мыегына урап бара иде. Моңа кадәр аны берәү дә танымады, хәтта бер тапкыр ханбикәсе Мәрьямгә тап булган иде, үтеп китте, багып та карамады. Күрәсең, мосафир дип белгәндер.

Ага Базарда гадәттәгечә ыгы-зыгы, шау-шу, әйтерсең лә монголлар ил чигенә дә килеп орынмаганнар. Алыш-биреш, сату итү, гәп-әңгәмә, һәр сәүдәгәр үз товарын, үз малын мактый, күкләргә чөя, товарын карарга туктыйсың икән, кулыңнан гына тотмый, әйберен алырга өнди, яныңда боҗыр кебек бөтерелә башлый. Инеш буенда гаскәриләр күренде ар егетләре морзаларын озаталар. Аларны күрүгә, халык казлар кебек шаулашырга тотынды, чынлап та, Ага Базарга, гадәттә, хәрбиләр керми торган иде, монда исә бөтен бер алай базарны кисеп үтеп бара. Халык арасында сүз шундук монголларга күчте: бәгъзеләре монголларны яклады, бәгъзеләре каргады вә каһәрләде. Гаскәриләр үтеп китүгә, базар янә тәүге хәленә кайтты, шулай ук кычкырып товарларын мактый башладылар, ыгы-зыгы, шау-шу кузгалды. Әнә итекче итекләрен мактый, кызыл болгари тиресеннән тегелгән итекләрне әле баш очына ыргыта, әле тотып ала, әле аяк астына салып таптый.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3