Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 стр 9.

Шрифт
Фон

Талипның башына кайнар кан йөгерде. «Карале син аны, чынлап та шулай бит! Кичә Кафиянең туган көне иде!»

Кәнзел, кулын кесәсеннән алып, куян бүреген күтәребрәк җибәрде:

 Кем янында уралганыңны җиңгәчәй белми дип уйлыйсыңдыр инде?

«Моннан да явыз, моннан да мәкерле кешене көндез чыра яндырып та таба алмассың»,  дип уйлады Талип һәм кузгала башлады.

 Кем кемнең янына йөргәнне тикшергәнче, үзең турында уйла бераз. Өченчегә өйләнергә исәбең түгелме?

 Мин синең кебек катлаулы кеше түгел шул, туганый, итәк астыннан гына ут йөртә белмим. Кем әйтмешли, сиңа лафа инде. Башың чайкама. Җиңгәчәй дәшми. Без ни, түрәләр туй итә, без су эчәбез. Ярый, эчеңнән куан: җиңгәчәй әйбәт хатын, башка берәү булса, син майлы күзне әллә кайчан ташлап киткән булыр иде.

 Усаллык, әшәкелек синдә, Кәнзел. Кемнән килә һич төшенә алмыйм.

 Синең мәктәбең, син укытып кайтардың, туганый. Бер дә бүтән түгел, син изге җан аркасында гына

Кәнзел кесәсеннән сигарет чыгарды, чырт итеп, зажигалкасын кабызды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Талип туктап калган җиреннән тагын кузгала башлады, мәгәр нигәдер тагын туктады.

 Җиңгәчәңә җиткерсәң, җаның алам мин синең, Кәнзел.

Талип яңак итен чәйнәп, тагын ни өстим икән дигәндәй, бертын зират ягына карап торды.

 Куй,  диде Кәнзел.  Ул кайгымы миндә. Сиңа барырга чыккан идем әле. Киңәшкә, бер очтан туйга чакырырга. Туганнар бит без, сиңа бармыйча кемгә барыйм. Акча кирәк иде бераз. Туй булгач, туй булсын иде инде. Ә сине күргән дә юк. Эреләнде берәү, диде Кәнзел, авыз тутырып тәмәкесен суырды да Талип карап торган якка өреп җибәрде.

 Акчасын бирермен, идарәгә кереп чыгарсың. Җиңгәчәңнең туган көне турында каян белдең?

 Ак түткәй әйтте. Ул кичә бездә кунган иде.

 Тегермәндә тартасы ашлык күпме?  дип сорады Талип, ни әйтергә белмәүдән җаны көеп. Ачуыннан ул иреннәрен тешләштерде. Кәнзелгә әйтергә көйдерерлек усал сүз эзләде. Ләкин теленә һичнинди рәтле сүз килмәде. Күңеленнән ул Кәнзел энесен бер яклады, бер эт итеп сүкте. Шул ук мәлдә ул аңа начар сүз әйтә алмавын да белә иде. Начармы, яхшымы, Кәнзел хакыйкатьне ярып әйтә. Дөрес, аның ул зәһәр сүзләренә Талипның бәгыре телгәләнә. Мәгәр нишләмәк кирәк, хак әйтә иде эт ялаган нәмәстә!

 Тегермәндә ашлык тормый хәзер. Ут ясадым мин ул ташларны. Наратбаштан килә башладылар. Тегермәндә минем, туганый, эшләр ал да гөл. Рәтле хатын гына таба алган юк. Чукынсын инде. Бусы хет ирдә булып кайткан, кадерем белмәсме. Бер авыз пешкәч, өребрәк кабасың бит аны.

 Җизнәйнең акчасы юкмыни? Акча сорарга түткәй җибәрдеме, үзеңнең башың җиттеме?

 Инәйнең акчасы булса, әтәйгә рәтле эшләпә алып бирер иде. Бетләре дә юк аларның, бөтен җыйган акчаларын туздырып торалар.

 Ярый. Күпме кирәк булыр сиңа?

 Ике төргәк җитәр дим мин.

 Ачыклабрак әйт әле, синең телең аңламыйм мин, күпме ул ике төргәк!

 Ике төргәк ул безнең телдә, туганый, ике йөз дигән сүз. Калганын үзем әмәлләрмен.

Урам чатында Кафия күренде. Хатынын күрүгә, Талип баскан җирендә таптанып алды, колакларына хәтле януын тоеп көрсенеп куйды. Абзыйсының кинәт кенә каушап китүе Кәнзел күзеннән дә читтә калмады.

 Юкка бимазалама үзеңне. Әйтер дип куркасыңмы әллә?! Мин әлегә чалбарлы ир-ат рәтендә йөрим. Әйтик, кайберәүләр кебек

 Җитмәсме инде, Кәнзел,  диде Талип коры гына, кара күзләре белән ашардай дәрәҗәгә җитеп.

Талип Кафиянең килеп җитүен түземсезлек белән көтеп алды. Ул белә иде: каршысында басып торган туганыеннан теләсә нинди әшәкелек көтәргә була. Шуңа ул сорап куйды:

 Кемгә өйләнәсең, тагын кемне китерергә исәбең?

 Көйри бәгырьләр берәүнең, көйри, әй!..

 Аның өчен бик уфтанма, көйрәр-көйрәр дә бер сүрелер әле.

 Әттә-тә-тә-тә, туганый. Кемгә яныйсың син болай, ә!.. Карале, җиңгәчәй,  диде Кәнзел, Кафиягә таба кузгалып: Талип абыйны карале, туйга чакырам үзегезне, ә ул, вакыт юк, Кафия җиңгәчәң ни әйтер бит әле, дип маташа.

 Исәнмесез! Исәнме, Кәнзел! Инде тагын өйләнергә булдыңмыни?  диде Кафия һәм кисәк кенә, Талип ягына борылып Исәнме, Талип,  дип көйдереп карап алды.  Син кая болай югалдың, әтисе?

Үз итеп, якын итеп, һичнинди шик-шөбһә тотмыйча сорады кебек, ә Талипның гүя җаны үкчәсенә төшеп китте, тәнендә эчке бер куырылу тойды.

 Эш чыкты,  дигән булды Талип, гамьсез булырга теләп һәм Кәнзелдән Бусысы кайсы авылдан? Киленебезне каян төшерәсең?  дип сорады.

 Наратбаштан. Иң алдынгы савымчы. Былтырларны районда беренчелекне алган булган. Менә дигән хатын булачак.

 Фамилиясе ничек?

 Хантимерова Зәйтүнә.

Белә иде ул кызны Талип. Менә ничә ел инде районда беренчелекне үз кулында тота, һәр сыердан дүрт мең литр сөт савып ала.

 Кияүгә чыкмаган түгелме соң әле ул?

 Кыз түгел инде, хатын. Ярамаган тагын безгә каты тезгә. Зато ул менә дигән оста. Карамалы чыгачак беренче урынга, туганый. Эш бирерсең бит үзенә?.. Энеңә рәхмәт әйтер көннәрең алда әле, туганый.

 Тагын язылышмыйча өйләнергә исәбеңме?  дип сорады Талип, нигәдер уңайсызлану тоеп.

 Бусы белән язылышмыйча өйләнмә инде, Кәнзел,  диде Кафия.

 Һәй, җиңгәчәй, язылышырга җүләрмени мин! Әйеме, туганый,  дип, Талипка күз кысып алды Кәнзел.  Нигә, әйтик, башта язылышмыйча берәр ел торып карамаска. Бәлкем, холкыбыз килешмәс. Аннары ул беренче ире белән дә аерылышмаган икән әле. Тегесе Себер якларына чыгып киткән дә хаты-хәбәре дә юк, ди. Тәк што, бәйрәм ашы кара-каршы, җиңгәчәй. Сез лутчы әйтегез, туема киләсезме, юкмы?

 Киләбез, киләбез, Кәнзел. Ә нигә, Талип,  дип, иренә күзләрен түгәрәкләндереп карады Кафия,  бәлкем, ул өченчесе белән бәхетен табар? Шулай бит, Кәнзел?  диде, янә Кәнзелгә таба борылып: Барабыз, барабыз, Кәнзел, күңелең тыныч булсын.

 Бигайбә, алай булгач, мин киттем. Сау булыгыз.

 Түткәйгә сәлам әйт. Барып та чыгып булмый үзләренә. Үзләре килеп утырсыннар. Җизнәйнең хәле ничек соң?

 Пычагым булсынмы аларга?! Аштан башлары кайтмый

Кәнзел киткәч, Кафия Талипны култыклап алды. Ире үзалдына уфтанып куйгач, Кафия аның күзләренә үрелебрәк карады.

 Ни булды сиңа, нигә алай уфтанасың?

 Кичә Хөснетдинов белән әйтештек. Әдһәм абый да аның яклы булып маташа. Икәүләп акыл саталар. Әйтерсең мин агач бүкәне, бернәрсә аңламыйм да, һичнәрсәгә төшенмим дә, алар гына аңлый да, алар гына акыллы.

Кафия дәшмәде, зират ихаталарына, аннан олы юлга таба сузылган чана юлына күз ташлады, эчке бер хискә бирелеп, үзалдына елмаеп куйды. Талипның күңеле айкалды. «Иренең эчендә ни көйрәгәнен белә микән, ичмасам, бу Кафия? Сорамасаң иде шул турыда миннән. Их, сорамасаң иде, Кафия! Нинди изге һәм саф, акыллы хатын булып калыр идең син минем өчен!  дип уйлады Талип, бармак очларына кадәр оялу хисе таралуын тоеп.  Фәлән янында булгансың, туган көнемне онытып, аны кочаклап яткансың, битсез, дип ярып, күзеңә бәреп әйтсә, ни кылырсың, ни әйтерсең?»

Кафия, кыр-басуларны күзеннән үткәреп, Талипка сирпелеп алды. Нидер әйтергә дип авызын ачты. Талипка аның авызыннан иң яман сүз менә хәзер чыгар кебек иде. Ул аның үз «изге эшләрен» белүен теләми иде, теләми генәме, хатыны алдында чынлап та изге булып калырга иде исәбе. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, Талип бүген дә, иртәгә дә Кафияне югалтырга теләмәде.

Шул ук мәлдә кылган эшеннән дә, күзгә карап әйтсә, баш тарталмас, гаеп миндә, дип әйтәчәгенә дә инана иде. Тик шул хәлдән соң Кафия аны гафу итәрме, икенче көнне үк ташлап чыгып китмәсме?

Зәңгәр һавадай күзләре белән хатыны үзенә текәлгәч, Талип ачкан авызын яба алмый торды. Ул хәтта: «Әллә соң үземә башлап әйтергәме?» дигән фикергә килгән иде, хатынының тавышы аңына җитүен абайлап туктап калды.

 Кара аны, Талип, бүген кеше вакытында кайтырга тырыш. Кичә бит минем

Талип кинәт бушанып калды, алсуланып киткән бит очларына гадәти төс кайтты.

 Беләм,  диде ул, йөрәгенең рәхәтләнеп тибә башлавын тоеп.  Бүген таш яуса да вакытында кайтачакмын. Ә хәзер кил әле, соң булса да колагыңнан тартыйм.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3